КВН
план-конспект занятия (старшая группа)

КВН для дошкольников

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn.docx21.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  “Уяу булыйк юлларда!”

Максат:

  1. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемен ныгыту.Юл билгеләрен танырга һәм аерырга өйрәтү.
  2. Светофор төсләрен аера белүләрен,аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшер.
  3. Урамда йөргәндә игътибарлылык тәрбияләүү,юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Шөгыль барышы.

 

Балалар колоннага тезелеп атлап керәләр. ( музыка.” Нәни физкультурниклар”.)

Бала:

Исәнмесез, дусларым!

Бүген бик күңелле көн.

Тапкырлар һәм зирәкләрне

Табып бирәчәк бу көн.

Бала:

Бүген бездә бәйрәм көн,

Кояш та көлә күктән.

Дәртле күңелле уен

Күптәннән безне кәткән.

Т: Матур кичәбезне башлыйбыз,ул безнең гади исем астында түгел,юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итәр һәм без аны: “ Уяу булыйк юлларда” дип атадык.

Җылы,матур ял көннәрендә безнең урамда йөгерәсе,төрле уеннар уныйсы,велосипедта йөрисе килә.Ә шул чакта юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк.

(машиналар тавышы ишетелә)

Убырлы килеп чыга,ул машина юлында туп уйный.

Т: Балалар ,карагыз әле,машиналар йөри торган юл кырыенда кемдер туп уйный.Юл крыенда туп уйнарга ярыймы?

Б: Бу бит убырлы.

Т: Убырлы ,син нишлисең ? Юл кырыенда уйнарга ярамый бит.

У: Урам киң бит ул, урын күп.Туп белән дә ,сикергеч белән дәуйнап була.Ә менә шашака ,шахмат уйнап булмый,машиналар фигураларны туздырып ташлыйлар.

Б: Син бик ялгышасың ,Убырлы.Менә безне тыңлап кара.Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен ничек үтәргә  һәм аны бик әйбәт белергә кирәк икәнлеге турында сиңа сөйләп китәрләр.

Балалар шигыр сөйлиләр.

1.Светофорның сигналы бар,

Тыңла аны карусыз

Кызыл төс –әле куркыныч

Тукта син дигән сүз.

Сары әйтә-әзерлән,-ди,

Хәзер юл ачык.

Яшел әйтә:-әйдә кузгал,-

Юлдан чык курыкмыйча.

2.Бергә булса да

Ялгыз булса да

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

3.Як-якка карап

Нәрсә барын күр

Машиналарга

Атларга юл бир.

4.Светофорга кара син

Тора ул сакта

Чыгырга кирәк юл аша

Яшел ут янган чакта.

  1. Кызыл,сары ут янганда

Сак булыгыз балалар,

Хәвеф-хәтәр булмасын,дип,

Сине кисәтә алар.

Т: Убырлы,балалар сиңа светофор турында җыр да җырлап күрсәтерләр,син игътибар белән тыңла,кушылып җырласаңда була.

Т: Ә син убырлы , бездә кунакта кал.Без сина юл кагыйдәләрен өйрәнергә булышырбыз.

У: Рөхсәт итсәгез,мин игьтибар белән сезне тыңлап утырырмын.

Бала:

 Ярышларны башлыйбыз,

Барыбыз да тапкыр без

Барыбызда зирәк без,

Сынашыйк көчебезне.

Т: Әйдәгез, балалар ,КВН ны башлап җибәрик,ә КВНның девизы:”Юлда йөрсәң- бул өлгер,юл кагыйдәләрен нык бел!”

Т: Безнең уенда ике команда катнаша,командалар бер-берсен сәламлиләр.

1 команда.Безнең девиз:

Юлда йөрсәң бул өлгер

Юл кагыйдәсен нык бел

Светофорның һәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел.

2 команда,Безнең девиз:

“Һәр җирдә дә ,һәр кайда да

Белик юл кагыйдәсен,

Һичбер истән чыгармыйк .Без олыларның сүзен.

Т: Бик яхшы балалар .Сез КВНга әзер.

Хәзер  сезгә 2 нче бирем:Мин сезгә табышиаклар әйтәм,сез табышмакларга җавап бирерсез.

1.Бер аяклыдыр үзе

Маңгаенда өч күзе.

                                       (Светофор)

2.Барам-барам –очы юк.

                                                (Юл)

3.Урам уртасында тора

Өч күзе белән командир.

Үзе усал,үзе кырыс

Үзе безгә якын дус.

                                         (Светофор)

4.Арбасы бар аты юк.

Утырсаң алып китә,

Көче йөз атка җитә.

                                   (машина)

5.Ике аяклы үгез,

Маңаенда куш мөгез.

                                      (Велосипед)

6.Тәрәзәле һәр ягы,

Җиргә тими аягы.

Сыртында бар дугасы,

Я бу нинди юрга соң?

                                       (Трамвай)

7.Уф-уф сулар

Уфтанса да алып китер,

Батыр битеңә җитәр.

                                   (поезд)

8.Каян белә,каян күрә

Машиналар күплеген.

Җәяүлеләр чыксын диеп

Туктата ул һәрберсен.  (Светофор).

Бию:

    3 нче бирем -мин сезгә хәзер кисмә рәсемнәр бирәм,сез шуларны безә җыеп күрсәтерсез.

4 нче бирем-мин сезгә табышмак-шигыр? Әйтәм.ә сез өстәлдәге билгеләр арасыннан дөрес җавап бирергә тиеш.Кем өлгер була инде.

1.Ак өчпочмак  билге

Җәяүлегә киңәшче.

“Кыю атлап юл аркылы

Мин булганда ,әйдәле!”

                                           (җәяүле сукмагы)

2.Кызыл түгәрәктә кеше

Әйтә кебек шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!”

                                     (Җәяүлегә юл юк)

3.Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә  килер

Кайсы билге,кем әйтер?

                                           (“Ашханә”-хезмәт күрсәтү билгесе)

4.Сезгә киңәш кирәк булса,

Борчылма :ул якында.

                                              (“Телефон”)

5.Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап-ак шакмак?

                                           (“Юл юк”)

6.Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптрамагыз

Таныш билге ул сезгә.

                                        (“Ял итү урыны”)

7.Андый билге булган җирдә

Йөреп була “сәпид”тә.

                                          (“Велосипед юлы”)

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез тиешле юл билгеләрен күрсәтеп барырга тиеш буласыз.

  1. 1 нче дүрт сорау “Светофорлар “ командасына бирелә.

1.Без машинабыз белән кунакка барырга чыктык.Юлда ремонт эшләре бара.Нинди билгене табарга кирәк?

2.Без кибеткә керергә уйладык.Машинабызны калдырып тору өчен нинди билгене табарга кирәк?

3.Без юлыбызны дәвам итек.Ләкин безнең бензин аз калган икән.Нинди билге буенча без бензин салу урынын табарбыз икән?

4.Кайдадыр паровоз тавышы ишетелә.Нинди билге якында шлагбаумлы тимер юл барлыгын күрсәтә?

“Зебра “командасына сораулар.

1.Хәзер безгә юлыбызны дәвам итәр өчен борылыш ясарга кирәк.Нинди билге борылыш урынын күрсәтә?

2.Кунакка барганда без бары тик автомобиль юлыннан гына бардык.Аны нинди билге күрсәтә?

3.Борылыштан соң бер яклы хәрәкәт юлыннан гына бардык.Аны нинди билге күсәтә?

4.Без килеп җиттек.Туганнарыбызга керү өчен юлны аркылы чыгарга кирәк.Аны нинди билге күрсәтә.

6.Хәзер сезнең белән уен уйнап алабыз.

Максат:

“Кызыл,сары,яшел”дип атала.

Уенның тәртибе мондый.Минем кулымда өч түгәрәк:Кызыл,сары,яшел.Әгәр мин кызыл төсне күтәрәм икән,димәк сез туктап торасыз

.Әгәр мин сары төсне күтәрәм икән-сез кул чабасыз.

Яшел төсне күтәрәм икән-сез урында атлыйсыз.

Т: Хәзер балалар кемнең ничек тыңлаганын беләбез.Өстәлдә турыпочмаклык ята-бу светофор була.Һәм шуңа ук төрле төстәге түгәрәкләр һәм клей тора.Сезнең эш дөрес итеп светофор ябыштыру.

Уен: Балалар сезнең шәһәргә Казаньга барасыгыз киләме,аның өчен  шәһәр урамындагы юлларда ничек йөрергә һәм светофорны белергә кирәк.

Т:,ә син Убырлы ничек уйлыйсың,балалар юл кагыйдәләрен беләләрме?

Убырлы:Бик күпне белә икән сезнең балалар.Мин сезгә тагын кунакка киләм әле,балалар сез ризамы?

Т: Убырлы син киткәнче  балалар, синең белемеңне тикшереп карамакчы булалар

Сиңа алар знаклар күрсәтерләр,син шуларга җавап бирерсең.

У: Бигрәктә булдырып ,бәйрәм уздырдыгыз,килгәчтә сорарга онытканмын,сез кайсы балалар бакчасыннан булдыгыз соң?

(Балаларның җаваплары).

У: Мин ,сезнең янда бик күп әйберләр белдем,рәхмәт сезгә.Балалар миңа китәргә кирәк инде,сау булыгыз.

Т: Балалар безнең уен ярышыбыз ахырына килеп җитте,хәзер кайсы команда җиңгәнен белер вакытта килеп җитте,без сүзне Гүзәл апагызга бирәбез.

Хәзер балалар бергәләп “Мин шофер” дигән җырны башкарырбыз..

Бәйрәмебез шушы җирдә тәмамлана.Балалар юл кагыйдәләрен белик,өйрәник һәм үтик.