“Кызыклы сәяхәт”
материал (старшая группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

“Кызыклы  сәяхәт”  юл йөрү кагыйдәләре буенча сәхнәләштерелгән әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd_konspekt_skazki.docx22.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче 1нче балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

“Кызыклы  сәяхәт”

(Юл йөрү кагыйдәләре буенча сәхнәләштерелгән әкият)

2021ел

“Кызыклы  сәяхәт”.

Бурычлар: Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.

Җиһазлар:

  • Макет: «Җәяүлеләр чыгу юлы».
  • Юл билгеләре: “Җәяүле сукмагы”, “Ял итү урыны”, “Беренче медицина ярдәме пункты”, “Җәяүлегә юл юк”
  • Костюмнар: Куян, Белмәмеш, Зирәк,  юл йөрү кагыйдәләре  инспекторы.
  • Декорация: светофор, юл билгеләре, машиналар.

Катнашалар:

Куян

Белмәмеш

Машина йөртүче малайлар

Полиция хезмәткәре

Зирәк

Юл билгеләре 4 бала

Светофор 3 кыз

Музык яңгырый. Куян чыга.

Куян: Нинди матурлык! Аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Машиналар каядыр ашыга, кычкырталар.

Руль тоткан 3 малай чыга һәм машиналарга утыралар. Музыка астында Белмәмеш чыга да, Куян  янына килә.

Куян: - Сәлам, Белмәмеш.

Белмәмеш: - Сәлам, Куянкай. Синең Теләчегә килүең бик яхшы булды әле. Теләчебез көннән-көн үсә, матурая. Быел аңа 30 ел тулды.  Әйдә, мин сиңа Теләчебезнең матур урыннарын күрсәтәм.

Куян: Мин риза. Ә нәрсә белән барабыз?

Белмәмеш: Кара, монда  никадәр машина, берсен сайлап алабыз да барабыз.

Куян: Әйдә, кайсын сайлыйбыз?

1 нче машина: Мин өр яңа машина.

2 нче машина: Ә мин җилдән җитез йөри торганы.

3 нче машина: Минеке машина дисәң дә машина ичмасам: фарасы, пыяласы да бар.

1 нче машина: Әле шиналары да резинадан бит.

3 нче машина: Шиналары гына түгел, номеры да бар әле. Менә, карагыз.

Белмәмеш: Сиңа кайсы машина күбрәк ошады?

Куян: Менә монысы: ялтырап тора, бик текә машина.

Белмәмеш белән  Куян машинага утырып китәләр. Юл кырыенда светофорны күреп алалар.

Белмәмеш: Бу нинди өч күзле куркыныч нәрсә?

Куян: Мин куркам. Ул безгә карап, күзләрен кыса.

Белмәмеш: Тукта, бу бернинди дә куркыныч нәрсәгә ошамаган бит. Аның 3 төсле тәрәзәсе бар. Әйдә, шакып карыйк.

Куян: Әйдә. (Тәрәзәгә шакый). Кызыл киемнән кызыл зонт тотып 1 кыз чыга.

  Янса кызыл ут

Тукта шунда ук.

Алга барырга, димәк, юл юк.

(Сары киемннән 1 кыз чыга.)

Әгәр сары ут янса,

Сабыр булырга кирәк.

Юлны аркылы чыгарга

Әзерләнергә кирәк.

(Яшел киемнән 1 кыз чыга.)

Яшел ут янды

Сиңа юл ачык.

Ашыкмый гына,

Урам аша чык.   “Светофор” биюе.

Белмәмеш б.н Куян светофор яныннан чыгып  түгәрәк ясап әйләнәләр. Музыка. Полиция хезмәткәре килә.

Полиция хезмәткәре: Бу нинди тәртипсезлек тагы? Юлда биергә ярамаганны белмисез мәллә сез?

Икесе бергә: Белмибез шул.

Полиция хезмәткәре: Алай булгач игътибар белән тыңлагыз.

Юлны аркылы чыкканчы

Кара син  сулга – уңга.

Якында машина күрсәң,

Ашыгып  чыкма юлга

Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез.

Имин булсын юлыгыз.

Полиция хезмәткәре: Сезнең  белән нишләргә инде миңа? Ә менә нәрсә. Хәзер мин үземнең булышчым  Зирәкне чакырам, ул сезгә юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыр. (Музыка. Зирәк керә.)

Полиция хезмәткәре: Мине  Теләченең икенче номерлы балалар бакчасына чакыралар. Белмәмеш белән  Куянга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтүне сиңа ышанып тапшырам.

Зирәк: Ярар. Мин аларга барын да аңлатырмын.

Полиция хезмәткәре: Ә миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз. (Саубуллашалар)

Куян, Белмәмеш, Зирәк(барысы бергә): Сау булыгыз.

Зирәк:  Юлдагы тәртипне сакларга  светофор гына түгел,  юл билгеләре дә ярдәмгә килә. Без кечкенәдән  юл  йөрү кагыйдәләрен белергә  һәм төгәл үтәргә тиеш. ( Юл билгеләр чыга).

1.Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

" Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдәле!" (җәяүле сукмагы)

 2. Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)

3. Ерактан ук күренә

   Кызыл тамгалы билге.

   Тизрәк яныма килсен, ди,

   Ярдәм  кирәкле кеше. (Беренче медицина ярдәме пункты)

4.Кызыл  түгәрәктә кеше

Әйтә кебек шул хакта:

"Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!(җәяүлегә юл юк)

 (Юл билгеләре чыгып китәләр)

Куян: Рәхмәт сиңа Зирәк. Син безне юл билгеләре  белән  таныштырдың.

Белмәмеш: Мин әле сиңа Теләчебезнең  бөтен урамнарын да күрсәтергә өлгермәдем. Әйдә, тизрәк юлның икенче ягына йөгереп чыгабыз да, киттек.

Зирәк: Туктагыз! Юл  аша аерым урыннардан гына чыгарга ярый. Безнең балалар бакчасыннан чыккач та,  төрле юл билгеләре куелган, шуларга карап кына йөрергә кирәк.

Куян: Ул урыннарны каян табарга соң?

Зирәк (анлата):  Җәяүлеләр чыгу өчен дигән билгене табарга һәм   аклы-сарылы сызыклар аша гына чыгарга кирәк. Хәзер аңладыгызмы инде?

Икесе бергә: Аңладык, рәхмәт. Без  барганда да, кайтканда да бик игътибарлы булырбыз.

Куян: Әйдәгез, бергә Теләче буйлап сәяхәткә барабыз.

Куян, Белмәмеш, Зирәк(барысы бергә): Әйдәгез киттек!(Җәяүлеләр юлы аша чыгып китәләр).