Май чабу бәйрәме
методическая разработка (подготовительная группа)

Васильева Альбина Михайловна

Туган якның гореф-гадәтләрен кулланып, балаларга милли тәрбия бирү буенча

оештырылган бәйрәм кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл may_chabu_byrme.docx24.39 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль бюджет  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы

“96 нчы номерлы балалар үсеше үзәге- балалар бакчасы “Елмаю”

 

“Май чабу бәйрәме”

Туган якның гореф-гадәтләрен кулланып, балаларга милли тәрбия бирү буенча

оештырылган бәйрәм кичәсе

                                                                                        Төзеде: тәрбияче

                                                                                                    Васильева А.М.

   

Түбән Кама шәһәре, 2024

Май чабу бәйрәме.

Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту,

Программа эчтәлеге:

1.Балаларда туган халык, туган ил, керәшен татар халкының гореф-гадәтләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2.Балаларда татар керәшеннәренең йолаларына кызыксыну тәрбияләү .

3. Туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам хисе тәрбияләү.

4.Әби-бабай белгән йолаларны онытмыйча яшь буынга җиткерү.

 

(Музыка яңгырый “Тихо гуляй, мой милай” (керәшен халык җыры Валерий Шрыков башкаруында) балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

(Тәрбияче “Түгәрәк уены” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрә)

 (4 бала тәрбияче янына җыела)

1 бала: Кызлар, малайлар, беләсезме бездә бүген нинди бәйрәм?

Балалар: юк, белмибез.

1бала: Май чабу бәйрәме бездә!

2 бала: Йә, нинди бәйрәм инде ул?

Марина:  Үзем аңлатып китәм. Май чабу – керәшеннәрдә кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә.  Бу көннәрдә кешеләр атна буе күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар. Ә бүгенге көн уеннарга багышланган.

А.б. Балалар, сез беләсезме, безнең борынгы әби-бабаларыбыз кояшка аллага табынган күк табынганнар. Язның беренче көннәре килү белән, кояш җирне җылыта башлагач, сөенгәннәр. Шуның өчен кояшны хәтерләткән күмәчләр ясаганнар. Ул түгәрәк күмәчләрне пешерү традициягә кергән. Шул күмәчләрне ашаган кеше, кояштан аз гына булса да яктылык, җылылык ала дип санаганнар. Вакыт үтү белән ул күмәчләрне коймаклар алыштырган. Балалар, коймак турында мәкальләр әйтеп үтик әле.

1 бала: Коймаксыз май чабу булмый.

2 бала: Коймак –кояшның туганы.

3 бала: Кайда коймак – шунда без!

4 бала: Май чабу килә, коймак белән бал алып килә!

А.б. Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану да бар. 

     Шулай итеп май чабу бәйрәмен башлыйбыз!

Уйнарбыз да, җырларбыз да

Май чабу бәйрәмендә.

Бик күңелле бәйрәм бездә,

Истә калыр гомергә!

Әйдәгез, дуслар, килегез,

Керәшенчә матур итеп,

Җырлый-җырлый биибез!  

(Кызлар башкаруында  яулыклар белән бию).

А.б.  Май чабу көннәрендә, матур итеп бизәлгән, яхшы атларга утырып, авыл яшьләре, җырлап,  урамнар эйләнгәннәр.

         Май чабу булгач, чын май чабу булсын,

          Нинди май чабу уеннарсыз узсын!

Әйдәгез эле, без дэ  атларда йөреп алыйк. Аның өчен зур түгәрәк ясыйк.

( Уен түгәрәктә  үткәрелә “Атта йөрү” )

А.б.  Әйдә, әйдә катырак бас

 Биегәнне күрсеннәр

 Баскан җирдә ут чыгара

 Керәшен кызлары дисеннәр.

(балалар түгәрәккә басалар, “сигезле биюе” башкарыла(“ Тугай, тугай”җырына ). Аннан балалар ярым туәрәк ясап, сәхнәгә таба карап басалар)

                         

А.б. Җырлыйсы килеп кенә лә

       Тора бүген безнең дә.

        Көтеп алган бәйрәмебез

        Бүген һәммәбезнең дә!

(Кызлар башкаруында җыр: “Кояшлы ил”)

А.б.   Май чабуга дуслар килгән,

         Уеннар уйныйк диеп.

         Алтын капкалардан

          Бергәләп чыгыйк диеп!

 Балалар, әйдәгез бергәләп, капкалы уенын уйнап алыйк әле.

(Уен “Золотые ворота”көенә)

  А.б.       Ки эле, дустым, ки эле,

               Ки эле галошыңны.

              Әйдә туган, җырла эле,

              Яратам тавышыңны.

 Әйдәле, Марина Олеговна, безгә тагын бер җыр җырлап үт эле. Ишеттер әле үзебезнең керәшен көйләрен.

 (Җыр “Җыйдым җиләк”)

А.б. Әйдәгез эле, балалар, “Чума үрдәк, чума каз” уенын да уйнап алыйк инде! Парлап басабыз, парсыз бала алга чыга.

 (“Чума үрдәк, чума каз” уены)

Чума үрдәк, чума каз (2 тапкыр)

Тирән күлне ярата шул, ярата (2 тапкыр)

 Булат үзенә иптәш эзли (2 тапкыр)

Белмим кемне ярата шул, ярата (2 тапкыр)

Ул Айшәне ярата шул, ярата (2 тапкыр)

А.б.  Әйдэгез,бергәләшеп,

        Түгәрәккә басып
         Коймаклар турында

        Җырлап алыйк эле!

("Коймаклар" уен - жыры уйнала)
Балалар, кулга-кул тотынышып, тугэрэк ясыйлар,

         Бүген май чабу бәйрәме

         Без чакырдык кунаклар.

         Кунакларның килүенә

          Пез пешердек коймаклар.

Коймакларга карасак,

Менә шулай күпергән.

Менә шулай җәелгән,

Тәмле майлы коймаклар.

        Чыж-пыж итеп коймаклар

        Җәелде, әй, җәелде.

       Чыж-пыж итеп коймаклар

        Җәелде, әй, җәелде.

Пеште инде коймаклар,

Түргә узыйк кунаклар.

Бу тәмле коймаклардан

Авыз итик кунаклар.

  А.б.   Хөрмэтле кунаклар, балалар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Бәйрәм белән сезне матур кызлар, малайлар һәм хөрмәтле кунаклар. Исәнлек – саулык, зур уңышлар сезгә.

Бугенгенең гузэл мизгеллэре
Куңеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.
Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк. 

        Ә хәзер барыгызны да кайнар коймаклар белән сыйланырга чәй табынына чакырабыз!