"Габдулла Тукай" ачык дәрес.
план-конспект занятия (старшая группа)
В данном документе находится материал по творчеству великого поэта Г.Тукая, который можно использовать для утренников в детских садах.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 30.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Г. Тукайның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.
Алып баручы: Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән.
Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган.
Тукай туган ямьле яз аенда
Кырлай дигән татар авылында.
Моңлы җыры, үткен сүзе белән
Ул дөньяга шуннан танылга
Инсаф: Әле укый белмәсәк тә,
“Туган телне” җырлыйбыз
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл җыр дибе
Зиннур: Әкиятләр сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр” –
Безнең дуслар барсы да.
Алып баручы. Әйе, сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.Балалар без Тукайнын нинди шигырьлэен экиятлэрен без белэбез ойрэндек эле балалар? (балалар ответы).
Эйе балалар бик дорес, Тукайнын Туган тел ,Туган авыл кебек патриотик шигырьлэрен балалар куп кенэ бэйрэм кичэлэрендэ яттан сойлилэр.
Без дэ буген сезнен белэн Тукайнын шигырьлэрен сойлэп, жырлап шагыйрне искэ алырбыз.
“Бала белән күбәләк” шигыре (Алмаз, Ханифа)
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
« Безнен гаилэ» Гузэл
Алып баручы. Менә, балалар, күбәләкләрне рәнҗетергә ярамый, аларның гомерләре бик кыска бит.
Жыр Шурэле
Шурэле жырына шурэле керэ хэм эзрэк биеп балаларны кети кети итеп аола
Шүрәле: Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы?
Балалар: Әйе, син бит Шүрәле.
Шүрәле: Казан артындагы бер урманнан
Тукай мине табып танытты.
Бүген мине күпме кеше белә,
Күпме бала мине яратты.
Былтыр кысып китте бармагымны
Тик аңарга үпкәм юк күптән.
Үзем зарар салмак идем аңа,
Начар гамәл кылмам мин бүтән.
Балалар, минем уйныйсым килә, әйдәгез кети-кети уйныйбыз.
Алып баручы: Тукта әле, Шүрәле, бәйрәм вакытында нинди кети-кети уйнау ул.
Шүрәле: Карагыз әле, анда тагын кемдер килә, Былтыр булмасын тагы, мин качыйм.
Алып баручы. Курыкма, Шүрәле дус, Акбай ул, ул да бәйрәм икәнен ишетеп, шуңа килеп җиткәндер.
(Мәтәлчек атып Акбай керә, аның артыннан малай)
Г.Тукай “Кызыклы шәкерт” шигыре. (Давид, Зиннур)
Малай. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Маэмай. Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Малай. Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Алып баручы: Балалар, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Әйтәләр бит, “Калган эшкә кар ява”, – дип. Кечкенәдән өйрәнергә кирәк һәр эшкә, аннан соң булырга мөмкин. Ә безнең балалар һәр эшне вакытында башкара.
Алып баручы: Ә менә хәзер, Шүрәле, безгә уйнасак та була. Әйдә, Шүрәле, “Кети-кети” уенын уйнамыйбыз, ә безнең татар халык яраткан “Тубэтэй” уенын уйныйбыз.
Шүрәле: Әйдәгез, әйдә, мин дә бу уенны беләм! Бергәләп уйныйк!
Уен “Тубэтэй”(Музыка)
Алып баручы: Балалар карагыз эле кем йори монда?
Су анасы
Су анасы керә. (Як-ягына карана, нидер эзли)
Шүрәле: Әй, син, Су анасы! Ни эшлисен? Ни эзлисең анда? Кил бирегә. Утырыйк, сөйләшик бераз.
Су анасы: Юк, юк. Вакытым юк синең белән утырырга. Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар.
Шүрәле: Мин монда килгәндә бер тарак таптым. Синеке түгелме ул? (Күрсәтә)
Су анасы: Минем тарак, минем алтын тарак. Рәхмәт, Шүрәле. Ярар, киттем әле мин.
Шүрәле: Кая ашыгасын син, Су анасы?
Су анасы: Бәйрәмгә барасым бар.
Шүрәле: Ник монда да бәйрәм бит.
Су анасы: Ә ник алайса мин дөрес килдеммени? Тукай бәйрәменә эләктемме?
Алып баручы: Дөрес килдең, Су анасы, бик дөрес.
Су анасы: Рәхәтләнеп шигырьләр тыңлар идем мин алайса.
Алып баручы: Безнең балалар күп шигырләр беләләр, тыңлап кара.
Су анасы: Бик шатланып. Әйдә, Шүрәле, икәү бергә тыңлыйбыз.
(Су анасы белән Шүрәле балаларның шигырьләрен тыңларга утырылар)
1. Шигырь “Гали белэн кэжэ Инсаф
2. Малыш и мотылек Раян ,Лиза
3 Утро. Нэзирэ
4. Родная деревня. Диляра
Шүрәле: Ай-яй бигрәк матур сойлисез. Балалар, ә сезнең арада тапкырлар бармы? Сез табышмаклар яратасызмы?
Балалар: Әйе, яратабыз.
Шүрәле:
Лампа түгел – яктырта
Мич түгел – җылыта. (Кояш)
Сикереп төшә,
Бозны тишә. (Тамчы)
Ишегалдында таш була,
Өйгә керсә су була. (Боз)
(Балалар шигырьләр сөйлиләр)
« Кончил работу, играй» Самир, Амир, Радмир.
Шүрәле: Бик зур рәхмәт. Миңа сезнең бәйрәмегез бик охшады. Мин күп шигырләр тыңладым, Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән.
Су анасы: Рәхмәт, балалар. Мин үземә файдалы әйбер алдым. Җәй көне су буена ял итергә килегез.
Алып баручы: Туктагыз инде, кая ашыгасыз. Әйдәгез башта бергә бергә Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкарып китик.
Туган телен җырга салган Тукай,
Бар аһәңен, моңын сыйдырган.
Бүген дә бу җырны, гимн кебек,
Аягүрә басып җырлыйлар.
“Туган тел” җыры башкарыла.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Алып баручы: Бэйрәмне Гөлнур Айзатуллованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килэ.
Мин бәхетле, әгәр балаларым,
Сөйләсәләр ана телендә.
Кайгыларын, шатлыкларын бергә,
Бүлешсәләр татар телендә.
Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.
\\
\
Утро
Утро. Ожила земля.
Загорается заря.
Солнце встало на востоке,
Землю светом обагря.
Шум, движение; встаёт,
Просыпается народ.
Птицы, стаями сбираясь,
Поднимаются в полёт.
Родная деревня
Стоит деревня наша на горке некрутой.
Родник с водой студеной от нас подать рукой.
Мне все вокруг отрадно, мне вкус воды знаком,
Люблю душой и телом я все в краю моем.
Я многое увижу, — ведь жизнь еще длинна,
И ждет меня, наверно, дорога не одна.
Но только, где б я ни был и что б ни делал я, —
Ты в памяти и сердце, родная сторона
Габдулла Тукай — Кончил работу, играй
В один прекрасный летний день, забившись в уголок,
Готовил мальчик поутру учителю урок.
Он книгу толстую читал не отрывая глаз,
И слово каждое ее твердил по многу раз.
Скользнуло солнышко лучом в закрытое окно:
«Дитя, на улицу иди, я жду тебя давно!
Ты был прилежным, но закрой учебник и тетрадь,
На воле чудно и светло, тебе пора играть!»
А мальчик солнышку в ответ: «Ты погоди, дружок!
Ведь если я пойду гулять, кто выучит урок?
И для игры мне хватит дня, оставим разговор.
Пока не кончу, ни за что не выбегу во двор!»
И, так ответив, замолчал, за книгу взялся он
И снова трудится над ней, ученьем увлечен.
Но в это время под окном защелкал соловей
И слово в слово повторил: «Я жду тебя скорей!
Ты был прилежным, но закрой учебник и тетрадь,
На воле чудно и светло, тебе пора играть!»
Но мальчик молвил: «Погоди, соловушка, дружок!
Ведь если выйду я во двор, кто выучит урок?
Когда закончу, не зови — сам выбегу туда.
Я песню милую твою послушаю тогда».
Пришлось недолго ожидать — окончены дела,
Тетради, книжки и пенал исчезли со стола!
И мальчик быстро в сад бежит: «А ну, кто звал меня?
Давайте весело играть!» И началась возня.
Тут солнце красное ему с небес улыбку шлет,
Тут ветка яблони ему дарит румяный плод,
Там соловей запел ему о том, как счастлив он.
А все деревья, все цветы отвесили поклон!
Малыш и Мотылёк
Малыш:
Подожди, Мотылёк,
Ты так долго летал,
Расскажи, Мотылёк:
Разве ты не устал?
Где твой домик стоит —
Свет вокруг или тень?
Чем бываешь ты сыт?
Чем ты занят весь день?
Мотылёк:
На зелёный лужайке
Живу я, дружок,
Над лужайкой летаю
В погожий денёк —
Там, где нега и зной,
Где цветов аромат.
Этой сыт я едой,
Этой ласке я рад.
И как этот денёк
Моя жизнь коротка…
Если ты мне дружок —
Не лови Мотылька!
Забавный ученик
— Стой, Акбай, на задних лапках, поучись-ка, послужи!
Ну, не падай! Ну, не падай! Спину ровненько держи.
— Мне учение — в мученье! Я же маленький, смотри!
Сколько от роду мне… Месяц? Или два? А может, три…
Мне ли службой заниматься? Мне бы, хвост задрав, скакать!
Мне б на травке поваляться, научиться бы рычать.
— Глупый песик! Нужно к делу приучаться с малых лет,
Ремеслом не овладеешь, если будешь стар и сед!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".
Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...
"Воспитательное значение произведений Габдуллы Тукая"
Сообщение для воспитателей по развитию у дошкольников нравственных качеств и любви к произведениям Г.Тукая и в связи с его 125 летием....
Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.
Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".
Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Габдулла Тукай - великий татарский поэт
консультация для педагогв дошкольных образовательных учреждений о жизни и творчестве татарского поэта Г.Тукая...
Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"
Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

