"Без мәктәпкә китәбез"
методическая разработка (подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Сценарий выпускного утренника в детском саду на татарском языке. Сценарий содержит не только песни, стихи, игры на татарском языке, но и включает в себя элементы образовательной деятельности.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_kitbez_mktpk_2023.docx770.16 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау районы Ташлы-Кавал «Кояшкай» балалар бакчасы

“Без мәктәпкә китәбез!”

C:\Users\User\Desktop\Экскурия яз 2023\IMG_20230427_100238.jpg

2023

“Вместе весело шагать...”  дигән музыка астында балалар, шарлар тотып, залга керәләр. Шарларны җибәрәләр.

Җыр:“Әссәламегаләйкем!” Госман Сибгатуллин сүзләре, Резеда Ахиярова музыкасы (ӘӘТ № 19)

1.Таң ата да кояш чыга,

    Кояшны сәламли көн.

  -Саумы, Кояш, сүнмәс учак!

   Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

2.Тел ачкычы, иман биргән

   Сөекле туган телем!

  Үз телемдә сиңа сәлам,

  Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

3.  Ачыйк бәхет ишекләрен,

     Бәхетле булсын һәркем.

    Әй кардәшләр, милләттәшләр,

    Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

4. Таң ата да кояш чыга,

    Кояшлы бездә һәркөн.

    Кояш белән сәлам юллыйм,

    Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Сезне күрүебезгә без бик шат. Бүген  балалар бакчасында  дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көне. Без 5 балабызны белем бирүнең икенче баскычына-  мәктәпкә озатабыз.

Сүзне балаларга бирәбез.

1.“КОЯШКАЙ” диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз. (Райнур)

2.Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый бакчада,

Берсен-берсе уздырып.  (Гүзәл)

 

3.Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.  (Сөмбел)

4.Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә. (Илмир)

Алып баручы:   Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хатирәләр, матур һәм истәлекле вакыйгалар, барысы да безнең “Кояшкай” балалар бакчасында була. Алдагы җырыбыз шуның хакта.

Җыр: “Безнең бакча”

1.Бакчага барам, әнигә

Шигырьләр сөйли-сөйли.

Бакчадан кайтам,

Әтигә яңа җыр көйли-көйли.

Кушымта:

Безнең бакчабыз гөл генә,

Шау чәчәктә гел генә.

Тагын бакчага йөгерәм,

Үтсен менә төн генә.

2.Кайда, кайчан, нигә, ничек?

Бакчада җавап табам.

Дусларым белән туйганчы

Уйныйм, шаярам, чабам.

Кушымта:

Безнең бакчабыз гөл генә,

Шау чәчәктә гел генә.

Тагын бакчага йөгерәм,

Үтсен менә төн генә.

3.Безнең бакча – бәхет иле,

Әкияти балачак.

Әкиятле балачагым

Мәңге истә калачак.

Кушымта:

Безнең бакчабыз гөл генә,

Шау чәчәктә гел генә.

Тагын бакчага йөгерәм,

Үтсен менә төн генә.

Алып баручы:Чынлап та, әти-әни белән җитәкләшеп, бакчага килгән гамьсез, борчуларсыз балачак гомергә истә кала. Бакчада балалар вакытларын уйнап кына түгел, ә төрле эшчәнлек белән шөгыльләнеп, дус, тату булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр.

Алдагы сүз шуның хакта.

5.Көн саен иртән, бакчага киләм.

Соң гына кайтам, кич белән өйгә.

Яратам үзем, көн үткәрергә

Иптәшләр белән бакчада бергә.  (Илмир)

 

6.Төрле уенчык, курчаклар монда.

Кайтасым килми бит минем шуңа.

Әнием-димен, ашыгып йөрмә,

Мине алырга бик иртә килмә.  (Гүзәл) 

7.Балалар бакчасында

Дуслар булып яшәдек

Күп нәрсәләрне белдек,

Күп нәрсәгә өйрәндек. (Ләлә)

8.Без үткәндә апалар да,

Абыйлар да таныйлар.

Елмаешып калалар,

Безне бар да таныйлар. (Райнур)

9.Бакчабыз бик матур,

Ямь генә тирә-юнь.

Шуңа да бакчага

Ашкына йөрәгем. (Ләлә)

10.Шушы иркен бакчада,

Чәчәкләр арасында,

Барыбызга күңелле

Шушы бәхет түгелме?! (Бану)

11.Бакчада без өйрәндек

Бик күп төрле Һөнәргә,

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә! (Зәринә)

Алып баручы:

Әйдәгез әле, басыгыз күмәкләп!

Биеп алыйк бергәләп!

Бию:Заманча бию.

Алып баручы: Бик зур рәхмәт, балалар!

Ә хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез. Аларның сезгә карата нинди теләкләре бар икән?

(Һәрбер әни теләк әйтә)

Алып баручы:Бик зур рәхмәт матур теләкләрегез өчен, хөрмәтле әти-әниләр!

Балалар, мәктәпкә барырга, белем алырга сез әзерме? (Балалар җавабы).

Ә сез нишли беләсез? (Балалар җавабы: хәрефләр таныйбыз, укыйбыз, саныйбыз, исәплибез).

Хәзер тикшереп карыйбыз. Миңа мәктәптән бер хат килде.Ул хатта сезгә биремнәр үтәргә кушкан.

  1. Аваз синтезы яса. (Карточкалар бирелә)
  2. Исәплә һәм чагыштыр.
  3. Үз исемеңне яз. (Һәрбер бала яза)
  4. Үзең турында сөйлә.

Мин Мөхәммәдеева Зәринә Илмир улы. Миңа 6 яшь. Мин Ташлы Кавал авылында, мәктәп урамында , 78нче номерлы йортта яшим.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

- Ничә һәм нинди ел фасыллары бар? - 4, яз, җәй, көз, кыш

-Нәрсә ул атна? – 7 көн.

Нинди атна көннәре беләсез? – Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.

- Бер елда ничә ай? – 12 ай.

- Ай исемнәрен әйтеп чык. Гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь, июль, август, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь.

-Кыш айлары нинди? – Декабрь, гыйнвар, февраль.

- Сентябрь, октябрь, ноябрь кайсы ел фасылының айлары? – Көз.

- Җәй айларын атап китегез.- Июнь, июль, август.

- Хәзер нинди ел фасылы? – Яз.

-Нинди яз айлары беләсез? – Март, апрель, май.

6.Татарстан республикасы турында сөйлә.

-Без, барыбыз да нинди республикада яшибез?  Татарстан республикасы.

-ТР башкаласы нинди шәһәр?   Казан.

-ТР рәисе кем? – Рөстәм Миннеханов.

-ТР әләме ничә һәм нинди төсләрдән тора? -  3: яшел, ак, кызыл.

-ТР туграсында нәрсә  ясалган? – Ак барс.

- Балалар, сез туган җирегезне яратасызмы? (Балалар җавабы)

-Ни өчен яратасыз ? (Балалар җавабы)

- Балалар, сезнеңчә туган җир нәрсәдән башлана? (Балалар җавабы)

Алып баручы: Рәхмәт, балалар!

Нинди матур, иркен, саф һавалы,

Нинди күркәм безнең ягыбыз!

Кайда бар соң бездәгедәй яклар?!

Гүзәл дә соң туган ягыбыз!

Алдагы җырыбыз шуның хакта.

Җыр: “бакча – безнең ил”

1.Бакча – безнең ил,

Алтын безнең җир.

Җиргә тезләнеп,

Чәчәк күрдем мин.

Кушымта:

Менә шул чакта,

Җирне кочаклап,

 Үбәсем килде,

Сыймый кочакка.

2.Йөрәккә сыйды,

Туйганчы сөйдем.

Йөрәгемдә кал

Мәңгегә, дидем.

Кушымта:

Менә шул чакта,

Җирне кочаклап,

 Үбәсем килде,

Сыймый кочакка.

3.Бакча – безнең ил,

Алтын безнең җир.

Җиргә тезләнеп,

Чәчәк күрдем мин.

Кушымта:

Менә шул чакта,

Җирне кочаклап,

 Үбәсем килде,

Сыймый кочакка.

Алып баручы:

Әйе, Туган ил, туган авыл, туган җир. Һәркем өчен бу сүзләр бик якын. Кеше өчен туган илдән,туган җирдән дә кадерлерәк җир юк. Аны яратырга, сакларга кирәк.

Сүзне яңадан шигырь сөйләүчеләргә бирәбез.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз –

Бүген соңгы көнебез.  (Сөмбел)

Бигрәк нәни идек  без

Бу бакчага килгәндә.

Карагызчы ничек үстек,

Китәр вакыт җиткәндә. (Илмир )

Туган йорттай син кадерле

 Һәм якын күңелләргә.

 Ничек кенә хушлашасы,

 Китәсе килми бер дә. (Сөмбел)

Килеп җитте бакчам белән

Саубуллашыр көннәр  дә.

Озакламый барыбыз да

Без китәрбез мәктәпкә. (Зәринә)

Ничә көннәр, ничә айлар

Кышын да һәм җәен дә

Бакчабызга килә идек,

Сагынып һәммебез дә. (Райнур)

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне,

Сизми дә калганбыз. (Гүзәл)

Инде менә үсеп җиттек,

Сау булыгыз, диябез.

Китап-дәфтәрләрне алып,

Без мәктәпкә китәбез. (Зәринә)

Җыр “Сау бул, балалар бакчасы”

  1. Балалар бакчасы белән

Без бүген хушлашабыз.

Тәрбияче апалардан

Хәзер аерылышабыз.

Кушымта:

Сау бул балалар бакчасы.

Сау бул, сау бул, хуш инде.

Безнең урынга тагын да

Нәниләр килер инде.

  1. Сөйләшә дә белми идек

Сезгә без килгән чакта.

Хәзер моңаеп җырлыйбыз

Уйланып сезнең хакта.

Кушымта:

Сау бул балалар бакчасы.

Сау бул, сау бул, хуш инде.

Безнең урынга тагын да

Нәниләр килер инде.

  1. Укырга да вакыт җитте

Гомер тиз үтә икән.

Сезнең белән аерылышу

Бик авыр, авыр икән.

Кушымта:

Сау бул балалар бакчасы.

Сау бул, сау бул, хуш инде.

Безнең урынга тагын да

Нәниләр килер инде.

Алып баручы:Ә хәзер балаларның рәхмәт әйтәселәре килә.

Рәхмәт сүзләре:

Илмир:   Бик зур рәхмәт барыгызга

                Яшегезгә, олыгызга.

       Безнең турыда гел кайгыртып,

       Янып-көеп торучыга!

-Сәрия апа, рәхмәт Сезгә бакча өчен! (Райнур)

-Резеда апа, рәхмәт Сезгә бакчабызны чиста тоткан өчен! (Зәринә)

-Әлфия апа, рәхмәт Сезгә тәмле ашатканыгыз өчен! (Гүзәл)

-Гөлнар апа, рәхмәт Сезгә безнең сәламәтлекне кайгыртканыгыз өчен. (Сөмбел)

Бергә: әти-әниләр,рәхмәт барысы өчен!

Алып баручы: Рәхмәт, балалар! Молодцы! 

                           

Менә шулай җырлый-җырлый, бии-бии  кичәбез  азагына якынлашты.

Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

Килеп җитте аерылышу,

Хушлашу минутлары.

Вальс биик әле, дуслар!

Вальс –ул саубуллашу.

Бию: “Вальс –Сау бул бакчам”

Кыңгырау чыңлый.

Алып баручы:

Шушының белән безнең бәйрәмебез тәмам. Киләсе очрашуларга кадәр.

- Әти-әниләргә, мөдиргә, кунакларга сүз бирелә.

- Балаларга бүләкләр таратыла. 

6.Татарстан республикасы турында сөйлә

-Без, барыбыз да нинди республикада яшибез?  Татарстан республикасы.

-ТР башкаласы нинди шәһәр?   Казан.

-ТР рәисе кем? – Рөстәм Миннеханов.

-ТР әләме ничә һәм нинди төсләрдән тора?   3: яшел, ак, кызыл.

-ТР туграсында нәрсә  ясалган? – Ак барс.

2. Сана, исәплә һәм чагыштыр

>  < =

18           16

4+3         7

19           9

5             13

12           10

8              6

14             10+4

11            17

2+1           1+2

16              15

                                                                                                                                             

5.Сорауларга җавап бирегез.

1. Ничә һәм нинди ел фасыллары бар? - 4, яз, җәй, көз, кыш

2.Нәрсә ул атна? – 7 көн.

3. Нинди атна көннәре беләсез? – Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.

4. Бер елда ничә ай? – 12 ай.

5. Ай исемнәрен әйтеп чык. Гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь, июль, август, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь.

6.Кыш айлары нинди? – Декабрь, гыйнвар, февраль.

7. Сентябрь, октябрь, ноябрь кайсы ел фасылының айлары? – Көз.

8. Җәй айларын атап китегез.- Июнь, июль, август.

9.Хәзер нинди ел фасылы? – Яз.

10.Нинди яз айлары беләсез? – Март, апрель, май.