Әкияттә кунакта
план-конспект урока (младшая группа)

Төрле әкиятләр аша балаларда әһлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат: Төрле әкиятләр аша балаларда әһлакый сыйфатлар тәрбияләү.

  Тәрбия бурычлары: Балаларда бер берсенә карата иптәшлек-дуслык хисләре, яхшы күңеллек, кешелеклек сыйфатлары тәрбияләү.

  Үстерү бурычлары: Әкиятлэр ярдәмендә балаларны сөйләм телен, фикерләү сәлэтен үстерү.

  Белем бирү бурычлары: Балалар белән төсләрне, геометрический фигурыларны ныгыту. Сорауларг тулы җавап бирергә өйрәтүгә дәвам итү.

  Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм үсеш.

  Белем бирү өлкәләренең интерграциясе: танып  белү үсеш, нәфис-нәфәсәти, социаль- коммуникатив.

  Методик алынмалар:Уен, күрсәтмәле материаллар.

Сүзлек өстендә эш:йомры икмәк, өчпочмак, шакмак, түгәрәк.

Алдан башкарылган эшләр: шигырьләр өйрәнү, әкиятләр уку, мультфильмнар карау.

Эшчәнлек барышы:

  1. Эмоциональ  халәт тудыру.
  2. Төп өлеш.

- Әңгәмә

- Шигырь

- Куянга ярдәм итү.

- Бака белән әңгәмә.

- Теремкәй әкиятен сәхнәләштерү.

- Әби белән әңгәмә.

  1. Йомгаклау.

Тәрбияче: Хәерле көн балалар! Балалар карагыз күпме кунак килгән безгә. Кунакларыбыз белән исәнләшик.

  Балалар: Хәерле иртә күзләрем, сез уяндыгызмы?

                Хәерле иртә колакларым, сез уяндыгызмы?

                Хәерле иртә кулларым, сез уяндыгызмы?

                Хәерле иртә аякларым, сез уяндыгызмы?

                Хәерле иртә, без уяндык!

Музыка янгырый, музыка астында елап Йомры икмәк керә.

  Тәрбияче: Бу кем?( балаларның җаваплары)

  Йомры икмәк: Мин йомры икмәк.

  Тәрбияче: Нишләп елыйсын соң син?

  Йомры икмәк: Менә мин әби бабайдан киткән идем, адаштым. Ә хәзер өйгә кайтасым килә өйне таба алалмыйм.

  Тәрбияче: Борчылма Йомры икмәк без сиңа балалар белән булышырбыз. Булышабызмы балалар?( балаларның җаваплары)

  Тәрбияче: Э кая соң синең өең?

  Йомры икмәк:Минем өем урманны, елганы узганнан соң.

  Тәрбияче:  Өеңне табырга булышырбыз  сиңаЙомры икмәк.

Ә безнең юлыбыз күңелле булсын өчен җырлап барабыз.( балалар юлга кузгалалар)

  Балалар:

                  Без барабыз урманга,

                  Урманга сәяхэткә,

                  Анда бик күп агачлар,

                 Җиләкләр һәм гөмбәләр.

(Каршыга куян килеп чыга. Куяннын кулында лэпбук.)

  Тәрбияче: Хәерле иртә куян. ( балалар исәнләшәләр куян белән)

Нишләп шулай куңелсез утырасың эле син?

  Куян: Эх балалар, мине уз өемнәнн толке куып чыгарды бит. Төлкенең өе боздан иде, э минеке агачтан иде. Яз җиткәч төлкенең өе әреде дә ул өйсез калды һәм мина килеп мине өемннән куып чыгарды. Хәзер мин өйсез калым. Шуна мин куңелсез.

  Тәрбияче:Куянкай ә кулында нинди китап сон синен? Карасак ярыймы?( Лэпбукны ачалар һэм шул лепбук әчендә куянга өй тозиләр) Балалар куянга булышабызмы?Яна өй тозибезме куяга?.( Балаларның җаваплары)

Балалар карагыз эле бу нинди фигура ( балаларның җаваплары). Тәрбияче шакмакны курсәтә. Шакмактан ой төзеп буламы?( балаларның җаваплары).

 Шакмак нинди төстә?( балаларның җаваплары).

Э  монсы нинди фигура? ( Тәрбияче өчпочмакны күрсәтә),( балаларның җаваплары)

Өчпочмак нинди тостэ?( балаларның җаваплары)

Балалар өчпочмактан нәрсә ясап була бу очракта?( балаларның җаваплары)

Дөрес балалар түбә.

Балалар карагыз әле нәрсә җитми өйне ясап бетерергә?( балаларның җаваплары)

Дорес балалар ишек. Ишекне кечкенә шакмактан ясйбыз.

  Тэрбияче: сорый нинди шакмактан?( балаларның җаваплары)

Кечкенә шакмак нинди тостә?( балаларның җаваплары)

(Балалар ләпбук әчендә куянка өй ясап бирәләр)

  Куян: Рәхмәт балалар миңа бик тә ошый минем яңа өем!

Ә сез кая юл тотасыз балалар? ( балаларның җаваплары)

  Тэрбияче: Без йомры икмәкнен өен әзлибез.

  Куян:Әйдәгез мин сезгә ярдәм итәм. Туп туры урман буйлап барасыз, аннан сон елга,елга аша чыкканнан сон күрерсез.

( Балалар юлга кузгалалар)

  Балалар:

                    Без барабыз елгага,

                    Елгага сәяхэткә,

                    Анда бик куп балыклар,

                    Һәм яшел бакалар.

(Елга буенда уйга батып, кулына лэпбук тоткан бака  утыра.)

Тэрбияче: Хәерле көн бака дус( Балалар исәнләшәлэр бака белән)

Бака: Хәерле кон дусларым!

Тэрбияче: Бака нишләп уйга батып утырасын? Кулыңда нинди китап синең?

( Бака ләпбукка карап утыра?

Бака:Балалар менә рәсемнәргә карап утырам да ләкин искә тошерә алмым бу нинди әкияттән бу рәсемнәр.

Тэрбияче: Бака безгә карасак буламы бу матур китабыңны? Без дә сина балалар белән булышыр идек. Шулаймы балалар?( балаларның җаваплары)

( Бака балаларга лепбукны күрсәтә)

  Тэрбияче:Балалар карагыз әле бу нинди әкияттән?( балаларның җаваплары)

Дөрес балалар бу Йомры икмәк әкияте.

Балалар әкият геройларын әйтеп китик эле.( балаларның җаваплары)

Дөрес балалар Йомры икмэк, әби, бабай, куян, аю, бүре, төлке

Балалар э монсы нинди әкияттән тәрбияче Өч аю экиятенең  рәсем курсәтә.( балаларның җаваплары)

Балалар әкият геройларын әйтеп китик эле.

Балалар э монсы нинди әкияттән тәрбияче Теремкәй әкиятенең рәсемен күрсәтә.( балаларның җаваплары)

Дөрес балалар бу Теремкәй әкияте.Балалар әкият геройларын әйтеп китик эл( балаларның җаваплары)

Дөрес балалар тычкан, бака, куян, буре, толке, аю.

Балалар белән теремкәй әкиятен сәхнәләштерү.

Борын – борын заманда, басуда торган ди бер теремкәй, ул зур да тугел, кечкенә дә түгел э бик матур. Теремкәй кырыннан тычкан узган.

Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:
— Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган.
Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.
Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:
— Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.
— Мин тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?
— Мин бака-Бакылдык булам.
— Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергәч, шул көннән алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:
— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.
— Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?
— Мин куян-Куркаккай булам.
— Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.
Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.
Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:
— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.
— Ә син үзен кем буласың?
— Мин төлке-Хәйләбай булам.

  • Әйдә кер, бергә яшәрбез.
    Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.
    Яшь бүре-Соры колак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:
    — Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.
    — Ә син үзен, кем буласың?

— Мин бүре-Соры колак булам.
— Әйдә кер, безнең янга!

— Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.
— Мин, бүре-Соры колак.
— Ә син үзең кем буласың?
— Мин, аю-Камыт аяк булам.
— Кертегез мине  яшәргә!

 — Юк кертмибез син бит зур, теремкәйне батасың

— Юк, батмыйм кертегез! Аюны җәнлекләр керткәннәр, һәм алар дус тату яши башлаганнар. Тэрбияче: Бака дус без синең әкиятеңне таптык балалар белән.

Бака: Әйе балалар бик зур рәхмәт сезгә. Сез миңа булыштыгыз.

Ә сез кая юл тотасыз?

  Тэрбияче: Без йомры икмәкнен өен әзлибез. Ул адашкан. Без аны оенә озатып куймакчы идек.

  Бака : Әйдәгез мин сезгә ярдәм итәм.Туп туры елга буйлап барасыз, аннан сон авыл, шул аыл башында иң матур өй эбинең өе була.

Тэрбияче:Рәхмәт бака дус.

( Балалар юлга кузгалалар)

                     Без барабыз авылга,

                     Авылга сәяхэткә,

                     Анда бик куп матур өйләр,

( Балалар килеп җитәләр һәм бер өй күрәләр. Ишекне шакыйлар. Ишектән әби чыга һәм йомры ипине кочаклап ала.

Тэрбияче: Әби без сина йомры икмәкне алып кайттык. Ул өйгэ юлын белми иде без ана булыштык.

Әби: Рәхмәт сезгә балалар. Без Йомры икмәкне әзләп елап беткән инек. Сез ана булышкансыз. Балалар монсы сезгә булышка өчен( эби балаларга коймак бирә)

Тэрбияче:Рәхмәт әбекәй. Безгә өйгэ кайтырга вакыт инде. ( Балалар  шигырь сөйләп бакчага кайталар)

Балалар:

                     Без кайтабыз бакчага

                    Бакчага сәяхәткә

                    Елга аша, урман аша.

                    Дусларыбыз кырына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....