Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vypusknoy.docx33.74 КБ

Предварительный просмотр:

“Балачак иленә сәяхәт”

Тантаналы музыка астында балалар залга керәләр, тезелеп  басалар.

1 алып баручы: Кадерле әти-әниләр, әбиләр, бабайлар, балалар. Барыбыз да көтеп алган дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да булган бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген без бакчадагы иң акыллы, иң тңртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Шуклыклары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз бүген бакча белән хушлашырга җыелдылар. Бүген бераз моңсу да, чөнки безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмнәрдә дә, эштә дә безнең ярдәмчеләребез булган балалар бакчабызга соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар.

Шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, шигырьләр сөйләргә, җыр-биюгә осталар. Ә хәзер аларның үзләренә сүз бирик.

1 нче бала: Хушлашабыз бүген бакча белән,

                       Ә күңелләр тулган шатлык белән.

                       Барлык килгән кунак безне котлый:

Бергә:           Бәйрәм белән, дуслар! Бәйрәм белән!

2 нче бала: Соңгы тапкыр без быелдык

                       Музыка залыбызга.

                      “Рәхмәт!” сүзләрен әйтергә

                       Кадерле бакчабызга!

3 нче бала: “Сыерчыккай”, синдә үтте

                        Иң гүзәл сабый чагым.

                       Синең кебек изге бакча

                       Бармы соң җирдә тагын?!

4 нче бала: Безне монда көтеп алды

                       Һәр уенчык, балалар,

                       Әниебездәй кадерле

                      Тәрбияче апалар.

5 нче бала: Балачакның бу мизгеле

                       Истә калырлык булсын.

                       Агылсын көй, яңгырасын,

                       Күңелләргә моң тулсын!

Җыр: “Сау бул, бакчабыз!”

6 нчы бала: Туган йорттай син кадерле,

                        Син якын күңелләргә.

                        Ничек кенә хушлашасы,

                        Китәсе килми бер дә.

7 нче бала: Тик нишлисең  яшең тулгач,

                       Тормыш бит шулай куша.

                      Балачакның бер баскычы

                      Мәктәп белән тоташа.

8 нче бала: И, сөекле бакчабызны

                       Беркайчан онытмабыз!

                       Ә шулай да, якын дуслар,

                       Без бүген хушлашабыз.

Җыр: “Наш любимый детский сад”

9 нчы бала:Бераз гына моңсу да,

                       Шатлыклы да көнебез.

                       Балачакның иң кадерле

                      Бер баскычын үтәбез.

10 нчы бала:Иртәдән үк кояш көлә

                          Бизәп зәңгәр күк йөзен.

                          Ул да сокланып күзәтә

                       Безнең кызлар биюен.

“Канатлар белән бию”

Балалар урыннарына утыралар.

1 алып баручы: Әйе, балалар, бер караганда бүген сезнең бик шатлыклы көнегез. Сез үстегез, зур булдыгыз, мәктәпкә барасыз.Ә икенче яктан караганда бүген сезгә моңсу да. Сез үзегезнең балачагыгыз белән хушлашасыз. Менә җәй айлары үтәр дә, сезне мәктәп заллары каршы алыр...Ә мәктәптә сезне  безнең бакчага охшамаган икенче кызыклы дөнья көтә. Зур хезмәт куеп сез белем алырсыз, укырга, язарга өйрәнерсез, тормыш дигән тирән диңгезнең серләренә төшенә башларсыз.Кайсы гына мәктәптә укысагыз да, сезгә карап сокланып: “Бу балалар “Сыерчыккай” бакчасыннан кигәннәр”, - дип әйтсеннәр.

1 алып баручы: Мәктәпкә китәр алдыннан

                               Үткәнгә борылып карыйк.

                              Балачак дигән серле илгә

                              Сәяхәт итеп кайтыйк.

Имеш бар икән диңгезләр,

Диңгезләрдә утраулар.

Шул утрауларның берсендә.

Белем иленә ачкыч бар.

                               Телисезме, сез яңадан

                               Балачакка кайтырга?

                               Океан – диңгезләрне гизеп

                               Зур сәяхәт кылырга.

Балалар: Әйе.

1 алып баручы: Алай булса, без беразга

                              Тылсымчы булып алыйк.

Сәяхәткә алып барсын

                              Капитанны чакырыйк.

11 нче бала: Бер, ике, өч

                        Безне танып булмый һич.

                        Сүзем тылсымлы булсын

                        Хыялдагы зур кораб

                        Каршыма килеп бассын.

(Капитан кораб алдына килеп баса).

Капитан: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Капитан:Әй, дусларым, барчагыз

                    Команданы тыңлагыз!

                    Сәяхәткә кузгалабыз,

                    Палубага узыгыз!

(Балалар корабка утыралар)

Капитан: Алга, алга таба

                   Безнең кораб бара.

(Су тавышы ишетелә. Капитан бинокльдән карый.)

                  Чү! Күңелле тавышлар

                  Дәртле көйләр ишетелә.

Бу “Балачак” утравы

Бик күңелле тыңлавы.

Тыңлагыз команданы

            Туктатыгыз корабны.

Кечкенәләр төркеме балалары керәләр.

1 нче бала: Бездән дә бәләкәй булгансыз

                       Сез бакчага килгәндә.

                        Кара ничек зур үскәнсез

                        Китәр вакыт җиткәндә.

2 нче бала: Бик мәктәпкә барыр идем

                       Бернигә дә карамый.

                       Тәрбияче апа әйтә:

                       Әле пока ярамый.

3 нче бала: Алып килдек без сезгә

                       Бу көмеш кыңгырауны.

                        Дәресләргә дәшсен сезне

                       Аның саф яңгыравы.

(1 бала зал буенча кыңгырау шалтыратып үтә)

4 нче бала: Бик күңелле бакчабыз

                       Тик сез генә китәсез.

                       Үзебезнең күчтәнәчне

                       Биеп бүләк итәбез

Бию (кечкенәләр)

12 нче  бала: (чыгарылыш төркеменнән)

Рәхмәт сезгә, балалар!

Ихластан котладыгыз.

Шат күңелле, шаян сүзле,

Гел безгә охшадыгыз.

           Әгәр инде бик сагынсак

           Хәзер килеп җитәрбез.

           Тәрбияле укучылар

          Булырга сүз бирәбез.

(нәниләргә бүләкләр тапшыралар)

Нәниләр тәрбиячесе: Мәктәп юлы изге булсын,

                                        Бәхет китерсен сезгә!

                                        Хәерле юл, бәхет – шатлык

                                       Телибез үзегезгә!

(нәниләр чыгып китәләр)

Капитан: Балалар, “Балачак” утравыннан кузгалып киткәнче  әйдәгез бакчага йөргән көннәрне искә төшереп, “Балалар бакчасында” җырын башкарып үтик.

Җыр: “Балалар бакчасында”

Капитан: Сәяхәтне дәвам итик, дуслар!

                     Алга китик!

(Су тавышы ишетелә. Капитан бинокльдән карый.)

                     Яңа утрауны күрәм.

                     Тыңлагыз команданы

                     Туктатыгыз корабны.

(Текә музыкага бии, бии яңа татар малае керә)

Яңа татар малае: Әстәәгефирулла! Сез кем? (балалардан, әти-әниләрдән сорый). Нишлисез минем утрауда?

Капитан: Без балачак иленә юл тоткан идек. “Белем” утравын эзлибез. Анда белем иленә ачкыч бар икән. Нинди утрауга эләктек соң? Сез үзегез кем буласыз?

Яңа татар малае: (күкрәген киереп) Хә, минме? Мин яңа татар малае...

Капитан: Кем дисез? Яңа татар малае дисезме?

Яңа татар малае: А шо, ошамаган что ли?

Капитан: Юк!!!

Яңа татар малае: Ничек инде ошамаган? Яхшылап посмотрите: чибәр, матур һәм крутой!!! Шуңа минем утрауның исеме дә... (уйланып йөри дә) Бу-бу-бу (бармагын янап) Әһә бу үзем кебек “Текә” утравы дип атала.

Сез менә “Белем” утравын эзлибез, дидегез. Димәк белем ачкычын алып мәктәпкә барырга уйлыйсыз. Ә берәр нәрсә беләсезме соң? Портфелегез бармы?

Балалар: Юк әле.

Яңа татар малае: Ничек юк? Менә мин мәктәпкә барырга әзер, портфелем тутырылган. Сто пудов, нәрсә тутырырга да белмисездер әле?! Хәзер үзем өйрәтәм.

(Портфелен ачып берәм-берәм әйберләрен чыгара: рогатка, ноутбук һ.б.)

Капитан: И-и-и, мәктәпкә барам дисең, үзең портфельгә нәрсә тутырырга кирәклеген дә белмисең. Ә менә безнең балалар беләләр.

Уен: “Портфельне кем дөрес итеп тизрәк тутыра?”

Яңа татар малае: Аңладым, аңладым! Без дә монда тик ятмыйбыз, безнең дә һөнәрләребез бар. Вы че уйлыйсыз, мин үзем генә такой крутой что ли, минем әле “мафия” дусларым да бар. Әнә хәзер текә итеп биеп тә күрсәтерләр.

Бию: “Текә егетләр”

Капитан: Рәхмәт сезгә! Бик матур биедегез, ләкин безгә сәяхәтне дәвам итәргә кирәк. Сау булыгыз!                                                      Алга, дуслар! Алга!

Сәяхәтне дәвам итик.

(диңгез тавышы)

Яңа утрауны күрәм!

Кораб утрауга җитә

Сезне сынаулар көтә.

(Белем иясе чыга)

Белем иясе:Исәнмесез, дусларым! Мин Белем иясе булам, бу утрауның хуҗасы. Белем утравына сез нинди максат белән килдегез?

Капитан: Хөрмәтле Белем иясе! Безнең балалар бакча белән хушлашып, мәктәпкә баралар. Бу турыда алар хәзер үзләре җырлап әйтерләр.

Җыр: “Хушлашабыз бакча белән”

Капитан: Без бу утрауга белем иленә ачкыч алырга  дип килдек.

Белем иясе: Күрәм, дусларым, ниятегез изге. Ләкин миңа сезне сынап карарга кирәк.

Килегезче бирегә,

Сынауларны үтәргә.

Хәрефләрдән сүзләр төзеп

Уйнап алыйк без бергә.

Уен: “Хәрефләрдән сүз төзү”

Белем иясе: Күрәм, хәреф таныйсыз,

                        Хәтта сүзләр укыйсыз.

                        Саннар белән эш ничек?

                         Саныйсыз микән ничек?

Уен: “Санга карап җыел!”

Капитан: Безнең әле оркестр бар,

                   Шундый шәп итеп уйный.

                   Мәктәпкә баргач, барысын да

                  Шаккаттырырга уйлый.

Оркестр.

Белем иясе: Булдырдыгыз, балалар! Мин сезгә Белем иленең ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. Ул сезгә “4” һәм “5” белгеләренә генә укырга ярдәм итәр.

(Ачкыч тапшыра)

Капитан: Рәхмәт сезгә Белем иясе. Безгә кайтырга вакыт. Сау булыгыз!

Әй, дусларым, барчагыз

 Команданы тыңлагыз!

Утырыгыз корабка,

Юл тотабыз бакчага!

(диңгез тавышы, бинокльдән карый)

Игътибар, игътибар,

Диңгездә ят объект бар.

(сандык тартап алалар)

Капитан: Сорауларга дөрес җавап бирсәгез, йозакны ача аласыз.

(Йозак артындагы сорауларны укый)

  1. 1 нче сентябрь көнне иртән иртүк укучылар кая бара?
  2. Дәфтәргә нәрсә белән язалар?
  3. Мәктәп кирәк-яракларын укучылар нәрсәгә сала?
  4. Дәресләрне кем аңлата?
  5. Укучылар дәрестә утыра торган бүлмәнең исеме ничек?
  6. Дәресләр арасындагы ял минутлары ничек атала?
  7. Хәрефләр танырга өйрәтүче беренче китап.
  8. Һәр укучы алырга хыяллана торган билге.
  9. Дәрес башлануын һәм бетүен нәрсә хәбәр итә?

(сандыкны ачалар)

Капитан: Сандык эчендәге серне белергә дә вакыт җитте. Яле, ачып карыйк. Гап-гади бер кәгазь кисәге, үзе саргаеп беткән. Монда нидер язылган, бу  борынгы заман язуыдыр, мөгаен. Моны кем генә укый алыр икән? Йолдызлар күрәзәчесеннән ярдәм сорыйк, бәлки ул булышыр.

(Йолдызлар күрәзәчесе керә).

Йолдызлар күрәзәчесе:

Ике мең дә кырыгынчы

Елның аяз көннәре.

Йолдызлардан күрәмен

Мин сезнең исемнәрне.

               Зөлфия һәм Азалия

               Атаклы табиб булган.

               Авырулар бер ай алдан

               Чиратка язылып куйган.

Ислам белән Мирас безнең

Фәнгә кереп чумганнар.

Яңа теория ачып

Лауреат та булганнар.

                 Лилиана белән Азалия -

                 Атаклы фигуристлар.

                 Илебез данын яклыйлар,

                 Һәрчак җиңү яулыйлар.

Рианна оста рәссам ди,

Күргәзмә оештыра.

Аның рәсемнәре белән

Чит илләр кызыксына.

                  Раян – янгын сүндерүче,

                  Үз эшен бик ярата.

                  Аның данлыклы исеме

                  Гел мактау тактасында.

    Сәмирә дигән кызыгыз

    Бик оста җырлый, бии.

    Париж бәйгеләрендә

    Беренчелекне бирми.

                  Данияр исемле малаегыз

                  Теләгенә ирешкән.

                  Бик зур бер оешмага

                  Ул түрә булып киткән.

Арсэнның  да исеме

Бар дөньяга билгеле.

“Ак Барс” хоккей командасын

Ул җитәкли, билгеле.

                   Шуның белән йолдызнәмам

                   Булган да инде тәмам.

                   Киләчәктә һәркемгә дә

                   Уңышлар теләп калам.

Капитан: Рәхмәт сиңа, йолдызлар күрәзәчесе, безнең балаларга матур киләчәк юравың өчен. Синең теләкләрең тормышка ашсын! Ә безне бакчада көтәләр, юлга кузгалырга кирәк.

Утырыгыз корабка

Кузгалабыз без алга.

(диңгез тавышы ишетелә. Еракта музыка яңгырый)

(капитан бинокльдән карый)

Капитан: “Сыерчыккай” бакчасына якынлашабыз!. Балалар, безнең “Балачак иленә” сәяхәтебез тәмамланып килә. Мин сезгә белем ачкычын табарга ярдәм иттем. Алда сезне мәктәп дигән гаҗәеп мавыктыргыч ил көтә. Мәктәпкә китәр алдыннан тәрбиячеләрегезгә әйтер сүзләрегез дә бардыр. Бәйрәмегез күңелле булсын! Ә мине башка балалар  көтәләр. Сау булыгыз!

Алып баручы :Күрәм, балалар, сәяхәтегез уңышлы булган, белем ачкычын алып кайткансыз. Әйдәгез без аны залыбызның түренә куйыйк.

(бер бала ачкычны түрдәге өстәлгә куя)

Алып баручы: Сез корабтан турыга балга кайтып кердегез. Әйдәгез балларда гына бии торган “Минуэт”ны башкарыйк.

“Минуэт”

(биюдән соң ярымтүгәрәк ясап басалар)

1 нче бала: Бакчабызны бик яраттык

                      Бик рәхәт булды монда.

                      Аерылабыз инде менә

                      Күңелләр тула шуңа.

                     Дусларым янына бүтән

                      Бакчага инде йөрмәм.

                       Яраткан апаларымны

                       Һәр иртә саен күрмәм.

2 нче бала: Бакчабызның мөдиренә

                       Рәхмәтләрнең иң зуры.

                       Аның күңеленә сыйган

                       Игелекнең бар нуры.

3 нче бала:Методист апабыз лаек

                       Мактауның зурысына.

                       Үз эшен яратып эшли,

                       Үрнәк ул барысына.

4 нче бала: Тәмле ашлар пешерделәр

                       Безгә пешекче апалар.

                       Чын күңелдән рәхмәт әйтә

                       Сезгә бүген балалар.

5 нче бала: Марина апа өйрәтте

                        Таза булу серләрен.

                        Яраттыра алды безгә

                        Спортның барлык төрләрен.

6 нчы бала: Безнең Гүзәл апабыз

            Матур көйләр көйләтте.

            Бездәге сәләтне ачып,

            Җыр-биюгә өйрәтте.

7 нче бала: Уколлар кадасагыз да,

                       Сез дә безгә бик якын.

                       Шәфкать туташларын зурлап

                       Рәхмәт әйтәбез тагын.

8 нче бала: Венера апа өйрәтте

                        Рус теленең серләрен.

                        Рәхмәт Сезгә! Бу белемнәр

                        Киләчәктә кирәгер

9 нчы бала:  Оста куллы тегүчебез,

                          Кер юучы апалар!

                          Авыр хезмәтегез өчен

                          Рәхмәт әйтә балалар.

10 нчы бала: Психолог апабызны

                        Сагынып искә алырбыз.

                        Нинди генә чакларда да

                        Сез гел сабыр булдыгыз.

11 нче бала: Дөрес сөйләргә өйрәтте

                          Безне Флария апабыз.

                          Сабыр да ул, йомшак куллы

                          Аңа тирән хөрмәтебез!

12 нче бала: Әниебез кебек булды

                         Безгә Роза апабыз.

                         Сабыр, уңган, көләч йөзле –

                         Аңа рәхмәт әйтәбез!

13 нче бала: Тәрбияче апаларга

                         Иң изге теләгебез!

                         Ничек кенә мактасак та,

                         Әз кебек сүзләребез.

Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

Барыгызга рәхмәт әйтеп

Җырлыйбыз без бу җырны.

Җыр: “Рәхмәт Сезгә!”

Бергә: Рәхмәт Сезгә, Рәхмәт, Сезгә!

              Тирән хөрмәт һәммәгезгә!

(Чәчәк бәйләмнәре бүләк итү)

1 алып баручы: Әйбәт үтсен көнегез,

                               Фән серләрен белегез.

2 алып баручы: Җиңел булсын укулар,

                              Матур булсын язулар.

1 алып баручы: Мәктәп дигән зур юлда

                               Уңышлар көтеп торсын.

2 алып баручы: Саубуллашу вальсы сезнең

                                Мәңге күңелдә калсын!

“Саубуллашу вальсы”

(балалар әти-әниләрен вальска чакыралар)

(Мөдиргә сүз бирелә. Әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре.

 Балаларга бүләкләр тапшыру)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарй выпускного утренника на татарском языке

сценарий на татарском языке.Есть сказка о пенале...

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы

В содержании сценария имеются:танцы,песни,игры....

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы

В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в подготовительной группе

Сценарий для празднования 8 марта в подготовительной к школе группе на татарском языке...

Сценарий утренника "ТЕРЕМКЭЙ" на татарском языке, в подготовительной группе

quot;Теремкәй" әкиятеВедущая: Исэнмесез хормэтле куннактарПредставляем вашему вниманию, сказку теремкэй. Показывать будут дети к подготовительной к школе группе.. Теремкэй экиэтенэ хо...

Оскуола5а атаарыы сценарийа. (Сценарий выпускного бала на якутском языке)

Сценарий выпускного бала в детском саду на якутском языке....