"Һөнәрләрне бакчадан..."
план-конспект занятия (средняя группа)

Латипова Рузалия Руфатовна

Балаларны кечкенәдән үк финанас грамоталыгына өйрәтү максатыннан оештырылган ачык эшчәнлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл финанс грамоталыгы18.94 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Һөнәрләрне бакчадан...

Белем бирү өлкәсенлә программаның эчтәлеген тормышка ашыру: танып белү, аралашу,  социальләштерү, матур  әдәбият.

Балалар эшчәнлеге төрләре:  уен, коммуникация, танып белү-тикшеренүче, хәрәкәт.

Бурычлар: Балаларда төп икътисади белем формалаштыру өчен шартлар тудыру .

Белем бирү бурычы: Балаларның һөнәрләр дөньясы турындагы белемнәрен системалаштырырга, хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм кеше һөнәре арасында бәйлелекне билгеләргә өйрәтү.

Үстерү бурычы: Балаларны «эш урыны», «эш вакыты», «хезмәт кораллары», «хезмәт предметы һәм продукты», «продукция»төшенчәләре белән таныштыруны дәвам итү. Барлык һөнәрләрнең мөһимлеге турында нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бирү бурычы: Балаларның ата-аналары һөнәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Хезмәт кешеләренә хөрмәт  тәрбияләү. Балаларны күңелгә хуш килерлек эш-зур уңыш дип уйларга этәрү . Кешеләр тормышында төрле һөнәрләрнең кирәклеген, аларның җәмгыять өчен кыйммәтен күрсәтү.

Сүзлек өсиендә эш: савыт-сабалар, кәстрүль, пешекче, имбирь печеньесы

Җиһазлау: проекторда дидактик уен: “Пешекчегә ниләр кирәк?”, балаларга пешекче киемнәре, имбирь печеньесы, имбирь камыры, йөзем җимеше, кису тактасы, камыр кискеч фигуралар, сюрприз момент- күгәрчен.

Барышы:

  • Исәнмесез балалар, хәерле көн. Мин Рузалия Рүфәт кызы булам. Сезнең белән танышуыма мин бик шат. Мин Пучы авылыннан сезнен бакчага кунакка килдем.
  • Ә сез бүген балалар бакчасына кем белән килдегез? (әти, әниләр белән)
  • Ә алар сезне китергәч кая киттеләр? (эшкә)
  • Әйе балалар, һәр кешенең дә үзенең сайлап алган, яраткан һөнәре була. Мин дә менә тәрбияче булып эшлим.
  • Ә синең  үскәч кем буласың килә? ( берничә баладан сорау)
  • Һәкем үзенә ошаган һөнәрне сайларга тиеш балалар. Һәм бу һөнәр безгә файда китерерсен өчен тырышып эшләргә кирәк. Һәр эш тә акча белән бәяләнә.
  • Балалар әйдәгез без дә файдалы эш белән шөгыльләник. Сез ризамы?

(Балалар барсы да альяпкычтан)

  • Без бүген кечкенә пешекчеләр булырбыз. Ә пешекчегә ниләр кирәк микән, әйдәгез әле карыйк.

Уен: “Пешекчегә ниләр кирәк?”

  • Балалар  өстәлләр янына рәхим итегез, бүген без имбирь печеньесы пешерәбез.

Эш барышын аңлату:

(кулларны салфетка белән сөртү)

  • Әзер камырны уч төбе белән изәбез, аннан формалар ярдәмендә фигуралар кисеп алабыз. Өстенә йөзем ңимеше дә куябыз.(тәрбияче эшләп күрсәтә)

Балаларның эше.

  • Печеньеларны ясадык, хәзер аларны пешерергә кирәк, кайда пешерәбез? (мичтә)
  • Печеньелар пешкәнче ял итеп алыйк.
  • Әйдәгез бергәләп акчаларны саныйбыз.

1,2,3,4,5 –акчаларын саныйбыз

1,2,- бу акчага йорт салам

3- бу акчага кием алам

4- бу акчага ризык алам

5- бу акчаны саклыкка яшереп куям банкка.

Күгәрчен тавышы:

-Исәнмесез, балалар. Сез бик тырыш,уңган балалар икәнсез. Хезмәт сөючән балалар йөри икән бу бакчага. Гел шулай тырыш. Хезмәт сөючән булыгыз. Иллэребез тыныч, өстәлләребез мул булсын!

Тәрбияче: Рәхмәт, сиңа күгәрченкәй.

  • Менә печеньелар әзер, пеште, бу печеньеларны нишләтергә була?

(балаларның җавабы)(кунакларны сыйларга, чәй эчергә, сатырга да була)

  • Дөрес балалар, печеньелар бик тәмле, сатырга да була, ә аны саткан акчага кирәк-яраклар алырга була. Ә мин сезгә бергәләп чәй эчергә тәкьдим итәм. Бу сезнең беренче хезмәтегез. Бәлким үскәч эле кемдер, пешекче дә булыр.
  • Рефлексия.
  • Сез бүген нинди яңалык белдегез?
  • Кайткач кемне печенье пешерергә өйрәтәсез?
  • Рәхмәт балалар, сез бик актив булдыгыз.
  • Бергәләп чәй эчерсез.
  • Үзең эшләгәч тәмле

Кирәк эшләп ашарга....

-Балалар, кунак белән якыннанырак танышасыгыз киләме? Әйдәгез әле аңа матур сүзләр әйтик.