Сценарий осеннего праздника в старшей группе
материал (старшая группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

На татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_tabigat_duslary_starshie.docx33.7 КБ

Предварительный просмотр:

                    Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль  үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 

« 83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы»

Сценарий

Зурлар төркеме өчен

“Б Е З - Т А Б И Г А Т Ь    Д У С Л А Р Ы”

Әзерләде һәм үткәрде:

Гатина Г.Х.

Түбән Кама

2020

Б Е З - Т А Б И Г А Т Ь    Д У С Л А Р Ы

Зурлар   төркеме

Көзге бәйрәм иртәсе сценарие                         

1. Максат: Баларның ел фасыллары,көз турында белемләрен тулландыру,көзге табигатька мәхәббәт тәрбияләү. Җырлаганда дөрес итеп сулыш алу,вакытында бергә башлап,бергә тәмамлаү.

2. Зал бизәлеше.Үзәк стенага көзге табигать сүрәтләнгән баннер әленгән.Төрле төстәге шифоннар көзге яфраклар белән бизәлгән.

3.Реквизитлар:Урманчы бабай,Шалтай-балтай костюмнары һәм маскалары;гөмбә  формысында реквизит (зонтиктан ясалган)-эченә күчтәнәч салынган, уенга яфраклар оч тостә, (чебен) гембә шләпәләре; карбыз төсле  туп, яшелчә тулы 2 кәрзин.

4.  Персонаҗлар: зурлар-Урманчы бабай , Шалтай-балтай ;балалар- экиятче бала,телке,аю,тиен,тычкан,керпе.

5.Җихазлар: экран,проектор, ноутбук.

5.Структура: 28минут.

  1. Шигьри юллар аша балаларның бәйрәм котлавы- 2 минут.
  2. Жыр  “Көзге моң”М.Андерьянова көе һәм сүзләре -2 минут.
  3. Урманчы бабай керә - 1 минут.
  4. Җырлы бию “Листики – караблики” слова и музыка Кислициной .Е.В.-3 минут.
  5. Шалтай-балтай керә,Урманчы бабай белән әңгәмә- 2 минут.
  6. Икмәк турында балаларның шигьри юллары  – 1 минут.
  7. Шалтай-балтай керә,Урманчы бабай белән әңгәмә- 2 минут.
  8. Мультимедия: балаларның белемнәрен тикшерү -2 минут.
  9. Уен “Парлы яфраклар”- 2 минут.
  10. Әкият сәхнәләштерү – (сценка)  -2 минут.
  11. Жыр “На прогулку под дождем”.Музыка в Николаева.слова Н. Алпарева.-2 минут.      
  12.  . Шигырьләр  русча,  татарча.1 минут.
  13. “Дустым бар”-күмәк  бию.-2 минут.
  14. Шалтай-балтай , Урманчы бабай белән әңгәмә.-1 минут.
  15. Жыр  “Уныш җыры”Т .Волгина сүзләре,А.Филипенко көе.-2 минут.
  16. Сюрприз өлеше.-1 минут .

                Музыка  астында  балалар  залга  үтәләр,  Һәрберсе  үзләренә  билгеле

 урынга  басалар.

1 бал . Көз,  көз,  көз диеп  коела,

              Яфраклар   һәр  агачтан.

              Җирнең  өстендәге  келәм,

              Төрле  төстән  ясалган.

2 бала.  Көз, көз,  көз  диеп  шатлана,

               Һәр  гаиләдә   табын.

               Көзге   муллыклар   арттыра

               Көзнең   кадерен  тагын.

3 б33 б.  Көз,  көз, көз  дип,  аваз   салып

               Сәфәргә   чыга  кошлар.

               Хушлашу   сүзләре  булып,

               Яңгырый  бу  тавышлар.

Җыр “Көзге моң”М.Андерьянова көе һәм сүзләре

Урманчы бабай керә

 Урманчы бабай: Ай-яй,  бу  нинди   тавыш? Каян   килгән  бу  халык?

4 бала. Без  урманда  яшәүчеләр

              Янына   бүген   килдек.

              Аларга  дип,  бик  матур  өй,

              Карагыз,  салып  бирдек.

Урманчы  бабай:  Бик  яхшы  эш  эшләгәнсез,  Сез  урманның  дуслары  икәнсез. Ә  мин   Урманчы  бабай—шушы  урманның  хуҗасы  булам. Мин   монда  тәртип   саклыйм.  Сезнең  килүегезгә мин  бик  шат.  Бу  урманда   күптәннән  яшәсәм  дә,  аның  гүзәллегенә  һаман  да  сокланып   туя  алмыйм. Ә  көз  көне бигрәк  тә.  Җырлыйсы  гына  килеп  тора. Ә  сез?

5 бала.  Якты  алан,  көзге  урман,

               Бергәләп   ял  итәбез.

               Әйдәгез,  Урманчы  бабайга
              Бер   җыр  бүләк  итәбез.

Җыр “Листики – караблики” слова и музыка Кислициной .Е.В.

Урманчы бабай:Матур  җырладыгыз. Мин   чын-чынлап   ышандым,  сез  табигать  дуслары. Ә  бит  бар  шундый  кешеләр,  урманга  килеп,  шаулашып,  тәртипсезләнеп  ямьсез   итеп   йөриләр.  Хәтта  җәнлекләр  дә  алардан  куркып  качалар.   Менә  тагын  бер   тавыш  ишетәм. Бу-урманның  дусты  түгел  инде, балалар.  Кем  килә  икән?   Карыйк  әле.

Сызгырып,  сикерә-сикерә,  телефонында  музыка   тыңлап  

Шалтай-балтай   керә.

Урманчы бабай: Әйттем  бит,  бу  урманның  дусты  түгел  диеп.

Шалтай-балтай: Нишләп   мин  урманның  дусты  түгел?  Әле  нинди  генә  дусты.  Мин   урманны  бик  яратам.  Мин  ботагын  сындырмаган агач  калмады  монда.  Кошларга  музыка   тыңлатам.

Урманчы бабай:  Менә  шул-шул.  Синең  ишеләрдән  урманга  тынгылык  юк.  Син   кем  инде?

Ш-Б: Мин  Шалтай-балтай!  Мине  бар  да  яратып  шулай  дип  йөртәләр.

Урманчы бабай:  Бик  дөрес,  синең  кебек  шалтырап-бәлтерәп  йөргән  кешеләргә  шундый  исем  бик  килешеп  тора. Сез  бит  ялкаулар,  бер  эш  тә  эшли  белмисез.

Ш-Б: Менә  сиңа  мә.  Ялкау  имеш! Беләсегез  килсә,  мин  җәй  буе  авылда  тордым. Шулкадәр  эшлисем  килде, шулкадәр  эшлисем  килде, эшләтмәделәр  генә.

Урманчы бабай: Эшли  белмисең  син,  теләмисең  дә.  Сине  шуңа  күрә  эшләтмәгәннәр.  Шулаймы?

Ш-Б: Шулай  түгел,  мин  бакчада   чүп  утадым, яратмадылар,  Көтү  көтмәкче  идем,  алып  чыкмадылар.  Җиләк-җимеш  җыясы  килде,  рөхсәт  итмәделәр.

Урман бабай:  Син  әле  ипине  дә  агачта  үсә  дип,  йөрисеңдер.

Ш-Б: Юк  инде,  син  мине  бигрәк  ангыра  малай, дип  уйлыйсың.  Ипи  магазинда  үсә!.

Урманчы  бабай:  Беләсең  икән  шул.  Балалар,  менә  бу  Шалтай-Балтайга  ипинең  кайда  үскәнен  аңлатыгыз  әле.

3  малай    алга  чыгалар.  Уртадагысы  ипи  тоткан.

1 малай. Ипи  басуда  үсә,

                Аннан   амбарга  күчә.

                Тегермәндә   тарталар,

                Ап-ак   он  ясаталар.    

2 малай. Шул  он  килә  заводка,

                 Әйләнә  ул  камырга.  

                 Аннары   мичтә  пешә,

                 Кызарып   мичтән  төшә.

3 малай.  Шуннан  килә  өстәлгә,

                 Безгә  куәт  өстәргә.

                 Ипи  булса  табында,

                 Булдырабыз  барын  да.

Барысы  да  баш  ияләр.

Урман бабай: Менә  белдеңме  инде  ипинең  кайда  үскәнен,  ипи  булганчы   нинди  юллар  үткәнен. Яле  исеңә  төшер:  шомырт,  миләш,  балан  җиләкләрен  син  ничек  җыясың.

Ш-Б: Менә  шулай  итеп   сыгам,  аннары   сындырам,  аннары сыдырып  алам.

Урман бабай: Шул-шул!  Син  агачларның  ботакларын  сындырып  бетердең, кошларга  бер  генә   җимеш  тә  калдырмадың. Әле  бит  аларның  урманда  кышлыйсылары   бар. Менә  сиңа  шуның  өчен  бер медаль.

(медаль кидерә,  әйбәтләп  төзәтеп  куя,  Анда  “агачларны  сындырырга  ярамый”  дигән  билге  ясалган),

Урман бабай:  үзең  белән  йөрт.  Урманда  нәрсә  эшләргә  ярамаганын  бар  да  белеп  торсыннар.

Ш-Б: Ярар,  ярар,  бүтән  агачлар  сындырмам,  кошлар  белән  дә  дуслашырмын. (Конфет  ашый,  кәгазен  ташлый). Ай,  нинди  тәмле  кәнфит!  (Балаларга)  сезгә  дә  биримме?

9 бала.  Урман   өең  түгел  ул,

              Бер  кәгазь дә   ташлама.

              Син    чүпләсәң,  мин  чүпләсәм,

              Табигать  рәнҗеп  кала.

Ш-Б: Тегене  ватма,  монда  чүпләмә,  агач  сындырма, Монда  нишләргә  генә  ярый  соң?  Уйнарга  ярыймы,  ичмасам?

Урманчы бабай: Уйнарга  ярый.

Ал.бар: Урманчы  бабай,  синең  урманыңда  нинди  генә  агачлар  юк. (Экранда  агачларның   көзге  рәсемнәре). Балалар,  урманчы  бабайга  да  белемнәребезне  күрсәтик  әле. Бу  нинди  агач? (Балалар җавап  бирәләр). Бу  яфрак  кайсы  агачныкы.  Бу  агач  яфраклы  агачмы, ылыслы  агачмы?

Урман  бабай: Рәхмәт,  балалар!

Ал.бар:  Урманчы  бабай,  без  синең  урманыңнан  төрле-төрле  яфраклар  җыйган  идек.  Хәзер  шулар  белән  “Парлы яфраклар” дигән  уен  уйныйбыз. Һәр бала  яфрак  тотып  вальска  биеп  йөри.  Музыка  туктауга  һәркем  үз  парын  эзли. Күңелле   музыкага  җитәкләшеп  әйләнәбез. Урманчы бабай,  Шалтай-балтай,  сез  дә  безнең  белән  уйнагыз.

Уен “Парлы яфраклар”

Ал.бар: (гөмбәләр  тарата-тарата   сөйли).Урманчы  бабай,  без  әле   Шалтай-балтайны  эшкә  дә  өйрәтәбез.  Әнә   никадәр  гөмбә  үсеп  утыра  монда. Кем  күбрәк  гөмбә  җыяр?  Балалар  ашый   торган  гөмбәләрне  генә  җыябыз.

Уен “Гөмбә җыю”

 5 бала һәм Шалтай-балтай  җыялар. Шалтай-балтай  гел  чебен  гөмбәләре   җыя.

Ал.бар:  Балалар, сез  дөрес  җыйгансыз,  ә  менә  Шалтай-балтай дөрес  җыйганмы?

Шалтай-балтай: Нишләп  дөрес  булмасын,  мин   иң  матурларын  гына   җыйдым,  белдегезме?  

Бала.  Әйе,  син  дөрес  әйтәсең,

            Болар  матур  гөмбәләр,

            Әмма,  алар  бик  агулы,

            Бик  куркыныч   гөмбәләр.

Алып баручы: Әйе, ...Дөрес  әйтә.Шалтай-балтай,  син  җыйган  гөмбәләр,  чебен  гөмбәләре,  агулы  гөмбәләр.

(Алар  шулай  сөйләшкәндә   Урман   бабай,  тагын  гөмбәләрне  тарата)

Урманчы бабай: Без  гөмбәләрне  җыя  торабыз,  гөмбәләр  үсә  тора.

Ал.бар. (гембәләрне аланга тарата) Гөмбәләр  үсә   дигәннән,

                Мин  сезгә  бер  хикәя   сөйлим  әле,

                Әкияткә  охшаган.

                Менә  шушы  аланда  

                Бик  сәер  хәлләр булган.

                   Шәп  үскән   монда  гөмбәләр,

                   Төрле-төрле  эшләпәләр.

                   Тычкан   йөгереп   үткән,

                   Һәм  гөмбәләрне   күргән.

Музыкага   кәрзин   тотып  Тычкан   чыга.

Тычкан: Ай-яй,  матур  гөмбәләр,

                 Кызыма   җыйыйм  әле.

                 Ашар  бик  тә  яратып,

                 Әгәр  бирсәм  кыздырып...

Әкиятче бала:Тычкан,  тукта,  ашыкма,

                          Сорамыйча  син  җыйма.

                          Безнең  балалар  белә...

Балалар: Тычкан  ашамый  гөмбә!

Әкиятче бала: Менә  Төлке   йөгерә,

                           Һәм  гөмбәләрне  күрә.

Төлке: Ай-һай,  тәмле  гөмбәләр,

             Телләреңне   йотарлык.

              Җыйыйм  әле   күүүп  итеп,

              Улларымны   сыйлармын.

Әкиятче бала: Төлке,  тукта,  ашыкма,

                            Сорамыйча  син  җыйма.

                            Безнең  балалар  белә...

Балалар:  Төлке  ашамый  гөмбә!

Әкиятче бала: Аю  килә  лап-лап  атлап,

                          Харап   итә  гөмбәләрне  таптап.

Аю:  Шундый   ашыйсым  килә,  өзим  әле  бер гөмбә.

Әкиятче бала:  Аю,  тукта,  ашыкма,

                            Сорамыйча  син  җыйма.

                             Безнең  балалар  белә...

Балалар: Аю  ашамый  гөмбә!

Әкиятче бала: Тиен,  керпе  килделәр,гөмбәләрне  күрделәр.  Әйтегезче,  дусларым, Тиеннәр  һәм  керпеләр  Ашыйлармы  гөмбәләр?

Балала: Әйе,  әйе,  ашыйлар,  

                тиеннәр  дә,  керпеләр  дә,

                гөмбә  бик  яраталар.

Бу  арада  Тиен  белән  Керпе  гөмбә  җыялар аннан  сүзләрен  алга  килеп  сөйлиләр,  Ә  артка  чебен  гөмбәсе  эшләпәсе  кигән  малайлар  чыгып  чүгәлиләр.

Тиен:Агач  ботакларына  элеп,

           Гөмбәләрне   киптерәм.

Керпе: Ә  мин  балаларыма,

             Гөмбә  кыздырып  бирәм.

Ш-Б: Тиен,  керпе,  Анда  гөмбәләр  калды.

Тиен, Керпе борылып  карыйлар да: Фии,  болар  чебен  гөмбәләре.

Урманчы бабай: Менә  Шалтай-балтай  күрдеңме,  урмандагы  җәнлекләр  дә   кышка  әзерләнәләр. Ә  син  ничек  әзерләнәсең?

Ш-Б: Подумаешь,  ачка  үлмәм  әле.

Ал.бар: Урманчы бабай, безнең  балалар  эшкә  өйрәнеп  үсәләр. Әле  алар  матур  итеп  ял  да  итә  беләләр.

Жыр “На прогулку под дождем”Музыка в Николаева.слова Н. Алпарева

Шигырьләр  русча,  татарча.

“Дустым бар”Г.Гәрәева көе,суз.-Күмәк  бию.

 (Бөтен  эшләр  тәмамлангач, менә  шулай  күңел  ачканнар, дип бетерергә була).

Ш-Б:  Ай,  сезнең  белән  шундый  күңелле.  Минем  дә  сезнең  кебек  буласым  килә. Шалтырап-бәлтерәп  йөрисем  килми. Урманчы  бабай,  мә  бу  телефон  сиңа  булсын. Урманга  киләсем  килгәндә,  мин  сиңа  шалтыратырмын.

Урманчы бабай:  Күр  әле  урманның  шифалы  һавасы  бик  килеште  бу  егеткә. Көзге  урман  менә  шундый  инде  ул. Мин  башка  җирләрне  карый  торыйм  әле. Сау булыгыз  балалар,  тагын  урманга  килсәгез,  очрашырбыз.  

Бала:  Рәхмәт,  Сиңа  Урман  бабай,

            Чын  хуҗасы  урманның.

             Без  дә  табигать  дуслары,

             Кадерен  белик  аның.

Балалар:  Рәхмәт,  Урманчы  бабай!

Урманчы бабай китә.  Шалтай-балтай  зур  гөмбә  күреп.  Аны  күтәреп  

алып   килә.

Ш-Б:  Дусларым,  карагыз  әле,  монда  шундый  зур  гөмбә. Урманчы  бабай  тылсымы  инде  бу. Сезгә  күчтәнәч.  Язуы да  бар. “Җырлагыз  бер  матур  җыр,  шунда  гөмбә  ачылыр”. Җырлыйбызмы?

Балалар: Җырлыйбыз.

Жыр  “Уныш җыры”Т .Волгина сүзләре,А.Филипенко көе

Шалтай-балтай  алмаларны   өләшә.

   

Әдәбият:

1.Туган телдә сөйләшәбез.Аудиоязма.Җырлар.Казан 2012 ел.

2. Нәни йорәккә-зур бүләк.Аудиоҗыентык.Казан2017 ел.

3. Уз җырыбыз булсын әле. Җыентык. Г.Гарәева.1993 ел.

4. Ритмическая мозайка.А .буренина.С-Петербург.2012 ел.

5. “Күгәрченем,син гөрлә” Җыентыг.1994 ел

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего праздника для старшей группы "Осень, осень в гости просим"

Сценарий осеннего праздника для старшей группы«Осень, осень в гости просим» Дети под музыку заходят в зал и выстраиваются полукругом. 1. Вновь осенняя пора    Листья закружила...

Сценарий осеннего праздника для старшей группы "Осень, осень в гости просим"

Сценарий осеннего праздника для старшей группы«Осень, осень в гости просим» Дети под музыку заходят в зал и выстраиваются полукругом. 1. Вновь осенняя пора    Листья закружила...

Сценарий осеннего праздника для старшей группы "Осень, осень в гости просим"

Сценарий осеннего праздника для старшей группы«Осень, осень в гости просим» Дети под музыку заходят в зал и выстраиваются полукругом. 1. Вновь осенняя пора    Листья закружила...

«Праздник в осеннем лесу». Сценарий осеннего праздника в старшей группе

Праздник осенью в лесу,И светло, и весело!Вот какие украшеньяОсень здесь развесила!...

Сценарий осеннего праздника в старшей группе "Осень, осень в гости просим!"

Сценарий осеннего праздника в старшей группе "Осень, осень в гости просим!"( В гости  к детям приходят "Слякоть" и "Осень" )...

Сценарий Осеннего праздника для старшей группы: «Путешествие к Осени на осеннем паровозике»

Сценарий Осеннего праздника для старшей группы: «Путешествие к Осени на осеннем паровозике»Составитель: Нощенко Анна Александровна – воспитательЦель: создать веселое,...