“Нәсел җебе өзелмәсен”
проект (старшая группа)

5-6 яшьлек балалар өчен иҗади проект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_gaile_.docx36.08 КБ

Предварительный просмотр:

 “Нәсел җебе өзелмәсен”  

5-6 яшьлек балалар өчен иҗади проект

Темасы:  “Нәсел җебе өзелмәсен”

Яше: зурлар төркеме

Төре:  иҗади

Дәвамлылыгы: уртача вакытлы

Катнашучылар: тәрбиячеләр, педагоглар, зурлар төркеме балалары, әти- әниләр

Максат: балаларда әти-әни, әби-бабайга, туганнарга карата ярату, хөрмәт хисләре тәрбияләү, гаилә, нәсел турындагы белемнәрне системалаштыру максатыннан балалар бакчасы коллективы һәм әти- әниләр белән уртак эшне оештыру.

Бурычлар:

Тәрбияви: балалар бакчасында, гаиләдә бер-береңә карата игътибарлылык, ярдәмләшү, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү

Үстерешле: балаларның коммуникатив сәләтен, иҗади активлыгын үстерү, коллектив эштә катнашу теләге уяту; балаларның һәм өлкәннәрнең үзара аралашу күнекмәләрен ныгыту

Белем бирү: балаларны нәсел, туганнар, гаилә турындагы мәкаль - әйтемнәр, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр белән таныштыру; уртак эшчәнлек аркылы ата, ана, тәрбияче, бала мөнәсәбәтләрен ныгыту

          Проектның  актуальлеге

           Иң беренче тәрбияне бала гаиләдә ала. “Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс”, “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”, дигән безнең бабаларыбыз. Баланың чын шәхес булып тәрбияләнүе дә иң беренче чиратта гаиләгә бәйләнгән.

Элек-электән халкыбыз иң күркәм сыйфатларының берсе итеп өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, туганнар белән тыгыз аралашып, бер- берсенә ярдәмләшеп яшәүне санаган.

Бала бүгенге җәмгыятьтә үзенең лаеклы урыннын тапсын, бәхетле булсын өчен кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирергә, өлкәннәргә, туганннарга карарта хөрмәт хисләре тәрбияләргә кирәк. Яшь ханымнарның кечкенә балалары янында ирен, аның әти- әнисен хурлап торуы бала күңелендә каршылыклы хисләр тудыра. Чөнки баланың күңеле чиста, ул әтине дә, әнине дә, әби- бабайны да бердәй ярата.

     “Нәсел җебе өзелмәсен” проекты ярдәмендә без иң беренче чиратта әти-әнигә бала тәрбияләүдә дөрес юлны күрсәтергә, әти-әни белән бала арасын якынайтып, аларны бергәләп эшләргә, эзләнергә өйрәтергә тиеш.  Риза Фәхретдин: “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” дип кисәтә. Шуңа күрә дә балачактан алынган дөрес, күпъяклы тәрбия баланың киләчәк тормышында бик мөһим урын алып тора.  

     

       Проектның проблемасы

       Бүгенге яшәеш рәвеше халкыбызны интерактив технологияләргә якынлаштырып, мирасыбыздан ераклаштыра.  Балаларны тәрбияләүдә һәм өйрәтүдә туган авырлыклар күп: әти-әниләрнең һәм балаларның ана телендә сөйләшә алмаулары, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен, гуманлы тәрбия алымнарын белмәүләре. Мәктәптә балалар ана теле дәресләрендә уңышсызлыкка очрап, үзләренең көченә ышануны югалталар.

        Шушы проблемаларны чишү өстендә бу проектта  түбәндәге эшләрне алып барырга киңәшләр:

•       тәрбия эшендә әти-әниләр белән уртак  максат һәм бурычлар билгеләү;

•        әти-әниләр һәм балаларга педагогик белем бирү процессында төрле чаралар куллану;

•        тәрбия бирү процессына әти-әниләрне катнаштыру;

•        үрнәк гаиләләрнең шәхси тәҗрибәсен исәпкә алу һәм алар белән таныштыру:

•        халык педагогикасына нигезләнеп тәрбия эшен төрләндерү;

•        әхлакый тәрбия бирү процессында балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;

•        балаларга әхлак тәрбиясен эзлекле рәвештә бирү.

Җиһазлау: слайдлар, гаилә темасына багышланган халык авыз иҗаты әсәрләре, шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр, видеоязмалар, аудиоязмалар

Эш алымнары: әңгәмә, табышмаклар, дидактик, зиһен үстерү уеннары, рәсем ясау, әдәби әсәрләр уку, шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнү, конкурслар, күргәзмәләр

Алдан эшләнгән эшләр: индивидуаль әңгәмәләр, гаилә турында сөйләргә өйрәнү, шигырьләр, әкиятләр уку

Көтелгән нәтиҗә:

- гаиләдәге туганлык бәйләнешләре турында беренче мәгълүматлар формалаша;

- балалар "Гаилә" төшенчәсен аңлый; балалар һәм әти-әниләрне тагын да ныграк якыная, балаларда гаилә әгъзаларына мәрхәмәтле караш тәрбияләнә;

- балалар әби-бабаларының тулы исемнәрен,үз фамилияләренең килеп чыгышын; үз гаиләсенең тарихын белү; гаилә әгъзалары турында хикәя төзи, сүзлек хәзинәсе баетыла;

- бала үзенең гаиләдәге статусын аңлаячак, балада үз гаиләсе белән горурлану хисе барлыкка килә.

Проектны гамәлгә ашыру этпалары:

I этап  (әзерлек этабы):

-эшчәнлекне планлаштыру: (проектның темасын уйлау, максатын, бурычларын билгеләү, эшчәнлек өчен шартлар тудыру);

-перспектив, эш  планнары төзү;

- тема буенча иллюстратив материал әзерләү;

- проектның максаты, бурычлары белән таныштыру, интернет челтәреннән, китаплардан кирәкле материаллар эзләү, туплау.

 

II этап  (төп этап):

1. Балалар белән эш .

-материаллар туплау;

- әңгәмәләр үткәрү;

- шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәнү;

- рәсемнәр күргәзмәсе оештыру,

-әвәләү, кисеп ябыштыру;

-  уеннар уйнау

- гаилә темасына кагылышлы матур әдәбият  әсәрләре  уку;

-презентацияләр, мультфильмнар  карау.

2Әти-әниләр белән эш

-анкета үткәрү;

-балалар белән  гаилә турында шигырьләр, җырлар өйрәнү;

- “Минем гаиләм”  рәсем конкурсында катнашу;

- “Әби-шикәр, бабай-бал” дигән темага фотоколлажлар, видеоролик ясау;

 - әниләр бәйрәмендә  катнашу.

 

III этап  (йомгаклау этабы):

-күргәзмәләргә, алган белемнәргә нәтиҗә ясау;

- анкетага йомгак ясау;

- балалар белән ата–аналарның бергә эшләгән рәсемнәреннән күргәзмә оештыру;

- “Мин гаиләмне  беләмме?” темасына  уен-викторина;

- ачык ишекләр көне уздыру;

- түгәрәк өстәл.

Проектны гамәлгә ашыру буенча эш формалары:

Эшчәнлекләр:

“Исемең матур кемнәр куйган”

“Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары”

“Мин кунаклар яратам”  

 Әңгәмәләр:

 “Минем тату гаиләм”

 “Минем хокукларым  һәм бурычларым”

 “Мин өйдә ничек  булышам?”

“Әби-бабайларны хөрмәтлик”

 “Безнең сәяхәтләр”

“Кем булырга?

Матур әдәбият уку:

Әкиятләр: “Ялкау малай” татар халык әкияте

“Ике кыз” татар халык әкияте

“Тату туганнар” (корея халык әкияте)

Шигырьләр:

 Г.Тукай  “Безнең гаилә”, “Туган тел” 

 Ф. Яруллин  “Әниләр бәйрәмендә”

Я. Игәнәй “Әти кайтыр эштән”

Йолдыз  “Тылсымлы түбәтәй”, “Энемә”, “Дәү әни"

Ш. Галиев  “Җирдә миңа ни кирәк”

 З. Туфайлова “Минем гаиләм”

 Ә. Бикчәнтәева «Әтием белән бергә», «Дәү әнием»

Х. Халиков « Энем бар»

Мөҗәһит «Булышабыз»,

В. Хәйруллина  “Минем әни бик әйбәт”

Р.Миңнуллин “Энекәш кирәк миңа”

Г. Зәйнәшева “Әбиемне яратам”

 Хикәяләр:

А. Алиш “Әбиләрдә кунакта”

Р. Фәхретдин “Тәрбияле бала”,  “Ашау әдәпләре”

Г. Сабитов “Кадерле бүләк”

 В. Осеева “Тылсымлы сүз”

С. Сәхбәнова “Ботка нигә тәмле?”

Хикәяләр төзү:

Үз тәҗрибәсеннән чыгып:

“Минем өем”

 Иҗади хикәя:

”Мин өйдә ничек булышам?”

Рәсем буенча: 

“Мин кемнәр белән яшим?”,

”Минем әбием һәм бабам” -дигән темага өйдә ясап алып килгән рәсем буенча

Гаилә турында мәкальләр әйтү, әйтемнәр, табышмаклар

Продуктив эш төрләре:

Рәсем ясау:

“Безнең гаилә”

“Әниемнең портреты”

“Әниемә чәчәкләр”

“Минем әти”

“Яраткан әбием һәм бабам”

Әвәләү, кисеп ябыштыру:

 Бәйрәмнәргә бүләкләр әзерләү,

“Кунак чакырабыз: татар халык ризыкларыннан күргәзмә (әвәләү, кисеп ябыштыру, тозлы камыр белән эшләү)”

Конструкцияләү:

“Яңа йорт төзибез, без - анда яшибез” - төзү материалла ры белән төзеп уйнау

Җыр тыңлау:

“Әнкәм гөле” ( В. Агапов сүзләре һәм көе)

Җыр җырлау: “Хәерле көн”, ”Дәү әнигә бүләккә”, “Чәй эчәбез бергәләп”, “Мамочка-мамулечка”

Альбомнар,  иллюстрацияләр карау:

“Тәрбияле бала”

“Безнең гаилә”

“Гаилә әгъзалары”

Экскурсияләр:

  • балалар бакчасы кер юу бүлмәсенә
  • ашханәгә

 Мультфильмнар карау:

“Өч кыз”

“Безнең гаилә”

Театральләштерү эшчәнлеге:

-рус  халкының “Шалкан” әкияте буенча курчак театры

- татар халкының “Өч кыз” әкияте  буенча өстәл театры

Уеннар уйнау

Җырлы- биюле уеннар:

“Түбәтәй”

“Ак калач”

 “Түгәрәк”

“Кунаклар”

Cюжетлы- рольле уеннар:

“Кунакка баргач”,

 “Әбидә кунакта”

“Чәй эчәбез”

“Әниле-кызлы”

“Ашарга пешерәбез”

Дидактик уеннар:

“Кем күбрәк әйтә?”

“Артык әйберне тап”

Йорт җиһазлары”

“Өй төзибез”

“Кем нишли?” (кубик белән)

“Кисәкләрдән җый”

“Бу өйдә кем яши?”

“Чәй ясарга өйрәнәбез”

“Кем булырга?”

“Нәрсә ярый, нәрсә ярамый”

“Күңелле лото”

“Домино”

“Дөрес урнаштыр”

“Кем кемгә ничек туган?”

“Минем өем”

Үстерешле уеннар:

Лепбук “Әбиемнең күңел сандыгы”

“Чәй ясарга өйрәнәбез”

“Телевизор карыйбыз”

“Әнисе Алсуны урамга киендерә”

Уен-викторина  “Мин гаиләмне  беләмме?”  

Әти-әниләр белән эш төрләре:

 -Консультацяләр:

“Балаларны тәрбияләудә гаиләнең роле”

 “5-6  яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре”

“Баланың сөйләм телен ничек үстерергә?”

“Тәрбиянең асыл ташы”

Әти-әниләргә киңәшләр:

“Бала тәрбияләү серләре”

Белешмәлек:

“Балалар телеканалы “Шаян ТВ”

-Күчмә-папкалар:   

“Бәйрәмнәр”

“Туган телдә сөйләшәбез”

 “Балаларыгыз авырмасын”

-Әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” көне уздыру:

-мастер –класслар үткәрү

 -Әти-әниләр белән бергәләп  “Безнең гаилә” темасына рәсемнәр ясау һәм күргәзмә оештыру

-Кул эшләре күргәзмәсе: “Көзге байлык”, “Чәчәкләр букеты”

-Спорт бәйрәме  “Безнең гаилә сәламәт яшәү яклы!”

-Фотокүргәзмә “Безнең гаилә традицияләре” 

-Фотоколлаж, видеоролик  “Әби-шикәр, бабай-бал!”

-Әдәби музыкаль кичә “Әниләр көне”

-Анкета үткәрү  “Балагыз ана телен беләме?”

      Анкета сораулары

Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?

Бала ана телендә сөйләшәме?

Әгәр дә сөйләшмәсә, алга таба ана телендә сөйләшүен планлаштырасызмы?

Татар телендә нинди газета-журналларга языласыз?

Балаларга нинди татар әкияте, шигырьләр укыйсыз?

Балалар белән татар телендә нинди тапшырулар карыйсыз?

Балалар бакчасыннан нинди өстәмә ярдәм булуын теләр идегез?

Сезнең бала тәрбияләүгә карата теләкләрегез, уй-фикерләрегез?

       Йомгаклау

       Ата-аналарны, өлкәннәребезне зурлау,  хөрмәт итү, тыңлау, ярдәм итү, аларга яхшылык теләү үзеңә дә киләчәктә бары яхшылык булып кайтачагын сабыйларга төшендерү- иң изге бурычыбыз.  

     “Нәсел җебе өзелмәсен” гаилә белеме буенча яраклаштырылган белем һәм тәрбия бирү проекты бала шәхесен гаилә кешесе (киләчәк гаилә әгъзасы- ир-хатын, ата-ана, әби-бабай) итеп формалаштыруда билгеле нәтиҗәләргә ирешүне, хәзерге вакыттагы бала - әти-әни мөнәсәбәтләрен ныгытуны һәм үстерүне күздә тотып эшләнде.

      Проектны тормышка ашыру барышында туган як традицияләре һәм мәдәнияте турында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белемнәрендә сыйфатлы үзгәрешләр булуын күрсәтте.

     Проект “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” исемле тәрбия һәм белем бирү программасына ((М.:Мозаика-Синтез,2014), “Программаның милли-төбәк юнәлеше” (К., Мәгариф, 2009) һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартларында күрсәтелгән 5 белем бирү өлкәсе (“Физик үсеш”, “Социальаралашу үсеше”, “Танып белү үсеше”, "Нәфис-нафәсәти үсеше", "Сөйләм үсеше" ) буенча куелган бурычларына туры китереп иҗат ителде. Әлеге программа Федераль дәүләт белем бирү стандартларының “Социаль – аралашу үсеше” белем бирү өлкәсен тулысынча яктыртты.

      Проект барышында төркемнең  дидактик материалы камилләштерелде: яңа картотекалар, макетлар, коллекцияләр, дидактик һәм өстәл-басма уеннар булдырылды.

       Гаилǝбезнең буыннар чылбыры ѳзелмǝсен, әби-бабаларыбыздан калган  мирас  киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерелсен иде!

 Алга таба бурычлар

  • балаларга ана телен белүнең мөһимлеген төшендерү;
  • ата-аналарда балаларын ана телендә укыту теләге тудыру;
  • гаиләдәге милли гореф-гадәтләрне дәвам итү;
  • әти-әниләргә киләчәктә дә балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торуларын теләп калу.

Куланылган әдәбият

  1. Федеральный закон «Семейный кодекс Российской Федерации» от 29 декабря 1995 г. № 222-ФЗ.
  2. "ОТ РОЖДЕНИЯ ДО ШКОЛЫ" Тәрбия һҽм белем бирү программасы / Ред: Веракса Н.Е., Комарова Т.С., Васильева М.А. . – М.: МОЗАИКАСИНТЕЗ, 2014.
  3.  “Туган телдә сөйләшәбез”: 5-7 яшьлек балаларны туган телдҽ сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек./ Төз.: З.М. Зарипова, Л.Н. Вәҗиева, Р.С. Зөфәрова һ.б. – Казан: ФОЛИАНТ, 2012;
  4. “Мин бәхетле гаиләм белән” Балалар бакчаларында әхлакый тәрбия бирү буенча методик кулланма/ Н.Р.Мирхазова – Казан:”Хәтер” нәшрияты,2011;
  5. ”Әдәпле булыйк, балалар!” Бишенче китап./Кашапова М.Ф. – Казан:”Школа”редакция – нәшрият үзәге,2017;
  6. “Балачак аланы” балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия/ Закирова К.В., - Казан:РИЦ нәшрияты,2011;
  7. “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” методик кулланма/ Закирова К.В., Кадыйрова Р.Ә.., Сафиуллина Г.М. - Казан:Беренче полиграфия компаниясе, 2013;
  8. “Үстерешле уеннар” методик кулланма/ Зарипова З.М.,Исаева Р.С. - Казан: Беренче поли-графия компаниясе, 2013;
  9. “Табигатьне саклыйк, балалар!” Дүртенче китап/Кашапова М.Ф., Казан:”Школа” редакция- нәшрият үзәге,2017.
  10.  Андреева Т.В. Семейная психология: учебное пособие. – СПб.: Речь, 2004. – 244 с.
  11.   Карцева Л.В. Психология и педагогика социальной работы с семьёй: Учеб. пособие.М.: Издат-торг. корпорация «Дашков и Ко», 2009.–224 с.
  12.  Андреева Т.В. Семейная психология: учебное пособие. – СПб.: Речь, 2004. – 244 с.
  13. . Богомолова З.А. Формирование партнерских отношений педагогов и родителей в условиях сотрудничества в ДОУ // Дошкольная педагогика. - 2010. - № 2.
  14. . Зверева О.Л. Семейная педагогика и домашнее воспитание детей раннего и дошкольного возраста: учеб. пособие / А.Н. Ганичева, Т.В. Кротова. – М.: ТЦ Сфера, 2011.