Нәүрүзбикәне көтәбез
план-конспект занятия (старшая, подготовительная группа)

Галимуллина Ильзия Мухаметхановна

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Тимершык авылы “Кояшкай” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

                         Тәрбияче: Галимуллина Ильзия Мехаматхан кызы.

Зурлар   һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән  эшчәнлек конспекты.

                          Тема “Нәүрүзбикәне көтәбез”

Максат: Балаларда хезмәт ияләренә һәм хезмәткә карата кызыксыну формалаштыру.Өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, хезмәткә кызыксыну уяту.Табигать күренешләре турында белемнәрен ныгыту,татар милли гореф-гадәтләренә карата ихтирам тәрбияләү. Балаларга бер команда булып тупланып, алга куелган максатка ирешү юлларын эзләү, пространствода ориетлашу күнекмәләрен ныгыту мөмкинлеге тудыру.Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү, сүзлек запасын баету, коллектив эшенә яраклашырга, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Танып белү өлкәсе: танып белү (социаль – коммуникатив  үсеш)

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗадый сәнгать, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар:  уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, табышмаклар, җырлау, презентация карау.

Сүзлек өстендә эш: пешекче, хат ташучы-почтальон, банкомат ,сатучы-кибетче,полиция хезмәткәре,янгын сүндерүче-пожарник, пешекче шеф( өлкән) повар шофер -таксист.

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, хезмәт ияләре һәм хезмәт кораллары белән таныштыру, презентация  карау.

                         Эшчәнлек барышы:

1.Оештыру  өлеше.  Балалар ярым түгәрәк ясап басып торалар.

Тэрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунак килгән. Без аларга бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

Балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз!

Хәерле көн, минем бакчам

Хәерле көн, бар табигать

Хәерле көн, дуслар

Хәерле көн, кунаклар!

Здравствуй, солнце золотое,

Здравствуй, небо голубое.

Здравствуй, вольный ветерок,

Здравствуй, маленький дубок.

Мы живем в родном краю.

Я вас всех приветствую.

-Балалар хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек? (бик әйбәт )

2.Мотивация:

Ишек шакыйлар.Хат ташучы-потальон керә;

Хат газета ,журналларны

Мин бар җиргә таратам.

Тәртипле балаларны,

Бигрәкләр дә яратам....(хат тапшыра)

Тәрбияче:

- Балалар хатның  кемнән икәнен беләсегез киләме? Нәүрүзбикәдән!

Тыңлагыз әле:”Балалар исәнмесез, мин сезгә килергә чыктым,бик тиздән килеп җитәрмен.Көтегез!” дигән.

-Балалар нишлибез инде? Кунак килгәндә татар халкы  кунакны якты йөз,тәмле сүз һәм мул табын белән каршы алган.Без нишләрбез икән?(балалар җавабы)

Бала:

-Әйдәгез без бүген бергәләп Нәүрүзбикә килешкә тәмле торт ясыйбыз.

Тәрбияче:

-Балалар Нәфисә белән килешәсезме?Миндә торт рецепты бар.Карыйк әле ниләр кирәк була икән?

Укый:Он,песок,тоз,май,йомырка,җиләк-җимеш,крем,торт бизәү өчен торле төстәге конфетлар.

-Балалар бу әйберлән кайда бар соң,кайдан алып була?(Кибеттән)

-Ә кибеттән алу өчен акча кирәк?

-Акчаны кайдан алып була икән?(балалар җавабы тыңлау...банкоматтан,акча алу өчен карта кирәклеген,аны ничек куллану һ.б.)

  -Әлбәттә банкоматтан,менә мин сезгә акча алу өчен карталар бирәм,без аннан акча алырбыз.(Балалар чиратлап акча алалар.)

-Балалар хәзер инде кибеткә җыенсак та була...Анда бару өчен әйдәгез такси-автобус чакырыйк.Мә телефон Алим ,шалтырат әле такси хезмәтенә.Нинди номер җыябыз әле.(25-0-25.......)

Таксист керә:

-Исәнмесез ,такси чакырдыгызмы?Рәхим итегез.

-Балалар әйдәгез юлга кузгалыйк.

3. Актуальләштерү.

Балалар:       

  1-2-3-4-5

 - Кто идет? –Мы идем.

- Кто поет? – Мы поем,

-Мы веселые ребята,

-Некогда не подведем.

Такси-автобуска  балалар утыра.

-Балалар юл күңелсез булмасын өчен әйдәгез җырлап барыйк.

Җыр;..”Күңелле сәяхәт”.

 1 тукталыш;”Кибет”(Кибеткә керәләр исәнләшәләр,кибет киштәсендә төрле төр яшелчәләр;какос,манго  кебек яшелчәләр дә бар .Алар турында сөйләү,рәсемнәр һәм алар кайларда үсүе турында әңгәмә)

Балалар :

-Исәнмесез,хәерле иртәләр.

Кибетче;

-Исәнмесе,рәхим итегез безнең кибеткә.Балалар сез ни эшлэп йөрисез, сезгә нәрсә кирәк?

-Безгә бүген Нәүрүзбикә  килә,без аның килешенә тәмле торт әзерләргә җыендык,торт пешерү өчен безгә әйберләр кирәк иде.

-Рәхим итегез.

 (Һәр бала торт өчен кирәкле әйберләр ала,әйберләрдә бәяләр куелган балалар кибетчегә акча санап бирәләр,кирәк булса кибетче сдача кайтара)

-Миңа он кирәк иде              

-Миңа 1 шешә май.

-Миңа 2 йомырка.

Песок бирә алмассызмы?

Тоз кирәк.

-Торт өчен крем бирә алмассыз микән?

-Миңа торт бизәү өчен төрле конфетлар.

-Миңа мандарин бирмәсез микән?.

-Дусларым бик кызыктырдыгыз бит әле, мине дә үзегез белән алыгыз әле.Минем дә сезнең белән торт ясыйсым килде.

-Без бик шат булырбыз,әйдә безнең белән.(Кибетче -бала да алар белән китә)

Юл  чаты,светофор(кызыл) янып тора ,зебра,җәяүлеләр чыга торган юл –билгесе.Балалар автобуска утырырга юл аша чыгарга әзерләнәләр....

Полиция хезмәткәре килеп чыга:

-Исәнмесез балалар ,нишләп юл аша чыкмыйсыз?

Балалар:

-Светофорның кызыл уты яна бит,кызыл янганда чыгарга ярамый!

                              “Кузгалма”-ди кызыл күз!

                              “Сабыр бул”ди сары күз!

                              “Ярый дия”яшел күз

Бездә аңарга карыйбыз

Күзләрне дә алмыйбыз

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

Полиция хезмәткәре:

-Ә нинди юл йөрү кагыйдәләре бар соң?

·        Юлның уң ягыннан гына йөр!

·        Бары тик тротуардан гына йөр!

·        Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

·        Тротуар булмаган урыннарда- сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

·        Урам аркылы тиешле урыннарда гына чык!

Полиция хезмәткәре:

-Бик яхшы балалар, ә нинди юл билгеләрен беләсез соң сез?

Балалар;

-Кисәтүче,күрсәтүче,тыючы,мәгълүмәт бирүче юл билгеләре бар.

Полиция хезмәткәре:

-Ә хәзер сез юл арткылы чыгарга торасыз,сез кемнәр буласыз инде?(җәяүлеләр).Автобуска утыргач кемнәр буласыз?(пасажирлар)

-Бик яхшы балалар.Әйдәгез бер уен да уйнап алыйк . 

        Уен;”Автобус  ”

– Автобус – машина… шина – шина!

Едет вперед, детей везет!

(Полицейский поднимает красный круг.)

Стой, автобус, не иди:

Красный свет там, впереди!

Ты немного погоди!

(Дети сидят. В окно глядят.Полицейский показывает желтый, а затем зеленый круг)

Зеленый свет…

Преграды нет!

Автобус, иди!

Детей вези!

Дети хором:

Автобус – машина… шина-шина!

Едет вперед, детей везет!

Мы ехали, ехали и приехали.

-Стой! Автобус, не иди!

Остановка: выходи!

Полиция хезмәткәре:

-Юл кагыйдәләрен бик яхшы беләсез икән,рәхмәт балалар .Мине дә үзегез белән алыгыз әле сезнең белән бик күңелле икән.(Полиция хезмәткәре,балалар белән автобуска утыра,юлны дәвам итәләр.)

Тәрбияче:

-Балалар әйдәгез әле транспотта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп үтик әле.

-Менә балалар без үзебезнең бакчага кайтып та җиттек.(автобустан төшәләр)Әйдәгез тиз генә ашханәгә үтик.

Пожарный керә,култык астында папка,кулында огнетушитель, ишек шакый:

-Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар

Бар кешегә кирәк һөнәр

Әйтегезче без кемнәр?(Янгын сүндерүчеләр,пожарныйлар)

-Исәнмесез балалар,дөрес әйтәсез икән,таныйсыз икән.Сез нәрсә эшләргә җыенасыз?Ә янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен беләсезме?

- Шырпы белән уйнама.
- Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый.
- Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый.
-Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.
- Урманда учак ягарга ярамый.
-Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә.
- Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.
- Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.

-Балалар бик күп беләсез икән,булдырасыз,минем дә сезнең янда каласым килә,рөхсәт итәрсез микән?(кала)

4. Яңа күнекмәләр үзләштерү.

-Балалар иң беренче ризык әзерли башлаганчы нишләргә кирәк?  ( кулны юарга, алъяпкыч кияргә, яулык ябарга, бисмилланы әйтеп эшкә тотынырга.) -Балалар иң беренче әйдәгез үзебезгә бүген шеф -поворны сайлап куек әле.(сайлыйлар) Ә без аның ярдәмчеләре булырбыз,килешәсезме?Бар да булды эшкә керешик(Магнит тактага  торт пешерү схемасы (рецепты) куела,балалар шул схема буенча кирәкле әйберләрне сала баралар)

Тәрбияче:

-Менә балалар торт камыры өчен кирәкле әөберләрне салдык,бу  камырны шеф -поворга пешерә торырга биреп кертик ул безгә пешереп алып чыгарыр. Ул пешергән арада күзләрне йомабыз һәм тортыбызны күз алдыбызга китерәбез,нинди булыр дип уйлыйсыз?

Балалар:

-Бу торт бик тәмле,матур,күз явын алырлык,баллы һ.б. булачак.

 (Шеф-повар тортның камырын пешереп алып чыга)

- Балалар тортның камырлары пешеп чыкты,хәзер тортка крем сылап бизәргә генә кала. Әйдәгез шул эшләрне башкарыйк.... (Балалар  крем сылыйлар,яшелчә,җиләк-җимеш  һәм конфетлар белән бизиләр.)

- Барысын да әзерләп эшен бетереп чыгарырга тагы бер кат шеф-поварга биреп кертик әле,ә ул әзерләп чыгарганчы әйдәгез бер уен уйнап алабыз.

Интерактив тактада уен:”Нәрсә артык?”

ТәрбиячеБалалар торт әзер булды.Нәүрүзбикә бик сөенер инде бу тортны күргәч .Без ул килешкә җырлар,биюләр дә әзерләдек,кыскасы Нәүрүзбикәне каршыларга без әзер Ул килгәч без аңарга барысын да тапшырырбыз.

- Ә әлегә  без сезнең белән бераз сөйләшеп алык әле. (Интерактив тактада яз турында презентация куела ,шуның буенча балалар белән әңгәмә)

«Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? – Я, әйтеп кара?» (Яз)

Балалар: Яз ае.

Тәрбияче:Әйе, яз. Ни өчен соң яз? Cез каян белдегез?

Балалар: (балалар жавабы) Яз көне кояш яктырак яна…боз эри …

Тәрбияче:Дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Язгы табигать нинди була?

Балалар: Көннәр җылына. Гөрләвекләр ага. Күктә кояш елмая. Түбәдән тамчылар тама.

Тәрбияче: Бик әйбәт. Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр?

Балалар: Агачлар яфрак яралар. Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга.

Тәрбияче; Яз көне җәнлекләр үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Аю йокыдан тора. Куяннар туннарын алыштыралар.

Тәрбияче; Яз көне кошлар үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Җылы яктан кошлар кайталар. Кошлар оя коралар.

Тәрбияче: Ә сез җылы яктан кайтучы нинди кошларны беләсез?

Балалар: Кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач…

Тәрбияче: Ә ни өчен соң алар көз көне туган якларын калдырып җылы якларга очып китәләр?

Балалар: Кыш көне аларның ашарларына чебен-черки, бөҗәкләр юк, шуңа күрә ачтан, салкыннан үлү куркынычы яный.

Тәрбияче: Яз көне кешеләр нишлиләр?

Балалар:Кешеләр җылы киемнәрен салалар.Тәрәзә төпләрендә ,бүлмәләрдә төрле рассадылар,уҗымнар чәчеп үстерәләр,без дә  табигать почмагында төрле үсентеләр чәчтек алар инде шытып,үсеп киләләр.Без һәр көн шул почмакта эшләп алабыз:гөлләргә су сибәбез,төпләрен йомшартабыз,тузаннарын сөртәбез,балыкларны тәрбиялибез.

Тәрбияче:

-Әйдәгез балалар ярым түгәрәк ясап басыгыз да кечкенә генә тәҗрибә ясап алыйк әле.Менә сезнең учларыгызга мин боз кисәге салам,сез аны учыгызда каплап тотыгыз нәрсә сизәсез(суык),боз нишләде?(эреде,учыбызда су хасил булды)Ни өчен?(Боз эреде чөнки безнең учлар җылы,ә боз суык.)

Яз көне урамда ни өчен кар эри?

-Ни өчен урамдагы җыелган суларда боз хасыйл була? Һ.б.

Уен;”Суык-җылы”

Балалар ике командага бүленеп басалар.Зал өч өлешкә бүленеп куелган:Су,боз,пар. Кояш-кыңгырау,Суык-бубен.

Бер команда-боз.Икенче команда-су .

Уен тәртибе;Кояш-кыңгырау шалтырый икән су командасы кояш кыздыргач парга әйләнә шуңакүрә алар пар рәсеме белән билгеләнгән урынга барып басырга тиешләр.Ә боз командасы кояш кыздыргач суга әйләнә ул су рәсеме белән билгеләнгән урынга барып басырга тиешләр.

Әгәр Суык-бубен шалтырый икән.Парга әйләнгән команда су рәсеме куелган урынга,ә суга әйләнгән команда боз рәсеме куелган рәсемгә таба барып басырга тиешләр.Уен шулай дәвам ителә.

5.Рефлексия.Балалар нинди күңелле булды,миңа бик тә ошады ә сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?Без ниләр эшләдек?Нәүрүзбикәне без тиздән күрербез һәм үзебезнең күчтәнәчебезне дә аңа тапшырырбыз,әлегә бераз ял итеп алыйк.Сез бик тырыштыгыз,шөгыльдә актив катнаштыгыз.Рәхмәт барыгызга да,минем сезгә бүләгем дә бар.Мин сезгә менә шундый елмаеп торучы язгы кояш бүләк итәм.Шушы кояш сезне һәрвакыт салкыннардан җылытып торсын,кояш кебек күңелегез һәрчак балкып торсын,бәхетле булыгыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_shogyl_nuruzbikne_kotbez.docx38.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Тимершык авылы “Кояшкай” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

                         Тәрбиячесе :Галимуллина Ильзия Мехаматхан кызы.

Зурлар   һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән  эшчәнлек конспекты.

Үткәрү вакыты: 22нчы март 2019нче ел.

Тәрбияче.  Балалар торт әзер булды.Нәүрүзбикә бик сөенер инде бу тортны күргәч .Без ул килешкә җырлар,биюләр дә әзерләдек,кыскасы Нәүрүзбикәне каршыларга без әзер Ул килгәч без аңарга барысын да тапшырырбыз.

- Ә әлегә  без сезнең белән бераз сөйләшеп алык әле. (Интерактив тактада яз турында презентация куела ,шуның буенча балалар белән әңгәмә)

«Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? – Я, әйтеп кара?» (Яз)

Балалар: Яз ае.

Тәрбияче:Әйе, яз. Ни өчен соң яз? Cез каян белдегез?

Балалар: (балалар жавабы) Яз көне кояш яктырак яна…боз эри …

Тәрбиячеөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Язгы табигать нинди була?

Балалар: Көннәр җылына. Гөрләвекләр ага. Күктә кояш елмая. Түбәдән тамчылар тама.

Тәрбияче: Бик әйбәт. Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр?

Балалар: Агачлар яфрак яралар. Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга.

Тәрбияче; Яз көне җәнлекләр үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Аю йокыдан тора. Куяннар туннарын алыштыралар.

Тәрбияче; Яз көне кошлар үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Җылы яктан кошлар кайталар. Кошлар оя коралар.

Тәрбияче: Ә сез җылы яктан кайтучы нинди кошларны беләсез?

Балалар: Кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач…

Тәрбияче: Ә ни өчен соң алар көз көне туган якларын калдырып җылы якларга очып китәләр?

Балалар: Кыш көне аларның ашарларына чебен-черки, бөҗәкләр юк, шуңа күрә ачтан, салкыннан үлү куркынычы яный.

Тәрбияче: Яз көне кешеләр нишлиләр?

Балалар:Кешеләр җылы киемнәрен салалар.Тәрәзә төпләрендә ,бүлмәләрдә төрле рассадылар,уҗымнар чәчеп үстерәләр,без дә  табигать почмагында төрле үсентеләр чәчтек алар инде шытып,үсеп киләләр.Без һәр көн шул почмакта эшләп алабыз:гөлләргә су сибәбез,төпләрен йомшартабыз,тузаннарын сөртәбез,балыкларны тәрбиялибез. 

Тәрбияче:

-Әйдәгез балалар ярым түгәрәк ясап басыгыз да кечкенә генә тәҗрибә ясап алыйк әле.Менә сезнең учларыгызга мин боз кисәге салам,сез аны учыгызда каплап тотыгыз нәрсә сизәсез(суык),боз нишләде?(эреде,учыбызда су хасил булды)Ни өчен?(Боз эреде чөнки безнең учлар җылы,ә боз суык.)

Яз көне урамда ни өчен кар эри?

-Ни өчен урамдагы җыелган суларда боз хасыйл була? Һ.б.

Уен;”Суык-җылы”

Балалар ике командага бүленеп басалар.Зал өч өлешкә бүленеп куелган:Су,боз,пар. Кояш-кыңгырау,Суык-бубен.

Бер команда-боз.Икенче команда-су .

Уен тәртибе;Кояш-кыңгырау шалтырый икән су командасы кояш кыздыргач парга әйләнә шуңакүрә алар пар рәсеме белән билгеләнгән урынга барып басырга тиешләр.Ә боз командасы кояш кыздыргач суга әйләнә ул су рәсеме белән билгеләнгән урынга барып басырга тиешләр.

Әгәр Суык-бубен шалтырый икән.Парга әйләнгән команда су рәсеме куелган урынга,ә суга әйләнгән команда боз рәсеме куелган рәсемгә таба барып басырга тиешләр.Уен шулай дәвам ителә.

5.Рефлексия.Балалар нинди күңелле булды,миңа бик тә ошады ә сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?Без ниләр эшләдек?Нәүрүзбикәне без тиздән күрербез һәм үзебезнең күчтәнәчебезне дә аңа тапшырырбыз,әлегә бераз ял итеп алыйк.Сез бик тырыштыгыз,шөгыльдә актив катнаштыгыз.Рәхмәт барыгызга да,минем сезгә бүләгем дә бар.Мин сезгә менә шундый елмаеп торучы язгы кояш бүләк итәм.Шушы кояш сезне һәрвакыт салкыннардан җылытып торсын,кояш кебек күңелегез һәрчак балкып торсын,бәхетле булыгыз.

-

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий утренника "Көзбикәдә кунакта"

Сценарий утренника "Көзбикәдә кунакта"...