«Кем булырга?»
материал на тему

Сулейманова Рамзия Салиховна

Максат: Профессияләр турында белемнәрен ныгыту. Профессияләргә кагылышлы,төрле            хәрәкәтләр ясап уйнау мәмкинлекләрне булдыру. Бер-берсенә карата яхшы мөгаллимә һәм   дуслык хисләре тәрбияләү. Дус,тату уйнау,ярышу теләге булдыру.

 

Җиһазлар:Магнитофон, “иң куп белүче”дигән медаль,жетоннар-20-шт, ориентирлар-2шт, конвертлар-8шт, зур чүмечләр-2шт, яшелчәләр-6шт., бинтлар-3шт., мольберт-2шт.,фломастерлар-2упак.,киемнәр һәм әйберләр җыелмасы,кармак-2шт.,чиләк-2шт.,ясалма балыклар-8шт.,зур кәстрүл, төзү кирпечләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kem_bulyrga.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Кем булырга?»

Максат: Профессияләр турында белемнәрен ныгыту. Профессияләргә кагылышлы,төрле            хәрәкәтләр ясап уйнау мәмкинлекләрне булдыру. Бер-берсенә карата яхшы мөгаллимә һәм   дуслык хисләре тәрбияләү. Дус,тату уйнау,ярышу теләге булдыру.

Җиһазлар:Магнитофон, “иң куп белүче”дигән медаль,жетоннар-20-шт, ориентирлар-2шт, конвертлар-8шт, зур чүмечләр-2шт, яшелчәләр-6шт., бинтлар-3шт., мольберт-2шт.,фломастерлар-2упак.,киемнәр һәм әйберләр җыелмасы,кармак-2шт.,чиләк-2шт.,ясалма балыклар-8шт.,зур кәстрүл, төзү кирпечләре.

Сузлек:  Ярышлар,сынаулар,медаль,кумәч,камыр, мольберт,маляр,портной.

         Залда “Ускэч мин кем булам?”темасына оештырылган рәсемнәр кургәзмәсе.Музыка  яңгырый.Балалар залга кереп,урыннарына утыралар.

          Ал.б. :Кадерле балалар,бүген без сезнең беләр профессияләр(төрле һөнәрләр) турында сөләшербез. Кайбер һөнәрләр турында сез инде беләсез,буген тагын яңа һөнәрләр турында белерсез һәм узегезне сынап та карый алырсыз. Ә хәзер, “Иң куп белуче”дигән медальне иң куп һөнәрләр белучегә бирербез.Кем кубрәк һөнәрләр санап утә,шул җиңүче була.Һәрбер дөрес җавап өчен жетон алачаксыз. Иң куп жетоны булган бала-бу медальне ала алачак.

       Конкурс “Иң куп белуче”

          Ал.б. Булдырдыгыз. Сез куп  һөнәрләр беләсез икән.Әйдәгез,рәсемнәр күргәзмәсенә якынрак килеп карыйк. Сезгә иң нык ошаган рәсемнәрне сайлап алырбыз.Барысы да ошый икән,әйтергә оялып тормагыз.       

        Художникларны бүләкләү.

Ал.б: Хәзер,ярышларны башлыйбыз.Сез үзегезне сынап карый аласыз.  Кем  белә,бәлки,куп еллардан соң сез нәкъ шул һөнәрне сайларсыз.

        Эстафета «Почтальон»

Ал.б: Шат куңелле  почтальон.

           Безгә бик таныш ул.

           Телеграммалар,хатлар,

           Газетлар,журналлар,

           Өйләргә тарата ул.

Дуртешәр бала булган ике команда сайлана.Һәрбер баланың кулында берәр конверт. Сигнал буенча,беренче бала залның икенче ягына йөгереп барып,хатны утырып торучыга илтеп бирә һәм кире йөгереп килә.Биремне икенче бала дәвам итә.Шулай уен дәвам итә.

        Эстафета “пешекче”(повар)

Ал.б:   Һәр һөннәрнең уз исе бар.

Тәмле камыр,кумәч исе

            Килеп тора кешедән.

Өчәр кешеле ике команда сайларга.Зур чумечлэр белән берәр яшелчә ташырга,аны зур кәстрүлгә салырга.

        Эстафета “ Буяучы”(маляр)

Ал.б:Скипидар һәм буяулар

          Исе килә буяучыдан.

Дүртәр кешелек ике команда сайларга.Каршы якта мольбертлар  тора,фломастерлар әзерләнгән.Балалар чиратлашып мольберт янына йөгереп барып,ясалган йортның өлешләрен буяп куялар.Биремне алдан үтәгән команда җиңүче була.

Ал.б: Үзегезнең буялган йортларыгызга карагыз әле,ничек матур булды бит.

                     Ярыш “шәфкәть тутуашы” (медсестра)

Ал.б: Ак халатлы тутушлардан,

          Дару исләре аңкый

     Ярышта 3 кыз катнаша.  Берәр ярдәмче баланың кулын,яки башын бинт белән урап куярга ..Бер минут вакыт бирелә.(балыгы 6 бала)

        Эстафета  “Йөртүчеләр”( шофер)

А.б: Йөртүченең курткасыннан

        Бензин исләре аңкый.

 

   Ярышта 8 бала катнаша. Ике команда да 4-шәр бала. Берсе машина йөртүче – рулҗ тоткан. Ул беренче йөгереп, ориентирны әйләнеп килә, аннан “ кабинага тагын бер пассажир утыра” – икесе йөгереп әйләнеп киләләр. Шул рәвештә ярыш дәвам итә. Йөртүче – 3 пассажирын да йөртеп килгәч, уен тәмамлана.

Эстафета  “Балыкчы”

А.б.: Балыкчыдан-  су һәм күлләр,

         Балык исе аңкып тора.

     

Шулай ук, дүртешәр бала ике команда сайлана.Сигнал буенча, беренче балалар билнеләнгән урынга йөгереп барып, кармак белән балык тотып, аны чиләккә китереп салалар һәм кармакны икенче балага бирәләр.  Шулай һәр уенчы биремне үти.

Төзүчеләр конкурсы

А.б.: Төзүченең кулларыннан

         Балчык исе килеп тора.

Шулай ук, икешәр баладан торган ике команда сайлана. Сигнал буенча, балалар төзү кирпечләреннән мөмкин кадәр биегрәк башня төзиләр. Кайсы команданың башнясы биегрәк килеп чыга, шулар җиңүче була. Уенны берничә тапкыр уйнарга була.

 

А.б.:   Булдырдыгыз! Сез барысын да дөрес  һәм бик тиз үтәдегез. Мин , сезгә әзерләгән табышмакларга җавап таба алырсыз микән?  Онытмагыз, без бүген һөнәрләр турында сөйләшәбез.

         Сукмактан да чыгалмыйча,

         Бер – берендә уздырмыйча,

         Йөртәбез без вагоннар...( трамвай йөртүче)

          Төрле  җиһазлар ясый

          Агачтан балта б-н,

          Коймасын да ясап куя,

          Оста итеп тактадан  ( балта остасы – плотник)

         Үзе ура, үзе суга,

          Үзе төяп җибәрә,

          Шундый эссе көннәрдә,

          Комбайн эчендә  үткәрә.( игенче)

          Иртүк ботка пешерә

         Тәмле ашлар пешерә,

          Ашарга теләүчеләрнең ,

         Барысында ашата.  (пешекче)

А.б:  Мин сезгә яңа бирем әзерләдем.

        “  Укытучыны, табибны, пешекчене киендер.”

 Алдан әзерләнгән киемнәр, әйберләр.(халат, калпак, косынка, төрле шешәләр, баночкалар, фонендоскоп, күзлек,  һ.б, һ.б.) Өч бала сайлана.  Музыка уйнап туктаганчы, алар киемнәр кияргә,әйберләрне тотып басарга тиешләр. Үзләренең нинди һөнәрне сайлаганнарын сөйлиләр.

А.б.  :Бу биремне дә үтәдегез. Булдырдыгыз!

         Өйләрегезгә кайткач , әти- әниләрегездән аларның һөнәрләре турында сорашыгыз. Үскәч ,үзегезгә охшаган һөнәрне сайларсыз. Кемдер кешеләрне, кемдер хайваннарны дәвалар,бәлки, кемдер балалар укытыр, ә кемдер аларны йөртер, ә кайберләрегез йортлар салачак, ә кайберләр яңа машиналар уйлап табачаклар.Һөнәрләрнең  төрлесе бар,барысы да кирәкле.( 7 бала чыгып В.Маяковскийның “Һөнәрләр.” Шигырен сөйлиләр )

 1-й ребенок. У меня растут года,

 Будет и семнадцать.

 Где работать мне тогда, Чем заниматься?

 Нужные работники — Столяры и плотники.

  2-й ребенок.   Столяру хорошо,

 А инженеру лучше.

           Я бы строить дом пошел,

           Пусть меня научат.

 3 ребенок. Инженеру хорошо,

                          А доктору лучше.

                         Я б детей лечить пошел,

                          Пусть меня научат.

4  ребенок.     Доктором хорошо,

         А рабочим лучше.

         Я б в рабочие пошел,

         Пусть меня научат.

5 ребенок.  На заводе хорошо,

          А в трамвае лучше.

         Я б кондуктором пошел,

          Пусть меня научат.

6 ребенок. Кондуктором хорошо,

         А шофером лучше.

         Я б в шоферы пошел,

         Пусть меня научат.

7  ребенок. Книгу переворошив,

          Намотай себе на ус...

Дети вместе:   Все работы хороши,

                          Выбирай на вкус.     В. Маяковский