Консультация "Дөрес туклану"
консультация (средняя группа)

Халикова Чулпан Нуриахметовна

...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsult_dores_tuklanu.docx14.06 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Дөрес туклану. Әти- әниләр өчен киңәшләр.

     Ризык аша кеше организмы үсемлек һәм хайваннардагы барлык химик матдәләр белән тыгыз бәйләнешкә керә. Азыкның составы, үзенчәлеге, күләме кеше организмы үсешенә, физик ныклыгына, эшләү сәләтенә, авырулар килеп чыгышына, психик халәтенә йогынты ясый. Шуңа күрә яхшы туклану сәламәтлекнең нигезе дип атала.

   Иң мөһиме балаларны кече яшьтән үк дөрес тукланырга ияләндерергә кирәк.Балалар бакчасындагы рационда иртәнге ашка һәрвакыт ботка бирелә.Балага ботка ашау көне буена җитәрлек көч,энергия бтрә. Ә кайбер балалар иртән килүгә : “мин ботка ашамыйм,дип киреләнә”-мондый очракта билгеле инде әниләр белән әңгәмә алып бару мөһим.Алар ял көннәрендә дә иртән ботка пешереп ашауны гадәткә кертергә тиеш.  

  Организмның барлык мөһим функцияләре эшчәнлеге туклану белән бәйле. Сыйфатлы ризык организмда яңа күзәнәкләр, яңа тән тукымасы барлыкка килүгә, энергия өстәлүгә китерә. Азык организмда ферментлар, гормоннар һәм башка матдәләр алмашы процессын көйләүче дә булып тора.

   Дөрес тукланмау, ягъни җитәрлек яки артык туклану өлкән кешенең дә, баланың да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Бу физик һәм акыл үсешендә, әйләнә-тирә мохит тәэсиренә организмның ни дәрәҗәдә каршы тора алучанлыгында чагыла. Кеше тиз картаерга, гомере кыскарырга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән дөрес тукланмау нәтиҗәсендә дүрт төрле патологик халәт билгеләнә.

 Җитәрлек ашамау - күпмедер вакыт организмга кирәкле күләмдә калорияле ризык кермәү.

Артык ашау - кирәгеннән артык тукланып, организмга йөкләнеш бирү. Специфик формадагы җитешсезлек - ашау рационында бер яки берничә төрле туклану матдәсенең булмавы. Балансланмаган туклану - һәртөрле матдәнең дә организмга тиешле күләмдә кермәве. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә еш очрый торган авыруларның берсе - алиментар дистрофия (аксым калориясе җитмәү), авитаминоз (цинга, рахит, пернициоз анемия), симерү, диабет, үт куыгына таш утыру, атеросклероз һ. б. Күп кенә алга киткән илләрдә симерү чиренең артуы күзәтелә. Бу - шулай ук ризыкны дөрес кулланмау нәтиҗәсе. Симерү йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгара, шикәр чире, төрле органнарга ташлар утыруга этәрә. Май катламы калын булган кешеләргә операция ясау катлаулана, яралар озак төзәлә, хатын-кызларга йөклелекне кичерү, бала табу кыенрак бирелә.

Һәркем өчен дә туклану рационында махсус катнашмалы ризыкка карый, табигый азыкны күп куллану файдалы. Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә. Ә иң күп витаминнар - алдан эшкәртелмәгән натураль ризыкларда.

А төркеменә керүче витаминнар диңгез ризыкларында, бавыр, сыр, йомырка, кишер, цитрус җиләк-җимешләрдә күп.

В төркеменә керүчеләр йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, кайбер җиләк-җимештә, яшел яшелчәләрдә бар.

 Д витамины булган продуктларга сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә.

 Е витамины күпчелек төрле үсемлек майларында, чикләвектә, груша, алма орлыкларында бар.

 С витаминына исә нигездә җиләк-җимеш, яшелчәләр бай. Аеруча ул сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп була. Гадәттә витаминнар турында кешеләр авырый башлагач кына уйлый. Организмыгызны мондый чиккә китереп җиткереп, сәламәтлегегезгә зыян китермәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәсем ясау һәм дөрес туклану буенча шөгыль конспекты: «Яшелчәле аш».

Программа эчтәлеге:1.     Дөрес туклану турындагы белемнәрне киңәйтү.2.     Дөрес туклану теләген булдыру.3.     Өстәл артында үз – үз...

"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

“Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”(сценарий) Алып баручы: - Хәерле көн, балалар!-        Исәнмесез, кунаклар! Бер-беребезгә исәнлек-саулык телик.1-бала:-...