"Аулак өйдә - кунакта"
методическая разработка

Зафарова Светлана Исмагиловна

Сценарий мероприятия разработан исходя из проекта "Культура и традиции татарского народа". Мероприятие проходит в форме посиделок. Разыгрываются игры, песни, танцы.  Приходят сказочные герои с Тукаевских сказок.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oyd-_kunakta_2018.docx26.86 КБ

Предварительный просмотр:

“Аулак өйдә - кунакта” - 2018.

Максат: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү; балаларда бу гореф  гадәтләргә,йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,милли  җырлы- биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата  хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә - чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар  белән чынаяклар, татар халык ашлары, йон эрли торган каба, карават; ноутбук, проектор .

Салмак кына көй яңгырый.

Алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне, барыгызны да, бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәләмәт, бәхетле булыгыз. Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

“Әбием, әнием һәм мин” шигыре.

Чулпыларын чың – чыңлатып,

Әбием суга барган.

Күлмәкләренә уралып,

Җилфер – җил уйнаклаган...

Шул чулпыларны чыңлатып,

Әни дә суга барган.

Мөлдерәмә чиләкләрдән

Гөлләргә сулар тамган...

Минем дә суга барышым,

Кояш елмая күктән.

Чулпылар – шул, көянтәм – шул,

Күлмәгем генә бүтән.

Алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз, бүген бездә аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше бик сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез, аулак өйгә рәхим итегез. Без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби – бабайлардан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбез.

“Әпипә” биюе.

Яз , кошлар тавышы көе

Нәүрүзбикә керә.

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин Нәүрүзбикә – яз кызы.

- Мин ерактан килдем сезгә, язлар иленнән,

Урман – аланының ал чәчәкләр үскән җиреннән.

Зәңгәр болытлы, Ләйсән яңгырлары белән

Килдем язгы сулар кебек ашкынып.

- Мине көттегезме? Әле сезнең янга килгәндә, мин Сарык белән Кәҗәне, Су анасын һәм Шүрәлене очраткан идем. Алар да сезнең янга, аулак өйгә - кунакка, бик ашыгалар иде. Күп көттереп тә тормаслар, килеп җитерләр.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, бергәләшеп, Нәүрүзбикәгә багышлап, җыр җырлап алыйк.

“Яз килә” җыры.

Нәүрүзбикә: Рәхмәт яусын, балалар, бик матур итеп җырладыгыз. Әйдәгез әле, “Йөзек салыш”  уенын уйнап алыйк.

Радмир рассказывает стих “Мышь, попавшая в молоко”.

Ильвина: Кызлар, сез миңа булышмассымы икән?

Сабина белән Ильвина “Бала белән күбәләк” җырын җыйлыйлар,

 кызлар “Чәчәкләр” биюен бииләр.

Данир “Гали белән Кәҗә” шигырен сөйли.

Ишек шакыган тавыш ишетелә, Кәҗә белән Сарык керәләр.

Сарык  (Гүзәл Сайфутдинова):  (бергә). Килдек сезгә бездә,

                Аулак өйгә кунакка.

                Тукай китапларын салдык

                Галинең букчасына (Портфельдән чыгарып китаплар бирәләр)

Алып баручы: Рәхмәт инде сезгә, дуслар,

                           Әйдә, түрдән үтегез.

                           Безнең белән бергәләшеп,

                           Сез дә бәйрәм итегез.

Кәҗә (Гөлназ Идрисова): Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә:

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык,

Исеме аның ... (сарык)

Сарык : Әйе, мин ул, дуслар,

Тоягым ярык булса да,

Серле ул, сизәрсез сез.

Әйдәгез әле, бергәләп, “Булсаң зирәк – әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк. 

Кәҗә : Мә-ә! Мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.

Сарык: Сез әзерме?

1. Кем ул Г.Тукай? (Балалар шагыйре)

3. Нинди әсәрләрен беләсез.

5. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)

 7. Кайсы җырны татар халкы гимн итеп башкара ( Туган тел)

9. « Әйдәле, Акбай….» шигырен дәвам ит.

Самина “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйли.

Кәҗә: 

2. Ул туган авылның исеме? (Кушлавыч)

4. Алтын таракның төшеп калган урыны ( басма)

6. Кәҗә белән Сарык юлда нәрсә башы табалар ( бүре)

8. « Шүрәле» әкиятендәге авылның исеме? ( Кырлай)

10. « Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырендәге геройларны атагыз.  (кояш, сандугач, алмагач, бала)

Сарык: Рәхмәт, балалар, сез Тукай абыебыз турында да, аның иҗаты турында да күп беләсез икән.

Кәҗә (капчыгыннан алтын тарак табып чыгара): Балалар, күрәсезме, миндә алтын тарак бар. Мин аны, сезгә, аулак өйгә, килгәндә таптым. Кемнеке икән ул, белмисезме?

Балалар: Су анасы тарагы ул.

Нәүрүзбикә: Син аны, Кәҗә дус, менә монда куеп тор әле, ул тиздән килеп җитәр, аңа бирербез.

Кәҗә (таракны куеп тора).

Ишек шакыган тавыш ишетелә, Су анасы керә.

Су анасы: Исәнмесез, сез минем алтын тарагымны күрмәдегезме?

Балалар: Күрдек, менә ул (бирәләр).

Су анасы: Рәхмәт, балалар.

Алып баручы: Су анасы, бүген бездә аулак өй. Күңел ачарга теләмисеңме?

Су анасы: Бик рәхәтләнеп. Әйдәгез әле, бергәләшеп, “Яулык салыш” уенын уйнап алыйк.

Бию көе.

Уен барганда, Шүрәле килеп керә.

Шурале (Лейла): Я всем известный Шурале

                 Я не плохой поверьте.

                  Любимое мое занятие –

                 Всех щекотать до смерти.

У меня 10 пальцев безобразных, острых, длинных, прямых. Каждый палец приспособлен, чтобы злее щекотать; убиваю человека, заставляя хохотать.

Ведущая:  Друзья не бойтесь лешего

                   Чертей и домовых

                   Все это только выдумки

                    Не стоит верить в них.  

Шурале (Лейла): Ах, вы не верите? Ну что ж

               Поклялся я, что буду мстить

               О, род ваш человечий!

               Джигит Батыр мне в том лесу

               Все пальцы изувечил…

Ведущая: Послушай, если ты из сказки, что Тукай когда – то сочинил, то знай, что дети Татарстана очень тебя любят…каким бы страшным ты не был.

Айфара  «Шүрәле» җырын балалар җырлыйлар.

Вероника: Много сказок и поверий

Ходит по родной земле

И о джинах, и о пэри

И о страшных Шурале.

Динара: Правда ль это? Бесконечен,

Словно небо, древний лес.

И не меньше, чем на небе.

Может быть в лесу чудес.

Сэмбел: Мы с тобой давно знакомы

Шурале наш - друг лесной

И тебя мы не боимся

Ну скажи, ведь ты не злой? ( гладит Шурале)

Шурале (Лейла): Ой, совсем я растерялся

                  И не знаю как мне быть?

                  Шёл сюда я злой, сердитый

                  Чтоб человеку отомстить.

                  А всему добрые ребята

                  В этом садике живут

                  Приветливые встречают всех

                  Рисуют и поют.

Ведущая: Полюбуйся, как красиво. Посмотри, на эти работы.  Нравятся они тебе? 

Шурале (Лейла):  Ой, какие чудесные работы? Меня сделали, какой я красивый. Мне очень и очень нравится.

Шурале (Лейла): Мне понравилось у вас

                 Все хорошее я вижу.

                 Приходите в гости в лес.

                 Я вас не обижу.

Алып баручы: Шурале, оставайся с нами, на нашем празднике.

Шурале: С удовольствием.

Салмак кына көй яңгырый,

 кечкенә Тукай булып киенеп, яланаяклы укучы - малай  чыга.

Адель М.: Говорят, зимними вечерами босиком, в одной рубашонке выходил я на двор и потом возвращался к двери, чтобы войти в избу. А ведь зимой распахнуть дверь деревенского дома не то что детям, но и взрослым доставляет немалое усилие и труд; а я, естественно, не мог отворить её, ну и стоял, дожидался, когда откроют, пока у меня ноги не примерзали ко льду.
Старуха же, убеждённая,  в своём «милосердии» — «не подохнет, приблудыш!» — впускала меня под окрики и брань, когда ей вздумается).

Алып баручы: Апуш, не расстраивайся, проходи, будь нашим гостем. Мы тебе очень рады.

Нәүрүзбикә: Күңелсезләнеп тормыйк әле. Балалар, кунаклар, әйдәгез, бергәләп, “Капкалы” уенын уйнап алыйк.

Көй яңгырый.

Алып баручы: Менә бәйрәмебез ахырга якынлашып килә. Бергәләп “Туган ил, туган тел” җырын җырлап алыйк әле.

“Туган ил, туган тел” җыры.

Алып баручы: Аулак өйдә уйнала торган уеннарны, җырлана торган җырларны бер көндә генә башкарып бетереп булмый. Алар безгә гасырлар дәверендә җыелып килгән. Без дә аларны сакларга, түкми – чәчми киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Тик кызганычка каршы, татар милләтенең йөзек кашы булган әлеге йола бары тарихта гына калып бара сыман.

      Бу уеннарны гаилә бәйрәмнәрендә, туган көннәрдә дә уйнарга була. Шуларны истә тотып, бәйрәмнәребезне күңелле үткәрик.

      Ә хәзер сезне тәмле ризыкларыгызны авыз итергә чакырабыз. Нинди аулак өй тәмле чәйсез үтсен соң? Рәхим итегез, хөрмәтле кунакларыбыз, бергәләшеп чәй эчеп алыйк!    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

Тема: «Аулак өйдә кунакта»

Тема: «Аулак өйдә  кунакта».Максатлар:1.Балаларда тапкырлык, сизгерлек, мөстәкыйльлек, игътибарлык, дуслык хисе тәрбияләү; логик фикерләү сәләтен, күреп хәтергә алуны үстерү.2.Балаларда борынгы г...