Тәкыя бәйрәме
материал
" Тәкыя бәйрәме" сценариясе балаларда уеннар, җырлар, биюләр аша татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләт күнекмәләрен үстерү; ана теленә мәхәббәт тәрбиләү максатында төзелде.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 24.07 КБ |
Предварительный просмотр:
Тәкыя бәйрәме
Максат. Балаларда уеннар, җырлар, биюләр аша татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләт күнекмәләрен үстерү; ана теленә мәхәббәт тәрбиләү.
Башкаручы: Саба районы Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе: Мөхәммәтшина Диләрә Фоат кызы
Бәйрәм барышы.
Урман. “Хуш киләсең, Җәй кызы”. “Тәкыя бәйрәме котлы булсын!” дигән плакатлар. Стенада җәй кызы рәсеме. Дүрт зур төнбоек чәчәге. Алар эчендә чәчәкләр булып киенгән кызлар. Көй астында төнбоеклар әкрен генә ачылалар. Кызлар төнбоеклар эченнән чыгып “Чәчәкләр биюен” бииләр.
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, дуслар!
Бүген без сезнең белән “Тәкыя”бәйрәменә җыелдык. Бу бәйрәм онытылып беткән бәйрәмнәрнең берсе. Тарихта билгеле булганча, элек кызлар башларына “кашбау” – тәкыя дип аталган баш киемен киеп йөргәннәр. Кызларның тәкыя киюе хөрмәтенә тәкыя бәйрәме уздырганнар. Җәй уртасы җиткәч, чәчәкле, ямьле көннәрдә, кызлар урманнан, болыннан чәчәкләр җыеп кайтканнар, алардан тәкыя үреп кигәннәр. Кич җиткәч бер өйгә җыелып бәйрәм үткәргәннәр, биегәннәр, җырлаганнар, такмак әйтеп уйнаганнар.
- Кызлар, әйдәгез әле, без дә тәкыя бәйрәменә урманнан чәчәкләр җыеп алып кайтыйк әле.
Бертөркем кызлар “Кояшлы ил” ( Ә. Рәшитов сүзләре,Л.Батыр-Болгари музыкасы) җырын җырлап керәләр, урман буена басалар.
Алып баручы. Менә балалар, урманга килеп тә җиттек. Урман хуҗасы безгә урманына керергә рөхсәт итәрме икән? Әйдәгез, чакырыйк әле үзен.
Балалар. Әһә-һәй, урман хуҗасы!
Урман хуҗасы. Әһә-һәй, мин монда! Исәнмесез, балалар! Урманда ни эшләп йөрисез?
Алып баручы. Урман хуҗасы, бүген безнең кызларыбызның бәйрәме. Син безгә урманыңнан чәчәкләр җыярга рөхсәт итәрсеңме икән?
Урман хуҗасы. Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез! Кошлар сайравын, бөҗәкләр безелдәгәнен, агачлар шаулавын тыңларсыз. Ишетәсезме, ак каенның яфраклары “шыбыр-шыбыр” итеп нидер сөйләшәләр.
“Ак каен” җыры (З.Ярмәки сүзләре, татар халык көе)
Урман хуҗасы. Балалар, урманда нәрсәләр үсә әле?
Балалар. Агачлар, куаклар, чәчәкләр!
Урман хуҗасы. Ә сез аларны аера беләсезме соң?
“Агачлар, куаклар, чәчәкләр” уены (балалар рәсемнәрдән карап үсемлекләрне аералар).
Алып баручы. Урман хуҗасы, синең урманыңда нишләптер чәчәкләр күренми бит әле, кайда соң чәчәкләрең?
Урман хуҗасы. Урманга җәй кызы килеп җитмәгән бит әле, шуңа чәчәкләр юк урманда. Әйдәгез, балалар, бергәләп чакырыйк әле үзен:
Балалар. Матур җәй, кил безгә,
Кил, кил, тизрәк син безгә,
Гөлләр белән бизәп җирне,
Чәчәкләр бир син безгә.
Җәй кызы. Киләм, киләм, яшел үлән,
Хәтфә келәм җәеп киләм.
Исәнмесез, балалар!
Балалар. Исәнме, Җәй кызы!
Җыр “Җәй килде” Л.Батыр-Болгари көе, М.Шабаев сүзләре.
Җәй кызы. Рәхмәт, дусларым! Җырыгыз бик матур икән. Тик сезгә чәчәкләр бүләк иткәнче, берничә сорау бирәсем килә, сез җәй турында мәкальләр беләсезме?
1бала. Җәй эшләсәң- кыш ашарсың.
2бала. Чананы җәен, арбаны кышын әзерлиләр.
3бала. Җәйнең бер көне, кышның бер атнасына тора.
4бала. Бер җиләк белән тук булмассың.
Алып баручы. Мәкальләр генә түгел, шигырьләр дә беләләр әле балаларыбыз.
1бала. Карагыз, кара, ямьле җәй килгән,
Иң матур яшел күлмәген кигән.
Яшел һәм матур аяз көннәрдә,
Су коенабыз елга, күлләрдә.
2 бала. Аланнарда-җиләк исе,
Басуларда-иген исе,
Җәйләүләрдә-сөт исе.
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе,
Шушы булыр җәй төсе.
Җәй кызы. Рәхмәт, дусларым. Хәзер минем табышмакны тыңлагыз инде.
Җәйге эссе көннәрдә,
Мине сагынып көтәләр
Мин әз генә күренсәм,
Качып посып бетәләр.
Балалар. Болыт, яңгыр.
Җәй кызы. Дөрес, балалар, яңгырсыз чәчәкләр үсми бит, чакырыйк әле үзен.
Балалар. Яңгыр, яу,яу,яу!
Игеннәр яхшы булсын,
Чәчәкләр дә күп булсын,
Үләннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә эчәргә сөт булсын.
Күк күкерәгән тавыш ишетелә, болыт булып киенгән бала йөгереп керә, балалар зонтик астына качалар.
Зонтиклар белән бию.
Алып баручы. Әй, балалар, бөтенләй юешләнеп беттек ич, кояшны чакырыйк әле;
Кояш чык, чык, чык,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык бирермен,
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын.
Кояш, чык, болыт, кач,
Без уйнарбыз, җылыткач.
Кояш булып киенгән кыз керә.
Җыр “Кояшкай”Татар халык җыры.
Урман хуҗасы. Балалар, карагыз эле, нинди матур чәчәкләр үсеп чыктылар. Рәхмәт сезгә, Җәй кызы, болыт һәм кояш, минем урманымда чәчәкләр үстергән өчен.
“Чәчәкләр биюе”
Җәй кызы. Тыңлагыз әле, дусларым! Бу чәчәкләр үзара нидер серләшәләр, бәлки безгә үзләре турында да сөйләрләр.
Мәтрүшкә чәчәге булып киенгән кыз.
- Мин - мәтрүшкә, аяк-кул сызлаганда, салкын тигәндә, баш авыртканда, минем төнәтмәмне эчсәң бик тиз терелерсең
Ромашка. Чәчәкләремнән әзерләгән төнәтмәне йөткергәндә, салкын тигәндә, йөрәк авыртканда эчәләр.
Тузганак. Тамырымның майлы төнәтмәсе белән тәннең пешкән урыннарын дәвалыйлар, яфракларымнан әзерләгән төнәтмәне сары авыруы булганда эчәләр.
“Ал кирәк, гөл кирәк” уены.
Урман хуҗасы. Матур гына түгел, файдалы да икән әле бу чәчәкләр. Карагыз әле, чәчәкләрне күбәләкләр дә ничек яраталар, чәчәктән чәчәккә кунып татлы суларын эчәләр.
“Күбәләкләр җыры”. Күбәләкләр булып киенгән кызлар бииләр.
Алып баручы. Балалар, армадыгызмы?
Балалар. Юк армадык, сусадык кына.
Алып баручы. Ә-ә, алай булса, әйдәгез, чишмә буена киттек. Карагыз әле монда, нинди матур, нинди салкын, көмештәй сулы чишмә чылтырап ага. Чишмә кешеләрнең дусты, аның шифалы суын эчеп, юлчылар сусауларын басалар, чишмәдә битләрен юалар, ял итәләр.
Әйдәгез, без дә битләрне юып, су эчеп алыйк әле (су эчәләр юыналар). Менә рәхәт булып китте, әйдәгез шунда утырып ял да итик инде.
Ял итәләр. Кулларына чыбык тоткан ике малай сөйләшә-сөйләшә керәләр.
1малай. Кая гына киткән инде бу боза? Тапмасам әти колакны бора инде.
2малай. Ә мине әби кычыткан белән сыйлый. Шунда гына йөриләр иде бит, кая гына киткәннәр соң бу бозаулар.(Кызларны күреп алалар).
1малай. Әйдә, кызык итәбез үзләрен.
2малай. Ничек итеп?
1малай. Әнә, күрәсеңме чиләкләрне, шуларны яшереп куябы.
Шаян бию “Чиләкләрем”. Кызлар малайларны куып җибәрәләр.
Алып баручы. Ярый, балалар, ял иттек хәзер тәкыя үрергә чәчәкләр җыейк инде.
Балалар түгәрәк ясап басалар, уртада Җәй кызы җырлый.
Мин йөрим урманда,
Чәчәкләр күп монда,
Аларны җыямын,
Тәкыя үрәмен.
Ромашка. Сары күзле, ак керфекле,
Ромашкалар бар әле.
Тәкыя бик матур була,
Кочагыңа ал әле.
Җәй кызы белән Ромашка икесе ике якка йөгерәләр, буш урынны алырга тырышалар, кем урынсыз кала шул уенны дәвам итә.
Мәтрүшкә. Аллы-гөлле мәтрүшкә,
Безнең белән сөйләшә.
Мине онытып калдырма,
Тәкыя үр дип дәшә.
Тузганак. Тузганак дип әйтсәләр дә,
Тузгыганым юк бер дә.
Алтын сыман чәчәк атып,
Утырам балкып җирдә.
Балалар чәчәкләр җыеп, башларына тәкыя үреп кияләр.
Алып баручы. Балалар, кичтә җитеп килә, кояш та баеды инде, безгә кайтырга вакыт. Әнә чәчәкләрнең йокылары килә башлаган, күзләрен йомалар, ә без аларга бишек җыры җырлыйк.
Җыр “Йокларга” М.Сираҗи сүзләре, Р.Сәхәүтдинова көе (чәчәкләр арасына утырып җырлыйлар)
Алып баручы. Ә хәзер урман хуҗасы белән саубуллашып кайтыйк инде.
Урман хуҗасы. Сау булыгыз, балалар! Табигатьне саклагыз, кошларга тимәгез, чишмәләрне чистартыгыз, агачлар утыртыгыз, чәчәкләр үстерегез. Шул вакытта гына елгаларның суы саекмас, урманнардан кошлар китмәс, зәңгәр күгебезне болыт капламас.
Җәй кызы (җырлый). Яратыгыз урманны,
Чәчәкләрне, гөлләрне,
Кешеләр, табигатьне,
Саклагыз сез аларны.
Балалар. Рәхмәт, рәхмәт, Җәй кызы,
Телисең изге теләк. (Саубуллашып чыгып китәләр).
