"Көз бәйрәме"
методическая разработка

Зафарова Светлана Исмагиловна

Сценарий мероприятия в разновозрастной группе для  проведения "Осеннего бала" на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_byrme_2018.docx27.3 КБ

Предварительный просмотр:

«Көз бәйрәме, 2018».

Подготовили: Зафарова Светлана Исмагиловна – воспитатель и Ильгиз Ильясович – музыкальный руковолитель.

Дата проведения: 24.10.2018

Место проведения: МБОУ «Беденьговская ООШ» группа дошкольного образования.

Цель: Развивать музыкально – творческие способности, создавать радостное настроение, способствовать раскрытию творческих способностей детей 

Предварительная работа:

  • Рассматривание репродукций с осенними пейзажами.
  • Наблюдение за осенней природой. 
  • Чтение рассказов, сказок, стихов и загадок про овощи, фрукты, деревья и осень.
  • Беседы с детьми. 
  • Рисование на тему осени.
  • Слушание классической музыки на тему осени.

Оборудование: ноутбук,  костюм ветра, птиц, корзина с овощами, маски для игры «Яңгыр»  и  “Репка”, зонты, пенек.

Персонажи: ведущий, осень, дети.

Основная часть:

  1. Танец листьев.
  2. Выход осени – Сэмбеля.
  3. Стихи рассказывают Азат, Ильназ, Гулия, Вероника.
  4. Сэмбеля загадывает загадки про времена года.
  5. Игра «Без инде хәзер зурлар».
  6. Песня “Уроңайная”.
  7. Песня “Здравствуй, осень”.
  8. Сэмбеля загадывает загадки про овощи.
  9. Игра «Күрсәт әле, үскәнем».
  10. Игра “Дождик”.
  11. Сэмбелэ  разыгрывает игру “Осень”.
  12. Песня “Кап - кап”.
  13.  Танец птиц.
  14. Конкурс “Репка”.
  15.  Слова Сэмбеля.
  16.  Слова ведущей.

Заключительная часть: фотосессия.

Яфраклар биюе.

Алып баручы: Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, -

Бу кайчак була?

Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар! Менә бүген безгә көз бәйрәме. Кунакка  көз кызы килде. Әйдәгез, аның белән исәнләшик әле.  

Сөмбелә: Исәнмесез, минем нәни дусларым! Менә мин сезгә кунакка килдем. Бөтен җирдә яшелчәләр, җиләк – җимешләр җыеп алынган. Сөмбелә бәйрәме көзге байлык җыеп алынгач үткәрелә. Әйдәгез, миңа үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтегез.

Азат: Көз килде. Үләннән

Саргайды, шиңде.

Сап – сары яфраклар

Җиргә сибелде.  

Ильназ: Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап – сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

Белмим нәрсә булган.

Гулия: Сары,  сары, сап – сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак

Көзнең матур чаклары.

Вероника: Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле,

Сап – сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулган.

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар, бик матур итеп шигырьләр сөйләдегез. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Сез әзерме?

1. Опустел  фруктовый  сад,

Паутинки вдаль летят,

И на южный край земли

Потянулись журавли.

Распахнулись двери школ…

Что за месяц к вам пришел?... (Сентябрь)

2. Всё мрачней лицо природы –

Почернели огороды,

Оголяются леса,

Молкнут птичьи голоса,

Мишка в спячку завалился,

Что за месяц к вам явился? (Октябрь)

3. Поле черно - былым стало,

Падает то дождь, то снег.

А еще похолодало,

Льдом сковало воды рек.

Мерзнет в поле озимь ржи,

Что за месяц, подскажи? (Ноябрь)

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар.  

Алып баручы: Сөмбелә, балаларыбыз бик уңганнар. Алар сиңа ничек тырышып эшләгәннәре турында сөйләп бирерләр. 

“Без инде хәзер зурлар” уены.

Без инде хәзер зурлар,

Тиз эшли безнең куллар.

Яшелчәләр алабыз,

 Кәрҗиннәргә салабыз.

Әнигә булышабыз,

Әтигә булышабыз,

Без инде хәзер зурлар.

Күп эшли безнең куллар.

Алып баручы: Сөмбелә, син ял итеп ал әле. Ә балалар сина җыр җырлап алсыннар.

Песня “Урожайная”.

Песня “Здравствуй, осень”.

Сөмбелә: Рәхмәт, бик матур җырлыйсыз икән.

Сөмбелә:  Менә сез тырышып эшләгәнегезне мин күрдем.  Ә хәзер мин сезгә яшелчәләр турында табышмаклар әйтәм. Тикшереп карыйк әле.

1. Как на нашей грядке
Выросли загадки –
Сочные да крупные,
Вот такие круглые.
Летом - зеленеют,
Осенью - краснеют
. (Помидоры.) 

2. Сарафан на сарафане,
Платьице на платьице.
А как станешь раздевать –
Досыта наплачешься!
(Лук.)

3. Неказиста, шишковата,
А придёт на стол она,
Скажут весело ребята:
«Ну, рассыпчата, вкусна!»
(Картошка.)

4. Раскололся тесный домик
На две половинки,
И посыпались в ладони
Бусинки - дробинки.
(Горох) 

5. Как слива темна,
Как репа кругла,
На грядке силу копила,
К хозяйке в борщ угодила.
(Свекла) 

6. Расселась барыня на грядке,
Одета в шумные шелка.
Мы для нее готовим кадки
И крупной соли полмешка.
(Капуста) 

7. Щёки розовы, нос белый, 
В темноте сижу день целый. 
А рубашка зелена, 
Вся на солнышке она. 
(Редиска) 

8. За кудрявый хохолок
Лису из норки поволок.
На ощупь – очень гладкая,
На вкус – как сахар сладкая.
(Морковь) 

9. В теплице родился, 
В пищу сгодился.
Маленький синенький мальчуган. Кто же это? ...
(Баклажан)

Сөмбелә: Рәхмәт! Сез яшелчәләрне дә бик беләсез икән. Ә хәзер уйнап алыйк әле. Уйнарга яратасызмы?

“Күрсәт әле, үскәнем” җырлы – биюле уен.

Алып баручы: Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек урак уралар?

Балалар: Менә шулай, менә шулай,

Шулай урак уралар.

(урак уру хәрәкәтен ясыйлар)

Алып баручы: Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек комбайн йөри?

Балалар: Менә шулай, менә шулай,

Шулай комбайн йөри .

(куллары белән руль борган  хәрәкәт ясыйлар)

Алып баручы: Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек камыр басалар?

Балалар: Менә шулай, менә шулай,

Шулай камыр басалар.

(камыр басу  хәрәкәте ясыйлар)

Алып баручы: Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Балалар: Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

(гармун уйнау хәрәкәтен  эшлиләр)

Уенлы җыр  “Яңгыр”.

 (алма, кыяр, шалкан, кәбестә, помидор, кишер  маскалары).

Әй, алма, алма, алма,

Алма алмалаганда.

Алмаларга рәхәт була,

Яңгыр тамгалаганда.

(Сөмбел – алма,  кыярны – Азатны “Әпипәгә” биергә чакыра).

Әй кыяр, кыяр, кыяр,

Кыяр кыярланганда.

Кыярларга рәхәт була,

Яңгыр коеп яуганда.

(Кыяр – Азат, шалкан – Верониканы биергә чакыра).

Әй шалкан, шалкан, шалкан,

Шалкаш шалканланганда.

Шалканнарга рәхәт була,

Яңгыр шаулап яуганда.

(Шалкан – Вероника, бөтен баланы биергә чакыра, балалар парлашып бииләр).

Балалар  әниләрен, әбиләрен, кунакларны биергә чакыралар.

Эльвина: - Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр – шыбыр кем дәшә?

– Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

Сөмбелә “Көз” уенын уйната.

 (яшелчәләр белән кәрзин, зонт).

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: (муляжлар алып күрсәтә):

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз:(төрле төстәге яфраклар алып күрсәтә):

Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: (яңгыр макеты алып күрсәтә):

Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, салкын көннәр бар.

Музыка уйный, балалар бииләр.

Көз  зонтны ача, балалар зонт астына качалар.

Песня “Кап – кап. ”

Самина: Алтын – сары яфракларны җилләр саный.

 Иртән – кичен суык бабай бармак яный.

“Ник гомергә килми икән шушы язлар?!” –

Дигән кебек, моңсу гына китә казлар.

Сэмбел: Кыр казлары бүген җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

“Яз кайтырбыз!” – диеп киттеләр.

Динара: Кыйгачланып тезелеп

 Очып бара торналар,

“Сау булыгыз!” – дигәндәй

Канат җилпиләр алар.

Алып баручы: Әй, кошлар, кая очасыз?

Кошлар: Без җылы якка очабыз!

Алып баручы: Кайтасызмы соң?

Кошлар:Әйе, язны канатларыбызда алып кайтабыз!

Алып баручы: Сау булыгыз!

Кошлар:Сау булыгыз!

“Кошлар” биюе.

(в середине танца, музыкальный  руководитель произносит слова: )

Музыкаль җитәкче: Әй, кошлар, кая очасыз?

Кошлар: Без җылы якка очабыз!

Музыкаль җитәкче: Кайтасызмы соң?

Кошлар: Әйе, язны канатларыбызда алып кайтабыз!

Музыкаль җитәкче: Хәерле юл сезгә! Сау булыгыз!

Кошлар:Сау булыгыз!

Алып баручы: балалар, кунакларыбыз утырып арганнар инде, әйдәгез әле, аларны уйнатып алыйк. Сез ризамы?

Конкурс «Репка»

У противоположного конца зала ставят 2 стула, на стулья сажают детей — это «репки». Выстраивают 2 команды по 6 человек (+ родители, бабушки): «дедка», «бабка», «внучка», «жучка», «кошка», «мышка» - маски. Игру начинает дед. По сигналу он бежит к «репке», обегает ее, возвращается, за него цепляется (берет за талию) «бабка», они продолжают бег вдвоем, бегут назад, к ним присоединяется «внучка»  и так далее, пока не выстроится «паровозик» из всех участников. В конце игры за «мышку» цепляется «репка». Выигрывает та команда, которая быстрее вытянула «репку».

Сөмбелә: Рәхмәт сезнең шигырьләрегез, җырларыгыз, биюләрегез, уеннарыгыз өчен.

Мне жалко с вами расставаться,
Но близится Зимы черед.
Я к вам опять приду, ребята,
Вы ждите Осень через год!

(Сөмбелә китә).

Алып баручы:  Менә безнең бәйрәмебез тәмамланып килә. Сезгә бәйрәмебез ошаган дип уйлыйбыз. Кәефләрегез күтәрелгән дип ошанып калабыз. Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!