“Рәхмәт, сиңа, Әлифба!”
методическая разработка

Элифба бэйрэменэ  багышланган  кичэ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elifba_beyr._2018.docx27.21 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә плакат:   “Рәхмәт, сиңа, Әлифба!”

 

Музыка №1       Музыка астында  балалар тезелеп чыга

.

Укытучы:  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучыларым!                                                  

                                 

  Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Әйе, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. Бүген сез укый, яза беләсез.Чын күңелдән котлыйм сезне !  

    Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Музыка №2  звонок

        Кыңгырау : Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.

Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апага ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт әлифбадан башланды.

1 б. Күңелләр шатлыклы булганга

       Без җыелдык бүген бу залга.

       Әтиләр-әниләр, карагыз:

       Без бергәләп күңел ачабыз.

2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да

       Ә шулай да, ә шулай да

       Иң шәп бәйрәм – балачак.

       Ә тагын да шәбрәге

       Әлифба бәйрәме булачак.

3 б. Күчкәнме бу залга

       Дөньяның бар яме?

       Күңелләр түрендә -

       Әлифба бәйрәме!

4 б. Бу матур бәйрәмгә

       Кушыл, дус, әйдәле!

       Мәктәпне гөрләтсен

       Әлифба бәйрәме!

Музыка №3  А.б  Бэйрэм  белән  котлау  өчен  сүзне   мәктәп  администрациясенә  бирәбез.

 

А.б. Әйдәгез, дусларым! Әлифбаныӊ үзен бирегә чакырыйк.

Бергә. -Әлифба, әлифба кил, кил Әлифба!

Хата. –Кычкырыгыз, кычкырыгыз! Менә сезнеӊ Әлифбагыз. Хәзер ул безнеӊ кулда. Аныӊ белән  нәрсә теләсәк, шуны эшли алабыз: без аӊа хаталар ясыйбыз…

Яман. Пычратабыз, рәсемнәр ясыйбыз.

Ялкау. (авызын ачып) –Һәм беркайчан да ачмыйбыз,чөнки иренәбез…

Укытучы. –Туктагыз әле, сез китапны ачмагач балалар ничек андагы хаталарны, пычракларны күрерләр?

Хата белән Яман ( Ялкауга борылып) – Әйе, ничек күрерләр?

Ялкау (кулын селкеп) – Ярар алайса. Ачып ка-рар-быз, ләкин у-кы-мый-быз.

Укытучы  - Балалар Әлифбадан башка укырга да, язарга да өйрәнә алмыйлар бит.

Хата. –Бу бик әйбәт була. Күз алдыгызга китерегез әле, минем күпме энеләрем, сеӊелләрем булачак.

Яман. Күпме пычрак булачак!

Укытучы – Беләсегез килсә, безнеӊ 1 класс укучылары яхшы итеп укый да, яза да беләләр. Алар сездән курыкмыйлар.

Хата. –Булмас ла!

Яман. –Ышанмыйм!

Укытучы – Ә сез тикшереп карагыз. Әгәр сез биргән биремнәрне үти алсалар Әлифбаны җибәрерсез, үти алмасалар – юк.

Ялкау – Ә ,бәлки кирәкмидер? Без бит и-ре-нә-без…

Укытучы – Балалар, Әлифбаны коткарабызмы?

 Б-р. –Әйе.

Хата –Ярар алайса. Менә сезгә сораулар:

1. Алфавитта барлыгы ничә хәреф? (39)

2. Кайсы хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь).

3. Кайсы хәрефләр 2 аваз белдерәләр? (я,ю,е,ё).

 Хата. Булмас ла! Барысын да дөрес әйттеләр!

Яман. Ә хәзер минем чират. Минем биремнәрем катлаулырак. Менә боларын точно эшли алмыйсыз. Әлифбада сез нинди һөнәрләр белән таныштыгыз? (очучы, умартачы, китапханәче, врач, укытучы, аш пешерүче, тәрбияче, комбайнчы, аучы, тегүче, чеби үрчетүче, игенче һ.б.)

Укытучы –Әйдә, Ялкау, сиӊа чират.

Ялкау. – Әй, мин иренәм. Укырга, язарга өйрәнү авыр түгел ул. Менә сез мисаллар чишеп карагыз.

1)Алмагачта 5 алма

 Алар пешкән, алланган.

Берсен алды Әнисә

Агачта ничә калды? (4)

2) Ак каенда 5 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез-

Барысы ничә кошчык?(10)

3) Бер куян басып тора,

Бер куян ята посып

Йөри дүртесе уйнап-

Йә, әйт әле, син уйлап?(6)

4) Челән янына  дәрескә

7 саескан килгән.

Шулардан 3 есе генә

Дәресен әзерләп килгән.

Ничә ялкау саескан

Дәрескә очып килгән? (4)

5) Бер күлмәктә 3 төймә,

Бер күлмәктә 5 төймә.

3 төймә дә, 5 төймә

Ничә? Шуны кем белә?(8)

Ялкау. Мин күрдем,  безгә монда урын юк икән. Алыгыз үзегезнеӊ Әлифбагызны. Ә без китик инде…

Хата. – Әйе киттек. Безгә мондый акыллы балалар ошамый.

Яман. – Икенче елга без тагын киләчәкбез. Яӊа 1 класслар янына.  Аныӊчы бәлки сез дә начар укый башларсыз.

Әлифба. –Мине коткарганыгыз өчен зур рәхмәт, балалар. Бәйрәмебезне дәвам итик.

5 б.   Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

6 б.   Әлифба,  күңелләр

Гел сиңа ялгансын.

Син безгә хәерле

Юл теләп каласың.

7 б.   Зур белем иленә

Бик озак барасы.

Куркытмый авыр юл,

Тау – ташлар арасы.

8 б.    Өйрәттең син безне

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

 9 б.   Каләмем йөгерә

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әти дә, әни дә.

10 б.   Елмаям, көләм мин

Нур тулы күзләрем.

Ватаным турында

Иң тәүге сүзләрем.

11б.Өйрәттең син безгә

Ватанны сөяргә

Рөхсәт ит зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә .

Җыр №4: «Учат  в школе »

12 б. Без бит әле быел гына

       Мәктәпкә диеп килдек.

       Ә аңарчы көн буена

       Бакчага йөргән идек.

13б. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

       Сүзләр төзеп уйнадык.

       Көн дә иртән сагынып килдек,

       Мәктәптән без туймадык.

14 б. Язарга да өйрәндек

       Ручка тотып кулларга.

       Хәрефләрне тездек без

       Тигез матур юлларга.

15 б. Бүген сезнең алда без

       Зур сынаулар үтәрбез.

       Үзебезнең осталыкны

       Сезгә дә күрсәтербез.

16 б. Зур ярдәм итәр безгә

       Дәрестә алган белем.

       Таяныч булыр юлда

       Әлифба биргән белем.

17 б. Җыр күтәрә күңелне,

         Бар да көләч, шат бүген.

         Бөек Әлифба патшабикәбез,

         Котла син безне бүген.

(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)

Әлифба.  Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

  Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)
  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
  • Бал алучы әбинең исемен әйтегез әле (Бәдәр)
  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)
  • Уңган кыз кем ул? (Сәгъдә)
  • Шаян куян тактага нинди сүзләр язган?(яшел, яшен)

Әлифба.  Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

  Аз да түгел,

  Күп тә түгел,

  39 төп-төгәл.

  Аны белә һәр бала

  Бу рәт ни дип атала? (алфавит)

Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

                          Кадерле Әлифбабыз!

                          Рөхсәт ит “Зур рәхмәт,

                          Мең рәхмәт”, дияргә!

 Музыка №5 Җыр: “Әлифбам”

Укытучы. Кадерле укучылар!

Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

  Бүлэк  тапшыру

А.б.  Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

18 б. Сине укып бетерсәк тә,

       Күңелләрдә калырсың.

       Синсез белем дөньясына

       Юлны ничек табарсың?

19б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

       Олы бәйрәмең өчен.

       Тагын да күп белер өчен

       Беркем кызганмас көчен.

20 б. Әти-әнием дә әле

       Әлифбаны сагынган.

       Кызыгып торалар иде

       Мин укыган чагында.

21 б. Беренче китап син булдың,

       Әлифба дус, хуш инде...

       Юк ла, хуш димик, исән бул –

       Син аерылмас дус инде!

22 б.   39 хәреф белән

           Таныштык без тиз генә.

          Олы ярдәмчем булдың син

           Рәхмәт инде Әлифба!

23 б. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

       Бик озын-озак юллар узарбыз.

       Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

       Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

А.б. Хөрмәтле әти - әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Сезнең дә аларга әйтер  сүзләрегез  бардыр.

Әти-әниләр  котлавы

Әлифба.  Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган тел белән Татар  телен  калдырам. Әйдәгез, аларны бирегә чакырыйк. Рәхим итегез !

Музыка №6   Уку, татар теле керә.

Бергә. Балаларым, якыннарым,

Сүзләр, хәрефләр.

Китердек без сезгә бик күп

Бүләк дәресләр.

Уку. Мин уку китабы булам.

Татар теле. Мин татар теле булам.

— Көн дә бергә йөрербез.

— Бик күп белем бирербез.

— Мине укып сөйләрсез,

— Мине язып көйләрсез.

— Минем белән сөйләшеп,

— Минем белән серләшеп

— Бик күп юллар үтәрсез,

— Хыялыгызга җитәрсез.

 Музыка №7 Җыр: «Туган тел» 

 Уку. -Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче уку китабыгыз - Әлифба белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез. «5» легә генә укыгыз. Безнеӊ кәрзиндә сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларыбыз бар.

  1. Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?
  2. Бабай нәрсә чәчкән?
  3. Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр?
  4. Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?
  5. Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?
  6. Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
  7. Курочка Ряба  нинди йомырка салган?
  8. Йомры Икмәкне кайсы хайван яраткан?

 Татар теле. -Ярый, рәхмәт сезгә. Сез бик зирәк һәм белемле икәнсез. Киләчәктә дә тырышып укыгыз.

Укучылар.

Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

2 ле алмаска,

Тырыш булырга,

5 кә укырга.

Укытучы. –Безнеӊ балаларныӊ һөнәрләре бетмәде әле. Алар сезгә җырлап һәм биеп  күрсәтерләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическое пособие "Гарәпча әлифба. арабский алфавит"

Методическое пособие "Гарәпча әлифба. арабский алфавит" -  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гарәп хәрефләрен өйрәтү буенча методик кулланма...