"Нәүрүз" бәйрәме
материал (старшая группа)

Габдрахманова Айгуль Габдулбаровна

21 март -"Нәүрүз" бәйрәме өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme_2021.docx21.6 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме.

Максат:

1. Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру.

2. Сөйләм телен үстерү, тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыру.

3. Татар халкының  бәйрәменә кызыксыну уяту.

Жиһазлау: өй күренеше,

Балалар залга кереп тезелеп басалар.

Җыр: “Яз, яз житә”

1 нче бала.Әйдә, кояш,сип нурыңны,

Кызганма бер дә.

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә.

2 нче бала.Ал  да  итәрбез  әле,

Гөл дә итәрбез әле,

Матур җырлар җырлый - җырлый

Бәйрәм итәрбез әле.

3нче  бала. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

4 нче бала.Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Залга берничә балалар керә.

5 нче бала. Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Әй, Ишбабай, Ишбабай

Мич башыннан төш бабай.

Биш тиен акча бир бабай,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

6 нчы бала.Торыгыз,тор хуҗалар

Нәүрүз җитте беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Бабай белән әби чыга.

Әби, бабай. Исәнмесез, оланнар!

Бабай. Мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акчаны табабыз инде аны. Хәзерге заманда биш тиен пүчтәк бит ул.

Әби. Әй балакайларым,күптән көтә идек сезне Ишбабагыз белән. Күчтәнәчләребезне дә әзерләп куйган идек. Иң элек сез безгә биеп күрсәтегез әле.

Бию: «Гөлләрем»

Әби. Рәхмәт инде сезгә,балалар. Сезгә диеп әзерләнгән күчтәнәчләребезне кабул итеп алыгыз. (тәлинкә белән пешкән күкәйләр бирелә)

7 нче бала. Әбкәй, эшең уң булсын

Теләгәнең юш булсын.

Күңелләрең хуш булсын,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

8 нче бала. Казанга бармак кирәк,

Балыкка кармак кирәк.

Ә безгә бәйрәм кирәк

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

9 нчы бала. Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирдегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә

Малыгыз артсын көзгә

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бергә. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Алып баручы. Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен чакырырга вакыт җитте. Әйдәгез,бергәләп Нәүрүзбикәне чакырып алыйк әле.

Балалар.Нәүрүзбикә,Нәүрүзбикә!

А.б. Карагызчы,нинди матурлык,җиргә ямь өстәп Нәүрүз килә,Нәүрүз!

Нәүрүз. Исәнмесез, дускайларым минем

Газиз җирем, якты кояшым

Гүзәл чәчәкләрем,бөек кешеләрем

Исәнмесез,исәнмесез.

Балалар. Рәхим ит, Нәүрүз,түрдән уз.

Нәүрүз. Бүген бөтен җир йөзендәге кешеләр мине зурлый, Бәйрәм бүген! Бәй-рәм!

Әби. Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз,

Язгы Яңа елыбыз!

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын,юлыбыз!

10 нчы бала. Нәүрүз килде,тиз килде,

Нәүрүз килде яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Бабай. Нәүрүзбикә кызым, бүгенге язда безне нәрсәләр көтә? Ачлыкмы, туклыкмы, кайгы хәсрәтме, әллә бәхетле, шатлыклы көннәрме?

Нәүрүз.Дусларым,сез эш сөясезме?

Балалар. Сөябез.

Нәүрүз. Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат.Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Бабай. Рәхмәт кызым.

Нәүрүз. Дусларым! Көн белән төн тоташкан,тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер - берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар,телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.

11 нче бала. Яратыгыз,көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

12 нче бала.Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

13 нче бала.Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

 Уянды бар агачлар,

 Куанды алмагачлар.

14 нче бала. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

 Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

Җыр: «Гөмбәләр»

15 нче бала.Алтын нурларга төренеп,

 Яз килә, яз килә

Шат  балаларга карап,

Кояш көлә, кояш көлә.

16 нчы  бала. Чәчәкләр белән күмелсен

Без яшәгән ил

Тизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

17 нче бала.Яратыгыз көннәрне,

Айларны елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

Бию: « Зонтиклар белән»

Кыңгырау, гармун тавышы ишетелә.

Алып баручы. Ишетәсезме, кыңгырау һәм гармун тавышлары ишетелә.Тагын кунаклар килә ахрысы. Күрегез әле ,балалар,Кыш бабай түгелме бу,рәхим ит ,Кыш бабай, түрдән уз!

Кыш бабай. Бу нинди җыен монда?

Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха-ха-ха!

Бер өрермен - җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм-кар ятар,

Елга-күлгә боз катар,

Кит, Нәүрүз,кит!

Нәүрүз. Шап итсәм җил тынар,

Елмайсам-карың елар.

Үзең кит,Кыш бабай!

Кыш бабай. Минем җитез тайларым бар,

Гыйнвар,февраль айларым бар.

Нәүрүз. Минем дә бит тайларым бар,

Җитез апрель, майларым бар!

Алып баручы. Кыш бабай, юкка ачуланасың,безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә.

Кыш бабай:Юк, юк, мин китмим. Тартышмыйча гына язга – Нәүрүзбикәгә биләмә-ләремне бирү юк. Минем шартларымны үтәргә син әзерме?

Нәүрүзбикә:

Синең бөтен шартларыңны да үтәргә әзер мин.

Кыш бабай:

Нәүрүз, әйдә, җеп  чорнау буенча ярышып карый әле.

Уен: Җеп чорнау.

Кыш бабай. Әйдә көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Менә хәзер карыйк әле ярышып,

Бераз аркан тартышып.

Нәүрүз. Мин риза. (ярышалар, Нәүрүзбикә җиңә.)

18 нче бала. Кыш бабай ачуланма

Яратсакта үзеңне

Быелга син китеп тор,

Нәүрүзгә бир син көнеңне.

Кыш бабай. Минем көчем җитәрлек.

Менә кашык,менә күкәй

Тот кулыңа чибәркәй.

Кайсыбыз алдан килер.?

(Кашыкка күкәй салып йөгерү, Нәүрүз беренче килә, кыш бабай егылып кала).

Алып баручы. Кыш бабай син ял итеп ал,балалар юиеп күрсәтерләр.

 Җырлы- биюле уен: «Чума үрдәк, чума каз»

Алып баручы. Кыш бабай,карт булсаң да,үзең хәйләкәр инде син,яңа ел бәйрәмендә биегән идең бит, әллә синдә биеп карыйсыңмы? (Кыш бабай биеп китә)

Кыш бабай. Уф арыдым,сусадым,

Харап булдым,җиңелдем.

Эредем бит,эредем,

Кыш бабай. Ярый, балалар, дөрестәндә Нәүрүзбикәгә урынымны тапшырыр минутларым килеп җитте. Хәзергә хушыгыз, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.

Балалар. Сау бул, Кыш бабай!

(Кыш бабай китә)

Алып баручы:

Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулны-кулга тотынышып

Бәйрәм итик көн буе.

Җырлы- биюле уен: «Кәрия - Зәкәрия»

Нәүрүз: Балалар, миңа икенче балалар бакчасына барыр вакыт җитте. Бәйрәмегез бик күңелле булды. Зур рәхмәт! Тик минем сезгә зур үтенечем бар.Табигатьне саклагыз, кошларны, бөҗәкләрне рәнҗетмәгез! Сау булыгыз!
Алып баручы: - Сау булыгыз,  Нәүрүз!

Алып баручы:

Бүгенгенең гүзәл мизгелләре

Күңелләрдә калсын уелып.

Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,

Очрашырга язсын җыелып.

Бергә:

Яз бәйрәме мөбәрәк булсын!

Дөньялар имин булсын!

Җыр: « Кояшлы ил»