Әниләр бәйрәме
материал (старшая группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Сценарий к восьмому марту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniler_beyreme.doc199 КБ

Предварительный просмотр:

        “Әниләр бәйрәме”

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бию көенә балалар керә. Ярым түгәрәк ясап басалар.

А.Б.  Исәнмесез әбиләр һәм кадерле әниләр.

          Менә сездә килдегез.

          Бакчабызның шау тормышын.

          Әйдә, күреп китегез,

          Яшәгез сез гел муллыкта

           Гел тыныч булсын галәм.

          Сөекле кунакларыбызга

           Ялкынлы кайнар сәлам.

    Җыр “Әнием, кадерлем”

 Бөтен кешелек дөньясына яшь бирүче, елмаюларыгыз белән иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән юл күрсәтүче дәү әниләребез. Бәйрәм белән сезне. Хөрмәтле әбиләребез. Бүгенге бәйрәм сезгә багышлана. Анда матур жырлар, шигырьләр уеннар, биюләр дә булыр. Нәниләрегез үзләренең осталыкларын күрсәтерләр. Инде сүзне аларга бирик.

  1. Март аенда кар өстендә

Кояш нурлр уйната.

Яз килә каршы алыгыз

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез жылы язның                 Ралинә

Иң беренче бәйрәме.

Әниләр, әби –апалар

Хатын кызлар бәйрәме.

  1. Кояш көлә,мин елмаям

8 март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме                              Айрат        

Шуңа күңелем шат минем.

  1. Имнлекне, тынычлыкны

Саклар өчен кирәк без                             Искәндәр

Хәзер кечкенә булсак та

Әниләргә терәк без.

  1. Өйгә кайтсам өй балкыган

Өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән.                                         Нурсиль        

Үзен ничек сагынганын

Белгән, ул белгән.

Күрим әле улымны, - дип

Әбием килгән.

  1. Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата.

Якты йөзле, йомшак сүзе        Ильвина

Барысы безгә карата.

Әбием шундый җылы

Иркәләнәсе килә.

Яннарыда песи кебек.

Сырпаланасы килә.

  1. Тутырдык без тртмага

Өрек, йөзем, алманы

Салдык чәй дә, конфетта

Буш урыннар калмады.        Зөлфия

Әй сөенер дәү әни

Килеп төшкәч күчтәнәч.

Кызык булыр ул аңа

Алдан белеп көтмәгәч.

  1. Кыш көне салкын булса да

Һич туңмый минем аяк.

Җылыта аны дәү әни        Әлфинә

Бәйләп биргән йон өек.

Сарык йоны җылы була

Бар бит тагын шунысы.

Күчкән аңа дәү әнием

Кулларының җылысы.

       Балалар, безнең әбиләребез яшь чакларында төрле татар халык уеннарын бик яртып уйнаганнар, әйдәгез без дә шуларның берсен-йөзек салыш уенын уйнап алыйк әле.           (В. Рөстәмгә чыга )

       Безнең әбиләребез туган телне, туган илне яратыгыз дип үстерәләр. Тыңлап карыйк әле, Рөстәм үзенең туган ягын ничек ярат икән.

         Туган ягым, гүзәл ягым

         Киң синең урманнарың.

         Кайларда йөрсәм дә мин

         Тик сине сагынамын.

         Челтерәп аккан чишмәләрең

         Сулары шундый тәмле.

         Гөрләп үскән гөлләрнең

         Исләре шундый татлы.

       Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? Яз турында җырлап алык әле.

                Җыр “Яз килгән”.

        Дәү әниләр бер-берсе белән очрашса нишли дип уйлыйсыз, балалар? Сөйләшеп кенә калмыйлар һәм мактыйлар алар сезне. Тыңлап карыйк әле ничегрәк мактарлар икән.                                                            

 “Иң татлы сүзләр” дигән уеннын уйнап алабыз. (2 әби эзгә басып оныгының башыннан сыйпап матур сүзлзр әйтә).

А.Б.  Ә хәзер сүзне малайларга бирәбез.

  1.  Если был бы я девчонкой

Я б не бегал не скакал.        Газиз

Я весь вечер вместе с мамой

Не стесняясь танцевал.

  1. Если был бы я девчонкой

Я куда  умнее был                                   Ислам

Я бы тогда не только руки

Но и шею тоже мыл.

  1. Если был бы я девчонкой

Не ленился не когда                                    Адель

И сестричку на прогулку

Одевал бы сам всегда.

  1. Если был бы я девчонкой

Я бы время не терял                                    Таһир

Я по улице не бегал

Все б бабуле помогал.

  1. Почему мы не девчонки

Вот беда так вот беда.                                 С.Рөстәм

Нас тогда в марта

Поздравляли бы всегда.

  Малайлар чыгышы: Русская плясовая.

А.Б.  Балалар безнең әбиләребез бик күп матур сүзләр беләләр. Ә сез беләсезме соң? Нинди сүзләр соң алар? Әйе әбиләребез безне тәмле телле булыгыз “рәхмәт” сүзен әйтергә онытмагыз дип гел искә тошереп торалар. Нинди хикмәтле сүз икән соң ул “рәхмәт”, тыңлап үтик әле.

  1. Әхмәт кешегә булышып

Ишеткән һәрчак рәхмәт.

Бу  сүзне ишетү        Ильвина

Булган Әхмәткә рәхәт.

Берәүгә җир казыган ул

Утырыр өчен суган

Ишеткән матур сүзне

Тагын шул рәхмәт булган.

Өлкән яшьтәге әбигә

Чишмәдән су китергән.

Бакчадагы түтәлләрдән

Чүпне утап бетергән

  1. Әби аңа теләк теләп

Әйткән ди олы рәхмәт.

Рәхмәтеңә рәхмәт диеп.        А.Рөстәм

Әй сөенгән соң Әхмәт.

Дәү әнисе оныгының

Һәр гамәлен күзәткән

Бик шәфкатьле син балам,- дип

Ул да рәхмәтен әйткән.

Бер көндә бик күп рәхмәтләр

Ишеткән икән Әхмәт.

Рәхмәтне бит әйтүедә

Ишетү дә рәхәт.

А.Б.  Әхмәт бөтен кешегә булышкан ярдәм иткән. Ә сез әбиләрегезгә булышасызмы сон?

  1. Дәү әнием гомер буе

      Авыр эштә эшләгән.

      Авырлыклар күп күрсә дә        С.Камилә

      Күңелен төшермәгән.

      Ярдәме гел тиеп тора

      Якын кешеләргә дә.

      Барынада дәү әни ул

      Барлык кешеләргә дә.    

2. Әби күзлеген эзли

     Кайда икәнен белми.

     Күзлеге бит кулында.                             В. Рөстәм

     Әмма ул аны сизми.

     Әби, әби, - дим аңа

     Каршысына ук килеп.

     Җайлы булыр эзләргә

     Күзлегеңне ки элек.

     Әби кэзлеген кия

     Үзе елмая, көлә

      Рәхмәт, табып бирдең,- ди

      Аркамнан сөя-сөя.

  1. Дәү әнием бакчачы

Бакчасы да бакча соң.

Ачып керсәң капкасын        Зилә

Җәйгә ияк басасың

Мин дә аңа булышам.

Помидорлар, кыярлар

Яшел суган җыешам.

Аның эшен дәү булгач

Үзем дәвам итәм мин.

Аннан сезгә ел буе.

Ашатырмын витамин.

  1. Түтәлләргә чиләк-чиләк

Су сибәм әле менә.

Тизрәк җиләк өлгерсен дип.        А.Рөстәм

Булышам әбиемә.

Җиләкләрнең иң зурысы.

Булыр ди әби миңа.

Алты яшьлек егет ич мин.

Гел зуры булмас миңа.

  1. Дөньяда иң җылы әби

Безнең әби беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнием кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез зле үскәч тә

Кадерен белеп кенә.

А.Б. Балалар безнең әбиләребез яшҗ чакларында хәзерге кебек дискотекаларда йөрмәгәннәр, ә аулак өйләргә җыелып түгәрәк уеннар уйнаганнар. Хәзер без малайлар һәм кызлар командасына бүленеп түгәрәк уеннары уйнап алабыз.

“Кәрия-Зәкәрия”- кызлар

“Күрсәт әле, үскәнем”- малайлар.

  1. Ак яулыклы, көләч йөзле

Шат күңелле, әйбәт тә,

Кем ул диеп сорыйсызмы        К.Камилә

Дәү әнием әлбәттә.

Тәмле бәлеш пешерүче.

Дәү әни безнең өйдә.

Аңардан ашарга сорый.

Шаян песиебез дә.

  1. Яратам әбиемне

Сөйли ул көлә-көлә.          Ю.Сөмбел

Укыганын да күрмим.

Миннән күберәк белә.

Аңламасам аңлата.

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөр, кеше бул

Иреш ди теләгеңә

       Җыр: “Яраткан безнең әни”

А.Б. Хөрмәтле әниләребез,әбиләребез. Сез тыйнак та, сабыр да, эшчән дә. Сез өйләребезнең яме, гаилә учагы сүндермәүче, оныкларны тәрбияләгәндә зур өлеш кертүче изге затлар. Сезне тагын бер кат бүгенге бәйрәм белән котлап озын гомер,сәламәтлек, телибез һәм бәйрәмебезне “бәхет” дигән шигырь белән дәвам итәбез.

    Җир шарында бергәләп

    Мәтәлчек атык әле.

    Ай янына мендек тә

    Йолдызлар тоттык әле.        Нәргизә

    Болытка баса-баса

    Бик биекә мендек без.

    “Бәхет” диеп һавага

    Язу язып элдек без.  

     Ул сүзне дөньядагы

     Кешеләр күрде инде.

     Бәхет сүзе астында

     Сөенеп йөрде инде.

                  Җыр: Моя бабушка” Күмәк бию.

  1. Гел мояш балкысын күкләрдә

Чыкмасын кап-кара болытлар.                                   З.Сөмбел

Тынычта яшәсен җир-ана

Сөйнеп торсыннар балалар.

  1. Туган илне көчле итик

Илебез бөркет булсын        Таһир

Кояш чыксын, нурын сипсен

Күгебез көлеп тосын.

А.Б.  Балалар, мин сезгә табышмак табышмак әйтәм нәрсә микән ул, уйлап карагыз әле.

           Төрле-төрле төстә алар.

           Бу төсләр каян килгән?

           Хушбуй исе аң кыталар

           Кем  аны сөртеп йөргән?                       (Чәчәкләр)

        Чәчәкләр биюе.

  1. Беләсезме безнең өйдә

Бик тә серле куллар бар.

Оекбашлар бәйли торган         З.Сөмбел

Тегә торган куллар бар.

Бу куллар иркәли, назлый

Тәмле ашлар пешерә.

Дәү әнием куллар ул.

Бөтен эшкә өлгерә.

  1. Минем әби бик әйбәт

Гел көлеп кенә тора.        Рүзәл

Балакаем дип әйтеп.

Сөеп иркәләп тора.

  1. Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә.

Сөйкемле сүзләр белән        Фәридә

Безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар микән дөньяда.

 

“ Әбием алтыным” җыры.                                                                

А.Б. Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә

         Көнегезне шатлык бизәсен.

         Сәламәтлек-ярты бәхет диләр.

         Шушы бәхет читләп үтмәсен.

         Имин булып атсын таң кояшы

         Йөзегезгә нурлар сибелсен.

         Һәр яңа таң сезгз бетмәс шатлык

         Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Әниләр башкаруында “ Кояш гомере” җыры.