сценарий осеннего праздника (младшая группа)
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Осенний праздник в младшей группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon осенний праздник42 КБ

Предварительный просмотр:

Осенний праздник (на татарском языке)

для младшей группы

Составила: Музыкальный руководитель

Кострюкова Светлана Германовна

“Без көзге урманда ниләр күрдек”

(балалар залга керәләр)

А.Б

Сары төскә манып бар җиһанны

Менә тагын җиргә көз килде.

Бакчалардан барлык тирә-юньгә

Алсу алма исе бөркелде.

Күбәләкләр кебек оча – куна

Сары яфрак төмә җирләргә.

Сагыш түгел, бары муллык кына

Алып килсен көзләр илләргә.

Барлык дуслар бергә җыелып

Алтын көзне, әйдә, каршылыйк.

Бүгенге бәйрәм кичәсен

Бары алтын көзгә багышлыйк.

(Җыр. “Көз килде”)

А.Б

Балалар, әйдәгез бергәләп

Көзге урманга барыйк.

Серләр тулы көзге урманны

Үзебез барып карыйк!

Бала:

Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

А.Б

Сары яфраклар көзге җилдә

Бии-бии җиргә куналар.

Үзләре белән безгә дә алар

Вальс биергә кушалар.

(бию. “Яфраклар”)

(биеп бетергәч яфракларны җыеп, көз кәрзиненә салалар, урындыкларга утыралар)

А.Б

Рәхмәт, нәни дусларым, булдырдыгыз! Көзге яфраклардан да уздырдыгыз!

...Миләш кызы мут елмаеп

Кызыл яулык безгә болгады.

Эйтегезче инде, балалар,

Нинди төсләр  бизи  көзге урманны?

(төрле төстәге костюмнар кигән балалар керәләр “цвета радуги” «Салават күпере төсләре” дигән шигырьне сөйлиләр. Зурлар төркеме.)

1 бала

Кызгылтсары тунлы төлке

Көн дә төшендә кишер күрә.

Кызгылтсары төсле булганга

Гел дә аның төшенә керә.

2 бала

Сары кояш күктә елмая,

Сары чәчкә җирдә моңая.

Алтын алма балдай тоела,

Сары яфрак җиргә коела.

3 бала

Туган йорты яшел түбәле,

Яшел төстә кигән күлмәге.

Яфрагында таң нурлары биишә ?

Яшел төс аңа бик тә килешә.

А.Б

Көзге төсләрдән күзләр камаша ?

Хәзер сезне уен көтә, тамаша.

(уен. “Агачка кием сайла”)

(Агач макетлары куела: һәр агачта аерым бер төстәге берәр генә яфрак бар(кызыл, сары, яшел).Залның каршы ягына төрле төстәге яфраклар салынган кәрзиннәр куелган.Балалар 3 командага бүленәләр.Һәр команда үз агачын билгеле бер төстәге яфраклар белән бизи.)

А.Б.

Балалар, без сезнең белән хәзер бик тә күңелле уен уйнарбыз. Күрәсезме, бу агачларны?Аларның яфраклары коелган, шуңа да моңаешып  калганнар.

Әйдәгез, хәзер аларны яңадан яфраклар белән бизик. Ләкин игътибарлы булыгыз: сез эләсе яфракларның төсле, агачта коелмый калган бердәнбер яфрак төсенә туры килергә тиеш.

(Балалар агачларны бизиләр.)

Әй, Алтын көз, әй юмарт көз,

Бигрәкләр дә күп төрле син!

Нинди генә төсләр юк синдә

Әкияттәге күк серле син!

А.Б.

Ә хәзер  нәни дусларыбызны кул чабып алкышлыйк. Алар әле кечкенә генә булсалар да, бик тырыштылар, үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Дйрес итеп агачларны бизәделәр. Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз!

(Алып баручы өй янына килә, шакылдата, куян чыга).

А.Б.

Куян , куян, куянкай,

Озын колак, йомшаккай.

Уйныйк, әйдә, бергәләп.

Җырла, әйдә, барабанга бәргәләп.

(Куян барабанны кага-кага җырлый).

Бала

Әй, куянкай,куянкай,

Озын колак, йомшаккай.

Бигрәк матур җырладың

Оялып  та тормадың.

Шуңа күрә дә сиңа

Тәмле кишер бирәбез.

Аша, аша, тартынма.

Тәмле кишер ашый-ашый

Без җырлаганны да тыңла.

Җыр “ Ак куян”.

Куян

Әй, балалар, балалар,

Бигрәк матур җырлыйсыз.

Сезнең җыр җырлаганны

Килә гел дә тыңлыйсым.

А.Б.

Беләсеңме, Куянкай?! Безнең балаларыбыз җырлый гына түгел, ә матур итеп бии дә беләләр.

(Парлы бию)

Куян

Дусларым, матур итеп җырладыгыз, биедегез. Ә хәзер бергәләп уйнап алыйк.

Уенның тәртибе шундый. Минем кәрзинемдә шалтыравыклар һәм таякчыклар бар. Мин аларнысезгә өләшеп чыгам. Ә сез уйналачак музыканы игътибар белән тыңлап, билгеле бер урында я шалтыравыкларны шалтыратырга, я таякчыкларны шыкылдатырга тиеш буласыз.

( Таякчыклар һәм шалтыравыклар).

А.Б.

Нәни дусларым, әй, булдырдыгыз да соң! Бик игътибар белән уйнадыгыз. Куянкай  да бик тырышты. Уйный-уйный аргансыңдыр. Кил бирегә, утырып ял ит бераз.

(Куян бер читкә китеп утыра. Өйдән аю чыга.)

А.Б.

Балалар, карагыз әле, бу нәрсә?

Балалар

Аю.

(Аю җырлый).

Аю

Мин җырларга һәм балалар җырлаганны тыңларга бик яратам. Ә сез җырлый беләсезме соң?

А.Б.

Әлбәттә, безнең балаларыбыз да җырларга яраталар. Тыңлап  кара әле.

(Җыр”Кап-кап-кап, дождик пошёл.)

Аю

Һа, дөрестән дә бик матур җырлыйсыз икән. Ә минем белән уйныйсыгыз киләме соң?

Балалар

Әйе.

(Уен барышы:Аю зал буйлап йөри.

Мин урманның хуҗасы,

Теләгән якка барам.

Көз көне  мин өн казыйм,

Кышын йокыга талам.

Урындыкка утыра һәм йоклап китә).

( Балалар тәрбияче белән бергәләп, уенның текстын һәм хәрәкәтләрен кабатлыйлар).                  Уен “ Аю килә лап-лап”.

Аю

Әй,бигрәк булган балалар икәнсез!

Куян

Бигрәк шаян, наян икәнсез!

Аю

Бик күңелле булды сезнең белән.

Куян

Туйганчы күңел ачтык, ичмасам.

Аю

Без дә сезгә буш кул белән килмәдек.

Куян

Күчтәнәч алып килдек.

Аю,Куян бергә

Бергәләп кул чабыйк өч тапкыр.

(Конфетлар асылган ике кулчатыр чыгаралар).

Куян

Ой, яңгыр ява башлады,

Гади яңгыр түгел-конфет яңгыры!

(Балаларга конфет өләшәләр).

А.Б.

Көзге урманда күргәннәр

Калыр сагынып сөйләргә.

Хәзер инде, балалар,

Кайтыйк , әйдә, өйләргә.

(Балалар залдан чыгып китә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценари осеннего праздника младшая группа

Сценари осеннего праздника младшая группа...

Сценарий осеннего праздника младшей группы

Сценарий итогового занятия в младшей группе (3-4 года) "Яблонька"...

Сценарий осеннего праздника младшей группе «Осень к нам пришла»

Методический материал для воспитателей ДОУ...

Сценарии осенних праздников младшая группа

Сценарии осенних праздников  младшая   группа...

Сценарий осеннего праздника младшей группе "Волшебница осень"

Сценарий осеннего праздника младшей группе"Волшебница осень"...

Сценарий осеннего праздника младшей группе «В осеннем лесу»

ЦЕЛЬ И ЗАДАЧИ МЕРОПРИЯТИЯ:Формирование и развитие творческого потенциала через игру.Создание уютной атмосферы  взаимоотношений.Формирование мотивационной готовности к процессу обучени...