Яна ел
методическая разработка (средняя группа)

Ибрагимова Гелия Рафиковна

Сценарий "Новый год", средняя группа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx27.63 КБ

Предварительный просмотр:

Яна ел.

Средняя группа

Воспитатели: Ибрагимова Г.Р., Алиуллова Г.М.

Алып баручы: Без бүген чыршы янында әйлән - бәйлән уйнарбыз. Кыш бабайны каршыларбыз, яңа җырлар җырларбыз. Нинди матур безнең чыршы, Җем- җем килеп яна ул. Башлыйбыз чыршы бәйрәмен, Котлы булсын яңа ел!

1. Ислам: Исәнме, чыршы, исәнме.

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2. Алсу: Син килдең бүген сөенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

Җыр «В лесу родилась елочка»

(балалар урындыкларга утыралар)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк

Чакыралар (Кыш бабай, Кар кызы. Кыш бабай, Кар кызы.)

Кыш бабай: Исәнмесез, дуслар! Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы: Исәнмесез, барыгыз! Бергә узсын Яңа ел!

Алып баручы: Ничек килеп җиттегез, кадерле кунакларыбыз?

Кыш бабай: Адаштык бит. Йөри торгач сезнең тавышны ишеттек. Рәхмәт сезгә! Инде исән сау гына килеп җиткәч бик әйбәт. Әйдәгез бәйрәмне башлап җибәрик!

Алып баручы: Кыш бабай, безнең чыршыдагы утларны кабыз әл

Кыш бабай: Хәзер, минем тылсымлы таягым бар.

Чыршы, чыршы, кабын син

Утларыңны балкыт син!

Чыршы, чыршы, кабын син

Утларыңны балкыт син!  ( утлар кабына)

Алып баручы: Менә рәхмәт, Кыш бабай

Җыр “Агачларга бэслэр элеп”

Җыр “Әй кыш бабай, кыш бабай”

Кар кызы: Бигрәк матур җырладыгыз.

Кыш бабай: Ә мин, балалар, бик уйнарга яратам.

Уен

Кыш бабай: Ардыртып җибәрде. Карт шул инде.

Алып баручы: Ә сез, Кыш бабай һәм Кар кызы утырып торыгыз, ә балалар шигырьләрен укып күрсәтерләр.

Шигырьләр сөйләү

1.Люзия: Күрдегезме чыршыны?

Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән!

2.Айназ: Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

3.Расиль:

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып,

Бәйрәмгә диеп килгән.

4.Булат: 

Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

5.Камиля: 

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең Кыш бабай,

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

6.Айнур: 

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

7.Амир:  

Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

8.Ильхам: 

Иске ел үтеп бара,

Көтә безне Яңа ел.

Рәхмәт сиңа Кыш бабай,

Котлы булсын, Яңа ел!

Биюләр

1.Вперед 4 шага, назад 4 шага

2.Мы сперва пойдем направо

3.Буги, буги

9.Айшат: 

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

10.Марат: 

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

11.Ранил:

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

12.Алия: 

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

13.Айназ: 

Яшел чыршының очына

Йолдыз куелган

Яңа елны каршыларга

Дуслар җыелган.

14.Лилия:

Төрле-төрле утлар яна

Без йөрибез әйләнеп,

Бигрәк матур, бигрәк ямьле,

Безнең чыршы бәйрәме.

15.Ралине:

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай;

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

16.Ирке:

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

17.Камилла:

Суык  бабай, кил  безгә

Яңа ел  бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Кыш бабай: Бик әйбәт сөйләдегез.

Алып баручы: Бездә кунак кадерле, сал, бабай өсләреңе.

Кыш бабай: Ай, әйтә күрмә, кызым, кардан сырган бит туным. Салмыйм өстемне, салсам- шундук эреп бетәм мин.

Кыш бабай: Кыш бабай, Кар кызы, сөйләп бирегезче безгә, буш вакытыгызда нәрсә белән шөгылләнәсез?

Кыш бабай: Кайда кар - буран, мин шунда булам.

Карга әверелеп, чыршыга кунам.

Суны туңдырам, сезне туңдырам,

Туңган кешенең колагын борам.

Кар кызы: Ә мин, балалар, кардан йолдызлар ясап, җир өстенә яудырам, ява- ява тау була. Кызлар, куяннар, чыгыгыз биергә.

Куяннар биюе

Чыршы яшел тунын киеп

А на улице мороз

Кыш бабай: Ай-һай, бигрәк тырыш балалар. Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт.

Кар кызы: Зур рахмәт сезгә, балалар. Бәйрәмегез бик күңелле булды.

Бүләкләрне балаларга Кыш бабай өләшә.

Кыш бабай: Сау булыгыз, балалар. Киләсе елга да тырышып әзерләнерсез

Кар кызы : Сау булыгыз, балалар.

Чыршы яшел тунын киеп,

  1. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага,

Киендердек-бизәндердек

Йолдыз куйдык очына.

  1. Җырладык та, биедек тә

Без чыршы тирәсендә.

Ә аннары Кыш бабабыз.

Бүләк өләште безгә.

  1. Күңелле чыршы бәйрәмен,

Көтеп алдык барыбыз

Киләсе елга килүен

Тагын көтеп алырбыз

Агачларда бэслэр элеп

1.Агачларда бэслэр элеп

Сурэтлэрен тэрэзэгэ

Ясап куйган кыш бабай, кыш бабай

2.Рэсемнэре бигрэк матур

Сокланып карап туймаслык

Оста икэн кыш бабай, кыш бабай

3.Эреп китсэ сулар ката

Елгаларда бозлар ята

Тылсымлыда кыш бабай, кыш бабай

Кувэтле дэ кыш бабай

Оста икэн кыш бабай.