Гриппны кисәтү һәм дәвалау.
консультация (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

Юнусова Гульназ Ильдусовна

Грипп белән авыртканда кулланыла торган табиб киңәшләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл grippny_kistu_hm_dvalau.docx559.47 КБ

Предварительный просмотр:

Табиб киңәшләре

http://jagodka.mbdoy335.edusite.ru/images/buggi_nurse.png

Гриппны кисәтү һәм дәвалау

Күп алдан үткәрелә торган вакцинация белән беррәттән, гриппка каршы көрәштә вирусларны бетерүгә яки аларның үрчүен киметүгә юналтелгән башка чаралар да кулланыла. Аларга оксолин мазе, интерферон, гриппка каршы гамма-глобулин керә.

Оксолин мазе борын тишекләренә сөртелә. Аны иртән, өйдән чыгып китәр алдыннан, бигрәк тә җәмәгать транспортында барырга туры килгәндә кулланалар. Ул грипп вирусларының борынга керүен кисәтә.

Интерферонның тәэсир даирәсе гаҗәеп киң. Ул организм күзәнәкләрен грипп вирусларыннан гына түгел, бәлки гриппка охшаш авыруларның вирусларыннан да, аерым алганда иренне чабырта торган вируслардан (герпестан) да саклый. Интерферон даруы вирусның барлык төрләреннән дә кулланыла. Ул организмга керткәннән соң өч сәгать үткәч тә тәэсир итә башлый.

Кисәткеч чаралар

Сарымсак. Грипп һәм сулыш юлларындагы вируслы инфекциягә каршы элек-электән бик әйбәт дәва буларак кулланылып килә. Андагы фитонцидлар бактерияләрне үтерү сәләтенә ия. Шул фитонцид дигән матдә аркасында сарымсак көчле искә ия дә инде.

Гриптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе тирән итеп сулап торыгыз. Кыш көне мондый чараны авыру-лардан саклану өчен көн саен кулланырга кирәк.

2-3 сарымсак тешен угычта уып, аны шулкадәр үк бал белән катнаштырыгыз һәм савытны икенче сулы савытка куеп ут өстенә утыртып, 36-40 градуска кадәр җылытыгыз. Әзер катнашма пыяла савытта саклана. Грипп кебек вируслы авырулардан саклану өчен аны көненә ике тапкыр берәр чәй кашыгы күләмендә (җылы су белән йотып җибәреп) 3-7 көн кулланырга киңәш ителә.

Суган, сарымсакның тамыр ягын кисеп, борынның әлебер, әле икенче тишеге белән иснәргә. Грипп көчәйгән чакта моны иртән һәм кичен эшләргә кирәк.

Грипп киң таралган көннәрдә көн саен ике-өч тырнак сарымсак ашарга.

Ак чыршы маен иснәп яки 2-4 тапкыр бер-ике тамчысын авызга тамызып, грипптан котылып калырга мөмкин; бик аз гына борын төбенә ышку да, учка тамызган тамчыны иснәү дә шундый ук нәтиҗә бирә.

Гриппны һәм сулыш юлларының каты авыруларын (ОРЗ) кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы — организмны чыныктыру, авыруларга бирешмәслек итү. Моны фәнни медицина һәм халык медицинасы да хуплый.

Чыныгу. Чыныгуга тәнне салкынча (ләкин 19-20 градустан да салкын булмаган) су белән сөртү яки аякларны даими рәвештә ваннага тыгу юлы белән ирешелә. Тәннең өске өлешен иртәнге гимнастикадан соң юеш сөлге белән сөртү, ә йокларга ятар алдыннан аякларны бер-ике минутка гына ваннага тыгып алу максатка ярашлы санала. Ләкин бу эшләрдән соң тәнне кызарганчы коры сөлге белән ышкырга кирәк.

Тир чыгаргыч матдәләр гриппка каршы юнәлтелгән. Авыруга күпләп татлы җылы чәй, морс эчерергә кирәк. Бу кыска вакытка канны сыегайта, анда вирус агуының туплануын киметә. Кура җиләге вареньесы, юкә чәчәге кайнатмасы һәм башка шундый кайнатма, төнәтмәләр эчкәч, тир чыгу арта, ә аның белән бергә кандагы агу да чыга. Шул рәвешле организм зарарлы матдәләрдән тизрәк арына, кеше аякка тизрәк баса.

Какырткыч дарулар (термопсис, терпингидрат, яртылаш боржом суы салган кайнар сөт) сулыш юлларына җыелган какырыкны сыегайту, күпсанлы вируслар тупланган ул сыеклыктан котылу өчен кирәк.

Балаларга салкын тигәндә

http://www.igelek.ru/wp-content/uploads/2015/11/%D1%87%D0%B8%D1%80-%D0%B4%D3%99%D0%B2%D0%B0-640x300.jpg

 

  

Мондый очракта ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү — организмның саклану реакциясе ул.

Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә «команда бирә». Температура күтәрелгәндә туңып калтыраулар, дерелдәүләр нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк.

Температураның файдасы да юк түгел. Ул бер яктан авыру билгесе булса, икенче яктан — авыру чыганагына каршы көрәш ысулы: тән температурасы 37 градустан артканда күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер саклагыч матдәләр, әйтик, интерферон, температура 38 градустан югарырак күтәрелгәндә генә бүленә башлый.

Күп очракларда балалар тән температурасы күтәрелүне зурларга караганда җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә температурасы 39 градустан артмаганда аларга температураны төшерүче препаратларны бирмәскә дә була. Баланың температурасын даруларсыз: тәнне аш серкәле җылымса суда чылатылган катмарлы бияләй яисә сөлге белән ышкып төшерергә дә мөмкин.

Нәниләргә җылылык күбрәк кирәк, шуңа күрә аларда мускуллар калтыравы бик еш кына көзән җыерулар китереп чыгара. 3 яшькә кадәрге балага, әгәр аны бер генә тапкыр көзән җыерса да, тән температурасы 38 градус һәм аннан да югарырак булганда температура төшерә торган даруны бирү зарур.

Балаларның тән температурасын төшерү өчен кулланып була торган иң хәвефсез дару — парацетамол. Аларга «зурлар» төймәсен өлешләп түгел, ә бәлки балалар өчен махсус җитештерелгән кечкенәләрен бирү уңайлы.  

Авыруның бөтен очрагы өчен дә бердәй кагыйдәләр юк: барысы да баланың үз-үзен ничек хис итүенә бәйле. Температурасы югары булганда, сабыйны, әлбәттә, яткырырга кирәк, һәм ул үзе дә шуны ук теләячәк. Температурасы бераз төшкәч һәм кәефе яхшыра башлагач, йөри башларга да рөхсәт итәргә була.

Чирләгәндә баланы кат-кат киендерергә, бүлмәне җылырак итәргә ярамый. Бүлмәне еш җилләтергә кирәк: саф һава сулышны җиңеләйтә, томауны йомшарта. Бүлмәдә җылылык 18-19 градус, йоклаганда исә бераз кимрәк булырга тиеш.

Туклануны нык үзгәртергә кирәкми. Баланың аппетиты булмаса, яраткан ризыгын, тәмлерәк берәр нинди ашамлык тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма аны һич тә көчләп ашатырга ярамый: хәле җиңеләйгәч, ул үзе үк теләп ашый башлаячак.

Балага күбрәк эчертергә кирәк: чөнки авырганда, тирләп, күп микъдарда су бүленеп чыга. Яшелчә төнәтмәләре, морс, лимон, кура җиләге кайнатмасы белән чәй, җиләк-җимеш сыгынтылары бик файдалы.

Ә менә салкын тигәндә С витаминын күпләп куллануның шифасы зур дигән фикер расланмады. Витаминнарны күп микъдарда куллану аларның организмнан тизрәк чыгуына китерә. Шуңа күрә аллы-гөлле сәдәфләрне күпләп кулланмый башлагач, гадәти рациондагылары инде җитмәскә дә мөмкин.

Ата-аналарны, мондый очракта бала бакчага, мәктәпкә күпме вакыт узгач йөри ала, дигән сорау да борчырга мөмкин. 

ОРЗның җиңелчәрәк формасын кичергәндә 5-6 көннән соң инде ул башкалар өчен йогышлы авыру чыганагы булмый. Аз-маз йөткерүләр, томау әле тагын 2-3 атнага сузылырга да мөмкин, әмма бу режимны чикләү өчен сәбәп була алмый.

ОРЗ, гадәттә, бала өчен эзсез узып китә. Әмма ул яңа туганнар һәм хроник авырулар белән җәфаланучы сабыйлар өчен шактый хәвефле булырга мөмкин. Мондый балаларны йөткерүче-төчкерүчеләрдән ераграк тоту хәерле.

Балаларда коры йөткерү «юеш» йөткерүгә бик тиз алышына, шуңа күрә дәвалауны селтеле җылы эчемлек — содалы сөт (бер стаканга 1/2 чәй кашыгы сода) яисә боржоми бирүдән башларга кирәк.

«Юеш йөткерү —организмның саклану реакциясе ул. Какырык тизрәк купсын дисәгез, аңа каршы көрәшергә кирәкми.

Сабый балалар грипп, парагрипп кебек авырулар эләктергәндә еш кына ларингит белән дә җәфалана. Аның билгеләре — коры йөткерү, тамак карлыгу, гыжылдап сулау. Мондый очракта пешкән бәрәңге парын (әмма чәйнек яисә кәстрүлдәге кайнар су парын түгел, пешү ихтималы бар) калын кәгазьдән ясалган бүрәнкәләр аша 5-10 минут дәвамында суларга кирәк.

Аеруча нәниләр өчен бик уңайлы булган башка бер ысулдан да файдаланырга мөмкин. Юыну бүлмәсендә пар болыты барлыкка килсен өчен барлык җылы су краннарын ачып, баланы 15-20 минут дәвамында шунда тотарга кирәк. Лайлалы тышчаның ялкынсынуы кимесен, ютәл йомшарсын һәм сулыш алу җиңеләйсен өчен шул җитә.

Әгәр инде шуннан соң да яхшы якка үзгәреш сизелмәсә, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.

Томау төшүне аеруча яңа туган балалар авыр кичерә: чөнки бу авыру аларга имәргә комачаулый. Ә зурракларына исә ул әллә ни кыенлыклар тудырмый.

Әгәр сабыйның борыныннан бераз су килеп торса, аңа көненә 2-4 тапкыр кан тамырларын тарайтучы тамчылар — отривин, галазолин, нафтизин, санорин тамызырга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 0,05, ә иң нәниләргә 0,01 процентлы эремәне сатып алу хәерле. Әгәр аптекада 0,1 процентлы гына эремә булса, аңа 3-4 өлеш су кушу зарур. Кан тамырларын тарайта торган тамчыларны 3 көннән дә озаграк кулланырга ярамый. Бу вакытка кадәр борындагы лайла куера, һәм шул чагында 1 процентлы тоз эремәсеннән дә (тозны пычак очы белән алып 0,5 стакан суга салырга кирәк) яхшырак чара юк. Сүз уңаеннан шуны әйтик: дәвалануны, гомумән, кан тамырларын тарайтучы тамчылар кулланмыйча гына, шушы эремәдән дә башлап җибәрергә була.

Баланы утыртып борынына дару тамызганда тамчылар борынның түбәнге юлларын «читләтеп үтә», шуңа күрә аның файдасы да әллә ни зур булмаска мөмкин. Дару тамызганда сабыйны башы асылынып, борын тишекләре өскә карап торырлык итеп чалкан яткырырга кирәк. Болай эшләгәндә тамчылар борынның барлык юлларына, шулай ук йоткылыкка да эләгә.

Бала кискен респиратор авыру (ОРЗ) белән чирләгәндә антибиотиклы тамчылар кулланырга ярамый. Бу очракта томау төшүдән ярдәм итүче эчелә торган препаратлар, әйтик, фервексның файдасы тияргә мөмкин. 6-10 яшьлек балаларга гранулаларның 1 пакетыннан ясалган эремәне көненә 2, ә зурракларына 3 тапкыр бирергә кирәк. Ә инде кан тамырларын тарайтучы һәм аллергиягә каршы кулланучы ринопронт сиробын 1 яшькә җиткән балаларга бирергә була.

Ангина (тамак бакасы). Ничек дәваларга

http://www.igelek.ru/wp-content/uploads/2015/08/%D1%82%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%BA-%D0%B1%D0%B0%D0%BA%D0%B0%D1%81%D1%8B-640x300.png

Ангина — бик көчле йогышлы авыру, аңкау бизләренең — миндальсыман бизнең ялкынсынуы аның ачык билгесе. Балачакта һәм үсмер вакытта ул аеруча еш кабатлана. Аның килеп чыгуы — туңудан, бигрәк тә аякларны туңдырудан. Авыру хәлсезләнүдән, йотканда тамакның авыртуыннан башлана. Температура 38-39 градуска җитә, балаларда 40ка күтәрелгән чаклары да була. Туңдыра, буыннар һәм мускуллар сызлый, баш авырта.

Тамак бакасы — куркыныч авыру. Ул азса, тамак, бөерләр шешә, ревматизм башлана. Ангинаның дифтерия, кызылча (скарлатина), грипп, бума ютәл кебек авырулар башлануын күрсәтүче билге булуы да мөмкин.

Температура күтәрелмичә, тамак кызарып, йоту авырая башлау белән тамакны йогышсызландыра торган сыеклыклар белән — 1 стакан суга 1 чәй кашыгы бор кислотасы салган су белән, 0,1 процентлы риванол һ.б. белән чайкау урынлы. Даруханә чаралары булмаганда — песи борчагы (алтей) төнәтмәсе: тозлы су, тоз, бор кислотасы һәм чәй содасы катнаштырып ясаган су белән; керән тамыры төнәтмәсе яки согы белән; карга миләше сыгынтысы белән чайкарга; тураган суганны иснәргә, суган ашарга, мүк җиләге согы эчәргә мөмкин.

Аңкау бизләре шешкән, температура күтәрелгән очракта, тамакны көнгә бер тапкыр тигез күләмдә алынган 5 процентлы йода сыекчасы һәм глицерин катнашмасы белән майлыйлар, муенга кайнар бәрәңге боламыгыннан җылыткыч компресс бәйлиләр.

Халык медицинасы

Тамакны чайкау өчен:

Чөгендер суы. Моның өчен чөгендерне вак тишекле угычта уып, суын чыгаралар. 1 стакан чөгендер суына 1 аш кашыгы серкә (эссенциясен түгел!) өстиләр. Көненә 5-6 тапкыр тамакны чайкыйлар, бер йөтым эчеп җибәру дә зыянсыз.

 Суган кабыгы саркындысы белән чайкау. 3 чәй кашыгы суган кабыгын 0,5 л суга салып кайнатырга, 4 сәгать төнәткәч, сөзәргә.

Сарымсак төнәтмәсе белән чайкау. Чистарткан һәм ваклаган 100 г сарымсакка бүлмә температурасындагы 100 мл кайнаган су салып, өстен томалап 5-6 сәгать тотарга (24 сәгать тотарга да ярый). Шуннан соң сөзеп, җылымса көенчә тамакны чайкарга.

Тамакны һәм авызны баллы су белән чайкау. Тамак бизләренең шешен кайтара, эренле шешләрне бетерә.

Эчү өчен:

Каен чыбыклары төнәтмәсе. Сындырылган, изелгән бөреле чыбыклар өстенә кайнар су коярга, 1 сәгать төнәтергә. Көненә берничә стакан эчәргә. Тик бөерләре шешкән кешеләргә моны эчәргә ярамый.

Лимон. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерәләр. Шуннан 1 сәгать буена бернәрсә дә ашамыйлар, эчмиләр.

Эфир майларына һәм лимон кислотасына тамакның ялкынсынган тышчасына тәэсир итү өчен шул рәвешчә уңай шартлар тудырыла. 3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2-3 телем лимонны кабыгыннан чистартып авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга кирәк.

Тома балавыз (умарта корты җилеме, прополис). Сырхауның барлык стадияләрендә дә файдасы тия. Ашап-эчкәч, авызга бармак очы хәтле генә җилемне кабып чәйнәргә; көненә барлыгы 5 г җилем таләп ителә. Җилемнең бик сыйфатлысы гына ярдәм итә. Андый җилем авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә, телне оетып җибәрергә тиеш, төнгә җилемне яңак янына салып ятарга да була.

Куе арпа сыгынтысы. 1 аш кашыгы төйгән арпаны 1 стакан җылымса суга салып 4-5 сәгать төнәтергә. Шуннан соң 10 минут кайнатып сөзәргә. Көненә 4 тапкыр 1/4 әр стакан эчәргә. Тамак бакасын дәвалаганда гына түгел, эчне йомшарту, өске сулыш юлларын дәвалау өчен дә файдалы ул.

Отит (колак ялкынсынуы)

http://www.igelek.ru/wp-content/uploads/2015/08/%D0%BE%D1%82%D0%B8%D1%82-%D0%BA%D0%BE%D0%BB%D0%B0%D0%BA-%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D1%80%D1%82%D1%83-640x300.jpg

 Бу авыру һава торышы алышынганда, бигрәк тә яз һәм көз айларында еш күзәтелә. Сырхауга беренче тапкыр дучар булган кеше, гадәттә, бик көчле колак авыртудан һәм ишетмәүдән зарлана. Отит озак еллар буена кабатланганда колактан эрен килә, ишетү сәләте кими.

Колак турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Борын куышлыгына исә аяк табаннарының тәэсире көчле. Шуңа күрә салкынча явымлы, җилле җепшек көннәрдә аякларны туңудан һәм юешләнүдән сакларга кирәк.

Әгәр колагыгыз беренче тапкыр авырта икән, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга тырышыгыз:

  • көнгә 2-3 яки аннан да ешрак борын өстенә җылы нәни капчык (эченә ком яисә тоз салып) куегыз;
  • аяк табаннарыгызны көнгә 2-3 тапкыр 35 минут дәвамында корыда яисә горчица салынган җылы суда тотыгыз;
  •  чөгендерне угычта уып, 3-5 тамчысын борын куышлыгына салыгыз;
  • ярты стакан җылы суга ярты бал кашыгы чәй содасы салып та, шулай эшләргә була;
  • бер аш кашыгы укроп орлыгы яки сабагын ярты стакан кайнар суга салып 30 минут төнәтегез дә 3-5 тамчылап колакка тамызыгыз. Шул ук төнәтмәне көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә кирәк, чөнки андагы эфир мае салкын тиюдән бик файдалы;
  • җылы коры тастымалны борын турысына куеп торыгыз.

Озак еллар буена кабатланып килә торган отитны дәвалау катлаулырак, чөнки бу очракта колактан эрен килүчән була. Шунлыктан көнгә өч мәртәбә авырткан колакны бөтерелгән мамык яисә бинт белән чистартырга кирәк. Моның өчен алсу төстәге калий-марганец яисә, алда өйрәткәнчә, чәй содасы эремәсеннән файдаланыгыз. Шушы эремәләрнең берәрсе белән колакны көнгә 3-4 тапкыр чистарту зарур. 

Аннан соң колакка махсус эремә салына. Ул болай әзерләнә: эмаль кәстрүлгә бер стакан су һәм 3-5 лавр яфрагы салып кайнатып чыгарыгыз да, 3 сәгать җылыда тотыгыз. Аннан соң 5 тамчылап колакка салыгыз, көнгә 3-4 тапкыр бер аш кашыгы чамасы эчегез.

Эренле отит белән авырганда һич тә колакны җылытырга ярамый. Шунысын да истән чыгармагыз: төрле катлаулыклар булмасын өчен отит белән авырый башлагач ук, һичшиксез, табибка күренергә кирәк.