"Хуш киләсен Яңа ел"
материал (старшая группа)

Валиева Айгуль Надировна

Яңа елга сценария

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariya_starshey_gruppy.docx22.64 КБ

Предварительный просмотр:

                             Яңа ел бәйрәме

Алып баручы:  Ап-ак кыш килде тышта

Шатлыклар күңелебездә.

Килегез, дуслар, бәйрәмгә

Яңа ел бүген бездә.

                - Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле бакча хезмәткәрләре, килгән кунаклар, әниләр-әтиләр! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!

        Без бүген чыршы янында әйлән-бәйлән уйнарбыз, Кыш бабайны каршыларбыз, матур җырлар җырларбыз. (Балалар утыралар, ут сүнә)  (Убырлы керә)

Убырлы: Их, бигрәк күңелсез. Эч поша. Көне буе эшсез ятып сөякләр катып бетте инде. Их, заманалар үзгәрде шул, узгәрде-е-е... Элек газ яга башлаганчы , утын яккан вакытларда урманнан кеше өзелми иде. Хәзер эт тә юк бит. Газ ягалар бит, газ. Адәм балалары бер дә тик ятмыйлар, әллә нәрсәләр уйлап табалар. Кара син аны, ул планшет, ноутбук, компьютер, айфон... дигәннәрен. Кнопкасына гына басалар, бөтен дөньясын күрсәтә, бәтен нәрсәне әйтеп бирә. (җирдә яткан телефон шалтырый). Үләм, үләм, әстәгафирулла, нинди тавыш бу? Шалтырый бер шакмаклы әйбер. И, Ходаем, тотарга да куркыта. Бу шул хәзерге заман нәрсәседер инде, айфон... (курка-курка гына ала, әйләндереп карый). Хай, Ходаем, кайсы төшенә басасы икән моның?

        -Алло, Убырлы у аппарата слушаю...

Кыш бабай тавышы сөйли: - Алло, Кар кызы, ишетәсеңме? Кызым, кызым...

Убырлы (тиз генә телефонын төшереп): Әстәгафирулла, теге ел саен балаларга бүләе өләшеп, Яңа ел алып килүче карт түгелме соң бу?  Әйе, әйе, шул, шул. Теге Кыш бабай бит бу (кире колагына куеп, тавышын үзгәртеп). Алло, тыңлыйм. Алло...

Кыш бабай: Кызым, Кар кызы. Син кайда?

Убырлы: Бабакаем, мин урманда әле. Телефонымны югалткан идем, менә син шалтыраткач кына таптым.

Кыш бабай: Бик әйбәт булган, кызым. Кызым, кар бөртегем, син анда бик озак торма инде. Әлдермеш авылы “Умырзая” балалар бакчасына барасыбыз бар, соңга калмыйк, тизрәк кайт кызым.

Убырлы: Ярар, ярар, бабакаем, хәзер кайтып җитәрмен. (Телефонны сүндерә) . Тукта әле, тукта Әлдермеш авылы “Умырзая” балалар бакчасына барасы бар дидеме? Алар анда нишли икән? Әй, тишек баш, ахмак баш, вәт хәтер, бәйрәм җитте, Яңа ел җитте бит. Вәт, тишек баш, эх бәйрәмнәрен бозарга иде, нәрсә булса да уйлап табарга кирәк. Тәк-тәк, башыңны эшләт, давай-давай. Әһә, уйлап таптым (йөгереп чыгып китә).

        (Чыршы төбендә уйланып Шүрәле утыра).

               “Шура, Шура!” дип кычкыра-кычкыра Убырлы керә.

Убырлы: Шура, Шура, уф, Шура дим, нәрсә чукранландыңмы әллә син? Йөгерә-йөгерә хәлдән тайдым бит инде. (Утырып, Шүрәлегә төртеп)

Шүрәле: Нәрсә төртәсең? Нәрсә акырасың? Дөнья бетмәгәндер бит әле?

Убырлы: Шүрәле, әйт әле син миңа, туймадынмы син шушы кара урманда ятып?

Шүрәле: Шуннан?  Ну, әллә нәрсәләр сорап куясын да инде син Убырлы. Туйсан да кая барасын инде моннан?

Убырлы: Шул, шул, менә бернәрсә дә белмичә, курмичә, ишетмичә ятасын инде шушында. Шура, беләсенме, ел да килә торган Яңа ел килеп җитте бит. Аңлыйсыңмы син шуны?

Шүрәле: Җитсә, шуннан ни? Барыбер кешеләр хәзер урманга чыршыга килмиләр, үзләренең искусст-искусственный елкаларын бизиләр дә куялар. Урманда адәм исе дә килми, кызык та түгел, кети-кети дә уйнап булмый. ( Башын түбән иеп, ыңгырашып утыра)

Убырлы: Әй, аңгыра, ахмак баш, вот-вот мин дә бит инде сиңа шуны аңлатырга тырышам, кешеләр урманга килмәгәч, без үзебез алар янына барабыз.

Шүрәле: Әй, Убырлы, син әллә картая-картая җиңеләясең инде? Ничек итеп син алар янына бармакчы буласың? Йә-Йә, тыңлыйм, әйтеп кара.

Убырлы ( кулындагы телефонын күрсәтә): Менә бу нәрсә? Беләсеңме? Күргәнен бармы мондый нәрсәне?

Шүрәле: Ә, бу нәрсә кешеләр колакларына куеп карый торган әйбергә ошаган. Тукта әле, ә син каян алдын соң әле, кемне таладың?

Убырлы: Үпкәләтәсең Шүрәле дус. Нишләп талыйм ди? Мин аны таптым. Бу айфон Кар кызыныкы. Ул аны төшереп калдырган. Хәзер Кар кызы аны эзли торгандыр. Кыш бабай аңа шалтыратты, мин аның белән Кар кызы булып сөйләштем. Хәзер кайтып җитәм дидем.

Шүрәле: Аңлый башладым бугай. Безгә “Умырзая” балалар бакчасындагы бәйрәмгә ничек тә эләгергә, андагы бүләкләрне үзебезгә алырга кирәк була икән.  

Убырлы: Дөрес, дөрес, башың эшли башлады бераз. Шура дус, безгә ничек тә булса, Кар кызын урларга кирәк, урлар өчен аны башта эзләп табарга кирәк.

Шүрәле: Син Кар кызына телефонын бирергә җыенасыңмы?

Убырлы: Ну, шулайрак дип әйтсәк тә була. Безгә Кар кызын эзләп табып телефонын бирергә кирәк. Аннан соң без... (Пышылдашалар да, көлә-көлә чыгып китәләр)

         Елый-елый борчылып Кар кызы керә.

Кар кызы: И, Ходаем, кайда гына төшереп калдырдым икән инде. Эзли-эзли арып беттем. Кыш бабай мине көтә-көтә арып беткәндер инде. Кайдан гына табыйм икән? Нишлим икән? (Битен каплап елка төбенә барып утыра)

        Убырлы белән Шүрәле керәләр.

Убырлы (елаган тавыш ишетеп): Чш-ш, нәкъ үзе утыра бит менә. И-и, кем килгән монда безнең урманга? Кар кызы түгелме соң син? Нишләп берүзең адашып йөрисең монда? Ник елыйсың? Яле, тор әле, кызым, нәрсә булды, сөйлә безгә.

Кар кызы (күзләрен сөртеп): Исәнмесез, мин телефонымны төшереп калдырдым, шуны эзли идем. Ә сез кемнәр? (куркып)

Убырлы (кулындагы телефоны күрсәтеп): Чибәркәй, менә бу түгелме? Курыкма, без әйбәт урман каравылчылары.

Кар кызы: (куанып) Нәкъ үзе, рәхмәт сезгә. Китим инде тизрәк, Кыш бабай көтә-көтә арып беткәндер. “Умырзая” балалар бакчасына бәйрәмгә соңга калып беткәнче ашыгырга кирәк.

Шүрәле: Әйдә, Кар кызы, без сине кыска юлдан гына узебез озатып куйыйк. Бәйрәмгә дә соңга калмассын. (Чанага күрсәтеп) Әйдә утыр шушы тарантаска, элдертик.

Кар кызы: (сөенеп) Бик рәхмәтле булыр идем, мин риза, әйдәгез киттек. (Чанага утыртып чыгып китәләр)

Алып баручы: Ак чәчәк кебек кар ява

                Урамнарга, кырларга

                Тынычлык белән Яңа ел

                Килсен бөтен дөньяга.

                Түгәрәккә җыйналып

                Басыйк дуслар тизрәк.

                Әй, Яңа ел, Яңа ел

                Кил син безгә тизрәк.

Җыр. Елка тирәли бер җыр. Җыр бетүгә Кар кызы булып киенгән Убырлы һәм битенә тычкан яки башына тычкан шапкасы кигән Шүрәле керәләр.

Шүрәле: И-и, коеп куйган Кар кызы булдың, аерып та булмый чын Кар кызыннан. Буен да килешеп тора, үзен чибәрсен. Ләкин күп сөйләшмә, лыгырдама, белеп, сизеп алмасыннар.

Убырлы: Син дә бик сөйкемле тычкан булдың, әйдә киттек, безне беркем дә танымас. Кар кызы Яңа елны - тычкан елын алып килгән дип белерләр. Син шул арада Кыш бабайны караулап торып, бүләк тулы капчыкны эләктерергә тырышырсың.

Ярар, ярар, күп сөйләшмәм. Хәзер мин теге картлачка шалтыратам. Алло, алло, Кыш бабай, бу мин әле синең оныгың Кар кызы. Мин бәйрәмгә бара торам. Син ашыкма, үз җаең белән килерсең. Әйдәгез, киттек бәйрәмгә... (елка тирәли әйләнеп чыгалар)

Алып баручы: Исәнмесез, сез кемнәр буласыз?

Убырлы: Танымыйсызмы әллә? Мин бит Кар кызы. Менә монысы сезгә Яңа ел – тычканны алып килдем.

Шүрәле: Собственный персона.

Алып баручы:  Ә, барыбер аңлашылмый әле. Безнең бәйрәмгә һәр елны Кыш бабай белән Кар кызы бергә киләләр иде. Алар килгәч кенә, безгә Яңа ел да килә иде (аптырап).

Убырлы: Исәнмесез, балаларым, кунаклар!

            Сезне Яңа ел белән котлыйм.

             Яңа елда телим сезгә кайгылар,

             Зурдан-зур начарлыклар,

             Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.

Алып баручы:  Кар кызы, мин бик аптырап калдым әле. Син бүген нишләптер, бик шикле, әллә нинди теләкләр телисең.

Шүрәле: Әй, Кар кызы юлдан килеп арыган ул, шуңа күрә саташып җибәрә. Килгәндә без сезнең бакчага юлны тапмыйча бик озак адашып йөрдек.

Алып баручы: Ярар алайса, Кар кызы син шушында утырып ял ит, шул арада бабакаең – Кыш бабай да килеп җитәр.

Убырлы (сикереп торып): Ай-яй, ай-яй, килми сезнең Кыш бабагыз, аның борыны өшегән.

Алып баручы: Кыш бабайның бер елны да килмичә калганы юк иде бит әле. Балалар, монда нәрсәдер бар, нәрсәдер дөрес түгел.

Шүрәле: Әйе, Кар кызы дөресен әйтә, Кыш бабай авырып тора, шигырь, җыр, биюләрегезне Кар кызы белән миңа күрсәтерсез. Кар кызының тамагы да авырта, аңа күп сөйләшергә ярамый. Балалар, Кар кызы сездән бүләкләр көтә.

Алып баручы: Яңа ел, син ялгышмыйсыңмы? Киресенчә түгелме икән?

Убырлы: Ул шаярта гына.

Алып баручы: Сез бик күп шаярта, ялгыша башладыгыз әле. Монда берәр хәйләлек юкмы икән?

Әйдәгез әле, Кар кызының тамагы авырткач, без аны биетеп алыйк.

(Убырлы бии башлый, ямьсез хәрәкәтләр ясый һәм башыннан шапкасы төшеп китә)

Алып баручы: Абау, абау, бу бер дә Кар кызына охшамаган бит. Убырлы бит бу!

Шүрәле: И, кешечә матур итеп бии дә белмисең бит син. Планыбыз барып чыкмады инде, җимерелде.

Убырлы: Кара әле моны, үзеңә биергә иде Шүрәле дус (төрткәләшәләр).

Алып баручы: Анлашылды. Болар Убырлы белән Шүрәле икән бит, балалар. Ә чын Кар кызы кайда? Аны нишләттегез?

Шүрәле: Кайдан белик без? Әйе, не знаем, не видели.

Убырлы: Киемнәрен таладык та, бикләп куйдык без аны.

Шүрәле: И шушыны, тишек баш, бер теленә хуҗа була белмәде, барысын да ачып салды. 

Алып баручы: Бик начар эшләгәнсез. Барыгыз тизрәк Кар кызын чыгарыгыз. Хәзер Кыш бабай килеп җитәр дә, сезне бозга әйләндерер.

Убырлы: Кар кызын чыгарсак, безгә нәрсә булыр соң?

Алып баручы: Кара әле син боларны, Кар кызын уралап чишендергәннәр, җитмәсә безне ялганлап бәйрәмгә килгәннәр. Шуның өстенә тагын нәрсәдер көтәләр.

Шүрәле: Ачуланмагыз инде, безнең дә бит матур киемнәр киеп Яңа ел бәйрәменә киләсебез, бүләкләр аласыбыз килгән иде. Безне бит берәү дә кунакка да, бәйрәмгә дә чакырмый.

Убырлы:  Әйе, әйе, гафу итегез инде безне. Заманадан артта калып яшисебез килми, безнең дә кешечә бәйрәм итәсебез килә бит.

Алып баручы: Ярар, алайса без болай сөйләшик. Сез тиз генә Кар кызын чыгарасыз, аннан безнең бәйрәмгә рәхим итәрсез. Ләкин үзегезне яхшы тотсагыз гына. Сез ризамы шуңа?

Убырлы һәм Шүрәле: Без риза, риза (йогереп чыгып китәләр).

Алып баручы:  Менә балалар, һәрвакытта да яхшылык, чын дөреслек җиңеп чыга. Әйдәгез, балалар, без бәйрәмебезне дәвам итик. Хәзер үзебезнең кадерле кунакларыбыз Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк. Кар кызыбыз, ниһаять, иреккә чыккандыр инде.

        Балалар чыршы тирәли тезелеп басалар. Кыш бабайны чакыру.

Балалар: Кыш бабай! Кар кызы!

Кыш бабай: Эһе – һей! Киләм, киләм (көй яңгырый)

 (Кыш бабай, Кар кызы һәм тычкан

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез әти-әниләр, кунаклар! Ерак җирләрдән, тирән көртләрне ерып сезгә килеп җиттем мин. Исән-сау тордыгызмы? Әти-әниләрегезне тыңладыгызмы? Әз генә булса да үстегезме? Ярар, күрәм, күрәм, үскәнсез, барыгыз да матурсыз.

Кар кызы:       Исәнмесез, дуслар, кунаклар!

                Мин Кар кызы! Кар кызы!

                Кыш бабайның йолдызы!

                Бу бәйрәмне яратам

                Барчагызга шатлык таратам.

А.б. Кыш бабай безнең нигәдер чыршы утлары янмый. Без нәрсәдер оныттык ахры.

Кыш бабай:Балалр агачлар да серләшә белә  бит. Мин чыршыны тыңлап карыйм әле, берәр сүз әйтмәс микән.? (тыңлый) Балалар чыршы миңа болай диде: Әй чыршы , чыршы , утларыңны кабызчы! дигән тылсымлы сүзләрне кабатласалар,утларым янар диде.

А.б. Әйдәгез ,балалар , тылсымны сүзләрне әйтик. Әй чыршы , чыршы , утларыңны кабызчы!

( утлар кабына) . Балалар чыршыга бер җыр җырлап үтик .

Җыр “ Чыршы”

А.б. Кыш бабай син юлдан  килеп арыгансыңдыр , бераз ял итеп ал.Безнең  балаларыбыз сиңа Кыш бабай , бик матур шигырьләр ойрәнделәр  һәм сина сөйләп тә китерләр.

Кыш бабай: (утыра) Яхшы, яхшы , рәхмәт. Яле , яле  тыңлап карыйк.

Балалар шигырьләрен сөйлиләр.

Кыш бабай :  Ай – хай , балалар булдырасыз , әфәрин. Минем Кар кызымның да сезгә бүләге бар, кар бөртекләре белән биеп күрсәтерләр.

Бию “Кар бөртекләре”

А.б. Рәхмәт сезгә Кар кызы , кар бөртекләре . Бик матур биедегез. Кыш бабай белән бер уен да уйнап китик инде.

Уен : Аркан тарту.

Кыш бабай: Уф арыдым , балалар.

А.б. Ярар, Кыш бабай, син ял итеп ал .

Шундый матур бәйрәмне

Бушка уздырмыйк әле.

Бөтерелеп әйләнгәләп ,

Бер биеп алыйк әле.

Бию: “Яңа ел биюе”.

Җыр : “Яңа ел”.

Кар кызы: Миндә дусларым белән бер уен уйнап китим инде.  Карап карыйк әле, минем сорауларга дөрес  җавап бирә алырлар микән.

Кыш бабай: Әйдәгез  , сынап карыйк.

Кар кызы:Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз, Дөрес  әйтмәсәм, аяклар белән тыпырдыйсыз. Аңлашылдымы?

-Кыш бабай барыбызгада таныш бабай- кул чабалар.

-Кыш бабай җәй көне килә-тыпырдыйлар.

-Кыш бабай салкыннан курка- тыпырдыйлар.

-Кыш бабай бураннар туздыра- кул чабалар.

-Кыш бабай яңгырлар яудыра- тыпырдыйлар.

- Кар кызы белән Кыш бабай дуслар- кул чабалар.

- Кыш бабай галошлар кия- тыпырдыйлар.

- Кыш бабай бүләкләр алып килә- кул чабалар.

Кар кызы : Сез бик игътибарлы икәнсез, балалар. Кыш бабай син үзеңдә балаларга бүләк әзерләдең бит – биеп күрсәт инде.

Кыш бабай: Син әйткәч , биемичә булмас инде ,кызым.

Кыш бабай бии.

А.б. Кыш бабай , булдырасың , әфәрин. Син утырып тор, без балалар белән тагын бер бию биеп китик.

Бию : “ Ледяные ладошки”

Җыр: “Яшел чыршы янында”.

Тәнәфес  ( балалар , кунаклар, Кыш бабай, Кар кызы бергәләп  бииләр)

А.б. Кыш бабай безгә африкадан кунаклар килгән, әйдәгез каршы алыйк.

Бию: Чунга –чунга

Кыш бабай: Булдырасыз да инде , африка кунаклары.

А.б. Кыш бабай, безнең икенче елга тычкан елы бит . Безне котларга тычканнар да килгәннәр, әйдәгез , аларның биюләрен карыйк.

Бию: “ Тычканнар биюе”

Җыр:  “Йолдызлар төшеп кушылган”

Флешмоб

Кыш бабай:  Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Безнең китер вакытыбыз да җитте.

 Менэ сезгэ бүлэклэр
Рэхим итеп алыгыз.
Яңа елның күчтэнэчен
Өйгэ алып кайтыгыз.
Сезнең белэн саубуллашып
Тагын бер елга китэм.
Исэн-имин булыгыз,
Тагы да зур үсегез.
Килэсе елга бэйрэмгэ
Барыгыз да килегез.
Яңа ел котлы булсын,
Яңа ел нурлы булсын!
Сэламэтлек, шатлыклар,
Телим бары уңышлар!

Кар кызы.      Хушыгыз, хуш дусларым,

                         Сау- сәламәт булыгыз.

                         Без тагын килербез әле,

                         Яңа елны көтегез.

 ( Саубуллашып китәләр.)                                                

 Алып баручы.     Рәхмәт әйтик чыршыбызга, 
                                 Матур бәйрәме өчен. 
                                 Рәхмәт әйтик кунакларга 
                                 Килеп караган өчен. 
                                 Яңа елга яңа юлдан, 
                                 Нык басып бердәм керик. 
                                 Иң изге ,саф теләкләрне 
                                 Бер-беребезгә телик. 

-