Сценарий праздника
материал

Хусаенова Алсу Хакимяновна

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен 9 май – Җиңү көненә багышланган сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы                             “74 – нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы”  муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Тема: “Бөек җиңүне каршылап...”

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен 9 май – Җиңү көненә багышланган сценарий)

Төзеде:

Хөсәенова А.Х.

74 – нче балалар бакчасының

беренче квалификацион

категорияле тәрбиячесе

                             

Түбән Кама шәһәре

2019 ел

“Бөек җиңүне каршылап”

9 май – Җиңү көненә багышланган сценарий

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Чараның максаты: Сугыш чоры вакыйгаларын балаларга аңлаешлы итеп җиткерү.

Бурычлар:

Тәрбияви: Сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү, шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү.

Белем бирү. Сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы – шагыйрьләр, ветераннарның  Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру.

Үсеш: Балаларның сәләтен ачу, хәтер, зиһен үстерү.

Әдәби – музыкаль кичәнең структурасы:

1.Оештыру.

      1) Шигырьләр.

      2) Җыр “Ветераннар” (Г.Рәхим сүзләре, С.Садыкова көе)

2. Солдат булып киенгән малайлар чыгышы.

      1)  Шигырьләр.

      2) Фонограмма: Левитан тавышы.Сугыш башлануы хәбәр ителә.Экранда “Изге сугыш” (“Священная война”) көе астында сугыш мизгелләре күрсәтелә.

      3) “Катюша” биюе.

      4) Җыр “Яшь солдатлар”  (Ә.Ерикәй сүзләре, М.Мозаффаров көе)

      5) “Булачак солдатлар без” уены.

3. Ветераннарны зурлау.

     1) Шигырьләр.

     2) Җыр “Иң шәп бабай” (М. Каюмов сүзләре , М. Хайруллина көе)

     3) Э. Шарифуллинаның “Минем бабай” шигыре

     4) “Ак күгәрченнәр” җыры (Х. Вахит сүзләре, И. Шамсетдинов көе)

4. М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү.

5. “Җиңү көне килде!”

     1) “Җиңү көне!” биюе.

     2) Шигырьләр.

     3) Котлаулар.

       Музыка залы бәйрәмчә бизәлә.Балаларның сугышта катнашкан яки тыл ветераннары булган әби-бабаларның фотолары күргәзмәсе оештырыла.Залга шарлар эленә,чәчәкләр куела. Көй астында балалар һәм алып баручы залга керәләр, 2 рәткә тезелеп басалар.

Бала: Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.        

Бала:Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Бала: Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Тарих белән бергә атлый

Сез яулаган бөек даннар,

Сез китергән бөек шаннар!

“Ветераннар” җыры (Г.Рәхим сүзләре, С.Садыкова көе) башкарыла.

Балалар көй астында урыннарына утыралар.

Алып баручы: Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ветераннары, бәйрәмебез кунаклары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык- Бөек Җиңүнең  ..... еллык бәйрәме белән котлыйбыз! Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!

Солдат киеме кигән малайлар зал уртасына чыга.

1 солдат: Күп илләрне кара күмер ясап,

Үлек белән түшәп юлларны,

Канга туймас Гитлер безгә табан

Суза хәзер шакшы кулларын.

2 солдат:  Көлеп аккан көмеш чишмәбездә

Канга баткан кулын юмакчы.

Кырым кояшында кызынмакчы

Ил башлыгы булмакчы.

3 солдат:  Тыныч иде  әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә,

Ир-егетләр яуга китәләр.

(Фонограмма: Левитан тавышы.Сугыш башлануы хәбәр ителә.)

Экранда “Изге сугыш” (“Священная война”) көе астында сугыш мизгелләре күрсәтелә.

Солдат киемендәге балалар   “Катюша” биюен башкара.

Алып баручы: Әйе, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның курку белмәс батыр уллары, башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны саклауга күтәрелделәр, илебезне азат итү өчен үзләрен аямыйча көрәштеләр. Үз гәүдәләре белән амбразуракаплаучылар саны бер Татарстанда гына да егермеләп!

Җыр “Яшь солдатлар без” (Ә.Ерикәй сүзләре, М.Мозаффаров көе) башкарыла.

“Булачак солдатлар без” уены.

         Бәйрәмдә катнашучы балалар ике төркемгә бүленәләр. Ике төркемгә дә “штаб”ка (кунакларга) илтеп тапшыру өчен “мөһим пакет” бирелә. Моның өчен төркемдәге балалар бер-бер артлы төрле каршылыкларны үтәргә тиешләр: аякларны чылатмыйча, тар күпер буйлап узарга, түмгәкләргә баса-баса “сазлык” аша чыгарга, “күлләвек” не сикереп үтәргә һ.б.  Барлык биремнәр дә үтәлеп беткәч, төркемдәге соңгы балалар “пакет”ларны кунакларга илтеп тапшыралар. “Пакет”ларда ветераннарга котлау сүзләре язылган открыткалар була.

Бала: Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Бала: Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Бала: Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Җыр “Иң шәп бабай”

1 бала Э. Шарифуллинаның “Минем бабай” шигырен сөйли:

Минем бабай – капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип.

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан!

“Ак күгәрченнәр” җыры (Х. Вахит сүзләре, И. Шамсетдинов көе) башкарыла.

Бала:  Бабайларның илгә тугрылыгын

Күңел белән тойган буын без.

Кирәк икән алар кебек кыю

Алар кебек көчле булырбыз.

Бала: Бабайларның алсу каны балкый

Җиңү кояшының нурында,

Онытмабыз – мәңге онытмабыз

Алар батырлыгы турында.

Балалар  М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр.

Алып баручы: Сез, хөрмәтле ветераннар, тиз әйләнеп кайтырбыз дидегез дә, ут эченә барып кердегез, тиңдәшсез  зур батырлыклар күрсәттегез. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, күпләрегез ятып калды. Ә солдат хатыннары...... аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде.

 Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә , сыгылсалар да сынмыйча Җиңү көнен якынайтты алар.

Фонограммада Левитан Капитуляция турында Мәскәү радиосы тавышын ишетү белән кызлар һәм малайлар йөгереп чыгалар. “Җиңү көне” биюе башкарыла.

Бала: Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган көне.

Җиңү көне -  бу дөньяның

Яңадан туган көне.

Бала: Җиңү көне иң зур бәйрәм –

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

Бала:  Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзнечылатып.

Килде ул көн – горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Бала: Туган илем имин булса

Ал чәчәкләр үсәләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәләр.

Бала: Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән, аны яуда

Яклаучылар булырбыз!

Алып баручы: Хөрмәтле, ветераннар,дуслар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка! Дан! Дан!

Бәйрәм “Кояшлы ил, безнең ил” җыры белән тәмамлана. Балалар җырдан соң ветераннарга чәчәкләр һәм үз куллары белән ясалган бүләкләрне бүләк итәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».

laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...