Өйдә куркыныч предметлар
план-конспект занятия (младшая группа)

Балаларның өйдә куркыныч предметлар белән уйнарга ярамый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл oyd_kurkynych_predmetlar.docx19.8 КБ

Предварительный просмотр:

 «Өйдә куркыныч предметлар”

Максат: кулланыштагы куркыныч предметлар турында белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычы:  бер-берсен дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру. Өйдә куркынычсызлык чараларын, куркыныч предметлар турында белемнәрне ныгыту.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Үз-үзеңә сакчыл караш тәрбияләү

Белем бирү бурычы: Экстремаль ситуациядә дөрес һәм тигез карар кабул итүләренә ирешү,  җөмләләрдә сүзләрне (исем фигыль) яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-аралашу үсеше, сөйләм теле үсеше.  

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, дидактик уеннар,  хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: мультимедия-проектор, такта, предметлы  рәсемнәр.

Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар, табышмаклар чишү. Предметлар  карау.

Шөгыль  барышы:

-Балалар, безгә буген кунаклар иклде. Әйдәгез килгән кунаклар белән исәнләшик, аларга хәерле көннәр телик.

-Балалар, сезнең минем белән сәяхәткә барасыгыз киләме? Ә кайда сәяхәткә барганны сез табышмак аркылы белерсез.

Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавап биргәнче табышмакны ахырына кадәр тыңлап бетерегез.

Ут белән без көрәшергә тиеш

Без кыю хезмәткәрләр,

Сулык белән без кулдашлар.

Без кешеләргә бик кирәк

Шулай кем соң без?…(янгын сүндерүчеләр)

Әгәр кемдер авырып китсә,

Ашыгыч рәвештә безне ярдәмгә чакыралар-

Тиз арада ноль өчне җыям

Һәм киләчәк ... .(ашыгыч ярдәм)

2.Төп өлеш

-Балалар, без бу пожарныйларны, врач абый-апайларны кайчан чакырабыз? (балалар җаваплары)

-Әйе, дөрес, әгәрдә берәр нәрсә булса:авыртып китсәк яки пожар чыкса, бер сүз белән әйтсәк: куркыныч янаган чакта,шулаймы? Ә нинди очракта балалар?

Без сезнең бүген куркынычсызлык иленә сәяхәткә барырбыз.

(СЛАЙД ӨЙ)

-Әйтегез эле миңа, әти-әниләр белән без кайда торабыз, һэр кешенең нәрсәсе бар?Дөрес, өй. Ә нәрсәгә кирәк өй?

Менә күз алдына китерегез, сез өйдә бер үзегез. Өй зур һәм кызыклы әйберләр бар. Нишләп була өйдә?

Менә булган ди бер малай һәм ул барсында киресенчә эшләгән. Әнисен тыңламаган һәм куркыныч предметлар белән уйнаган. Шуның өчен ул һаман бәлагә очраган. Ә менә нинди предметлар ул уйнаганын сез миңа әйтерсез. Белемнәрегезне тикшереп карыйм әле.

Яхшы итеп  очланса,

Барысын да җиңел кисә-

Икмәк, бәрәңге, чөгендер, ит,

Балык , алма һәм май.(пычак)

Ул кисәргә ярата,

Тукыманы, кагәзьне, катыргыны, төсле төсле кагәзне( кайчы)


Киемнәрдән  ул йөзә әйтерсең лә  пароход

Бөтен  кием  искиткеч

Бик шома , матур булды (үтүк)

-Балалар, бу предметлар куркыныч була аламы? Бу предметлар белән балаларга кулланырга , уйнарга ярыймы?

-Мин сезне алар  янына уен уйнап алырга чакырам. Бу уенны уйнар өчен безгә парлашып басарга кирәк. Уен атала “Куркыныч предметны җый”

-Балалар, болар куркыныч предметлар, алар белән уйнарга ярамый, кулланганда да сак булырга кирәк. Ә сезнең өйдә куркыныч предметлар кайда саклана? Өй буенча таралып яталармы әллә үз урынында булырга тиешме?

СЛАЙД

-Балалар, бу бүлмә шаян малайныкы. Аның бүлмәсе пөхтәме? Юк,дөрес. игътибар итегез әле, куркыныч предметлар үз урыннарындамы? Нинди куркыныч предметлар бар аның бүлмәсендә?

-Мин сезне тагын бер уен уйнап алырга чакырам. Уен “Куркыныч- Куркыныч түгел” дип атала.

-Балалар, әгәрдә безнең белән яки дустыбыз белән берәр нәрсә булса, нишләргә кирәк? Дөрес, ярдәмгә чакырырга. Зурларны һәм коткару хезмәткәрләренә шалтыратырга кирәк. Шалтыратып нәрсә дип әйтәбез:бик дөрес,. Үзеңнең ФИО һәм адресны.

-Әгәрдә шаян малай шырпы белән уйнап янгын  чыгарса , кемгә шалтыратабыз, нинди номер белән?(01)

Әгәр дә өйгә карак я ки чит кеше керсә?(02)

Әгәр яралансак?(03)

Афәрин! Булдырдыгыз!

-Балалар, сәяхәттә озак тордык ахрысы, төркемгә кайтыр вакыт җиткән.Анда безне дусларыбыз көтә. Иптәшләребезгә нинди яңалыклар, нинди белемнәр турында сөйләрбез?

Балалар минем белән сәяхәткә барганыгызт өчен рәхмәт, сезнең белән бик күңелле булды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала өчен куркыныч әйберләр. Балаларны көнкүрештә үз-үзләрен сакларга өйрәтү”(чыгыш)

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең дә, тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга ...

"Куркыныч әйберләр"

Балаларның, табышмак аша, фикерләү сәләтләрен үстерү, ике әйбернең тышкы охшаш билгеләрен чагыштырырга өйрәтү. Сөйләмдә гади һәм кушма җөмләләрне куллану күнекмәләрен ныгыту. Тормыш өчен куркыныч әйбе...