Хуш киләсең, Яңа ел!
план-конспект занятия

Бию: «Раз-два-три»

А.б.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

       Туган якны сагынып кыш килде.

       Ак мамыктай йомшак кар белән,

       Җирне биләүләп төрде.

       Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

       Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

       Нинди бәйрәм диеп ?-сорасагыз,

        Балалар(бергә).Бездә бүген чыршы бәйрәме! 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2019_el.docx34.95 КБ

Предварительный просмотр:

Кар кызының түфлие.

Бию: «Раз-два-три»

А.б.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

       Туган якны сагынып кыш килде.

       Ак мамыктай йомшак кар белән,

       Җирне биләүләп төрде.

       Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

       Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

       Нинди бәйрәм диеп ?-сорасагыз,

        Балалар(бергә).Бездә бүген чыршы бәйрәме!  

Азалия:

 Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә  

Саша:

Говорят, под Новый год

Что ни пожелается -

Все всегда произойдет,

Все всегда сбывается.

Зэйнэб: 

Елка наряжается

Елка наряжается —

Праздник приближается.

Новый год у ворот,

Ребятишек елка ждет.

А.б.Балалар чыршыга карагыз әле.Ул тылсымлы бугай.Утлары да янмый.Әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле,утлары янмас микән?

(Балалар чыршы тирэли басалар)

Б: Чыршы ,чыршы утларыңны кабызчы   (3 тапкыр)

Чыршы тавышы:

Ерак урманда үстем

Кар өстендә йокладым

Сезгә бәйрәмгә кунакка килдем

Без бүген уйнарбыз һәм көлербез(Чыршынын утлары яна)

А.б.Рэхмэт сиңа Чыршыкай .Әйдәгез балалар чыршыга багышлап бер матур җыр җырлыйбыз.

Жыр”Чыршыкай”

А.б.Ай балалар бик матур жырладыгыз,ә хәзер урыннарга утырабыз..

(Балалар утырганда,тылсымлы көй яңгырый))

А.б.Балалар карагыз әле чыршы төбендә ниндидер матур  бер таяк ята.Бу кемнең таягы микән?

Б.Феяныкы.

А.Б.Чыннан да , Фея үзенең тылсымлы таягын калдырган.Балалар ,ә сезнең Яңа ел урманында нәрсә булганын күрәсегез киләме?Әйдәгез тылсымлы таяк ярдәмендә урманга барабыз.

 (Алып баручы тылсымлы таяк белән селки .Почмакта балаларга арты белән кар әби утыра)

Кар әби: Апчхи!!!

Кар әби:Апчхи!!!

Балалар: Сәләмәт булыгыз.

А.б.Ләкин мин төчкермәдем.

Кар әби:Апчхи!!!

А.б.Кем соң бу?

(Кар әби чыга)

Кар әби: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар, менә килеп тә җиттем .Мин Кар әби булам. Бөтен җирне кыш көне кар белән тутырам.Чыршыгыз ай- һай матур булган.Менә сезгә килгәндә юлда бер түфли таптым(күрсәтә) Кем югалткан белмим?

А.б:Балаларның берәрседер бәлки?

(Кар Әби балалар арасыннан эзли)

А.Б.Бәлки балаларны биетеп карарбыз.Кемнең түфлие юк икәне шунда күренер.

Кар әби: Балалар ә сез бии беләсезме соң? Әйдәгез әле биеп күрсәтегез.Бәлки мин дэ түфлинең хуҗасын табармын!

Бию”Валенки”

Кар әби: Матур биисез икэн. Лэкин мин түфлисез бала күрмәдем.

А.б:Кар әби,әйдә алайса безнең белән  урманга барыйк,урман юлыннан эзлик.

Кар әби: Туктап тор әле син,әйдэгез бер уйнап алыйк

Уен”Кар йомарламнары”

Кар әби:Булдырдыгыз балалар. Карале бәлки тылсымлы таягын белән,менә бу кечкенә куянны жанландырырсын,безнең белән уйнасын,бүген бит бәйрәм.

(Уенчык куянга таягы белән кагыла, сикереп куян чыга)

Куян: Исәнмесез балалар,исәнмесез кунаклар,Яңа ел белән котлыйм!

Кар әби: Куянкай карале, син бу  түфлинең хуҗасын  күрмәдеңме?

Куян:Юк шул, күрмәдем.

Кар әби; Инде хәзер нишләргә,бу түфлинең хуҗасын каян табырга?

А.б: Мин беләм! Хәзер тылсымлы таягым белән балаларны урман жэнлеклэренэ әйләндерәм. Бәлки безгә алар булышыр.

Кар әби:Әйдәгез әле урман жэнлеклэре, сикерегез биегез,бәлки икенче  түфлине табарсыз.

Бию”Животные”

Кар әби: Сез жэнлеклэр матур биедегез,ләкин түфли генә табылмады.

А.б: Балалар, карагыз әле, еракта бер өй тора, шунда барып карыйк әле.Нинди матур әкият өе,кем яши микән монда?( Шакый)

Кар кызы:Кем бар анда, кем шакый анда?

А.б. Бу без  балалар. Сине үзебезнең бәйрәмгә алырга килдек.

Кар кызы: Бик барыр идем дә , тик менә урманда йөргәндә түфлиемне югалттым.

Кар әби: Мин балалар янына барганда синең түфлиеңне таптым .

(Кар кызына түфлине бирә)

Кар кызы: Бик зур рәхмәт.

А.б. Әйдәгез әле балалар.Кар кызына үзебезнең чыршыны, хонэрлэребзне күрсәтик.

Алидэ . Жыр”Чыршыкай”

Кар кызы.Балалар, Кыш бабагыз килмәдемени әле?

Б: Юк.

Кар әби: Хәзер үзем Кыш бабайны алып киләм.

А.б. Әйдәгез әле балалар,Кар әбигэ булышыйк,бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

Б:Кыш бабай!(3 тапкыр)

Кыш бабай:

Мин Кыш бабай, Кыш Бабай.

Һәр кемгә таныш бабай.

Сез дәштегез, мин килдем.

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Исәнмесез балалар,Исәнмесез кунаклар. Кызым, Кар чәчәк,кар бөртекләре үзең беләнме?

Кар кызы: Үзем белән Бабакай.

Кыш бабай: Кызым мин арып килдем, карларны ерып килдем,мин бераз ял итеп алыйм.

Кар кызы: Ял ит бабакай, утырып тор.Без кар бөртекләре белән сине җилләтербез.

Кая минем дусларым, кар бөртекләрем,чыгыгыз әйдәгез бергәләп биеп алыйк.

Бию « Кар бөртекләре»

Кыш бабай: Рәхмэт сезгә кар бөтекләре, бик матур биедегез,миңа да җиләс булып китте.

А.б:Әйдәгез әле балалар, Кыш бабай белән бергә жырлап алыйк.

Жыр”Мы тебя так долго ждали дедушка”

А.Б:Бабакай балалар сиңа бик күп шигырьләр өйрәнделәр, әйдә әле утыр, хәзер балалар сиңа шигырьләрен сөйләрләр.

            Камилэ.Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез

Безне көлдер, уйнат син.

Чулпан:Кыш бабай безгә

Чабып килерсең

Шигырь сөйлимдә,

Бүләк бирерсең.

Самат: Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Камил: Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

Исламия:Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

Рэсим:Кыш бабай, Кыш бабай

Безне бик ярата

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.

Сэмирэ:Рәхмәт бабай сүзләреңә

Бик матур теләкләрең

Алып килдем дигән идең

Кайда соң бүләкләрең?

Нэзилэ:Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар, 
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

А.Б.Безнең балалар  сиңа матур бию да өйрәнделәр.Әйдә әле аларны карап китик.

Бию: «Потолок”

Саша Добрый дедушка Мороз -
Он подарки всем принёс,
Со Снегурочкой пришёл,
Серебристый снег пошёл
Вспыхнули фонарики,
Заблестели шарики,
Дети стали в хоровод,
Наступает Новый Год.

Нурисә:Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп, 
Бүләк өләшеп йөрде.

Берәр яшьк әүстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

           Алидэ: Әй Кыш бабай,Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай,

Ак туныңны кигәнсең.

Безне котлап килгәнсең,

Сине көтеп торганны.

Әллә каян белгәнсең.

Равиль– Кто в нарядной теплой шубе,
С длинной белой бородой,
В Новый год приходит в гости,
И румяный, и седой?
Он играет с нами, пляшет,
С ним и праздник веселей!
– Дед Мороз на елке нашей
Самый главный из гостей!

Раил: Кыш бабай,Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай

Сакал мыек ап- актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла.

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Ильназ: Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән

Чыксаң чеметә

Битне өшетә

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Азамат: Кыш бабай син дә

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чана шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

           Альмир:Яңа ел каршыларга,

Без җыелдык бу залга.

Исән- саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең,уз алга!

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып- чыны

Нинди тигез, матур, төз,

Тора түшәмгә тиеп.

Азалия: Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым

Башымнан сөйгән иде.

Чак-чак “эреп” куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

Сэмирэ: Каршылыйк дуслар бергәләп

Яңаел килә безгә

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән кар кызы

Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да бүләк тә.

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә.

Алинэ: Ямьле кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың

Кер өебезгә.

Кыш бабай мине

Бүген син макта

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Фэиз: Әй, Кыш бабай, юмарт бабай,

Ягымлы сөйләшәсең,

Алып килгән бүләкләрне

Кемнәргә өләшәсең?

Рәхмәт, сиңа, син килгәнсең

Әйләнәбез тирәңдә

Яңа һөнәрләр өйрәндек,

Яңа елга килгәндә.

Адель: Безгә Кыш бабай килгән

Яңа ел алып килгән

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән

Көттек сине сагынып

Исән-саумы Кыш бабай

Өләш бүләкләреңне

Капчыгыңны чиш давай.

Зәйнәб:Снег кружится за окном

Елочка горит

Это значит в каждый дом

Дед Мороз спешит

Буду я его встречать

Песнями, стишками

Я не дам ему скучать

Чтоб остался с нами

Әлфиз:Әй кыш бабай — кыш бабай
Нәрсәбулды? Ник алай?
Бөтенҗиреңтузынган,
Карашларыңбозылган.
Борының ник кызарган?
Сакалларыңагарган.
Беркулыңдагыбияләй,
Каядыртөшеп калган.
Балаларныкуркытып,
Йөрмәсинбүтәналай
Әй кыш бабай — кыш бабай,
Бирмиңабүләк давай.

Кыш бабай: Сез балалар бигрәк уңган бик тәртипле икәнсез.Бик матур шигырьләр дә өйрәнгәнсез.

Мин бит сезгә бер уен алып килдем.. бергәләп уйнап алыйк.

Уен”Өшетәм”

Кыш бабай: Кызым, Кар чәчәк,минем нишләптер бүләкләрем белән капчыгым күренми.

Кар кызы: Кыш бабай менә бит бүләгең.

(кечкенә генә тартма курсәтә)

Кыш бабай:Юк кызым, минем балаларга бүләгем зур капчык белән.

(Бүләкләрне Кар әби алып керә)

Кар әби:Шушы капчыкмы, Кыш бабай?

Кыш бабай: Әйе,рәхмәт Кар әби.Менә балалар сезгә бүләкләр.Төркемдә апагыз өләшеп бирер.Ә безгә китәргә вакыт. Безне башка  балалар бакчасында да  көтәләр Сезне барыгызны да тагын бер кат яңа ел белән котлыйм.Тәртипле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз.Исәнлек-саулык ак бәхетләр сезгә.Саубулыгыз!

Кар әби:Саубулыгыз балалар!Бәйрәм белән сезне!Мин дә Кыш бабайдан калмыйм.Бәлки тагын берәр түфли табырмын юлда.

Б:Саубулыгыз,бик зур рәхмәт сезгә.

А.Б:Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел тиздән безгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын матур булсын киләчәк.