Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.
материал (средняя группа) по теме

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8 март бәйрәм сценариясе.23.09 КБ

Предварительный просмотр:

                               Хатын-кыз  ул- изге  җан  иясе,

                                   Нәсел  җебен  дәвам  итүче.

                                   Бер- берсенә  ялгап  буыннарны

                                   Килер  заманнарга  илтүче.

Сигезенче  март  хатын-кызлар  көненә

багышланган  бәйрәм  иртәсе  сценариясе.

   

 

   Максат: хатын-кызны  олылау,  хөрмәт, ярату, ихтирам   тәрбияләү.  .         Эшләнгән эшләр:  бәйрәм  алдыннан  әниләргә багышланган  хикәяләр,  

   шигырьләр укыла, әниләренә, хатын- кызларга багышланган  әңгәмәләр  

  үткәрелә).  

 Бәйрәм: Бәйрәм  балалар  бакчасы  балалары  белән  үткәрелә.  Бәйрәм  залы  шарлар төрле  язгы  чәчәкләр,  хатын-кызларга  багышланган  әйтемнәр, мәкльләр  язылган  плакатлар,  балаларның  әниләренең  фото  сүрәтләре белән  бизәлгән.

                     

                                         тәрбияче:Галиахметова Люция Рафаэль  кызы

2016нче ел.

Кышның  инде  күз  яшьләре  тама,

Беткән  димәк  горурлыгы  сүнеп.

Урамда  яз  әнә  күкерәк  кага,

Түбәләргә  боз  сөңгеләр  элеп.

Бар  тарафта  кояш  түккән  балкыш,

Рәхимлелек  сибә  уңга-сулга,

Түбәләргә  элгән  бәллүрләрдә

Күз  яуларын  алып  җемелди,  Март!

Март!  Яз  башы,  язның  беренче  ае.  Яз  белән  әйтерсең,  барлык  тирәлек,

яңадан   яңара,  табигать  озакка  талган  йокысыннан,  күкерәк  тутырып

сулыш  алып  күзен  ача.  Язгы  табигать  әйтерсең  яңа  туган  сабый!  Кар

астыннан  җир  күренер-күренмәс  борын  төрткән  яңа  үлән,  яңа  чәчәк,

яңа  уҗым,  яңа  бөре...  бар  табигать  әйтерсең  яңадан  туа,  яңадан  яра-

ла.  Яз  үзе  белән,  матур  бәйрәмебез-  8 нче  Март  хатын-кызлар  көнен

алып  килүче  дә.  Хатын-кызның  матурлыгы,  гүзәллеге,  алиhалеге  дә,  нәкъ

менә,  язның  кояш  нурларыннан,  тагын  да  балкый,  нәфисләнә,  уяна,  әйтерсең  кар  астыннан  кояшка  тартылган   умырзая,  язгы  ләлә  чәчәк

ата.  Әйтерсең  лә  хатын-кыз  үзенең  камиллеге  белән  язны    тирә-якны  тагын  да  матурлый  төшә.  Шул  ук  вакытта,  hәр хатын-кыз,  күңеле  белән  яздан  нидер  көтә,  нидер  өмет  итә.

        Хөрмәтле  хатын-кызлар  әбиләр,  әниләр,  апалар,  кызлар,  сезне  барыгызны  да  шушы  гүзәл  бәйрәм  белән  тәбриклибез!  Сезгә,  яз  ничек  ашкынулы  дәртле-  шундый  ук  дәртле  мәхәббәт,  яз  сулары  ничек  ярларына  сыеша  алмыйча  ташый-  шундый  ташып  торган  үлчәмсез  бә-

хет,  язгы  кояш  үзенең  җылысы  белән   барлык  табигатьне  уятырлык  көчле-  гаиләләрегезнең  дә  җылысы  көчле,  шул  җылылыкны  саклаучы  ир-

егетләрегез  hәр  вакыт  янәшә  булып,  тигез  канатта,  гомерләрегез  озын-

озак,  сәламәтлектә  яшәргә  насыйп  итсен  дип  теләп  калабыз!

        Шушы  бәйрәм  көнегезне   тагын  да   матурлап,  нур  өстәп  балалар  белән  сезгә  үзебезнең   бәләләй  генә  бәйрәм  күчтәнәчебезне  бүләк  итәбез.

Бәйрәм  белән! 

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

    (“Яз  килә”  көе  астында,  аяк  очларында  биеп,  залга  балалар  керәләр).

                       Көннәр  аяз,  күктә  алсу

                       Нур  сибеп   кояш  көлә

                     Җиргә  тама   көмеш  тамчы

                    Сагынып  көткән  яз  килә!

“Хәерле көн” җыры  башкарыла.          

Айсинә Әниләрне котламыйча

Бәйрәм бәйрәм буламы

Мәңге яшә әнием

Мин терәге булырмын

Динә “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Айсинә Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Ильяс Ф.Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ризәлә Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Ильдан Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Алып  баручы:

                Кем  дөньяга  кеше  бүләк  итә?

                Ә  кешегә  якты  дөньяны.

                Тойгылары  кояш  кебек  кайнар,

                Эретерлек  гранит  кыяны.

                Кем  куллары  өйне,  җирне  ямьли?

                Изгелеге  үлчәү  тапкысыз.

                Ул  әлбәттә  яшәү  чыганагы,

                Тормыш  яме  ул-  Хатын-кыз!

Җыр  башкарыла:  “Җырлыйм әнием турында”

Алып  баручы:  Әни!  Без  барыбызда  әниләр,  мин-  кызларыма  әни,  әниемә-

  әбием   әни,  әбиемә-  дәү  әнием  әни,  ә  кызлар-  киләчәктә  булачак  әниләр.  Менә  шушы  озын  җөмлә  кыска  гына-  хатын-кыз  дип  исемләнә.

Кемнәр  безне  өйләребездә  тәмле-тәмле,  татлы-баллы   ризыклар  белән

сыйлый?  Дөрес  балалар- Әни.  Кемнең  пешергән  ризыгы  иң-иң  тәмлесе?

Дөрес  балалар,  әлбәттә  Әнинеке.  Моның  чыннанда  шулай  булуын  әйдә-

гез  әле  балаларыбыз сөйләшүеннән  тыңлап  белик,  ничек  мактанышалар

икән  балалар  үз  әниләре  белән.

Гөлшат   Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

Нурия Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

 Сәфинә  Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым ! һаман бетми !

Әнием , кил, булышчы !

С.Ильяс Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

Алисә Пөхтә итеп өйне җыям

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Камил Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Зилия Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

З. Адилә.Әнием (Р.Харис)

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

 Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

 Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

Илназ Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә

Алып  баручы:   Менә   күрдегезме  инде иң-иңе   һәрвакытта  үзеңнең  әниең  булып  чыга.  Үзеңнең  әниеңнәндә остарак,   уңганырак,  булганырак  булалмый  башканың  әнисе.  

Алып  баручы:          Көнгә  ничә  тапкыр  “әни”  дибез

                        Рәхәттә  соң  әни  диюләр.

                        Шигырьләр  һәм  җырлар  бүләк  иттек

                        Бүләк  итик  матур  бию  дә.

Кызлар   башкаруында   татар  халык  бию.

Алып  баручы:  Ә  хәзер  әниләребезне  бәйрәмнәре  белән  кекенәләребез

  тәбрикләп   китсеннәр  әле.

  Ранэль:        Тормышыма  ямь  бирүче

                Иң  кадерле-  әнием.

                Мең  йолдызлар  арасыннан

                Тапкан  сине  әтием.

                Авылыбызда  әниемә

                Сокланмаган  кеше  юк

                Куллары  алтын  шул  аның

                Бер  белмәгән  эше  юк.

    Сәрия     Бик  яратам  әниемне

                “Әни”  диеп  дәшәргә.

                Ходай  бирсен  гомер  буе

                Бергәләшеп  яшәргә!

  Нияз          Әниләрне  тыңлагыз,

                Яратыгыз,  сөегез,

                Җир  йөзендә, иң  кирәкле

                Алар  шуны  белегез!

Малайлар башкаруынла бию

 

Алып  баручы: Без  балалар  белән  бакчада  уйнарга  бик  яратабыз.  Әйдәгез              әле,  әниләребезне  дә   бәйрәмебезгә  җан  өстәп   уенга   чакырыйк,        

            бергәләп  уйнап   алыйк.  Сез  ризамы?  Риза   булсагыз  уеннарыбызны

          башлап  җибәрәбез.

1.Уенга   дүрт-биш  әни  чакырыла,  ә  уенның  исеме:  “Кемнеке   күберәк,  кемнеке  иң  пөхтәсе?”дип  атала,  керләр  төрәбез.  Кер  юу-

чы  апабыз  һич  җитешә  алмый,  бераз  ярдәмләшеп  алыйк.  Кем  уен-  

        га  булган  таләпләрне  төгәл  үти  шул  җиңүче.

        2. Уенга  барлык  әниләр дә  чакырыла.  Ана  үз  баласына  сөенеч  яки

           борчу   килүен  шундук  тоя  диләр,  ә  менә  күзеңне  бәйләп  барлык

        бала  арасыннан  үзеңнекен  табу  җиңелме  икән?  Кем  беренче  таба        шул  җиңүче.

    3. Балалар  белән  без  пластилиннан  нәрсәләр  генә  әвәләмибез,  ул  кеше

       сынымы, җәнлекләрме, табак- савытмы,  җиләк- җимеше, яшелчәме,                                                                                                                           .     санап бетергесез.Ә хәзер  әниләребез  безгә,  шул  ук  пластилиннан                                  

       бәйрәм  пилмәне  бөгеп  күрсәтсеннәр  әле.  Уенга  таләп,  кемнеке  кү-

       берәк,  кемнеке  матурырак,  шул  җиңүче.

  4. Уенга  шулай  ук  барлык  әниләр  катнаша.  Балалар  безнең  бармакла-

      рын   гуашка  манып,  рәсем  ясарга  яраталар. Ә  әниләребез  шушы  ук

     ысул  белән  язның  беренче  чәчәкләрен  (ләлә,  нәркис, умырзая, энҗе...)                      

     ясап  карасыннар  әле.   Кемнең  чәчәге  иң  матуры, шул  җиңүче.

    (s.Чәчәк  нинди  генә  булмасын  бервакыттада   әшәке  була  алмый).

  5.  Иң  матур  бәйрәм  прическасы.

  6. Барлык  әниләр,  кызлар, әбиләр,  балалар  чакырыла, төрле  милләт

      көйләренә  татарча  бию. Кем  иң  оста        

  7. Әниләргә, төрле  вакытларда багышлап, язылган  җырларны  искә  тө-

     шерү  һәм  күмәк  җырлау.      

 

 Әниләр белән уеннар

1 нче уен. Менә хәзер чиратлашып “Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен әйтегез.

2 нче уен. “Җырда көч сынашып карыйк”. Бер як “Күбәләгем”, икенче як “Тала беләгем” җырларын бервакытта башкаралар.

3 нче уен. “Лента белән эстафета”. Катнашучылар ике командага бүленә.

4 нче уен. “Гәзиттә йөгерү” (Ике әни ярыша).

5 нче уен. “Носки һәм бияләй”.

6 нчы уен. “Курчакларны атлату”. Дүрт кеше ике командага бүленә.

7 нче уен. “Ромашка тезү” (Балалар катнашуында).

8 нче уен. “Япон крабларының ярышуы” (Арт белән мөкәйләп йөгерү).

        Ә  хәзер  бераз  тын  алып  әниләребезнең  тапкырлыкларын, зирәклекләрен  тикшереп  карыйк:

       

1.        Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай).

2.        Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы).

3.        Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

4.        Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су).

5.        Агач башында йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

6.        Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк, Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил).

7.        Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк. Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык).лык.  (йомырка).

          -Шалканны  чәчәләрме? (юк  орлыкны).

-Бер  мичкәдә  ике  төрле  сыеклык  (йомырка)

-Нинди  сорауга  “әйе” дип  җавап  биреп  булмый. (син  йоклыйсыңмы?)

-Табышмак  сүзен  ничек  укырга?  (сулдан  уңга).

-Җансыз  җанлыны  уята.  (будильник).

-Иң  кирәктән- иң  кирәк. (саулык).

Әйе  тормышта  иң  кирәге , әллә  нинди  байлыкларга  да  сатып  алып  бул-

мый  торган  -саулык.  Кадерле  әниләребез, сезгә  ныклы  сәламәтлек,  сәламәт , тигез  канатлы  гаилә,  гаиләләребездә  һәрчак  балаларыбызның  менә  шундый  бәхетле,  шат,  сәламәт, иманлы, миһербанлы  булуларына  

сөенеп  кенә  яшәргә  насыйп  булсын.  Тагын  бер  кат  бәйрәмнәрегез  белән

тәбрик  итәбез һәм сезгә балалар үзләре  ясаган бүләкләрен табшыралар.

Малайлар кызларны котлыйлар.

                               Тәмам.