Дус кәҗә бәтиләре
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча уздырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dus_kzh_btilre.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Дус, тату  кәҗә бәтиләре гаиләсе.

Максат: Кешегә һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янау ихтималы булган хәлләргә карата сак мөнәсәбәт формалаштыру.

Тәрбия бурычы: Балаларда уртак эшчәнлеккә әзер булучанлык тәрбияләү, уртак фикергә килү, яшьтәшләре белән конфликтларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә өйрәтү..

Үстерү бурычы: Балалар сүзлегендә гомумиләштерүче төшенчәләр барлыкка килүгә бу- лышлык итү

Белем бирү бурычы:  Таныш булмаган яшелчә белән таныштыру, исемен, сыйфатын әйтергә өйрәнү

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, сөйләм, физик үсеш, танып белү.

Методик алымнар         һәм чаралар:  “Квест” уен мизгеле, сорау, аңлату,әңгәмә, мөстәкыйль эш

Җиһазлау:“Лего” конструкторлары,монтессори вкладышлары “Өй”, яшелчә , җиләк җимеш муляжлары, кәрзиннәр,  гомумиләштерү схемасы, такта.

Сүзлек өстендә эш: баклажан, бадымҗан

Алдан эшләнелгән эшләр: леголардан төрле корылмалар уйлап ясау

ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:

  1. Д/Уен:  Квест “Таныш булмаган эзләр!!”
  2. Д/Уен: “Әни нәрсә алып кайткан?”  яңа яшелчә белән таныштыру.
  3. Д/Уен: “Ашамлыкларны аер”
  4. Физминутка: “Бармаклар ясыйлар”
  5. Проблемалы уен: “Өйне ничек төзергә?”
  6. Сюжетлы уен “Төзүчеләр”
  7. Йомгаклау :  “Безнең йорт”

Эшчәнлек барышы:

  1. Уен:  Квест “Таныш булмаган эзләр!!”

Балалар сез уеннар  уйнаганда нинди булыгыз диеп өйрәтәм әле?

-Тату, дус...

Тагы нәрсә әйтәбез 1,2,3 без тату, без дус.

Балалар безнең бүлмәдә кемдер йөргән ахры, Эзләре калган. Кая киткән микән бу эзләр? Әйдәгез шул эзләр буенча барып карыйк. (Залга керә эзләр , залда кәҗә маскалары, кияләр, кире төркемгә керәләр)

Сез кемнәр  булдыгыз?

Сез бүген һәрвакыт дус кәҗә бәтиләре булдыгыз.

Кәҗә бәтиләре Сезнең әниләрегез кая киттеләр. (Ризык алып кайтырга)  

Без эзләр карап йөргән арада әинләрегез ашамлыкларны калдырып киткәннәр.

  1. Уен: “Әни нәрсә алып кайткан?”

Алыгыз әле кәрзиннәрегезне нәрсәләр бар анда? (һәр баладан әйттереп чыгу)

Баклажанны әйтә белмиләр – ( бу яшелчә белән таныштыру үткәрелә)

Балалар карагыз әле бу нәрсә икән?

Бу баклажан (балалардан әйттерү, гомуми, индивидуаль)

Балалар баклажан (бадымҗан) – яшелчә, шәмәхә төстә, бик файдалы яшелчә.

 

 

Без  гомумиләштереп ничек әйтәбез эле?

Яшелчәләр, Җиләк җимешләр.

  1. Д/Уен: “Ашамлыкларны аер”

Әйдәгез әле кемнәрдә яшелчәләр алар кәрзингә салсыннар

Кемнәрдә җиләк җимеш алар вазага куйсыннар.

Кайбер балалардан яшелчә җиләк җимешләрнең сыйфатларын әйттерү.

Лимон нинди? (Сары, ачы , файдалы)

Кишер нинди? (Кызыл сары, баллы, тәмле)

  • Балалар менә без дус,  тату яшибез, ә шулайда урамнарда усал кешеләрдә йөриләр. Менә шундый бер явызы кәҗә бәтләренен өйләрен ватканнар. Алай ярый мы? Әйдәгез без өебезнең стенасын төзеп куябыз.
  1. Физминутка: “Бармаклар ясыйлар”

Дусларым әйдәгез бармакларыгызны күрсәтегез әле. Ә хәзер өйне һавада рәсемләп карыйк

  1. Проблемалы уен: “Өйне ничек төзергә?”

Вкладыши монтессори уены “Өй”.

  1. Сюжетлы уен “Төзүчеләр”

Зур леголардан кәҗә бәтиләренең өйләренең стенасын төзү.

  1. Йомгаклау :  “Безнең йорт”

Әйдәгез өйгә керик.

Тәрбияче бүре маскасы кия , ишек шакый :

  • Мине дә кертегез әле өйгә?
  • -...
  • Кертмәсәгез ватам.

Өйгә чит кешеләрне кертергә ярамый балалар сез дөрес эшләдегез! Релаксация: өйнең эчен төрле утлар белән яктырту.

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе

«Актаныш авылы  гомуми   усеш   бируче №2 балалар бакчасы»

Кечкенәләр   төркемендә

“Дус, тату  кәҗә бәтиләре гаиләсе.”

танып-белү

 шөгыле конспекты

югары  категорияле

 тәрбияче Лотфуллина Л.Г

әзерләде.

Актаныш, 2018 ел