Сценарий осеннего утренника в старшей группе.
материал (старшая группа)

Васильева Альбина Михайловна

Зурлар төркеме өчен бәйрәм кичәсе "Көз бәйрәме"

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл star_gr_osen_zhil_yangyr.docx28.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыТүбән Кама муниципаль районы

Муниципаль автоном мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле балалар бакчасы

Зурлар төркеме өчен бәйрәм кичәсе

 “Көз бәйрәме”

                                                            Әзерләде һәм үткәрде:

                                                  Васильева А.М.

Түбән Кама,2019

Зурлар төркемендә бәйрәм кичәсе. 

Максатлар:

1.Туган җире безгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли  

   йолаларына ихтирам тәрбияләү;

2. Балаларда җыр – биюләраша  көзге табигатькә карата ярату  хисләре тәрбияләү;

3. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. 

Җиһазлар: яфраклар, Зонтик, Кәлүш, лейка, маскалар.

Катнашучылар: Көз, Җил, Яңгыр.

Зал төсле  яфраклар белән бәйрәмчә  бизәлгән. Салмак көй астында «Козге табан» алып баручы белән балалар залга узалалар.

А.б  Исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле килгән кунаклар, әти-әниләр! Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.

Ни  арада  җәй  үтте,

Матур   көз  килеп  җитте.

Шатлык  тулы  бу  бәйрәмне

Балалар  күптән  көтте.

 

бала:

Бүген  бездә  матур  бәйрәм,

Бүген  бездә  көзге  бал.

Бүген  көзге  байлык  белән

Бизәлгән  безнең  зал.

 бала:

Җиргә  яфрак  коелган,

Сап-сары  келәм  булган.

Яфракларны  без  җыярбыз,

Букет ясап  куярбыз.

 бала:

Көз  көннәре  килеп  җитте,

Хушлашабыз  җәй  белән.

Бөтен  җиргә  яфраклардан

Алтын  келәм  җәелгән.

Җыр: “Яфраклар коела”

М.Ивенсен, Р.Гыйләҗова тәрҗәмәсе, М.Красев көе

бала:

Осень красит золотом

рощи и леса,

слышатся прощальные

птичьи голоса.

бала:

Алые и желтые

ветер листья рвет.

Кружит, кружит в воздухе

Пестрый хоровод.

бала:

Солнышко лишь выглянет,

спрячется опять.

Долго лето красное

Будем вспоминать.

бала:

Осень за окошком

бродит не спеша,

листья на дорожки

падают,шурша.

бала:

Осень наступает,

листья облетают,

их веселый хоровод

ветер кружит и поет.

Җыр: “Листопад ”

сл. и муз. Кислициной Е.В.

А.б.:  Көз килде,

Уңыш булды.

Көзге муллык

Безгә дә килде.

                   Көз биеп керә.

Көз: Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Мин сезне сагынып килдем,

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Бүген – бәйрәм! Сез әзерме?  Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

бала:

Килә  шаулы, алтын  матур  көзем,

Яфрак оча,   көзге  җил исә.

Табигате  бигрәк  сокландыргыч!

Зарыгып көткән көз килә!

бала:

Көз – сылу  килгән  ерактан.

Нәрсә  генә  алмаган!

Нинди  бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң  дә  аңлаган.

бала:

Көз  килде.

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары  яфраклар

Җиргә  сибелде.

бала:

Бик  күңелле  урамда-

Алтын-сары  бар  дөнья,

Җил  яфраклар  биетә,

Көз  шатлана, туй  итә.

бала:

Күңелләргә  якты  нур  өләшеп,

Шатлык  өстәп  һәрбер  йөрәккә,

Үз  муллыгы  белән  көзләр  килә,

Йомгак  ясап  җәйге  хезмәткә.

Бию  “Яфраклар”

Р.Рустамова көе

Бии-бии яшелчәләр керә.

Алып баручы:

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә! 

                         Яшелчәләр булып киенгән балаларның чыгышлары тыңланыла.

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка,

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кәбестә:

Безнең бакча балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән, мин кәбестә.

 Кишер:

Минем исемем кишер,

Теләсәң, болай пешер.

Мине яраткан бала

Күзләре яхшы күрә.

 Бәрәңге:

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

 Суган:

Тышым сары, эчем ак,

Исемем дә бит суган.

Ай-һай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам.

Кыяр:

Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.

Помидор:

Ә мин булам -помидор,

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Җылы якта тусам да мин,

Сездә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

Чөгендер:

Җир астында җыйнак кына

Кызарып үсеп ятам.

Чөгендерле ашта тәмлә,

Винегретка да батам.

Борчак:

Мин – борчак, мине кешеләр

кырга чәчәп үстерә.

Җыеп алгач көзен, миннән

Тәмле ботка пешерә.

Сарымсак:

Аш тәмләткеч ясар өчен

Сарымсак та бик кирәк.

Кышын мине дус күрсәләр

Чирләүчеләр бик сирәк.

Бәрәңге:

Мин – бәршңге. Пешерсәң

Мин тәмле булам бик тә.

Мине йөртәләр хәттә

Икенче икмәе дип тә.

 “Бар матур бакча” җырлы-биюле уен

 уздырыла (УМК, З.М. Зарипова “Уйный-уйный үсәбез” проекты)

Алып баручы:

Булдырдыгыз, балалар, барыгызга да зур рәхмәт!

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

 

--Балалар, без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле – тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул? (Балалар: Икмәк)

Алып баручы:

Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк.

 1-нче бала:

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

 2-нче бала:

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәркөнне ипи кирәк!

 3-нче бала:

Көзнең иң олы бүләге –

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында.

Көз:

Инде белдек, рәхмәт сезгә,

рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи -  хезмәт җимеше,

без белербез икенче.

А.Б.:

Рәхмәт сезгә, уңган куллы,

абыйлар һәм апалар!

Уңган куллар кешеләргә

Ипикәй ашаталар!

--Э хәзер балалар оркестр күрсәтәләр.

«Оркестр»

Көз: 

Булдырдыгыз, балалар!

Ә миңа урманга кайтырга  вакыт. Очрашырбыз  икенче  елда.

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матуртөсләр бар.

Күчтәнәчкә  диеп  җыйган,

Бик  тәтәмле алмалар.                        (Кәрзин белән алмалар тапшыра.)

Бугенгә без хушлашабыз

Бәйрәмне  тәмамлыбыз,

Күңелле дә  соң бу  көз!

Сау булыгыз!

                                      Музыка астында  Җил һәм  Яңгыр керәләр.

Җил: Әй, яңгыр-дустым, без кая килеп эләктек соң әле?

Яңгыр: Мин кая белим. Көчкә генә исән калдым. Син минем бөтен сөякләремне салкын җилләрең белән туңдырып бетердең.  (ЕЛЫЙ) 

А.б.: кадерле кунакларыбыз! Нинди күз яшьләре соң әле бу? Бүген бездә зур бәйрәм, сез соң кемнәр, каян килеп чыктыгыз?

ҖИЛ: Мин салкын көз җиле булам.

ЯҢГЫР: Ә мин көзге яңгырлар!

А.Б.: Сез бит икегез дә көзнең якын дуслары, шулай булгач әйдәгез әле, бергәләшеп безнең бәйрәмебездә күңел ачыйк!

ҖИЛ: Ярый,ярый. Алай булгач әйдәгез күңел ачыйк! Ягез әле,миңа үзегезнең кулларыгызны күрсәтегез! Мин хәзер аларны өшетәм!

       (Җил түгәрәк буйлап йөгерә, ә балалар кулларын качыралыр).

А.б.: Я, әле,җил,туктап утырып ял итеп ал син. Безнең балаларыбыз сезгә хәзер үзләренең җырларын җырлап күрсәтерләр.

                                                   ҖЫР «Виновата тучка»

муз. и сл. А. Емельянова

Яңгыр: Ә мин бик нык итеп елый беләм. Мин еласам берегез дә качып котыла алмассыз. Менә, карагыз әле.

(елап бөтенесенә лейкадан су сибә башлый).

А.б.: Ә менә безне юеш яңгырлардан саклаучы бер нәрсәбез бар.

Яңгыр: Шулай мени? Нәрсә соң ул?

А.б.: Әсин карап тор.

(Кызлар зонтикларын алып бииләр)

БИЮ «Зонтик белән»

муз. Е.  Ногиновой

Яңгыр: Һе, исегез киткән икән! Ә менә мин әллә нинди сулардан да коры чыгам, юешләнмим. Менә ул мине коткаручы – кәлүшләр! Әйе, әйдәгез әле, шул кәлүшләр белән уйнап алыйк.

                                                     Уен “Кәлүш киеп йөгерү”

Җил: Ә  хәзер эйдәгез машиналарга тияп уңышыбызны ташыр вакыт җитте.

                                                       Уен “Уңыш җию”

Яңгыр: Эй, балалар, булдырдыгыз.  Бик тырыш, эш сөючән икәнсез сез. Ә бии беләсезме соң?

Балалар: Эйе!

                                                         Бию -уен  «Яңгыр»

татар халык җыры, М. Зәйнуллина эшкәртүендә

Җил: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер инде безгә сезнең белән хушлашырга вакыт җитте. Безнең бит әле эшләнеп бетмәгән эшләребез бик күп: күп итеп яңгырлар яудырасы, агачлардан яфракларны коеп бетерәсебез бар.

А.б.: Алай булгач, саубулыгыз!

Җил һәм яңгыр: Безне дә онытмагыз!      (Китәләр)

                                               Алып баручы лейкага игътибар итә.

А.б.: Балалар, ә монысы нәрсә соң? Әйе шул, моны яңгыр онытып калдыргандыр. И балалар, монда бит су түгел, карагыз әле, монда бит сезгә дигән күчтәнәчләр икән. Рәхмәт инде, безнең кунакларыбызга!

Бүләкләрне өләшәләр.

А.б.: Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

Күңелле дә соң бу көз!

Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз.

Көз тагын кунакка килә. Без аны  онытмабыз. Рәсемебез  дә ясарбыз. Яфраклар hәм  миләшләрәвәләрбез. Ә бүгенгә бәйрәмебез тәмам.

Саубулыша китәләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Королева Осень" сценарий осеннего утренника в старшей группе детского сада.

Весёлый, интересный праздник, в котором учавствуют все дети и родители....

Сценарий осеннего утренника в старшей группе "Встречаем осень"

Сценарий для воспитателей и детей старшей группы....

Сценарий осеннего утренника в старшей группе «Ромашка» «Разноцветная Осень»

Уточнить знания детей об осенних изменениях в природе. Развивать наблюдательность; воспитывать любовь к природе....

Сценарий осеннего утренника в старшей группе ДОУ "Осеннее приключение мышат Круть и Верть" (по сказке "Колосок")

Вновь хорошая, добрая сказка помогла нам в проведении праздника! А ещё напомнила, что только поработав можно вкусно покушать и встретить много друзей....

Сценарий осеннего утренника для старшей группы "Осенние чудеса".

Цели:- Воспитать любовь к природе посредством детского утренника, посвященного времени года;- Закреплять и расширять у детей представления об осенних явлениях природы посредством выразительного исполн...