Хуш киләсең Яңа ел!
методическая разработка

Идрисова Чулпан Рифкатовна

Сценарий праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx29.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципль районы

 “3 нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  учреждениесе

ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ ЯҢА ЕЛ ИРТӘСЕ

“ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!”

Әзерләделәр: музыка җитәкчесе        У.С.Волкова,      татар теле тәрбиячесе Ч.Р. Идрисова

Түбән Кама, 2018

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртасында чыршы, балалар музыка астында залга керәләр.

АЛЫП БАРУЧЫ:   Исәнмесез, балалар, килгән  кунаклар. Сезне Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа елда сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык- куанычлар гына телибез.

                                     Әйдә, килегез балалар,

                                     Чыршы янына чыгыйк

                                     Бергәләшеп уйнап көлеп

                                     Яңа елны каршылыйк

ҖЫР “БЕЗНЕҢ ЧЫРШЫ БИК ЗУР...”

(музыка астында Карчәчәк керә.)

Карчәчәк: ( үз- үзенә сөйләнә) Бәйрәмгә әзерләнергә кирәк, бизәнергә, бүләкләр алырга, урмандагы дусларым белән зурлар төркеменә бәйрәмгә барасыбыз бар. (Пәрдә артына менеп китә)

Музыка астында бүре белән төлке килеп керәләр.

Бүре: Син ишетәсеңме, төлке дус, бу Карчәчәк тавышы түгелме?

Төлке: Әйе, шул бугай. Бүген балалар бакчасында бәйрәм бит, ул шунда бара инде. Ихх,безне генә беркем дә чакырмады.Нишләргәәә?

Бүре: Тукта әле, уйлашыйк. (Пышылдашалар)

Төлке: Әйдә, шулай итәбез, Карчәчәкне урлыйбыз.

Төлке белән Бүре Карчәчәкнең артыннан килеп өстенә ак җәймә каплап кочаклап алып чыгып китәләр.

Алып баручы: Ай, яй, балалар. Күрдегезме? Кыш бабайга тиз арада хәбәр итергә кирәк.

(Ишек шакыйлар. Хат ташучы керә.)

Хат ташучы: Исәнмесез. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма бар.

Алып баручы: Кая , кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәргән ?(Укый)

         “Юлны  бик зур көрт баскан

         Шуңа бик әкрен киләм

         Кайгырмагыз сез шулай да

         Чыршы төбендә күп кар

         Көри торыгыз шунысын

         Кар астында бер сер бар.”

Малайлар (бергәләп) : Кыш килде, кыш килде  

                                        Безгә яңа эш килде

                                        Мамык карлар көрибез

                                        Юллар такыр , киң булсын

                                        Асфальт юлга тиң булсын.

БИЮ “КАР ЧИСТАРТУ “

( ак мамыкка уралган  матур итеп  бизәлгән тылсымлы таяк килеп чыга )

Алып баручы: Бу нәрсә микән, балалар?

Балалар: Тылсымлы таяк.

Алып баручы: Балалар, нәрсәдер җитми бит... Карагыз әле.

Балалар: Утлар янмый.

Алып баручы:

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме.

Чыршы балкып торыр иде

Ничек кабызыйк аны?

Балалар: Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы:  Безнең тылсымлы таягыбыз бар. Менә хәзер чыршыны кабызырга да була. Әйдәгез әле балалар бергәләп кабатлыйк:

         ЧЫРШЫ , ЧЫРШЫ  КАБЫН СИН

         УТЛАРЫҢНЫ  БАЛКЫТ СИН

А.б. Таяк белән селки, чыршының утлары кабына. 

А. б.: Балалар, әйдәгез әле, кышның матур айларын искә төшерик.

                     Соңлап кына көн туа,

                      Чәй эчкәнче төн туа.

                      Ай яктысы астында

                      Балалар чана шуа.

                      Ел ахыры икәндер

                      Кайсы ай бу?

                      Бергә-Декабрь.

                      Яңа елда яңа кар

                      Җемелдәр дә елкылдар.

                      Агачлар көмеш кенә-

                      Торсын шул килеш кенә.

                      Коры суык урамда,

                      Кайсы айда?

                      Бергә-Гыйнварда.

                     Юлда җәяүле буран,

                     Карга күмелә урам

                     Кояш толыбын сала

                     Бераз кар көрәп ала.

                     Бетми кар көрәп кенә,

                     Кайсы айда?

                     Бергә-Февральдә.

(Музыка яңгырый. Залга итек ыргытыла)     

А.б.:  Нәрсә бу? Кемнең эше микән бу?

  ( Залга себерке ыргытыла )

А.б.: Бу нинди эш? Кем бар анда?

Бүре - Кыш бабай, Төлке - Карчәчәк булып киенеп керәләр.

Бүре: Исәнмесез, балалар.Менә без дә килеп җиттек сезнең бәйрәмгә. Яңа ел бәйрәменә. Яңа елда сезгә бик күп явызлыклар...әййй, яхшылыклар юдаш булсын. Гел тәртипсез... әййй, тәртипле булыгыз.

А. б.: Сез чынлап та Кыш бабай белән Карчәчәкме соң?

Бүре белән Төлке: Чып- чыннары. Менә бит сакалым да бар минем, тылсымлы таягым да...Әле матур җыр да беләм мин.

(Бүре җырлый башлый...)

Бик туңган урманда

Кечкенә куян.

Яңа елга бүләккә

Ул безгә булган.

А.б.: Туктагыз әле, тукта. Сиез нинди җыр җырлыйсыз??? Балалар, сез бу җырны беләсезме?

Балалар: Юк

А. б.:  Болар чын Кыш бабай белән Карчәчәкме сон?

Тиен: Урман эчендә йөрдем мин.

           Уйнап- көлеп йөрдем мин.

           Кыш бабай һәм Карчәчәкне

           Кем яшергәнен күрдем мин.

   Ул – Бүре белән Төлке!

(Алып баручы бүре белән төлкенең маскаларын салдыра да, аларның Кыш бабай белән Карчәчәк түгел икәнлеге ачыклана) 

А. б.: Ах, сез, оятсызлар. Кыш бабай белән Карчәчәкне кая куйдыгыз. Әйтегез тизрәк яхшы чакта. Рәхмәт сиңа, тиенкәй.

Бүре белән Төлке: Без аларны урманда адаштырып калдырган идек. Алардан иртәрәк бәйрәмгә киләсебез килде. Гафу итегез безне. Хәзер, хәзер, урманга барып без аларны бәйрәмгә җибәрәбез...

А.б.: Балалар, төлке белән бүре үзләренең гаепләрен аңладылар. Хәзер безнең Кыш бабабыз белән Карчәчәк юлдадыр инде. Әйдәгез әле чакырыйк аларны.

Балалар: Кыш бабай , Кар кызы!

               ( керәләр ) 

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар!

                       Исәнмесез, әниләр!

                       Исәнмесез, әбиләр!

           Тирән карларны ерып,

           Борынымны өшетеп,

           Озын юллар үттем мин,

           Сезгә килеп җиттем мин.

                      Сау- сәламәт булыгыз

                      Котлы булсын яңа елыгыз!

Кар кызы: Исәнмесез, балалар !

                     Исәнмесез, кунаклар !

       Яңа ел белән сезне !

       Яңа бәхетләр белән!

              Яңа елда зур үсегез,

              Көн дә артсын көчегез.

              Ел үсәсен ай үсегез,

              Илгә хезмәт итегез.

             Яңа елда уңышлар

             Телим сезгә мин дуслар

Кыш бабай: Басыгыз чыршы тирәли

                       Бер җырлап алыйк әле

                       Бер уйнап алыйк әле

                       Бер биеп алыйк әле

                       Яшел чыршы тирәсендә

                       Җилкенеп калыйк әле.

                       Шундый матур бәйрәмне,

                        Бушка уздырмыйк әле.

                        Сез балалар кул чабыгыз,

                        Без биеп алыйк әле.

ҖЫР “АРЫ БАСА КЫШ БАБАЙ...”

( Кыш бабай бии, балалар җырлыйлар )

Кыш бабай: Уф,  арыдым !

А.б.: Утыр, Кыш бабай, ял ит. Бераз шигырьләр тыңлап утыр.

  1 бала:        Урманнан безгә бәйрәмгә

                     Ямь-яшел чыршы килгән.

                     Яңа елны каршыларга

                     Матур күлмәген кигән.

                     Көмешсыман кыш килде,

                     Бар дөнья ап- ак булды.

                     Чыршыдагы ылысларга

                     Гаҗәп ылыслар кунды.

                     Кышның буранлы көннәрен

                     Бигрәк якын күрәбез.

                     Күңелдә шатлык хисләре

                     Яңа елга керәбез.

 

2 бала:           Җыелышып җепшек кардан

                      Кар бабай ясап куйдык.

                      Матурлап аның күзләрен,

                      Авызын хәтта уйдык.

                      Нинди эш кушыйк аңа дип,

                      Кичен уйлап тордык та,

                      Каравылга дип калдырдык,

                      Себерке тоттырдык та.                                  

3 бала:           Безгә бүген Кыш бабай

Зур бәйрәм бүләк итте.

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җитте.

Яшел чыршы, басып торчы

Залның түрендә.

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңдә.

4 бала:           Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

5 бала:            Авылымның урамына

Салкын кыш килеп керде.

Бар дөньяга, тирә- юньгә

Бәсле сулышын өрде.

Күптән көтә идек инде-

Яңа ел килде шаулап.

Кыш бабайга юл күрсәтеп

Кар кызы килә алдан.

6 бала:           Кыш бабай син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чанада шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

                        Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

 Кыш бабай килгәнче шигырьләрен сөйләгән балаларны яңадан сөйләтү.

                        Кыш бабай, Кыш бабай,

 Хәзер син безне тыңла.

 Без нишлибез, әйтеп бир,

 Җавабын бик нык уйла.

Балалар күрсәткән хәрәкәтләргә Кыш бабай бик дөрес җавап бирми. Алып баручы, балалар төзәтәләр (дөреслиләр).

Балалар курайда уйнауны күрсәтәләр.

Кыш бабай: Белдем, белдем, сез бутылкадан сөт эчәсез.

Балалар скрипкада уйныйлар.

Кыш бабай: Сез минем сакалымны тарыйсыз.

Балалар барабан кагалар.

Кыш бабай: Тузанланып беткән мендәрләрне кагасыз.

Балалар балалайкада уйнауны күрсәтәләр.

Кыш бабай: Ашап туйгач, корсагыгызны сыпырасыз

А.б.: Ииии, Кыш бабай, без бит уен коралларында уйнадык.

Кыш бабай: Балалар, мин дә бит сезгә бер күңелле уен алып килдем.

“Кар йомарламнары” уены. (Ике бала зур кашык белән кар йомарламын тәгәрәтеп барып кыршаудан чыгарырга тиеш)

А.б.:Кыш бабай, без синең турыда җыр да өйрәндек бит әле.

ҖЫР: “ БУ- КЫШ БАБАЙ”:

1.Кемнең кигән киемнәре

   Энҗе кар бөртекләре?

   Кемнең көмештәй сакалы

   Чәчләре, керфекләре.

               Кушымта: Бу Кыш бабай, Кыш бабай!

                                   Безгә бик таныш бабай!

2. Кем соң безгә шундый ямьле

    Яңа ел алып килә?

    Матур кәгазь капчыкларга

    Күчтәнәч салып килә.

 Кыш бабай:  Әйдәгез әле бераз уйнап та алыйк.

Кул өшетү уены

Кыш бабай: Сез бик җитез, батыр балалар икән. Минем дэ оныгым бик   уңган, җитез. Карчәчәк, кызым, син дә бу балаларны сынап    кара инде

 Кар кызы: Минем кулымда  серле андык бар. Ә сандыгым буш тугел   (сандыкны ачып  кар бөртекләре алып сибә.) Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөтрекләре , аларда табышмаклар бар.     Тыңлагыз.

( кар бортекләре язылган табышмакларны укый )

1.  АК ЯУЛЫК ТАПТЫМ

     ҖИР ОСТЕНӘ ЯПТЫМ ( КАР )

2.  КЕМНЕҢ КИГӘН КИЕМНӘРЕ

     ЭНҖЕ КАР БӨРТЕКЛӘРЕ

     КЕМНЕН КӨМЕШТӘЙ САКАЛЫ

     ЧӘЧЛӘРЕ КЕРФЕКЛӘРЕ ( КЫШ БАБАЙ )

3.  ҺАВАДА АЛАР ОЧАЛАР.

    АК МАМЫКТАЙ ҖИҢЕЛЛӘР.

    ЯЛТЫРЫЙ, ҖЕМ- ҖЕМ ИТӘЛӘР.

    ӘЙЛӘНЕП ҖИРГӘ ТӨШӘЛӘР (КАР БӨРТЕКЛӘРЕ)

 4. АЛГЫ ТӘПИЛӘРЕ КЫСКА

    ЧАБАРГА БИК ЯРАТА

    СОРЫ ТУНЫН САЛА ДА

    АК ТУНЫН КИЯ КЫШКА ( КУЯН )

КАР КЫЗЫ: Менә бу юлы да сынатмадылар балалар. Булдырдыгыз!  

Кыш бабай: Бик күп hөнәрләр беләсез икән , минем оныгым да һөнәрсез  

                       түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә бер биеп күрсәт инде.

Кар кызы: Бабакай – мин үземнең дусларым – кар бөртекләрем белән      

                     бергәләп биик әле.

БИЮ “КАР БӨРТЕКЛӘРЕ”

( Кыш бабайга  әзерләнгән номерларны күрсәтү )

 Кыш бабай: Күңелле булды бәйрәм

                        Уйнадык әйлән бәйлән,

                        Матур җырлар җырладык,

                        Кунак булып  туймадык.

                        Тик китәр вакыт җитте

                        Көтә безне яңа юл,

                        Рәхмәт сезгә, балакайлар.

                        Котлы булсын, яңа ел!

  Бала: Рәхмәт, бабай, сүзләреңә

             Бик матур теләкләрең

              Алып килдем дигән идең

              Кайда соң бүләкләрең ?

Кыш бабай: Менә бит, балалар, күчтәнәчләр.

А. б.: Бабакай, синең капчыгың бик кечкенң түгелме соң?

Кыш бабай: Хәзер, хәзер, балаларым. Минем таягым бар бит. Ул гади генә таяк түгел, ә тылсымлы да бит. Хәзер күчтәнәчләр барыбызга да җитәчәк. Бер- ике- өч....

(Кыш бабай сихерләгән вакытта музыка кушыла. Кечкенә капчыклы күчтәнәч олы капчыклыга әйләнә)

Кыш бабай:  Менә дусларым  сезгә

                        Яңа ел бүләкләре

                        Матур, рәхәт яшәгез

                        Шул минем теләкләрем

           Яңа бәхет зур уңышлар

           Алып килсен Яңа ел

           Шатлык белән үтсен һәр көн

           Котлы булсын, Яңа ел !

Кар Кызы: Яңа елны каршыладык  

                      Күңелле булды безгә

Кыш бабай:  Безгә вакыт китәргә

                         Кирәк барып җитәргә

                         Башка балалар көтә

                         Бәхетләр телим сезгә.