Бәйрәм сценариясе "Гаилә".
материал (младшая группа)

Икенче кечкенәләр төркеме өчен бәйрәм сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail.docx24.57 КБ

Предварительный просмотр:

«Гаилә бәйрәме»

Җиңелчә салмак көй уйнап тора

1 алып баручы:

.Шатлык – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Гаилә бәйрәме бездә.

Ишек ачып, өйгә кергәч

Мин шатланам.

Әниемне өйдә күргәч

Бик куанам.

Әтием дә өйдә йөргәч

Канатланам.

Ераклардан очып кайткан

Кебек булам.

Әтиемне кочып алам,

Әниемне үбеп алам!

Әйе, әти - әни тигез, балалар тәгәрәшеп үссә, гаилә бигрәк тә түгәрәк һәм бәхетле була.

2 алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр! Без буген сезне гаилә бәйрәменә чакырабыз. Шул хөрмәттән без сезнең белән бәйге оештырабыз. Әлеге бәйгедә ясле төркеме әти-әниләре һәм беренче кечкенәләр төркеме әти-әниләре катнашачак. Бәйгедә катнашучыларны зал уртасына чакырабыз. Безгә эле жюри членнары да кирәк булачак. (Ата-аналар, һәр группадан ике кеше)

(Бәйгедә катнашучылар чыга.)

1 алып баручы: Гаиләнең ныклыгы,татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле.Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм. Табышмакның җавабын әйткән команда бәйгене башлап җибәрә.

-Кайвакыт ул мамык төсле йомшак ,кайвакыт таш кебек каты ,кайчагында баллы,кайвакытта әремнән дә әче,кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)

1 бирем: Командалар сәләмләве: исем, девиз.

2 алып баручы: Бирем: «Табышмаклар илендә»

1 командага: Өнсез,җансыз-иң яхшы дус,

Теле юк,үзе аңлата.(китап)

2 командага: Бер байлык бар-янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый.(белем)

1. коман:  Нәрсәне сатып алып булмый? (гомер)

2 .коман.: Дөньяда иң кирәк,иң кирәктән ни кирәк?(сәламәтлек)

1 алып баручы: Бирем: «Кер элу».

 Этилэр 2 командага буленеп басалар. 2 тазикта кер, скакалканы яки кер бавын энилэр тотып тора.  Кернен ун ягын эйлэндереп кер бавына элэсе. Кайсы команда житезрэк, шул жинуче.

2 алып баручы: Әйдәгез, командаларга ял биреп. 1 кечкенәләр төркеме балаларын тыңлап үтик. Жюри членнары үзләренең нәтиҗәләрен әзерли торсыннар.

Балалар чыгышы. Жюри нәтиҗәләре.

1 алып баручы: Бирем: «Өй эше» Һәр командага 2 концерт номеры.

2 алып баручы:  бирем: «Җавабын әйт»

- 31 февральдә нәрсә булган? (ул көн юк)

- Шырпыны кабыннан алгач, нәрсә кала? (төп)

- Тел авызда нәрсә артында? (теш)

- Үрдәк судан чыккач ниәли? (коры җиргә баса)

- Казан уртасында нәрсә бар?

1 алып баручы: Әйдәгез, командаларга ял биреп. 1 кечкенәләр төркеме балаларын тыңлап үтик. Жюри членнары үзләренең нәтиҗәләрен әзерли торсыннар.

Балалар чыгышы. Жюри нәтиҗәләре

2 алып баручы:  бирем: «Ягымлы сузлэр» уены . 

Һэр командадан 1 әти хэм бер әни чыга. Бирелә алма шырпылар белән тортелеп чыккан. Бер шырпыны тартып алган саен 1 ягымлы суз. Кабатланасы тугел.

1 алып баручы: бирем: Э хэзер «Уйлап тап уены» 

Әнилэр бирелгэн жомләләрнең мәгънэсе буенча сузнең ни турында булуын әйтергә тиешләр.

1 нче бирем.

-Ул барлык кешедэ дэ бар.

-Бер караудан туа, озак еллар яши.

-Ул шатландыра да, коендерэ дэ, елата да, соендерэ дэ.

-Аннан башка яшэп булмый олыгайган коннэрдэ дэ.

-Венера Ганиева да шулай дип жырлый.( Жавап: ярату, мэхэббэт)

2 нче бирем

-Ул бик кирэкле эйбер.

-Ике колагы, бер борыны бар

-Аны бигрэк тэ эбилэр, бабайлар ярата.

-Ана кумер салалар яки электрга тоташтыралар.

-ул- остэлнен бизэге.( Жавап: самавыр)

3 нче бирем.

-Аны барлык кеше ярата

-Ул бер дэ искерми, гел янара.

-Ул елата да, монландыра да, кунелне дэ кутэрэ.

-Арган чакта ял иттерэ

-Нэни балаларны йоклатканда кирэк. (бишек җыры)

Менэ нинди зирэк, тапкыр безнен энилэр. Алар безнен горурлыгыбыз.

2 алып баручы: Татар халкы бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Ә хәзер татар халык ашлары буенча ярыш оештырып алабыз. Ул “Могҗизалар кыры” дип атала “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

1 алып баручы: Ә хәзер  2 командага да  кузлэрен бэйлэп бала рэсемен ясарга туры килэчэк. Берегез килеп башын ясый, икенчегез колагын, хэм шулай дэвам итэ сонгы катнашучыга хэтле.

2 алып баручы: Ә хәзер  һәр гаиләгә дә йорт макеты һәм тугыз карточка бирелә. Һәр гаилә шушы макетта карточкаларны урнаштырып, йорт төзи. Алар карточкаларны түбәндәге тәртиптә ябыштырып чыгалар: иң элек йортның нигезен төзиләр, аннан соң беренче катны, 2 нче катны һәм торбадан кирәкмәс дип тапкан сыйфатны чыгарып җибәрергә тиеш булалар. Аннан соң төзелгән йортларның ныклыгы тикшерелә.( “ Нигез”дә булырга тиешле карточкалар: тату гаилә, сәламәтлек, шәфкатьлелек. “1 нче кат”та – алдашмау, сүзеңдә тору, ярдәмчеллек,  “2 нче кат”та – яхшы уку, бердәмлек, күңелле ял. Ялкаулыкны чыгарып җибәрәсе.)

 Безнең командала йорт төзегән арада 1 кечкенәләр төркеме балаларын тыңлап үтик. Жюри членнары үзләренең нәтиҗәләрен әзерли торсыннар.

Балалар чыгышы.

1 алыпбаручы: Бәйрәмебез ахырына да якынлашты. Якынлашып килүче бәйрәм белән котларга була.Хәзер бәйгегә нәтиҗә ясыйк. 

Бәйге нәтиҗәләре, котлау