Үрдәк
план-конспект занятия

Гайфиева Гулюзя Тимерхановна

Үрдәк

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urdk_2_1.docx18.24 КБ

Предварительный просмотр:

Юл йөрү иминлеген үз эченә алган сценарий: “Сәяхәтче Сертотмас Үрдәккә ияреп”

Әкиятнең максаты:Әкият геройлары аша балаларга юл йөрү кагыйдәләрен , юлларда игътибарлы, сак булырга кирәклеген аңлату, юллардагы билгеләрне тануларына ирешү, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә төшендерү.

Җиһазлар: Светофор, юл билгеләре, юл макеты,”зебра”, җәнлекләргә битлекләр.

Борын- борын заманда

 яшәгән ди урманда бер аучы.

Булган ди аның хужалыгы .

Эте,песие,кәҗәсе,сарыгы,әтәче,тавыгы,чебиләре  

һәм бер бытбылдык урдәге.

Дус һәм тату гына яшәп яталар ди болар.

         Кошлар тавышы.

Көн бик матур (юына,сөртенә) Кошлар  сайравы,тукран тавышы.

Ой җылы,рәхәт.Каяле мияу мәле сиңа сөт  салыйм.Актырнак сиңа да.Ашагыз ,ашагыз.Безнең хуҗалык  яныннан зур юл үтә.Урамга чыксагыз сак булыгыз машиналарга бәрелә күрмәгез.Килегез эле чебиләр кагыйдәләрне өйрәнегез.

                        “Чебиләр  зарядкасы”

Нәни чебиләр барсы да сары майка кигәннәр

Кагыйдә өйрәнергә дип бер урынга килгәннәр

                      Тавык аңлата корт корт дип үз телендә аларга

                     Машиналар узган чакта ничек юлны чыгарга.

Тик тавыкның әйткәненә колак салмый чебиләр

Шуңа күрә кагыйдәне дөрес үти белмиләр.

“Курсәт әле син аучы” уены.

-Мин ауга китәм.Узем белән актырнакны да алам.Өйне саклагыз,бер кешене дә кертмәгез.

Безнең  өйдә      юклыкны  беркемгә дә әйтмәгез.

Хор:  Ярый  әйтмәбез.

Хуҗа: Без җыендык   Актырнак белән китәбез.Әйбәт кенә торыгыз Сау булыгыз.

  Хуҗабыз китте ауга ,алды       актырнакны да  хәзер калдык без өйне саклап.

Әйе без хәзер без аулак.

Көн уткән дә төн уткән.Вакыт бик тиз уткән.

“Көн  төн  уены”

3 көн ,3 төн  уткән.Җәнлекләр     кайгырыша башлаганнар.

-Безнең  аучы белән Актырнакка бәлки бер-бер хәл     булгандыр,бәлки аларга ярдәм кирәктер,-диешә башлаганнар.

Кемне дә булса бәлки җибәрергә кирәктер.

-Әйдәгез кәҗәне җибәрәбез.

_Юк ул оча белми.

Әйдәгез әтәчне җибәрәбез.

-Юк ул йөзә белми.

-Әйдәгез урдәкне җибәрәбез.Ул оча да белә,ул йөзә дә белә,ул йөри дә белә.

Урдәк: ярый аучыны эзләргә чыгармын  бак –бак.

 Өч көн кайтмагач урманда гына түгел инде болар, шәһәргә үк киткәннәрдер. Шәһәргә барып карыйм инде.

Аңа Керпе очраган.

Куян: :Син кем     кая барасың?

Урдәк: Мин урдәк,Син кем?

Керпе,куян, аю. төлке, -Урдәк кая  барасың?

Урдәк: Сиңа гына сөйлим,Безнең хуҗабыз аучы Актырнак белән урманга киттеләр.Мин аны эзлим.Син аны курмәдеңме?

Керпе: Юк шул, күрмәдем.

Сертотмас Үрдәк: -Карале Керпе ,бу юлда нинди буй-буй сызыклар бу?

Керпе:-Буй- буй сызыклар түгел бу, Үрдәк! Бу сызыклар- “Зебра”  дип атала. Бу Җәяүлеләр  чыгар өчен махсус ясалган билге. Менә кара- өскә билгесе дә куелган.(Пешеходный переход).Әйдә мин сине юлның теге ягына чыгарып куям.(Теге якка чыгарып куя)

Ә синең өең кая соң?

Сертотмас Үрдәк:-Менә бу сукмак туп-туры безгә алып бара.Рәхмәт сиңа дустым.Минем бит “Зебра” күргәнем юк иде.Моннан соң белермен.

Керпе: Машиналарга каршы яктан гына бар ярыймы? Саубул.

Куян: Син кем     кая барасың?

Урдәк: Мин урдәк,Син кем?

куян -Исәнме  бүрекле- күрекле Үрдәк! Матур авылыңны, түгәрәк күлеңне ташлап, ни эшләп машиналар йөри торган  Олы Юлда буталып йөрисең?

Үрдәк: - Сиңа гына сөйлим,Безнең хуҗабыз аучы Актырнак белән урманга киттеләр.Мин аны эзлим.Син аны курмәдеңме?

Куян. Күрмәдем үрдәк туган, күрмәдем.

Куян: Ә син Үрдәк , Олы Юлда буталып йөрмә.Менә кара әле ,монда “Җәяүлеләргә йөрү тыела” дигән билге куелган.Сукмактан гына бар,олы юлга чыкма,  юкса тапталырсың.

Үрдәк:-Ярый, мин бит белмәдем, моннан соң белермен.

Куян: Ә синең өен кайда соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара,башка берәүгә дә әйтмә.

Тәрбияче: Сертотмас Үрдәк юлын дәвам иткән. Бара торгач  тәмам арган, юлның уң ягыннан бара башлаган.

Тиен:- Син кем     кая барасың?

Урдәк: Мин урдәк,Син кем?

Тиен.Мин тиен олы юлда нишләп йөрисең син?

 Үрдәк: - Сиңа гына сөйлим,Безнең хуҗабыз аучы Актырнак белән урманга киттеләр.Мин аны эзлим.Син аны курмәдеңме

Тиен.. Күрмәдем шул Үрдәк туган. Ә син Үрдәк дускай,   юл аша дөрес  чыкмыйсың бит. Башта сулга карыйбыз. Юлның уртасына җиткәч уңга карыйбыз һәм тыныч кына юл аша чыгабыз. Кара аны, юлның сул ягыннан гына бар. Һәм беркайчан да онытма!  .

 Үрдәкнең артыннан сәпиткә атланган  Аю абзый  куып җиткән.

Аю.: Син кем     кая барасың?

Урдәк: Мин урдәк,Син кем?

ни эшләп машиналар йөри торган  Олы Юлда буталып йөрисең?

Үрдәк: - Сиңа гына сөйлим,Безнең хуҗабыз аучы Актырнак белән урманга киттеләр.Мин аны эзлим.Син аны курмәдеңме? 

-Күрмәдем шул

Аю:Син олы юлдан барганда  каршына килгән машиналарны күрергә тиешсең бит.Юлның уң ягыннан баргач син бит артыңнан килгән машинаны күрмисең. .Менә минем артыңнан  сәпиткә атланып килгәнемне күрдеңме син? (юк) Күрмәдең шул

Үрдәк: .Ярар, рәхмәт сиңа Аю абзый, мин бит юлның сул ягыннан гына йөрисен белмәдем, моннан соң белермен.

Барып җитсә Светофор баганасына сөялеп  Бүре абзый басып тора икән.

Бүре. - Сәлам бүрекле баш, шушындый  шаулы шәһәргә япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек килеп чыктың?

буре:- Син кем     кая барасың?

Урдәк: Мин урдәк,Син кем?

Тиен.Мин бүре олы юлда нишләп йөрисең син?

 Үрдәк: - Сиңа гына сөйлим,Безнең хуҗабыз аучы Актырнак белән урманга киттеләр.Мин аны эзлим.Син аны курмәдеңме

Бүре: Күрмәдем шул Үрдәк.

Үрдәк: Ай-яй-яй-яй-яй-яй-яяяй!Нинди матур фонарьлар яна икән монда!Син Бүре абзый нишләп бу аллы-гөлле баганаларга терәлеп басып торасың?

Бүре:-И Бүрекле Үрдәк, нинди фонарь, нинди багана булсын инде, Светофор бит бу!

Үрдәк: Светофор? Ә нәрсә соң ул Светофор? Нәрсәгә ул кирәк?

Бүре: Светофор ул- җәяүлеләр һәм машиналар хәрәкәтен көйләп торыр өчен кирәк.Кызыл уты янса-туктап торасы. Сары уты янса-әзерләнәсе, яшел уты янса-җәяүлеләр юл аша  чыга алалар Әнә яшел ут янды, Әйдә мин сине юлның теге ягына чыгарып куям.

Үрдәк:Рәхмәт сиңа Бүре, мин бит белмәдем, моннан соң белермен!

Бүре: Ә сезнең өегез кая?

Үрдәк: Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара,башка берәүгә дә әйтмә.

Бүре: Ярый, ярый!Әйдә мин сине “җир асты юлы” аша гына шәһәрнең ин матур җиренә чыгарып куям.

Менә кара әле бу билгене. Бу билге-”Җир асты җәяүлеләр юлы “дип атала. Исеңдә калдыр! (Үрдәк кабатлый). Менә монысы - ”Җир өсте җәяүлеләр юлы”  дип атала. (Үрдәк кабатлый) Ярый, сау бул Үрдәк!

Үрдәк: -Саубул Бүре абзый!

Милиционер:-Туктале , тукта,бу шәһәрдә бер дә күргән юк, кайсы яклардан килеп чыктың син? Адресыңны әйт әле миңа.

Үрдәк: Мин Татарстан Республикасы, Саба районы,

Төлке: Оооой молодец! Адресын да белә икән үзе!

Әйдә мин сине “Автобуслар тукталышы “на  чыгарып куям.

 Төлке- милиционер: Менә, матур Үрдәк, автобуслар шушыннан китәләр.Исеңдә калдыр! Бу- автобуслар тукталышы билгесе!

Үрдәк:-Рәхмәт сина Милиционер! Мин бит белмщдем. Моннан соң белермен!

Милиционер: -Хәерле юл! (честь биреп кала)

Үрдәгебез автобуста ял итеп өенә кайтып керсә –барлык җәнлекләр капкында утыралар икән.Хуҗа да этен ияртеп кайтып кергән.Эх сезне!-дигән җәнлекләргә! Сорап алсагыз-бирмәс идемме дигән!

Керпегә алмалар, Куянга-кишер, Аюга-бал, Төлкегә- тавык, Бүрегә-сөякләр җыештырып биргән.Икенче болай урларга килмәгез- кунакка килегез дигән! Әкият тә шунда беткән!

Кулланылган әдәбият: А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятенә ияреп язылды.