Уңыш бәйрәме
план-конспект занятия (старшая группа)

Рафикова Рания Ахметгалиевна

Зурлар  төркемендә “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау шөгыле

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme_2014.docx20.42 КБ

Предварительный просмотр:

                                           

                                                  Татарстан Республикасы

         Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”муниципаль учреждениесе

«70 нче күрү сәләтен төзәтүгә һәм ныгытуга өстенлек бирә торган                               компенсацияләү  төрендәге балалар бакчасы”

 мәктәпкәчә мәгариф муниципаль бюджет  учреждениесе

                       

                       

                       

Уңыш бәйрәме

(Зурлар  төркемендә “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча

 рус телле балаларга йомгаклау шөгыле)

                                                                                           Төзеде:

                                                                                                татар теле              

                                                                                                  тәрбиячесе

                                                                                                       Рафикова Р.А

Татарстан

Түбән Кама

2017  

                                                   

Уңыш бәйрәме

(1, 9, 12 зурлар төркеме)

 Максат:  Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар:  

1. Сүз байлыгын ныгыту, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү. Җырлар, уеннар аша балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Актив сүзләр: кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр, помидор, кирәк, кызыл, яшел, сары.

Җиһазлау:  суган, кишер, кыяр, кәбестә, алма муляжлары һәм яшелчә битлекләре, рәсемнәр.

  4 кәрзин, 3руль. Аудиоязма 12а, 24, 22а.

Бәйрәмгә әзерлек: “Яшелчәләр” темасына караган сүзләрне ныгыту, җырларны өйрәтү, төсләрне кабатлау.

Методик алымнар:

  1. Исәнләшү. Хәл сорашу.

2. Дидактик уен “ Серле кәрзин”.

      3. Аудиоязмага кушылып җырлау “Кәрзиндә нәрсә бар?”

      4.Уен-эстафета “Уңыш җыябыз”.

      5.Уен “Матур туп”

      6. Җырлы уен “Кемгә, нәрсә кирәк?”

      7. Җырлы-биюле уен “Бар безнең бакча”

      8. Мультфильм карау “Кем эшләми, шул ашамый”

Бәйрәм барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Бүген бездә Уңыш бәйрәме! Сегодня у нас Праздник урожая. Осенью после сбора урожая на полях, проводится праздник урожая. А мы ребята сегодня завершаем тему «Яшелчәләр» и тоже соберем свой «урожай знаний».

                     (Ишек шакыйлар).

Ребята, кто-то стучится. Кто-то кнам хочет попасть на праздник. Давайте спросим по татарски: кто же там?

Балалар: Кем анда?

Тәрбияче: Спросите еще раз. Спроси Алмаз.

Бабай: Мин, бабай. (Ишетелә)

Тәрбияче: Давайте дедушку позовем на праздник.

Балалар: Бабай, кил монда.

                   (Бабай керә)

Бабай: Исәнмесез, балалар! 

Балалар: Исәнмесез, бабай!

Тәрбияче:Узнайте, как дела у дедушки.

Балалар: Бабай, хәлләр ничек?

Бабай: Әйбәт, балалар, рәхмәт. 

Тәрбияче: Бабайның кәрзин матур. Давайте угадаем: Кәрзиндә нәрсә бар?

Балалар: Угадайте! Кәрзиндә нәрсә бар?

2. Дидактик уен “Серле кәрзин”.

Кәрзиндәге бер яшелчәне балаларга күрсәтмичә, сорый: Кәрзиндә нәрсә бар?

Балалар: Алма.

Уңыш бабай: Юк, кәбестә.

Уен суган, кишер, кыяр, алмаларны алып бетергәнче дәвам итә.

3. Аудиоязмага кушылып җырлау “Кәрзиндә нәрсә бар?”

Аудио (24 нче кисәк)

Уңыш бабай белән балалар арасында диалог рәвешендә җырлана.

1.-Бабай, бабай, әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

Кәрзиндә кызыл, сары,

-Яшел, матур алма бар. 

2.-Бабай, бабай, әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

-Кәрзиндә кыяр, суган, 

Кәбестә бар, кишер бар.

4.Уен-эстафета “Уңыш җыябыз”.

Бер түгәрәктә яшелчәләр сибелеп ята. Балалар 3 командага бүленгән. Һәр команда биремне тыңлап билгеле бер яшелчәне җыя.

                                             (Яшелчә рәсеме кәрзиндә)

Тәрбияче: Каждая команда собирает определенную овощ. А подсказка в корзине.

Игры эстафеты: 1 эстафета собирает: КӘБЕСТӘ, ПОМИДОР, СУГАН.

                             2 эстафета собирает: КЫЯР, КИШЕР, БӘРӘҢГЕ.

Каждому участнику задается вопрос: Кыяр (суган, помидор) нинди? Ничә кыяр?

Тәрбияче: (җыелмыйча туплар кала) Ребята, а какие овощи забыли собрать? Бу нәрсә?

Балалар: Бу туп.

Тәрбияче: Нинди туп?

Балалар: Яшел (кызыл, сары) туп.

Тәрбияче: После работы пришла пора играть.  Про мячи споем песенку.

5.Уен “Матур туп”

  1. Туп, туп, кызыл туп,

Сикер, сикер кызыл туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

Җиде, сигез, тугыз, ун.

Сикер, сикер кызыл туп.

  1. Туп, туп, сары туп,

Сикер, сикер сары туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

Җиде, сигез, тугыз, ун.

Сикер, сикер сары туп.

  1. Туп, туп, яшел туп,

Сикер, сикер яшел туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

Җиде, сигез, тугыз, ун.

Сикер, сикер яшел туп.

Бабай: Молодцы, балалар. Хорошо поработали на огороде, хорошо играли с мячами. А вот мне пришла пора уходит. Очень много хлопот у меня в саду. Но я вам оставляю корзину с сюрпризами.

Тәрбияче: Дети, прощайтесь с дедушкой. 

Балалар: Сау бул, бабай. Рәхмәт.

Бабай: Сау булыгыз, балалар!

                  (Бабай китә).

Тәрбияче:(кәрзинне карый, яшелчә битлекләре ала). Бу нәрсә? (Кыяр) Әйдәгез, уйныйбыз. Арина, сиңа нәрсә кирәк?

Бала: Кәбестә кирәк.

Тәрбияче: Мә кәбестә. (Яшелчә битлекләре өләшә)

6. Җырлы уен “Кемгә, нәрсә кирәк?”

Аудио (22а  нче кисәк)

Балалар төрле яшелчә битлекләре киеп түгәрәктә җырлап әйләнәләр. Бер баланың битлеге юк, ул баладан сорыйлар:

Миңа кыяр кирәк,

Сиңа кыяр кирәк.

Әйе шул, әйе шул,

Ә сиңа нәрсә кирәк?

Битлексез бала: Кәбестә (бәрәңге, кыяр, кишер, суган, алма) кирәк.

Кәбестә битлеге кигән бала белән битлексез бала куышалар, түгәрәктә балалар җырлап торалар:

Әйе шул, әйе шул,

Сиңа кәбестә кирәк.

Очрашкач, кәбестә битлеге кигән бала, үзенең битлеген битлексез балага бирә. Уен шулай дәвам итә.

Тәрбияче: А теперь пора  урожай увезти домой. 

7. Җырлы-биюле уен “Бар безнең бакча”

Аудио (12а нче кисәк)

Балалар түгәрәктә җырлап йөриләр, сүзгә туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Чакырылган персонаж уртага чыгып бии, балалар кул чабалар. Соңыннан ике бала “капка” ясап басалар, калганнары бер-бер артлы “капкадан” чыгып китәләр.

1)Бар матур бакча,

Анда кишер үсә. (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кишер зур,  (хәрәкәт белән

Менә шундый кечкенә.     күрсәтәләр)

Кушымта:

Кишер, кишер, кил әле,  (1 бала “кишер”

Биеп, биеп кит әле.       уртага чыга, бии)

Әллә-лә,әллә-лә,         (балалар

Биеп, биеп кит әле.    кул чабалар) 

2) Бар матур бакча,

Анда суган үсә.   (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый суган зур,  (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кечкенә.      күрсәтәләр)

Кушымта:

Суган, суган, кил әле,   (1 бала “суган”

Биеп, биеп кит әле.  уртага чыга, бии)

Әллә-лә, әллә-лә,   (балалар

Биеп, биеп кит әле. кул чабалар) 

3) Бар матур бакча,

Анда кыяр үсә.   (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кыяр зур,  (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кечкенә.      күрсәтәләр)

Кушымта:

Кыяр, кыяр, кил әле,   (1 бала “кыяр”

Биеп, биеп кит әле.  уртага чыга, бии)

Әллә-лә, әллә-лә,   (балалар

Биеп, биеп кит әле. кул чабалар) 

4) Шофер, шофер, кил әле, (1 бала “шофер”

Биеп, биеп кит әле.           уртага чыга, бии,

Әллә-лә, әллә-лә,               балаларны “капкадан”      

Биеп, биеп кит әле.       алып чыгып китә)

Тәрбияче: Урожай собрали. Теперь можно отдохнуть. У дедушки еще один сюрприз. Мультфильм.

8. Мультфильм карау “Кем эшләми, шул ашамый” 

Тәрбияче: Бабай күчтәнәч калдырган. Дедушка оставил вам гостинцы. И мне сказал, пуст открывают  в группе. А я с вами прощаюсь, ребята! Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!