Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы
календарно-тематическое планирование по биологии (6 класс) на тему

Фасхутдинова Наиля Асгатовна

Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы (Пасечник линичсе буенча)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biol_6_kl_2014.docx51.58 КБ

Предварительный просмотр:

             “Каралды”                                                    «Килешенде»                                                                                   «Расланды»

Методик берләшмә җитәкчесе               МБГБУ “  Урта Кирмән урта  гомуми белем мәктәбе”         МБГБУ “  Урта Кирмән урта  гомуми белем мәктәбе” __________ Фасхутдинова Н.А..                             укыту эшләре буенча                                                                       директоры

Беркетмә № _____                                                директор урынбасары                                                                     _____________/И.М.Ибрагимов./

«____» август  2014 ел                                  _______/Искандарова Г.В../                                                                 приказ №   _______

                                                                               «____» август  2014 ел                                                              «____» август 2014 ел                

                                                                               

Татарстан Республикасы  Мамадыш муниципаль районының

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Урта Кирмән урта  гомуми белем мәктәбе”

югары категорияле укытучысы

Фасхутдинова Наилә Асгатовнаның

  6 нче сыйныф өчен биологиядән  эш программасы

                                                                                2014  - 2015 нче уку елы

                                                                                       

Аңлатма язуы

   Программа  гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандарты,    гомуми белем бирү мәктәпләре өчен  биология фәне буенча   программа  ( автор-төзүче  Г.М.Пальдяева, Мәскәү, «Дрофа»,  2010 ел),  ТР Мәгарифне үстерү институты һәм Фән һәм Мәгариф министрлыгының “2014-2015 уку елына “Биология” фәнен укытуның үзенчәлекләре” турындагы методик рекомендациясе нигезендә төзелде. Мәктәп директорының 90/14 номерлы приказы ( 27.08.2014 ) белән расланган мәктәпнең 2014-2015 нче уку елы өчен уку планында биология фәнен 6  класста өйрәнүгә атнага 1сәгать исәбеннән  уку елына 35 сәгать каралган.

     Эш программасы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  В.В.Пасечник авторлыгындагы   «Биология. Бактерияләр. Гөмбәләр. Үсемлекләр.» 6 класс ( Казань   «Магариф», 2009 ел) дәреслеген куллану өчен төзелгән.

Тәкъдим ителгән дәреслек төп мәктәп өчен биология дәреслекләренең В.В. Пасечник җитәкчелегендә эшләнгән линиясенә керә.

6 сыйныф өчен төзелгән эш программасы организмнарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны, аларның тарихи үсешен , кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзгәрешләрне аңлатуга юнәлдерелгән. Материал укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, гадидән катлаулыга таба юнәлтелеп төзелгән.   Биология дәресләрендә  бактерияләр, гөмбәләр һәм үсемлекләрнең күптөрлелеген, аларның төзелешен, яшәү тирәлеген, табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмиятен өйрәнелә. Курсның иң зур бүлеге үсемлекләргә багышлана. Монда  үсемлекләрнең төрле төркемнәренең төзелеш үзенчәлекләре һәм безнең планетада үсемлекләр дөньясының үсеше белән таныштырыла.                                                                                                                                                                                                         «Табигый бергәлекләр» темасын өйрәнеп, үсемлекләрнең үзара бер-берсе белән, башка тере организмнар, шулай ук әйләнә-тирәлек белән катлаулы мөнәсәбәтләрен яхшырак аңлый алырга ирешелә.  Программа фенологик күзәтүләр, лаборатор һәм практик эшләр, тәҗрибәләр алып барырга ярдәм итә.

Эш программасын тормышка ашыру түбәндәге максатларны һәм бурычларны чишүне үз эченә ала:

  1. Үсемлекләрнең төрле төркемнәренең төзелеш үзенчәлекләре һәм безнең планетада үсемлекләр дөньясының үсеше, тереклек эшчәнлеге, әһәмияте турында белем үзләштерү.  Танып –белү эшчәнлеген, кызыксыну,иҗади мөмкинлекләрне үстерү.
  2. Тере табигатьтә бара торган күренешләрне һәм процессларны биологик белемнәрне кулланып аңлата белү.
  3. Хәзерге заман биология һәм экология фәне өлкәседәге казанышлар  турындагы информацияне куллана белү,биологик приборлар һәм инструментлар белән эшли белү, фенологик күзәтүләр, лаборатор һәм практик эшләр, тәҗрибәләр үткәрә белү.
  4. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, экологик яктан  культуралы шәхес тәрбияләү.
  5. Тере материянең структурасы, аңа кагылышлы гомуми закончалыклар турында күзаллауга ярдәм итү.

        Уку елы башында укучыларның  фән буенча белем һәм күнекмәләренә таләпләр:

 -күзәнәк төзелеше һәм функциясен;  таблицада күзәнәкнең төп өлешләрен һәм органоидларын, тере объекларда һәм таблицаларда  чәчәкле үсемлекләрнең  органнарын  таный һәм билгели белергә: әйләнә- тирә факторларының йогынтысын анализлый белергә ;    

-кеше эшчәнлегенең экосистемага, тере организмнарга тәэсире турында аңлата белергә;

-фенологик күзәтү алып бара белергә;

        -киң таралган хайван һәм үсемлекләрне таный белергә;

-үсемлекләр, хайваннар үрчетә һәм тәрбияли белергә;үсемлек һәм хайваннар белән гади тәҗрибә куя белергә;

-китап парагараффларыннан төп уйларны аера белергә, сорауларга җавап таба, текст һәм рәсемнәр белән эшли белергә; уку   процессында куелган максатларга ирешү өчен өстәмә мәгълүмат чыгынаклары белән эшли белергә;

-алынган белемнәр һәм осталыкларны кәнкүрештә, хезмәт эшчәнлегендә куллана белергә.

        Курсның ахырына  укучыларның  фән буенча белем һәм күнекмәләренә таләпләр    

  белергә тиешләр:

-үсемлекләр , бактерияләр, гөмбәләрнең терелек һәм төзелеш үзенчәлекләре, үрчү ысулларын;

-үсемлекләр дөньясының үсеш этапларын;  әйләнә тирә белән үсемлекләр арасында бәйләнешне;

- үсемлекләр белән башка тере организмнар бергәлекләре арасында мөнәсәбәтне;

-бактерияләр, гөмбәләр, үсемлекләрнең табигатьтә һәм кеше тормышында роле;

-саклауга тиеш булган үсемлекләр турында;

-туган  төбәктә игелә торган үсемлекләрнең культуралары һәм  аларны игү технологиясен

-тере организмнарның төп билгеләрен: туклану, сулыш, бүлеп чыгару, матдәләр алмашы, регуляцияләү, үсү , үрчү, җайлашу; үсемлек организмының бербөтен буларак тереклеге.

Эшли белергә тиеш:

-систематиканың төп таксоннары турында

-биология фәне турында гомуми карашлар формалаштыра белергә, фән буларак биологиянең әһәмиятенә төшенергә,

-төрле төзелешкә ия булган үсемлекләрнең эчке һәм тышкы төзелешләрендәге  үзенчәлекләрнең сәбәпләрен аңлый белергә,

-кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә организмнарда килеп чыккан үзгәрешләрне аңлата белергә,

-табигатьне саклау  максатыннан экологик дөрес юнәлештә эш алып бара белергә,

-күзәтү, чагыштыру, эксперимент һ. б. табигатьне, тере организмнарны өйрәнү ысулларын дөрес  куллана белергә

-үз фикерләрен ачык, аңлаешлы, биологик күзлектән караганда дөрес итеп  дәлилли белергә,

-микроскоп белән эш итә белергә,  гади   тәҗрибәләр эшли һәм аларны аңлата белергә,

-компьютер белән эш итә белергә, интернет аша кирәкле материалларны таба, куллана, ала белергә тиешләр.

                                                                       Курсның эчтәлеге

Темалар һәм бүлекләр

Сәгать саны

Кереш. Биология – терек табигать турындагы фән. өйрәнү методлары

1

 Тема.1 Организмнарның күзәнәкчел төзелеше . Зурайткыч приборларның төзелеше. Күзәнәкнең төзелеше. Күзәнәкнең тереклек эшчәнлеге, аның бүленүе һәм үсүе. Тукымалар.

приборларның төзелеше.

Күзәнәкнең төзелеше.

Күзәнәкнең тереклек эшчәнлеге, аның бүленүе һәм үсүе.

Тукымалар.

3

Тема-2.Бактерияләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.Табигатьтә һәм кеше тормышында бактерияләрнең роле.

2

Тема 3.Гөмбәләрнең гомуми характеристикасы.Эшләпәле гөмбәләр.Күгәрек гөмбәләр һәм чүпрә.

Паразит гөмбәләр. Лишайниклар. Табигатьтә һәм кеше тормышында роле.

3

Тема 4.  Үсемлекләр патшалыгы Үсемлекләрнең төрлелеге, таралышы, әһәмияте. Суүсемнәр.Мүкләр.Плауннар. Наратбашлар. Абагалар.Ачыкорлыклылар. ябыкорлыклылар .Табигатьтә һәм кеше тормышында роле.

5

Тема 5. Үсемлекләрнең классификациясе Ябык орлыклыларга гомуми характеристика.

Орлыкларның төзелеше.Икеөлешлеләр классы.Берөлешлеләр классы.

4

Тема 6. Ябык орлыклы үсемлекләрнең төзелеше һәм күптөрлелеге .Тамырның төзелеше һәм функцияләре.Бәбәк һәм бөреләр. Бәбәкләрнең үзгәреше.Яфракларның төзелеше һәм функцияләре. Сабакның төзелеше.Чәчәк. Чәчәк төркемнәре.Җимешләр. Җимешләрнең һәм орлыкларның таралуы.

7

Тема6. Үсемлекнең тереклек эшчәнлеге. Үсемлекләрдә матдәләр алмашы.Фотосинтез. Органик матдәләрнең хәрәкәте.Үсемлекләрнең сулавы.Үсемлекләрнең үрчү ысуллары.Споралы үсемлекләрнең үрчүе.Ачык орлыклы үсемлекләрнең үрчүе.Ябык орлыклы үсемлекләрнең үрчүе.Орлыкларның шытуы.Үсемлек организмының бербөтен буларак тереклеге.

7

Тема 7. Табигый бергәлекләр Табигый бергәлекләр .Төп экологик факторлар.Үсемлекләрнең төп экологик төркемнәренә характеристика.Үсемлекләр бергәлекләре.

3

Барлыгы

35

Лаборатор эш.   1-2. Микроскопның төзелеше һәм аның белән эшләү алымнары, суган кабыгы ярысыннан препарат әзерләү һәм аны микроскоп аша карау.    3.  Күгәрек гөмбәләрнең төзелеше. 4.Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне танып белү.

5. Яшел суүсемнәрнең төзелеше.,   6 .Мүкнең төзелеше, 7. Споралы абаганың төзелеше,  8.Ылыслыларның ылыслары һәм күркәләре төзелеше.  9.Ябыкорлыклыларның төзелешен һәм күптөрлелеген өйрәнү.   10.Чәчәкле үсемлекләрнең органнары   11-12.Икеөлешлеләр класс вәкилләрен танып белү. Берөлешлеләр класс вәкилләрен танып белү.

13..Бөреләрнең төзелеше. Бөреләрнең сабакта урнашуы. 14. Яфрак тиречегенең төзелеше. Сабакның төзелеше

15.Үзгәргән бәбәкләр.  16. Чәчәк төзелеше. Чәчәк тирәлеге.17. Җимешләрнең классификациясе..

18.Сабак буйлап су һәм минераль матдәләр хәрәкәте. 19 Үсемлекләр бергәлекләре.  

Практик эш  1.Бүлмә гөлләренең вегетатив үрчүе. 2.Туфрак составы. Орлыкның тишелүенә йогынты ясаучы факторлар.

. Уку елы ахырында арадаш аттестация тест формасында үткәрелә (кушымтада)

Календарь-тематик планлаштыру

Фән:  биология

Класс :  6

Укытучы: Фасхутдинова Наилә  Асгатовна        

Сәгатьләр саны:

барлыгы   35  сәг; атнага 1 сәг.

Пландагы контроль эшләр  ____2__ ,  практик эш  ___2___ , лабор ___19_ .

Административ контроль  эш - 2 сәг.

Гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандарты (төзүче Э.Д.Днепров, А.Г.аркадьев. Мәскәү.”Дрофа” 2007),    гомуми белем бирү мәктәпләре өчен  биология фәне буенча   программа  ( автор-төзүче  Г.М.Пальдяева, Мәскәү, «Дрофа»,  2010 ел)

Дәреслек

 В.В.Пасечник.  Биология 6 класс  «Биология. Бактерияләр. Гөмбәләр. Үсемлекләр.. Казан   «Магариф», 2009 ел.

               

Өстәмә методик материаллар:                

1.Контроль- тикшерү материалы. Биология  6 класс өчен . Төзүчесе- С.Н. Березина .Мәскәү. ВАКО. 2010

2. Кызыл Китап РТ.  Казань, Идел Пресс. 2006

3.Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.  И.И.Рахимов. Казань.  «Магариф» 2007г.

4.Азбука Природы. Изд. «Ридерз Дайджест» 1997г.  

Электрон өйрәнү чараларыннан биологиядән дисклар, интернет - ресурслар файдаланыла.(ЦОР)

       

пп

тема№

Дәрес темасы

                Көтелгән нәтиҗә

Дата

искәрмә

План

фак

Кереш-1

1

1

Тере организмның күптөрлелеге.                            Биология –терек табигать турындагы фән, өйрәнү методлары

Биологиянең әһәмиятен аңлата белергә кабинетта эшләгәндә КТК үти

Тема1 .Организмнарның күзәнәкчел төзелеше 3 сәг.

2

1

Үсемлек күзәнәге төзелеше

Лаборатор эш  1 ,2

Күзәнәкнең төп органоидларын таный, микроскоп аша күрә, сурәтли белергә,даими һәм вакытлы препарат белән эшли белү

3

2

Күзәнәкнең тереклек эшчәнлеге

Күзәнәкнең төп органоидларын таный, микроскоп аша күрә,сурәтли белергә

4

3

 Тукымалар

 

Тукымаларның төрләрен атый белергә, үсемлек өчен әһәмиятен аңлата белергә

Тема 2. Бактерияләр  патшалыгы- 2 сәг.

5

1

 Бактерияләрнең төзелеше, тереклек эшчәнлеге

Төзелешендәге төп үзенчәлекне атый, үсемлек күзәнәге белән охшашлык һәм аермасын күрсәтә белергә

6

2

 Бактерияләрнең табигатьтә һәм кеше тормышында роле

Бактерияләрнең табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмиятен, зарарын аңлата белергә

Тема 3.Гөмбәләр патшалыгы- 3 сәг

7

1

Гөмбәләргә гомуми характеристика. Күгәрек гөмбәләре.Лаборатор  эш- 3

Төзелешләрендәге үзенчәлекләрне, әһәмиятен, зарарын, ашарга яраклы, агулы гөмбәләрне аера белергә

8

2

Лишайниклар,эшләпәле гөмбәләр Лаборатор эш №4

Төзелешләрендәге үзенчәлекләрне, әһәмиятен, зарарын, ашарга яраклы, агулы гөмбәләрне аера белергә, ботулизмга каршы профилактика чараларын белергә. Микориза, симбиоз терминнарын үзләштерү.

9

3

Күзәнәкчел организмнар. Бактерияләр. Гөмбәләр
Контроль эш1

Белем һәм күнекмәләрне куллану

Тема 4.  Үсемлекләр патшалыгы Үсемлекләрнең төрлелеге-  5 сәг

10

1

 Үсемлекләр патшалыгына гомуми билгеләре. Үсемлекләр дөньясының үсеше

Үсемлекләр патшалыгына гомуми билгеләрен аңлата белү, «ботаника» терминын өйрән,.Түбән һәм югары төзелешле үсемлекләрне аера белү. Үсемлекләрнең төп төркемнәре белән танышу Үсемлекләр – Җирдә яшәү чыганагы икәнен аңлый белергә

11

2

    Суүсемнәр

Лаборатор эш №5

Төрле төрләрне чагыштыра, нәтиҗәдә аерманы аңлата белергә. табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмиятен аңлата белергә

12

3

 Югары споралы үсемлекләр. Мүкләр

Лаборатор эш №6

Төрле төрләрне чагыштыра, нәтиҗәдә аерманы аңлата белергә. табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмиятен аңлата белергә

13

4

Абагасыманнар.

Лаборатор эш №7

Төрле төрләрне чагыштыра, нәтиҗәдә аерманы аңлата белергә. табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмиятен аңлата белергә

14

5

Ачыкорлыклылар

Лаборатор эш 8

Төрле төрләрне чагыштыра, нәтиҗәдә аерманы аңлата белергә. табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмиятен аңлата белергә

Тема 5. Үсемлекләрнең классификациясе-  4сәг.

15

1

Ябыкорлыклы (чәчәкле) үсемлекләргә гомуми характеристика Лабор эш 9

Ябыкорлыклы (чәчәкле) үсемлекләргә гомуми характеристикасын өйрәнү. Башка үсемлек дән аермасын аңлата белергә

16

2

Орлык төзелеше

Лаборатор эш 10

Башка төрләрдән аермасын күрә, чагыштыра, орлыкларның төзелешендәге төп аерып, бер-ләштереп торган билгеләрне аң-лата белергә

17

3

 Икеөлешлеләр классы. Семьялыкларга гомуми характеристика

Лаборатор эш 11

Төрле семьялык вәкилләрен таный, төзелешләрендәге төп аерманы, әһәмиятләрен аңлата белергә .Безнең тирәлек вәкилләрен, агулы төрләрен  таный белергә

18

4

Берөлешлеләр классы. Семья-лыкларга гомуми характеристика                   Лаборатор эш 12 

Төрле семьялык вәкилләрен таный, төзелешләрендәге төп аерманы, әһәмиятләрен аңлата белергә .Безнең тирәлек вәкилләрен, агулы төрләрен  таный белергә

Тема 6. Ябык орлыклы үсемлекләрнең төзелеше һәм күптөрлелеге- 7сәг

19

1

 Тамырның төзелеше һәм функциясе

Үзәк һәм чук тамыр төрләрен  таный, тамыр системасы типлары арасындагы аерманы аңлата белергә Тамырның төп өлешләрен атый,  үсү шартларының нәтиҗәсен күрә, аңлата белергә

20

2

Бәбәк.Бөре төзелеше Лаборатор эш 13

Бөреләре, яфраклары буенча үсемлекләрне таный, төп төрлә-рен аңлата белергә

21

3

Яфракның төзелеше һәм функциясе  Лаборатор эш 14

Төп өлешләрен тасвирлый, төрләрен күреп аңлата белергә, функциясен,үзгәргән төрләрен аңлата белергә

22

4

Бәбәк төзелеше                      Лаборатор эш 15

Төп өлешләрен тасвирлый, төрләрен күреп аңлата белергә, функциясен,чәчәк төркемен таный белергә.

23

5

 Чәчәк, чәчәк тирәлеге Лаборатор эш16

Төп өлешләрен тасвирлый, төрләрен күреп аңлата белергә, функциясен,үзгәргән төрләрен аңлата белергә

24

6

 Җимеш. Җимеш һәм орлык тарал уы Лаборатор эш 17

Төркемнәргә аера, таралу җай ланмаларының әһәмиятен аңлата белергә

25

7

. Контроль эш-2 Үсемлекләрнең күптөрлелеге һәм төзелеше.

Белем һәм күнекмәләрен куллану

Тема6. Үсемлекнең тереклек эшчәнлеге 7 с

26

1

Үсемлекләрдә матдәләр алмашы

Парга әйләнү, матдәләр хәрәкәте күренеш-ләренең әһәмиятен аңлата белергә

27

2

. Фотосинтез. Органик матдә хәрәкәте  Лаборатор эш 18

 Фотосинтез процессы өчен сарыф ителүче, нәтиҗәдә хасил булучы матдәләрне атый, әһәмиятен аңлата белергә

28

3

Үсемлекнең сулавы

Сулауның биологик әһәмиятен аңлату белү,                  тәҗрибә ясау  аны аңлату

29

4

 Үсемлекләрнең үрчү ысуллары Пр эш 1

Үрчүнең әһәмиятен  , вегетатив үрчү төрләрен аңлата белергә

30

5

 Споралы үсемлекләрнең үрчүе

Споралы үсемлекләрнең үрчү үзенчәлекләрен аңлата белү, гаметофит спорофит төшенчәләрен аңлата белү

31

6

Ачыкорлыклыларның үрчүе

 Ябыкорлыклы үсемлекләрнең үрчүе. Орлык шыту һәм үсемлек үсүе Пр эш2

Орлыкларның шытуы өчен кирәк булган

шартларны аңлата белергә

Үрчүнең әһәмиятен  вегетатив үрчү төр-ләрен аңлата белергә

32

7

Арадаш аттестация эше

 Үсемлекнең тереклек эшчәнлеге

Белем һәм күнекмәләрне куллану

 Тема 7.Табигый бергәлекләре 3 сәг

33

1

 Экологик факторлар
Үсемлек бергәлекләре

Төп факторларны атый, әһәмиятен, зарарын аңлата белергә

34

2

 Үсемлек бергәлекләре

Бергәлекләрне бер – берсеннән аера белергә

35

3

Үсемлек бергәлекләре

Бергәлекләрне бер – берсеннән аера белергә

Арадаш аттестация тесты

1.Яңа бәбәккә башлангыч бирә:

А)яфрак  

Б)сабак

в)бөре

г) чәчәк

2. Бер урыннан 3 яфрак чыгу

А)капма-каршы

Б)чиратлашып

В) боҗра ясап урнашу

3.Бөре нәрсә белән капланган

А)кабырчык

Б)каплак

В)элпә

4.Агачны кискәч нинди бөреләр уяна

А)өстәмә  бөреләр

2)ян бөреләр

3)оч бөреләр

5. Орлык тора

А)кабыктан, яралгыдан

Б)кабыктан, эндоспермнан

В)яралгыдан

6.Берөлешлегә керә

А)алмагач, чия

Б) суган, кәбестә

В)суган, бодай

7. Икеөлешлегә керә

А) суган, помидор

Б)кыяр, бодай

В) кәбестә, шалкан

Г)суган, бодай

8.Чук тамыр була

 А) суган, помидор

Б)кыяр, бодай

В) кәбестә, шалкан

Г)суган, бодай

 

9.Тамырда зоналар

А)бер

Б) ике

В)өч

Г) дүрт

10. тамыр туклыклы матдәләрне ала

А )үсү зонасында

Б)суыру зонасында

В)бүленү зонасында

Г) үткәрү зонасында

11.Гади яфрак

А) чиядә, миләштә

Б)карлыганда, шомыртты

В) юкәдә, җиләктә

Г) барысында да

12. Туклыклы матдәләр тамырдан

 яфракка менә

а) үзагач буйлап

б) юкәр буйлап

в ) камбий буйлап

г) кабыктан

13.Үзгәргән бәбәк-ул

А) суган

Б) кишер

В) чөгендер

14.Чәчәк –ул

А) орлык ясалу өчен

Б) матурлык өчен

В)бөҗәккә туклану өчен кирәк

15. Бер өйле үсемлек

А) кукуруз

Б)тал

В) сырганак

16 Орлыклар санына карап

А) күп төшле, бертөшлегә

Б) бер өрлыклы, күп орлыклы

В) коры . сусыл җимешләргә бүләләр

 

 17.Җимеш тора

А) төштән һәм орлыктан

Б) орлыктан һәм  җимештән

В) орлыктан һәм җимеш тирәлегеннән

18.Гади чәчәк тирәлеге

А) алмагачта, баланда

Б) суганда, помидорда

В) лаләдз, суганда

Г) чиядә, шомыртта

19. Тузганакта чәчәк төркеме

А) чук

Б) кәрзин

В) башак

Г) себерке

 

20.Серкәләнү –ул

А) серкәләрнең җимешлек авызына керүе

Б) серкәләрнең очуө

В) җимешлек ясалу

21. Шуышма сабак була

А) каен җиләгендә

Б) кычытканда

В) барчакта

Г) эт эчәгесендә

22.Сабак ның эчке төзелеше

А) юкәр, камбий, үзагач

Б) камбий , юкәр, үзагач

В) үзагач, камбий, кабык

23.Төзек булмаган чәчәк

А) алмагачта, чиядә

Б) борчакта,  люпинда

В) кәбестәдә, кыярда

24.Тамырын кеше куллана торган 10 үсемлекне яз(2б)

Тестка  билге кую    (1җавапка 1 балл   + 2  балл   =   25 балл)

25-23  балл –билге  «5»;

22-20 балл –билге  «4»;

19-16 балл –билге  «3»;

15 баллдан әз –билге  «2»;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә сузык авазлар

Цели урока:Образовательные: углубить и расширить знания учащихся по теме.Развивающая: развивать навыки монологической и диалогической речи; развивать навыки чтения; развивать способности к непроизволь...

Татар телендә әдәбият терминнары

татар телендз әдәбият терминнарының килеп чыгышы һәм кулланылышы....

Татар телендә килешләр.

Татар телендә килешләр темасына презентация....

Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...

Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары

Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге  эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...

Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше

       Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчән...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...