Сценария "Йомырка җыю бәйрәме"
материал (подготовительная группа)

Каримуллина Гульназ Сулеймановна
"Йомырка җыю бәйрәме" Максат: Балаларны татар халкының онытыла барган бәйрәмнәре, аларның гореф – гадәтләре, милли уеннары һәм бию элементлары белән таныштыру. Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсирләр калдыру. Сүз байлыгын тулы –ландыру. Балаларда патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Бәйрәм үткәрү урынын җиһазлау: залда татар авыл йорты күренеше, йортның ике ягында койма, өстәл һәм агач озын урындыклар, йортның эчке бизәлеше милли рухта бизәлгән: кичке күренеш – уртада өстәл тора, өстәлдә чигүле ашъяулык ябылган, аның өстендә буялган йомыркалар салынган тәлинкә, самавыр һәм милли ризыклар куелган. Бер як койма янында агач озын урындык һәм икенчесендә катнашучылар утыра. Иртәнге күренеш – өстәл һәм бер озын агач урындык алына, ишегалдына охшатып уртага агач макеты куела. Катнашучылар: өлкәннәр – хуҗабикәләр, ике ишегалдына – малайлар һәм кызлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariya_yomyrka_zhyyu_byrme.docx24.9 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Тема: “Йомырка җыю бәйрәме”

 Төзеде тәрбияче:
Каримуллина Гөлназ Сөләйман кызы

Саба районы 2025 ел


"Йомырка җыю бәйрәме"

Максат: Балаларны татар халкының онытыла барган бәйрәмнәре, аларның гореф – гадәтләре, милли уеннары һәм бию элементлары белән таныштыру. Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсирләр калдыру. Сүз байлыгын тулы –ландыру. Балаларда патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Бәйрәм үткәрү урынын җиһазлау: залда татар авыл йорты күренеше, йортның ике ягында койма, өстәл һәм агач озын урындыклар, йортның эчке бизәлеше милли рухта бизәлгән: кичке күренеш – уртада өстәл тора, өстәлдә чигүле ашъяулык ябылган, аның өстендә буялган йомыркалар салынган тәлинкә, самавыр һәм милли ризыклар куелган. Бер як койма янында агач озын урындык һәм икенчесендә катнашучылар утыра. Иртәнге күренеш – өстәл һәм бер озын агач урындык алына, ишегалдына охшатып уртага агач макеты куела.

Катнашучылар: өлкәннәр – хуҗабикәләр, ике ишегалдына – малайлар  һәм кызлар.

Бәйрәм барышы:

Залда талгын гына милли көй яңгырый.

Алып баручы: Безнең бабаларыбызның онытыла барган бәйрәмнәре, аларның гореф – гадәтләре, нихаять, яңадан әйләнеп кайта башлады. Татар авылларында яз айлары истә кала торган мизгелләрнең берсе булган. Язның бер көнендә балалар, өйдән өйгә кереп, күкәй җыйганнар. Бу көн турында халыкка алдан ук белгерткәннәр, шуңа күрә хуҗабикәләр кичтән күкәй кызартып, күчтәнәчләр әзерләп куйганнар. Иртән сабыйлар, “Аягым җиңел булсын” дип, тели – тели, авыл буйлап, өй саен кереп йөргәннәр. Бер үк вакытта алар күршеләре, туганнары, авылдашлары белән дә танышканнар. Өлкәннәр дә сабыйларны сынаганнар: кем баласы исәнләшә һәм рәхмәт әйтә беләме, кыюмы, зирәкме, аның үз – үзен тотышы ничек һ.б. турында белгәннәр.

Җыелган күкәйләрне кырга алып чыгып, балалар төрле уеннар уйнаганнар. Сыйланганнан калган күкәйләрне җир өстенә сибеп киткәннәр. Шулай иткәндә игеннәр мул була, ел җиңел килә, дип ышанганнар. Татар халкының гореф – гадәтләре, милли йолалары күңелебездән чыкмаган әле. Алар белән кызыксыну арта гына бара.

Тонык кына яктылык төшә (кичке  күренеш). Бер як койма ягындагы озын агач урындыкта 3 кыз утыра алар каршында әниләре. Балаларның алларында янчыклар. Алар җырлап янчык тегәләр.

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез.

Асыл төсле җепләр белән

Без янчыклар тегәбез.

 Көй астында кызлар шигырь сөйлиләр

1 Кыз:

Капчык тегәм, капчык тегәм

Йомыркалар салырга

2 Кыз:
                                         Уйнап, көлеп, җырлап, биеп

                                         Күкәй җыя һәр бала.

Кызлар шигырь сөйләгәннән соң яңадан 1 куплет җыр җырлыйлар.

Әни: Ииии йокларга вакыт җитә икән бит ... Булдымы балакайларым?

Кызлар: Булды!

Кызлар теккән янчыкларын әниләренә күрсәтәләр һәм биергә басалар.

                         Татар бию көенә янчык тотып бию.

Бию ахырында  “сәхнә артына” кереп китәләр.

Әни: Янчыклар бигрәк матур булган ( һәм сәхнә артына кереп китә)

Декорация ишегалдына үзгәртелә.

 Әтәч кычкыру фонограммасы яңгырый, аннан  уяну көе. Хуҗабикә әни чыга.

1 Хуҗабикә: Хәерле иртә балаларым! Торыгыз! Бәйрәмне йоклап калмагыз! Бүген бит йомырка җыю бәйрәме!

1 Бала: (уртага йөгереп чыга)

Май аеның ни икәнен

Белми торгансыз әле.

Безнең якта май ае –

Күкәй җыю бәйрәме.

Биючеләргә кушыла

Татар бию көе – сәламләү.

Балалар бию ахырында икегә бүленеп ике якка койма яныныа басып шигырьләр сөйлиләр:

1 Бала:

Безнең якта бәйрәм бүген,

Бездә бүген тантана!

Өйдән – өйгә йөреп әнә

Күкәй җыя һәр бала.

2 Бала:

Төсле күкәй, төсле күкәй!

Бик матуры бер генә!

Иң матуры – иң өлгергә,

Алыгыз, кем өлгерә!

Күңелле татар көе яңгырый, шушы көйгә ике ишегалды балалары такмак әйтеп кара – каршы киләләр:

“Кыт, кыт, кыт – кытыйк,

Чиби – чиби чип тавык,

Хуҗалар өйдәме?

Бер йомырка бирәме?”

1 Хуҗабикә: Өйдә, өйдә әйдәгез түрдән узыгыз. Сезне килерләр дип көттек.

Балалар: (барсы бергә). Исәнмесез!

3 Бала: 

Әби, әби, әбекәй,

Җәтрәк бир безгә күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

1 Хуҗабикә: Әйдә, әйдә керегез, сезгә дип әзерләп куйдым.

4 Бала:

Табакка каймак кирәк,

Май, күкәй, коймак кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә сызланма.

5 Бала: Безне бик зурладылар, сый хөрмәт күп җыелды. Еллар тыныч, уңышлар мул булсын.

  • Мә-ә, мә-ә, куйларыгыз күп булсын,
  • Му-у, му-у, сыерыгыз сөт бирсен, бозавыгыз булсын,
  • Кыйтак, кыйтак тавыкларыгыз йомырка салсын, чебиләр чыгарсын,
  • Га-га-га казларыгыз күп булсын, ястык түшәк жыегыз.

    Хуҗабикә балаларга рәхмәт әйтә, йомырка һәм күчтәнәчләр өләшә. Балалар йомыркаларын янчыкларына салалар.

   Йола дәвам итә, ә хәзер икенче ишегалды балалары беренче ишегалды балаларына каршы такмак әйтә – әйтә киләләр.

Чеби – чеби чип тавык,

Куначага мен тавык,

Кунакчага менәлмәсәң

Чебешеңне җый тавык

Хуҗалар өйдәме соң?

Бер йомырка бирәме соң?

2 Хуҗабикә: Әйдә әле, кил әле муллык өстәп бир әле.

Уйныйк әле, уйныйк әле,

Сынатыштан булмасын.

Сезнең арада берәү дә

Авыз йомып тормасын.

Бик тиз җавап бирсәгез,

Күкәй бирермен сезгә.

  1. Яшел чирәм өстендә корт – корт кортлар.

Канатларын җәеп балаларын туплар. (Тавык)

  1. Бозын ватсаң, көмеш чыгар, көмешен ватсаң, алтын чыгар.

Ак күл, ак күл эчендә сары күл. (Йомырка)

2 Хуҗабикә: Бик тапкырлар, зирәкләр икәнсез, моның өчен сезгә йомырка бирермен!

Икенче ишегалды балаларына да йомырка һәм күчтәнәчләр өләшенә, алар да йомыркаларын янчыкларына салалар һәм хуҗабикәгә матур теләкләр телиләр:

  • Малларыгыз күп булсын!
  • Карак кермәсен, көчекләрегез карак җибәрмәсен!
  • Аягым җиңел булсын!

6 Бала: Апакай, безгә сезнең өйдә күңел ачарга, җырлап биергә рөхсәт итмәссезме икән?

2 Хуҗабикә: Рөхсәт, балалар, рөхсәт. Бергә – бергә күңелле булыр.

7 Бала: Рәхмәт апакай. Әйдәгез күңел ачабыз. “Капкалы” уенын уйныйбыз.

Балалар парлашып басалар. Уртада калган парга җәза бирелә. Мәсәлән, беренче пар җырлый, икенчесе бии, өченчесе шигырь сөйли.

8 Бала: Ә хәзер “Яшьләр уены”  уйныйбыз.

Кызлар һәм малайлар кара – каршы тезелеп басалар. Бер – берсенә “Челтәр элдем читәнгә” дигән татар халык җырының куплетларын җырлыйлар.

9 Бала:

Җырларыбыз юлдаш булсын,
                                        Юлдаш булсын, яңгырап торсын.

Эшләрегез уңнан булсын,

Илебезне бизәп торсын.

“Матур булсын” дигән татар халык җыры башкарыла.

Хуҗабикә: Кадерле балалар! Минем сезгә зур үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, болыннарыбыздан киек казлар китмәсен. Әби – бабайларга, яклаучысы булмаганнарга ярдәм итегез. Дөньялар тыныч булсын, зәңгәр күкне кара болыт капламасын. Үләннәр һәрчак яшел торсын. Игеннәр һәрчак мул уңыш бирсен. Барлык изге теләкләрегез кабул булсын.

Балалар: Амин, шулай булсын!

10 Бала: Без уйнадык, җырладык, биедек, күңел ачтык. Ә хәзер барыбыз да бергәләп су буена төшәбез, шунда җыелган күчтәнәчләр белән сыйланырбыз.

(Көй астында чыгып китәләр)