"Ойнен яме ана белән"
методическая разработка (младшая группа) на тему

Валиева Гульшат Шагитовна

Сценарий для вечера ко Дню матерей для мам воспитанников младшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сценарий вечера ко Дню матерей17.16 КБ

Предварительный просмотр:

“Өйнең яме ана белән”

(I кечкенәләр төркемендә әниләр көненә багышланган кичә) ВАЛИЕВА Голшат, ФАЙЗУЛЛИНА Люция

Әлмәт шәһәре 53 нче “Светофорик” балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максаты. Төркемдәге балаларның әниләрен бер-берсе белән якыннанрак таныштыру, әниләрнең тәрбия эшендә халык авыз иҗатын ни дәрәҗәдә куллануларын ачыклау, тәрбия-белем бирү процессының тәрбиячеләр һәм әти-әниләрнең уртак бурычы булуын аңлату.

 Җиһазлау: “Әнием алтыным, син минем иң якыным”дигән исем астында фотостенгазета,  плакатлар  “Әнкәм йорты-алтын бишек”, “ Өйнең яме ана белән”, “Дөньяда ата-анаңнан башка бар да табыла”,  магнитофон.

Кичәнең барышы

        Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!  

Сезнең сабыйларыгыз быел безнең бакча ишекләрен ачып керде, инде бер-берләре белән танышырга да өлгерделәр.  Бүгенге кичәбездә әниләр дә бер берсе белән якыннанрак танышырлар, кыскача гына үзара бала тәрбияләү серләре белән уртаклашырлар дип уйлыйбыз.  Һәрберегез үз сүзен, үз фикерен җиткерер дип ышанып каласы килә.

      Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

     Менә безнең “Кояшкай” төркеменә 30 бала йөри. 30 бала, димәк 30 әни. Сезнең һәрберегез мактауга лаек. Тик шулай да    минем  кайберләрегез белән аерым таныштырып китәсем килә.  Безнең төркемдә иң зур “стажлы” әни – ул ...........   Аның өлкән баласына инде ..... яшь. Димәк ул менә ......ел буена  бөтен көчен, бөтен назын бала тәрбияләүгә багышлый. Ә иң яшь әниләребез –......., ...... Яшь кенә булуларына карамастан, алар да уңган-булган кызлар- малайлар үстерәләр. (Күп балалы әниләр) турында да әйтеп китми булмый, чөнки алар барысы да өчәр сабыйга гомер биргәннәр. Әйдәгез, аларны алкышлыйк әле.

   Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга сеңдерү зарур.

Сабый дөньяга килә. Аның белән бергә исеме дә дөньяга килә. Әйдәгез әле, әниләр,  сөйләп үтегез әле, сезнең сабыегызга исемне кем кушты, кем хөрмәтенә шулай атадыгыз?

(Берничә әни исем  тарихы белән таныштырып китә).

          Тәрбияче. Инде бишекләрне музейларда гына күрергә калса да, бишек җырлары онытылмый, әби-бабаларыбыздан килгән җырлар белән беррәттән яңалары туа тора. Иң башта әйтеп үтегез әле, безнең төркемдә бишектә үскән балалар бармы? (Җаваплар) Ә хәзер әйдәгез үзебезнең сабыйларыбызны нинди җырлар көйләп юатабыз-йоклатабыз икән, искә төшерик әле. Берәм-берәмләп  тә ярый, төркемләп җырласагыз да бик әйбәт (Берничә җыр яңгырый)

         Тәрбияче.Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә, иң мөһим чараларның берсе – бармак уеннары икәнен һәммәбез дә белә торгандыр дип уйлыйм. Юаткычлар, мавыктыргычлар, такмаклар – һәммәсе дә баланын теле ачылу, анын сөйләме матур, сәнгатьле булып формалашу очен этәргеч көч булып торалар. Әйдәгез, сез дә, әниләр, бала тәрбияләүдә нинди халык иҗаты әсәрләрен кулланасыз, әйтеп үтегез әле. (Бармак уеннары, юаткычлар һ.б әйтеп үтү)

Тәрбияче.   Әни, әнием, әнкәй! Бу сүзләрне әйткәндә дөньялар яктырып китә, күңелләр нечкәрә. Иң авыр чакларда без әниләрне искә төшерәбез. Өйне җылытучы учак, гаиләдә нур сибүче кояш бит ул әни. Аның назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре hәрвакыт юлдаш. Биш яшьтәме син, илле яшьтәме, сиңа hәрвакыт әни кирәк. Әйдәгез,  без дә әниләр турындагы иң матур шигырьләрне искә төшереп үтик әле. Ягез әле, кемнәр әниләр турында матур шигырьләр белә?    (Шигырьләр) 

           Тәрбияче. Ә хәзер бирегә 4 әнине чакырабыз. Без һәр көнне радио-телевидениедән күп төрле рекламалар ишетәбез. Сезнең дә реклама иҗат итүгә сәләтегезне тикшереп карыйк әле. Икегез  балалар киеменә реклама ясар, ә икегез балалар уенчыгына.

           Алар әзерләнгән вакытта без мәкальләр бәйгесе үткәреп алыйк. Мин  әниләр турында татар халык мәкале әйтә башлыйм, ә сез тәмамлап бетерерсез. Халкыбызның әниләр турында әйтелгән мәкальләре, әйтемнәре безнең заманга килеп җитә алдымы икән, тикшереп карыйк әле.

 а)Алтмышка җитсен бала, Ана өчен....(һаман бала)

б)Ана балага авызыннан....(өзеп каптыра)

в)Ана күңеле балада...(бала күңеле далада)

г)Ата- анасына игелек күрсәтмәгән,  Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс)
д)Ата-анасын хурлаган,  Үзен .....( хурлаган булыр)

е)Ачтан үлсәң дә,  Ата-аналарыңны ...(ташлама)

ж)Аю да баласын аппагым, ди  Керпе дә баласын...(йомшагым, ди)

з)Тән биргән дә ана,   Җан биргән дә ана,...(тел биргән дә ана) 

               Әйе, әниләргә багышлап иҗат  ителгән мәкаль-әйтемнәрне санап бетерү мөмкин түгел. Шуларның берничәсен генә үтәү дә әнкәйләргә зур сөенеч булыр иде.

            Ә хәзер реклама әзерләүчеләргә сүз бирик инде. (Реклама) Тәрбияче. Бу киемнәрне һәм уенчыкларны сездән дә остарак рекламалаучы була алмас, мөгаен. Рәхмәт сезгә.  

Тәрбияче. Безнең төркемдәге Рүзәл, Камил, Әмирә, Камилә, Румия үзләре дә 2-3 яшьтә генә булсалар да горур рәвештә апа, абый исемен йөртәләр. Әйдәгез аларның әниләрен түргә чакырыйк әле. Хәзер сезгә бирем: кайсыгыз тизрәк һәм пөхтә итеп менә шушы курчакларны биләр икән? Ә калганнарыбыз аларга көч биреп торыйк.

         Тәрбияче. Ә хәзер кичәбезнең кульминацион моменты. Без сезнең сабыйларыгызның тавышларын магнитофон тасмасына яздырган идек, алар үзләренчә сезгә иң матур, назлы сүзләрен әйтергә тырыштылар. Тыңлап карыйк әле, танырсызмы үз  нәниләрегезне (аудиоязма тынлау).        

 Кадерле әниләр!.. Балаларыгыз турында да гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә!  Чөнки әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Кадерле әниләр! Безнең бәйрәм кичәсе ахырына якынлаша. Бәйрәмебезне ямьләндереп безгә килүегез өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Гаиләләрегез тигез һәм имин, өйләрегез якты, җылы, табыннарыгыз мул булсын, кайгы-хәсрәт сезне урап узсын. Сәламәт булыгыз, хөрмәтле әниләр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ойнен яме ана белән

Сценарий вечера ко Дню матерей для мам воспитанников младшей группы...