Көз бәйрәме
методическая разработка (средняя группа) на тему

Ибрагимова Гелия Рафиковна

Көз бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_11.10.2018_god.docx31.68 КБ

Предварительный просмотр:

КӨЗ БӘЙРӘМЕ!

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунаклар, әти- әниләр, әби- бабайлар һәм дә безнең яраткан балаларыбыз! Балалар, карагыз әле табигать нинди матур төрле- төсле яфраклары белән безнең тирә- юнне бизәгән. Балалар, бездә буген нинди бәйрәм сон?

Балалар: Көз бәйрәме.

Алып баручы: Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр...

Алып баручы.  Безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, аны чакырып карыйк.

Галимзянова Камиля: 

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә

Көз. Мин Көз Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белэн байлык телим

Кем очраса юлымда.

Алып баручы. Кил шаулы, алтын матур көзем

Оча яфрак, исә көзге җил

Тәбигатең бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсен, әйдә кил!

"Яфрак бәйрәме" жыры

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез көзгә шигырьләр дә сөләп утик.

Хабибуллина Алия 

Менә көз килде

Салкынча җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

Гайнетдинов Булат.

Көз килде, уңыш булды,

    Табын сый белән тулды.

     Рәхим итегез, дуслар,

     Көзге бәйрәмгә!

Айсын Ислам 

Бик күңелле урамда-

Алтын-сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә

Сафиуллин Марат 

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

Сафиуллин Юныс 

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич

Бу фасылның яменә.

Җырлар

Осень наступила

Кап-кап на дорожке

Ранил, Ралине

Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбә җыярга

Хәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Гөмбәләр биюе (кызлар)

Сафиуллина Айгуль

Көз, көз, көз!

Сине көттек без

Алма, кавын һәм карбызлар

Өлгерми синсез.

Шайхолова Камилла

Көз,көз,көз,

Көзсез күңелсез,

Алтын сары яфраклар да

Коелмый синсез.

Хуснутдинова Ирке

Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды

Яшелгә дә буяр иде

Юктыр ахры буявы

Ибрагимов Ильхам

Көз килде. Үләннәр

Саргайды шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

Хабибрахманов Ранил

Кай ара җылы җил

Көньякка йөгерде?

Алмалар өлгерде

Бакчага көз керде.

"Листик, листик, листопад" биюе башкарыла.

Алып баручы.

Хәзер балалар

Түгәрәккә басабыз,

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

Җырлап күңел ачабыз.

Сез уртада, без кырыйда

Багаутдинова Алсу

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә

Гареева Люзия

Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнечләр

Кәз алып килгән безгә.


Гинетуллин Айназ

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

Гинетуллин Расиль

Җырладык та, биедек тә,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык,

Бер дэ читенсенмәдек.

Алып баручы.

Ә  хәзер «Овощи(Яшелчә), фрукты(жиләк-жимеш)» уены уйнап алыйк.

Хаертдинова Лилия:

Көз җитте,

Салкын урамда

Салкын булса да

Чыгам урамга

Закиров Айнур

Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Зинатуллин Амир

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга төш әле.

Хаертдинов Айназ

Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

Миннетуллин Айшат

Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Көз: Булдырдыгыз, кызлар, малайлар! Ә хәзер миңа китер вакыт та җитте. Сау булыгыз!

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган

Бик тә тәмле бүләкләр бар!

Алып баручы: Күчтәнәчләрегез өчен рәхмәт сезгә!Безнең бәйрәм шуның белән ахырына якынлашты! Сау булыгыз!


Жыр “Дождик”

1.Кап-кап, тук-тук-тук

По стеклу раздался стук.

Это дождик по утру

Разбудил всю детвору.

2.Кап-кап, дон-дон-дон

Капли начали трезвон.

Если выйдите гулять

Не забудьте зонтик взять.

3.Кап-кап, кап-кап-кап

У дождя весёлый нрав.

Завтра утром мы опять

Под дождём пойдём гулять.

ПЕСНЯ: «ЯФРАК БӘЙРӘМЕ»

1.Янгыр тугел, кар да тугел,

Яфраклар ява жиргэ.

Коз турында жырлыймын мин –

Кушыл син яна жырга.

Кушымта: Сары, сары, сап-сары

Агачнын яфраклары.

Жил исэ, ява яфрак –

Кознен матур чаклары.

2.Оча яфрак, уйный яфрак

Хаваларда эйлэнеп.

Буген, буген,буген, буген

Яфракларнын бэйрэме

"Осень наступила"

1.Осень, осень наступила,
Листья осыпаются.
Солнца нет и потемнело, 
Дождик начинается.

Припев:
Кап-кап на дорожки,
Кап-кап на ладошки.
Дождик землю поливай,
С нами поиграй.

2.Паучки, жучки и мошки
Прячутся, скрываются,
И в далекую дорогу
Птички собираются.

«Сез уртада, без кырыйда»

Сез уртада, без кырыйда 
Әйләнәбез түгәрәк. 
Уеныбыз булсын матур, 
Күңел ачыйк бергәләп.

Таянабыз билләргә, 
Тотынабыз биергә. 
Тыпыр-тыпыр тыпырдатып 
Әйләнәбез без бергә.