Сценарий "Сабантуй"
материал (подготовительная группа)

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең төгәл көне юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_sabantuy.docx28.68 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Красносельский детский сад "Тургай" комбинированного вида Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

ТЕМА: “САБАНТУЙ”

(зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Уеннар, җырлар, шигырьләр, биюләр аша Сабантуй бәйрәменә кызыксыну уяту.

Бурычлар:1.Бәйрәмдә, уеннарда катнашасы килү теләге булдыру.        

                    2.Бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру.

                    3.Шигырьләрне матур һәм сәнгатьле сөйләргә теләк булдыру.

Көтелгән нәтиҗә: Балаларда Сабан туе бәйрәме аркылу гореф-гадәтләргә, уеннарга, җырларга кызыксыну уянды.

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең төгәл көне юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле.

Сабантуй - чынлап торып күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада безнең балалар бик теләп катнаштылар. Рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, кыскасы, үзләре өчен яңа бер дөнья ачтылар. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык мөхите тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй - балаларның - иң яраткан бәйрәме дә.

Сабантуй үткәреләчәк мәйдан татар халык сүзләре, төрле атрибутикалар, ярышлар өчен кирәкле булган  җиһазлар белән бизәлгән.

Алып баручы: Исәнмесез балалар!

Балалар:Исәнмесез.

Алып баручы: Балалар, без нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар: Сабантуй!

Алып баручы: Әйе,әлбәттә  дөрес. Ул халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәме. Без бүген шушы күңелле бәйрәмне үткәрергә җыелдык.(2-3 Слайд)

Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе шул.

Уйнап, көлеп, жырлап, биеп,

Бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары шул.

Котлы булсын авылдашлар

Ямьле сабан туйлары.

Бәйрәм итик шатланышып

Туганнар бергә-бергә шул.

Безнең бергә булуыбыз

Җитсен бөтен гомергә.

Җыр: “Сабан туе – хезмәт туе”

1 нче бала:

Булмаса һөнәрегез,

Читтән карап йөрегез,

Балалар чүлмәк ватканын,

Атлар чабышып кайтканын,

Көрәшчеләр бер-берсен

Җилкә аша атканын.

2 нче бала:

Бүген бездә Сабантуй,

Эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга:

Бәйрәм башлана анда.

3 нче бала:

Сабантуй – веселый праздник,

Праздник счастья и труда.

Пой, играй и смейся громко,

И танцуй как никогда.

4 нче бала:

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Сабан туе гөрләп торсын,

Биибез дә җырлыйбыз

Алып  баручы: 

Тыпыр-тыпыр,тыпырдашып,

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

Бию: “Әпипә”

Бу шигьрем, ап-ак сөлге булып,

Алларыңны синең капласын.

Таң капкасы белән ачыйк бергә

Сабантуйның бәйрәм капкасын!

Алып баручы: Балалар,тыңлагыз әле, кемнең тавышы ул,кем анда?(җил тавышы) (Кыр батыры)(чыга)( 4 слайд)

Кыр Батыры: Исәнмесез,балалар нәрсә эшләп утырасыз монда?  Ә нинди бәйрәмгә җыелдыгыз?

Балалар: Сабантуй!

Кыр Батыры: Ә нигә мине бәйрәмгә чакырмадыгыз? (ачулана)

Алып баручы: Ярый инде үпкәләмә . Әле бит бәйрәмне башлыйбыз гына. Әйдә син дә кал безнең бәйрәмдә. Бергәләп уйнарбыз, биербез, җырларбыз.

Кыр Батыры: Әй рәхмәт инде сезгә. Мин бик шатмын.  Сезгә кү-ү-үп итеп бер капчык күчтәнәч алган идем… Ләкин ашыгып, сезнең янга килгәндә, югалтканмын…

Алып баручы: Капчыгың зур идеме соң, Былтыр?

Кыр Батыры: Ме-е-енә мондый зур  һәм авыр иде капчыгым. Эх, әрәм булды…

Алып баручы: Кыр Батыры , әйдә  эзләп карыйк әле  капчыгыңны. Бәлки, кайдадыр шушында гына ятадыр. Кыр Батыры белән капчык эзлиләр). Карагыз, карагыз! Таптым! Менә монда нәкъ мәйдан уртасында зур бер капчык тора.

Кыр Батыры: Ай, капчыгым табылды! Хәзер мин аны ачам да, сезгә бүләкләр өләшәм!

Алып баручы: Юк, кирәкми!

Кыр Батыры:Нишләп???

Алып баручы: Бу капчык бигрәк зур күренә һәм селкенә

Кыр Батыры: Чыннан да! Ни булган соң минем капчыгыма? Нәрсә булса булыр, барыбер ачарга кирәк инде аны. (Капчыкны ача. Капчыктан Тиен малае килеп чыга)

Кыр Батыры: Кем соң син?( 5 слайд)

Тиен: Ә мин –Тиен малае ! Иң җитезе, иң матуры! (Көзге алып үзенә үзе соклана. Үпкәләп, балаларга эндәшә.) Сез мине танымадыгызмыни? Мине бәйрәмгә чакырмадыгыз да! Мине упкәләттегез… Шуның өчен мин сезнең бәйрәмегезне бозам! Бүләкләрегезне хәзер урлап урманга алып китәм.

Кыр Батыры: (Тиен малаена каршы төшә) Карале син моны, бөтенләй кызып киттен! Бир тизрәк бүләкләрне, алайса хәзер мин сине… (бармак яный)

Тиен малае : Нишләтә аласың соң син мине? Хи-хи-хи, хе-хе-хе, хо-хо-хо! (көлү тавышы)Мин бит иң акыллы, иң хәйләкәр, иң көчле !

Кыр Батыры: Ха-ха-ха, хе-хе-хе!(көлү тавышы) Иң көчле, имеш. (Яный) Җитәр монда бушка мактанып торырга. Әйдә, алайса көч сынашып карыйк! Балалар дөресен әйтерләр, кем көчлерәк һәм җитезрәк икән! (Көч сынашалар)

Тиен малае: Ой- ой-ой, ярдәм итегез әле мина !  Ой, коткарыгыз!(Зурлар һәм балалар булышалар)

Алып баручы: Балалар, кем җиңде?

Балалар: Кыр Батыры!

Алып баручы: Ә Тиен малае– мактанчык!

Тиен малае: Юк, юк! Бүтән алай итмим! Сез мине гафу итегез инде. Ярыймы миңа сезнең белән бәйрәмдә калырга? Мин дә сезнең кебек уеннарда катнашыр идем. Ә бүләкләрегезне мин сезгә хәзер кире бирәм. Мин аны ә-ә-ә-нә тегендә яшердем. (Авыр сулый) Бөтен бүләкләрне дә үземә алырмын дигән идем, булмады инде.  

Алып баручы: Балалар, Тиен малае безнең белән уйнарга калсынмы?

Балалар: Әйе, калсын!

Алып баручы: Ә хәзер Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.

Тиен малае:

Мактана дип уйламагыз,

Мин урынлы мактанам.

Чөнки бу чүлмәкне

Күрмичә дә вата алам!  (Балалар ике командага бүленеп уйныйлар)(Уен вакытында татар милли кое уйный)

“Чүлмәк вату” уены( 6  сайлд)

5 нче бала:

Карагыз, карагыз –

Капчык киеп чабабыз!

Сикереп тә карыймын,

Йөгереп тә карыймын,

Нигәдер егылдырта,

Нигәдер абындырта.

6 нчы бала:

Капчыкның эчендә мин

Ашыгам, кабаланам,

Юк, чапмыйм, чабаланам.

Югыйсә капчыксыз да

Бер дигән чаба алам.

Кыр Батыры:

Кемнәр җитез, кем өлгер,

Минем янга килегез!

Әйдә, карыйк узышып

Капчык киеп ярышып!  

“Капчык киеп йөгерү” уены.( 7 слайд)

Алып баручы: Килгән кунакларны, балаларны “ачык сәхнәгә” чакрабыз.

8 нче бала:  

Әйдә, киттек, ди, әти,

Көрәш мәйданына, ди.

Озакламый бик күңелле

Көрәш була анда, ди.

7 нче бала:

Сөлге чигәм асыл җепләр белән,

Йөрәк хисен салып бу жырга.

Насыйп булса иде бу бүләгем

Мәйданнарда җиңгән батырга.

Татарча бию (балалар, кунаклар белән бергәләшеп бииләр.)

Алып баручы: . Ә хәзер мин сезне Сабантуй уенының тагын берсе белән таныштырып китәм. Ул “Ат чабышы” уены. (Тиен малае белән Кыр батыры күрсәтә)

Малайлар алып килгәннәр

Иң җитез юртакларны.

Үзләре дә сынатмыйлар,

Читтә торсын атлары.

Атлар кайта, юл бирегез! 

“Ат чабышы” уены( 8 слайд)

Алып баручы:Балалар башкарында “Сабантуй” җырын тыңлагыз.

Җыр “Сабантуй”

Алып баручы:

Булды төрле ярышлар:

Җыр ярышы, атлар чабышы,

Иң кызыгы калды-

Аркан тартышы.

Кайсы команда көчлерәк?  

“Аркан тартышу”( 10 слайд)

               

Алып баручы: Афәрин, балалар, булдырдыгыз!

Җырлый-җырлый, бии-бии

Бәйрәм иттек бүген дә.

Яз бәйрәме гөрләп шулай                        

Калсын безнең күңелдә.

Җәйләр килсен мул булып,

Иген уңсын кыр тулып,                                

Дуслар булсын һәр җирдә,

Тынычлык булсын илдә.

Хәзер Тиен малае, Кыр батыры бүләкләр таратырлар.

 Алып баручы: Менә дуслар, көтеп алган  Сабан туйлары да тәмам  . Барыгызга да саулык, сәламәтлек телим. Сау булыгыз, дуслар!