Сценарий осеннего праздника "Көз төремкәйдә"
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа)
Сценарий осеннего праздника в разновозрастной группе.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 30.66 КБ |
Предварительный просмотр:
«Теремкәйгә көз килгән”
Алып баручы. Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә
Яфраклар тотып
Бәйрәмне башлыйк әйдә!
Бәйрәмчә бизәлгән залга музыка астында балалар керәләр. Ярым түгәрәк булып тезелегән урындыкларга утыралар.
Алып баручы. Кадерле балалар, кунаклар! Исәнмесез! Без бүген сезнен белән бергәләшеп “Сөмбелә” бәйрәмен үткәрергә җыелдык!
Елның сихри фасылында - көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Ул көнгә алдан ук мул итеп сый, ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын - сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз була. Без дә бүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.
Алтын яфрактан,
Алсу яфрактан
Бәйрәмчә итеп
Көз ник киенгән?
Көз ник сөенгән?
Ашлыгы уңган,
Җимеше мулдан.
Буралар тулган-
Шуңа сөенгән.
Бик күңелле урамда-
Алтын-сары бар дөнья,
Җил яфраклар биетә,
Көз шатлана, туй итә.
Бераздан залга, кулына кәрзин тотып, Көзбикә керә.
Көзбикә: Исәнмесез, дусларым! Бәйрәмегезгә соңарып килгән өчен, зинһар гафу итегез мине. Көзге эшләрем бик күп минем, аларны һич тә калдырырга ярамый. Әле генә кошлар җылы якларга китеп барды, язын кайтырбыз дип вәгъдә иттеләр. Мин аларны озатып калдым. Сезнең янга урманнар аша ашыга-ашыга килдем. Тик менә болыт чыкты да, яңгыр ява башлады. Мин яңгырга эләктем һәм бераз чыландым.
Алып баручы: Исәнме, Көзбикә! Рәхим ит безнең көзге бәйрәмгә! Ә болытны без куып җибәрербез. Безнең кызларыбыз сиңа ярдәм итәр.
Зал уртасына кызлар чыгып, «Зонтиклар белән» җыр-бию башкаралар. Биюдән соң урыннарына барып утыралар.
Көзбикә: Менә, ниһаять, яңгыр да үтеп китте. Балаларыгыз бик яхшы бии һәм җырлый икән. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым!
Алып баручы: Инде бәйрәмебезне дәвам итсәк тә була. Көзбикә, син юлда арыгансыңдыр. Утыр әйдә, ял ит! Балаларыбызның өйрәнеп килгән шигырьләрен тыңла.
Зал уртасына балалар чыгып, көз турында шигырьләрен сөйлиләр.
- Җилдә назланып оча (Алиса)
Алтын, сары яфраклар.
Сокланмый мөмкин түгел,
Бигрәк матур шул чаклар.
- Ни арада җәй үткән? (Наилә)
Алтын көз килеп җиткән
Җимешләр өлгергәч бакча
Бигрәк тә матур икән!
- Әллә төсле яңгыр яуган (Әминә)
Бакчабызның өстенә?
Әллә инде төне буе
Төсле җилләр истеме?
Яфракларны алтын белән
Кем төнлә бизәп йөргән?
Танымыйча да торам икән
Бакчабызга көз килгән!
- Көз көннәре бик күңелле, (Ф. Әминә)
Бик күп җиләкләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
- Уңыш җыелды, (Алинә)
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Килеп тә җитте.
- Сандугачлар, карлыгачлар (Әдилә)
Очып китте еракка
Торналар да ялга китте
Җылы якка, көньякка.
- Яфракларны күр әле (Сөмбел)
Алтын төскә кергәннәр.
Бар дөньяны күмгәннәр.
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр.
- Кем ничектер, мин үзем (Дилә)
Яратам елның көзен,
Бик еш болытлар каплап
Торса да саф күк йөзен,
Исә дә ачы җилләр,
Койса да салкын яңгыр.
Нигъмәткә бай алтын көз
Ямьлерәк күк баребер.
- Көз җиттеме, җир өстенә (Риана)
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә.
10. Бигрәк җитез көз, (Олег)
Килә дә җитә тыз-быз.
Җәйнең узып киткәнен
Сизми дә калабыз без.
Көзбикә: Ай, рәхмәт, балалар! Шундый матур итеп шигырьләр сөйләдегез, мине олыладыгыз.
Мин кунакка килдем сезгә
Әкият алып килдем.
Матур итеп утырыгыз
Хәзер башлыйбыз.
Балалар утыралар, музыка яңгырый “Әкияттә кунакта”
Алып баручы. Көз кунакка урманга килгән
Яңгыр, суык көннәр алып килгән
Шул урманда бар теремкәй
Зур түгел ул - бәләкәй.
Урман буйлап чабып,
Килде тычкан-чыелдык
Ишекне шакылдата
Ишетми хуҗа пока.
Тычкан музыкасы яңгырый: Терем, терем, теремкәй (Наилә)
Кем яши теремкәйдә?
Алып баручы. Бер кемдә юк, яшә үзең.
Яшәр өчен сиңа эш бар.
Коелган яфраклардан,
Бакчаны чистартасы бар.
Әкият: “Көзге яфраклар”
Зал буйлап көзге яфраклар очып йөри.(Айшә, Латифа, Хадичә)
А.б.: Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Яфрак: (Айшә)
Мин көзге яфрак
Мин кемгә кирәк
Уйныймын очамын
Әйләнеп төшәмен
А.б.: Куян чабып барганда
Яфракны күреп ала
Куян: (Әминә)
Син иссез. Тәмсез
Юк кирәкмисең миңа
Яфрак тагын очып китә:
А.б.:
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Яфрак: (Латифа)
Мин көзге яфрак
Мин кемгә кирәк
Уйныймын очамын
Әйләнеп төшәмен
А.б: Ерактан бүре килә
Яфракны күреп ала
Бүре:
Син миңа кирәкмисең,
Син шундый тәмсез.
А.б.:
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Яфрак:
Мин көзге яфрак,
Мин кемгә кирәк.
Уйныймын очамын,
Әйләнеп төшәмен
Керпе керә: (Адилә)
Керпе - колак артын капшап
Миңа яфрак бик кирәк
Өемдә җылы кирәк
Инәләргә куярмын
Рәхәтләнеп йоклармын.
Керпе белән яфрак алан буйлап тотынышып китәләр
А.б: Менә нинди әкият
Керпе белән яфрак
Икәү дуслашканнар ди
Кайтырга чыкканнар ди
Тычкан: Теремкәйгә керим әле
Аякларым чыланмасын.
Тычкан теремкәйгә кереп китә.
Алып баручы: Басып тора теремкәй
Морҗасыннан төтен чыга.
Куян теремкәйгә чаба
Ишегенә шыкылдата.
Музыкага ширма артыннан куян чыга.
Куян (Әминә): Терем, терем, теремкәй
Кем яши теремкәйдә?
Тычкан: Мин тычкан –чыелдык! Ә син кем?
Куян : Мин куян –куркак куян.
Җәнлекләр бергә: Ә синең кәрзинеңдә нәрсәләр бар?
Куян: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
Алып баручы. Куянның кәрзинендә тылсымлы яфраклар да бар икән. Карыйк әле. “Зинһар миңа ярдәм итегез, кәрзиндәге яшелчәләрне аерырга булышыгыз!? Көзбикә”.
Уен: Яшелчәләрне җиләк-җимештән аер.
Куян теремкәйгә кереп китә.
Шулай итеп тычкан белән куян икәү яши башлаганнар.
Керпе: Терем, терем, теремкәй
Кем яши теремкәйдә?
Тычкан: Мин тычкан –чыелдык!
Куян : Мин куян –куркак. Ә син кем?
Керпе. Мин энәле –йомшак керпе.
Җәнлекләр бергә: Ә синең кәрзинеңдә нәрсәләр бар?
Керпе: Алмалар һәм гөмбәләр.
Алып баручы:
Көз гөмбәләр, алмалар
Алып килгән урманнан.
Кем бик җитез, аларны
Кәрзиннәргә тутыра.
Уен: Гөмбәләрне, алмаларны җый (бәйләгән күз белән)
Уен тәмамлангач, керпе теремкәйгә кереп китә. Алар теремкәйдә өчәү яши башлыйлар.
Алып баручы: Җил исә, исә,исә
Төлке теремкәйгә килә
Ширма артыннан төлке чыга.
Төлке(Дилә): Терем, терем, теремкәй
Кем яши теремкәйдә?
Тычкан: Мин тычкан –чыелдык!
Куян : Мин куян –куркак.
Керпе: Мин энәле –йомшак керпе. Ә син кем?
Төлке: Мин матур, чибәр төлке.
Җәнлекләр бергә: Ә синең кәрзинеңдә нәрсәләр бар?
Төлке:
Алып баручы: Төлке безгә күчтәнәчкә уен алып килгән икән.
Кулга зонтик тотып, аякларны чылатмас өчен, түмгәккә генә басып, кәрзинне барып алырга.
Уен: коры - юеш аяклар:
Төлке теремкәйгә кереп китә
Алып баручы: Тычкан, куян, керпе һәм төлке барысыда теремкәйдә яши башладылар.
Бүре килә. (Улый, эзләнеп йөри, Теремкәйне күрә, килә, шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй,
Кем яши Теремкәйдә?
Тычкан. Мин, Тычкан-чыелдык.
Куян. Мин, Куян-Куркак куян.
Керпе: Мин энәле –йомшак керпе.
Төлке: Мин матур, чибәр төлке
Барысы бергә: Ә син кем?
Бүре. Мин Бүре - Соры Колак.
Мине дә кертегез әле.
Барысы бергә: Ә синең кәрзинеңдә ниләр бар?
Бүре: Тәмле әйберләр.
Алып баручы: “Тәме буенча бел!” уены. Алдан тәлинкәләргә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр кисәкләргә кисеп, әзерләп куела. Балаларга күзләрен йомып, авызларына каптыра, нәрсә капканын белергә тиеш.
Барысы бергә: Булдырдык, булдырдык. (кул чабалар).
Әйдә кер, бишәү бергә яшәрбез.
Теремкәй янына аю килә.
Аю(Олег): Терем, терем, теремкәй,
Кем яши теремкәйдә?
Тычкан: мин тычкан –чыелдык!
Куян : Мин куян –куркак
Керпе: Мин энәле –йомшак керпе.
Төлке: Мин төлке-матур, чибәр. Ә син кем?
Бүре. Мин Бүре - Соры Колак.
Аю: Мин аю кәкре аяк.
Мин бал яратам.
Бармакны суырып,
Йокларга ятам.
Аю ята да, хырылдап. йоклап китә
Алып баручы: Аю, аю, тор тизрәк.
Без балалар-бик зирәк
Бергә-бергә уйнарбыз
Син тот,без качарбыз.
АЮ БЕЛӘН УЕН:
Урманда, болынлыкта
Аю янына килдек.
Чәбәклибез, тыпырдыйбыз
Һәм кинәт тынычландык.
Аю: Кем тыпырдый, кем чәбәкли?
Балалар: Мин түгел! Мин түгел!
Аю: Син шаулыйсың, чәбәклисең
Тотып китәм урманга!
Балалар урыннарына качалар.
А.Б.: Җырладык та, биедек тә
Әкият тә карадык
Матур гына уйнап алдык
Бер дә читенсенмәдек.
Ямьле кояш, нурлар чәчеп
Елмаеп карый безгә
Нинди тәмле күчтәнәчләр
Көз алып килгән безгә
Көзбикә: Ә хәзер тылсым була
Гөмбәләр үзгәрәләр
Күзләрегезне йомыгыз
Музыка яңгырый:
Матур, матур гөмбәләр
Тәмле-томлы булсыннар
Кәрзиннәрне алыштыра.
Бер-ике- өч
Күзләрне ач.
Алып баручы:
Ура, балалар карагыз
Гөмбәләр үзгәргәннәр
Алмага әйләнгәннәр
Әйдәгез сыйланабыз
Тәмле алмалар белән.
Көзбикә белән балаларны сыйлыйлар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего праздника для детей средней группы "Осень, осень - в гости просим"
Сценарий осеннего праздника для детей средней группы "Осень, осень - в гости просим"....
Сценарий осеннего утренника в средней группе "Осень, осень наступила"
Это утренник для детей средней группы с большим количеством ребят. В сценарии использованны песни, танцы музыкальные игры и маленькая инсценировка с участием взрослых. Это Веселый Скоморох и Баба Яга....
Сценарий осеннего утренника в средней группе "Осень, осень наступила"
Это утренник для детей средней группы с большим количеством ребят. В сценарии использованны песни, танцы музыкальные игры и маленькая инсценировка с участием взрослых. Это Веселый Скоморох и Баба Яга....
Сценарий осеннего утренника в средней группе "Осень, осень наступила"
Это утренник для детей средней группы с большим количеством ребят. В сценарии использованны песни, танцы музыкальные игры и маленькая инсценировка с участием взрослых. Это Веселый Скоморох и Баба Яга....
Сценарий осеннего праздника для старшей группы "Осень, осень в гости просим"
Сценарий осеннего праздника для старшей группы«Осень, осень в гости просим» Дети под музыку заходят в зал и выстраиваются полукругом. 1. Вновь осенняя пора Листья закружила...

Сценарий театрализованного представления "Айболит" , Сценарий осеннего праздника "Пушкинская осень", развлечение ко дню смеха "Страна детских снов"
Я разместила осенний утренник , сценарий сказки, так как веду театральный кружок, и развлечение, дети очень любят веселиться им нравится чувствовать себя в саду , как дома....

