Шигырь бәйрәме
план-конспект занятия (средняя группа)

Мингалеева Резеда Анисовна

Познакомить детей с жизнью и творчеством татарского писателя Г. Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шигырь бәйрәме18.78 КБ

Предварительный просмотр:

                   Шигырь    бәйрәме

Музыка  залы  кирәкле  атрибутлар  белән  җиһазланган. Экранда  Тукай  турында  рәсемнәр  күрсәтелә.

Балалар  шигерь сөйли

1 бала:  Шушы  залга  җыелган  күк

              Табигатьнең  бар  яме.

              Бүген  хисләр  чәчәк  ата,

              Бүген  шигырь  бәйрәме.

         

2 бала: Чәчәкләрдән  ява   сыман

             Сихри  сүзләр  бәйләме.

             Нинди  көн  бу?  Тукай  көне!

             Бүген  шигырь  бәйрәме.

3 бала:  Әллә  язгы  чәчәкләр  дә

              Безгә  сәлам  бирәме?

             Алар  да  пышылдый  кебек;

             “Бүген  шигырь  бәйрәме”!

Җыр  “Тукай  абый”

Алып баручы:  Әйе,  бүген  бездә  бәйрәм,  ул  шигырь  бәйрәме. Бөек  шагыйребезнең  туган  көне  26  апрель,  бу  Тукайны  искә  алу  көне.

Балалар,  әйдәгез  иң  әлек  Габдулла  Тукай  турындагы  презентацияне  карап  үтик. Тагын  бер  кат  шагыйрьнең  балачак һәм  иҗади  тормышын  искә  төшерик.

Слайдлар карау:

1слайд: Г.Тукай фоторәсеме.

2 слайд:  Тукайның балачагы.

3 слайд:  Г. Тукай иҗаты.               

Алып баручы:  Балалар,  27  ел  гына  яшәсә  дә  Габдулла  Тукай бик  күп  әсәрләр,  әкиятләр,  шигырьләр  иҗат  иткән.  Шуларның берничәсен  тыңлап үтик.

Шигырьләр.

Гали белән кәҗә  

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Безнең гаилә  

Әткәй, әнкәй, мин, апай,

Әби, бабай һәм бер песи —

 Безнең өйдә без җидәү:

Безнең песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә,

Безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар :

Өйне тычкан явыздан саклый ул.

Бу кайсы вакыт?

Боз һәм кар эреде,          Көннәр озая,

Сулар йөгерде;                Төннәр кыскара,

Елап елгалар,         Бу кайсы вакыт? —

Яшьләр түгелде.                Йә, әйтеп кара.   (Яз)  

Җыр “Яз килә”  

Алып баручы:  Балалар,  ә  менә  бу  рәсемдә  нинди  кош?  Ул  нәрсә эшли?  Эйе, Тукай  шигыре  аша  без  карлыгачның  ничек  оя  ясавын,  ничек  туклануын,  балаларын  каравын  беләбез.

 Карлыгач
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

  “Бала белән күбәләк” җырының көе яңгырый.

Күбәләк булып киенгән кыз “очып” керә. Аның артыннан кулына күбәләк тоткычы тотып малай керә, күбәләкне куып тота.

  Бала белән Күбәләк

Б а л а:

Әйт әле, Күбәләк,

 Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

К ү б ә л ә к:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын,                                        

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә, —

Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!

Алып баручы:  Балалар, ә сез беләсезме, Габдулла Тукайның яраткан уеннары нинди булган?

Балалар:  “Ачык авыз”

Алып баручы:  Менә ничек күңелле уйнадык. Балалар, тагын бер уен уйнап алыйк әле.

“Уен  “ Без, без идек”  

                    

Бала: “Туган  тел”  ул  мәңгелек  җыр,

              Ул  минем  рухым,  көчем.

              Тукай  абыйдан  бүләк  ул,

              Барлык  татарым  өчен.

Алып  баручы.  Балалар,  Шигырь  бәйрәмебезне   бөтен  татар халкының  гимнына  әйләнгән  “Туган  тел”  җыры  белән  тәмамлыйбыз.  Сез  беләсез,  Гимн җырлаганда  һәркем  баса.  Бу  горурлык  хисе  дә,  бу  туган  илеңне,  халкыңны  ярату, бу  җырга  тирән  хөрмәт.  Тукаебыз  шигырьләре  мәңге  яшәр.

                        Җыр    “Туган  тел”.