Нәүрүз бәйрәме
материал (подготовительная группа) на тему

Нәүрүз бәйрәме-өмет бәйрәме буларак бәйрәм ителә.Бу көнне кешеләр бер-берсенә саулык-сәламәтлек телиләр,бер-берсенә кунакка йөриләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx19.98 КБ

Предварительный просмотр:

             Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
                          Гомуми үстерелешле 9нчы балалар бакчасы
           Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы

              “Нәүрүз килә,нәүрүз килә,
                 Нәүрүзне котлыйк әле”

(зурлар,мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре,әти- әниләр өчен үткәрелгән бәйрәм чарасы)

                                                                 

                                                                    Татар теле тәрбиячесе Хисамиева
                                                                   Гөлфәния Газизулла кызы төзеде

                                                 

                                                  Түбән Кама
                                                       2016 ел

Алып баручы:
Хәерле кич,хөрмәтле кунаклар-әбиләр,әниләр,апалар,бабайлар,әтиләр! Хәерле көн,балалар! Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә ,тормышыгызда бәхет-куанычлар, саулык-сәламәтлек,бәхетле-шатлыклы көннәр алып килсен.!Яз ае безгә зур бәйрәм алып килә-ул Нәүрәз бәйрәме .Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Салкын кышлар үтеп,табигать яңара башлагач,көннең –төн белән тигезләшкән бер мәлендә,кешеләр Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үткәннәр.Фарсыча “нәү”яңа,”рүз” көн дигәнне аңлата.Көнчыгыш  календаре буенча бу-яңа елны каршылау бәйрәме.Нәүрүз җиткәч,авылның иң чибәр,иң уңган кызын сайлап алып,”Нәүрүзбикә” дип игълан иткәннәр.Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме-Өмет бәйрәме дип  билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул учакта итле аш пешереп,кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар,кызлар-егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы борынгы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный,ярыша,күңел ача.Залга милли киемнәр кигән кыз белән малай керәләр.
Кыз:
-Исәнмесез,кунаклар!Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Менә көткән бәйрәмебез дә килеп  җитте.Нәүрүз бәйрәме башлана.
Малай:
-Хәерле кичләр сезгә,кунаклар! (кызга карап)  Әйдә әле,Айзилә, шушындый матур залда  бергә күңел ачарга кунакларны да чакырыйк.
-Кызкайлар,дускайлар,җитте ич Нәүрүз  айлар,
Эшегезне ташлагыз,бәйрәмгә ашыгыгыз!
Кыз:
-Быгыр-быгыр ботка пешә,
Килгән кунак безгә төшә,

 Безгә төшми-кемгә төшсен,
Бездә тәмле ботка пешә.
  Менә җыелып та беттек,бәйрәмне башларга вакыт,минемчә.
Алып баручы:
-Әйдәгез,Нәүрүзбикә килгәнче,өйдән-өйгә кереп,хуҗаларны яз белән котлап,саулык-сәламәтлек теләп,сый-хөрмәт җыеп килик.
(Тәрәзәгә матур итеп чигелгән  пәрдә япкан “өй” янына киләләр.
-Ач ишегең,керәбез,
Нәүрүз  әйтә киләбез.
Әби (өйдән чыгып)
-Ииииии,балакайларым,күптән көтә идек инде сезне бабагыз белән.Күчтәнәчләрем дә әзер.башта берәр һөнәрегезне күрсәтегеә инде

(Балалар  “Әбекәй алтыным” җырын башкаралар).
Әби:
Менә булдырдыгыз, балалар, рәхим итеп сыйланыгыз.
Алып баручы:
-Балалар,әйдәгез, әнә  теге өйнең ишеген шакыйк әле.
Балалар:
-Ач ишегең,керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Арина:
-Өйдәме,түтәй,җәтрәк бир күкәй,
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Данис:
Табакка кабак кирәк,
Май,күкәй,калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә,сызланма.
 
Апа:
Бии беләсезме соң?
( Балалар парлы бию башкара; апа күчтәнәчләр бирә)
Алып баручы:
Балалар,күрсәтегез әле, күпме сый-хөрмәт җыйдыгыз?
Бәрәкалла,бик күп җыйгансыз икән! Әйдәгез әле,барыбызныкын да шушы тубалга салыйк (зур тубалга салалар)
Әйдәгез әле,түгәрәктә уен уйнап алыйк (“Яшел яулык” уены уйнала”).
-Балалар,Нәүрүзбикәнең үзен чакырыр вакыт җитте,ягез,бергәләп чакырыйк.
-Нәүрүзбикә ! Нәүрүзбикә !
(Залга башына чәчәк- тәкыя,өстенә яшел күлмәк кигән Нәүрүзбикә керә).
Нәүрүзбикә:
-Исәнмесез,кадерле балалар! Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!
Мин яз кызы –Нәүрүзбикә.Сезгә яз шатлыгы алып килдем.
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.
-Йә балалар,карагыз,тышта әнә килә яз!
Кызлар:
-Әйе,әйе,күрәбез,
Яз килгәнен беләбез!
Нәүрүзбикә :
Канат кагып ерактан кошлар кайта көньяктан
Тамчы тама тып та тып,булмый аны туктатып.
Кояш көлә биектән,соңгы бозлар кыектан,
Җиргә төшә сикереп,уйныйсылары килеп.
Алып баручы:
-Нәүрәзбикә,хәзер балалар синең хөрмәткә “Нәүрүз килә” җырын башкарырлар.(җырлыйлар).
Малай:
Нәүрүз килде,тиз килде,
Нәүрүз килде,яз килде.
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
 Нәүрүзбикә:
Мине сагынып көтеп алуыгыз өчен зур рәхмәт ,сезгә.Бигрәк уңган балалар икәнсез,җырлыйсыз,биисез.Күңелле итеп бәйрәм итәсез.(балалар утыралар.Кыңгырау тавышы ишетелә.)
Алып баручы:
Балалар,ишеттегезме,тагын кунаклар киләләр ахрысы
(кыш бабай керә)
Кыш бабай:
-Бу нинди җыен монда?
(Нәүрүзбикәгә карап)
Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм ,дигәнсең.
Бер өрермен- җил исәр
Шыткан чәчәкне кисәр.
Ике өрсәм-кар ятыр,
Елга,күлгә боз катыр,
Кит,Нәүрүз,кит!
Нәүрүз:
-Шып итсәм –җил тынар,
Елмайсам-карың елар.
Үзең кит,кыш!
Кыш бабай:
Минем җитез тайларым бар,
Гыйнвар,февраль айларым бар.
Нәүрүз:
-Минем дә бит тайларым бар,
Җылы апрель,майларым бар.
Алып баручы:
-Кыш бабай, юкка ачуланасың,барыбыз да беләбез ич инде, кыш артыннан,яз  җитә.Ходай тәгалә шулай яраткан .
Кыш бабай:
-Ә шулай да,көч сынашыйк.Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.
Нәүрәүбикә:
-Бөтен шартыңа да күнәрмен,бабакай!
Кыш бабай:
-Рәхмәт,рәхмәт.
Менә хәзер карыйк әле ярышып,
Бераз аркан тартышып.
Балалар, миңа булышасызмы?
Балалар:
-Кыш бабай,ачуланма
Яратсак та үзеңне,

Быелга син китеп тор,

Нәүрүзгә бир көнеңне.
Кыш бабай:
-Әле минем көчем җитәрлек.(аркан тартышалар.Кыш бабай җиңелә).
Кыш бабай:
-Бер шартым бар: менә кашык,менә күкәй,
Тот кулыңа,чибәркәй
Син дә йөгер,мин дә калмам,

Кайсыбыз килер алдан ?
(Көч сынашалар.Кыш бабай  ярты юлдан борылып килеп утыра.Нәүрүзбикә  җиңеп чыга).

Кыш бабай:
-Юк,ышанмыйм яз җитүенә,китмим булгач,китмим!
Алып баручы:
-Балалар,әйдәгез “Яз җитә” җырын җырлап күрсәтик.Бәлки Кыш бабай

 яз җитүенә ышаныр.(балалар җырлыйлар)
Кыш бабай:
-Юк ,барыбер ышанмыйм !
-Бие,бие,чибәркәй,
Мине узалмассың син!
Син яшь,мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин!
(бииләр,Кыш бабай арып,егыла)
Кыш Бабай:
-Уф,арыдым,сусадым,
Харап булдым,егылдым.

Эредем бит,эредем.
Яз алдында хур булдым.

Вакыт җиткән икән шул,

Властьне тапшырырга,

Нәүрүз,кызым,көчле,нык бул,

Бу сабыйлар хакына.

Сау булыгыз,дусларым!

(Нәүрүзбикәнең кулын кыса,саубуллашып чыгып китә).

Алып баручы:

-Бәйрәмебез дәвам итә,инде бер биеп алыйк.

( Чәчәкләр белән бию )

Уеннар:

“Тәкыя җибәрешле”

“Капкалы”

“Кулъяулыклар белән бию”
Нәүрүзбикә:

-Булдырдыгыз,балалар!

Малай:

-Нәүрүз килде,тиз килде,

        

Нәүрүз клде,яз килде.

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.
Нәүрүзбикә:

-Балалар,минем сезгә бер үтенечем бар: табигатьне саклагыз: урманнарда киек кошлар китмәмәсен, зәңгәр күгебезне кара болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын!

(Бәйрәм күмәк бию белән тәмамлана)