Татар телендә әдәбият терминнары
материал по теме

 Саляхова Филия Фарахутдиновна

татар телендз әдәбият терминнарының килеп чыгышы һәм кулланылышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telend_dbiyat_terminnary.docx27.09 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Татар телендә әдәбият терминнары

        Сәләхова Филия Фәрәхетдин кызы, Яшел Үзән районы Зур Ключи мәктәбе

        

Матур әдәбият тәгълиматының күп гасырлык тарихы бар. Сүз сәнгате үскән саен аның теоретик нигезләрен аңларга һәм аңлатырга тырышу да арта барган.Бу процесста аерым әдәби төшенчәләрне һәм күренешләрне, әсәр төзелешенә, әдәби жанрлар һәм төрләр үзенчәлекләренә караган мәгънәләрне һәм алым – ысулларны аңлата торган терминология эшләнә килгән, яңа атамалар туа торган. Бүген галимнәр генә түгел, киң катлам укучылар да матур әдәбиятның үзенчәлеген, аның иҗтимагый бурычын аңлау, әдәби әсәрне дөрес һәм тирән итеп төшенү өчен күпсанлы терминнар белән эшләргә мәҗбүрләр. Урта мәктәптә дә, махсус һәм югары уку йортларында да әдәбият дәресләрендә әдәбиятның теоретик нигезләренә тиешле урын бирелә. Ләкин бу максатка ирешү өчен әдәбият белеменә караган төрле ярдәмлекләр, аерым алганда, махсус сүзлекләр һәм белешмәләр белән тәэмин ителгән булу шарт.

         Бездә әдәбият белеме күптән яралган. К.Насыйри, Ш. Мәрҗани кебек галимнәрнең хезмәтләрендә үк инде матур әдәбият тәгълиматының теге яки бу яклары чагылыш таба. Алардан соңгы чорларда бу өлкәдә шактый байлык тупланган. Терминнарны туплау, тәртипкә салу, эшкәртү һәм бастырып чыгару буенча кайбер тәҗрибәләр ясалган. Мәсәлән, 1958 елда Н. Гыйззәтуллин “ Әдәбият белеме сүзлеге”н төзеп бастыра. Бу сүзлектә 450 чамасында булган әдәбият белеме терминнары алфавит тәртибендә урнаштырылган. Һәр терминның башта исеме һәм кайсы телдәге нинди сүздән алынуы әйтелә, терминга аңлатма бирелә.Сүзлектә хәзерге урта мәктәп укучыларына аз таныш булган, әмма әдәбият тарихын һәм теориясен өйрәнгәндә еш очрый торган элекке терминнар да искә алынган. 1990 елда А. Г. Әхмәдуллин җитәкчелегендә төзелгән “Әдәбият белеме сүзлеге” басылып чыга. Бу сүзлек белешмә әдәбиятның фәнни – теоретик нигезләрен аңлатучы иң актив атама һәм төшенчәләрне эченә ала.Ул, асылда, моңарчы чыккан сүзлекләргә һәм энциклопедияләргә таянып төзелгән. Шулай ук, сүзлеккә гарәп-фарсы терминнары да кертелгән. Әлеге сүзлекләр әдәбият дәресләрендә терминнарны өйрәнү өчен укучыларга да, укытучыларга да зур ярдәмлек булып торалар.

Татар әдәбиятында терминнар элек-электән кулланылып килгән. Ләкин, термин урынына гарәпчә “истилах” дигән сүз йөргән. Аның төп мәгънәсе – килешү, сөйләшү, солых төзү. Егерменче елларда “истилах” искереп төшеп кала, аның урынына “атама” сүзе кулланыла башлый. Утызынчы елларда термин сүзе кулланылышка керә.

         Термин – латин сүзе. Латинча “чик” мәгънәсен аңлата. Термин – махсус фәнни мәгънә төсмере белән кулланыла торган сүз яки сүзләр тезмәсе. Әдәбият белемендә термин дип тотрыклы, билгеле бер мәгънәгә ия булган конкрет әдәби төшенчәләргә әйтәләр. Мәсәлән:

         Символ (“шартлы билге” дигән мәгънәдәге грек сүзеннән) – әдәбиятта метафорик алыштыруларга нигезләнгән сурәтләү чараларының бер төре.Символ – нинди дә булса күренешне, предметны аңлата торган шартлы сүз яки билге. Тормышта символ итеп кулланыла торган нәрсәләр күп ( шартлы билгеләр, әйберләр, төрле хайван сурәтләре).

         Символлар борынгы заманнардан ук килә һәм тормышта төрле очракларда кулланыла. Мәсәлән, ай – ялгызлык, сандугач – гүзәллек, чәчәк – мәхәббәт символы.

       Символның нигезендә күчерелмә мәгънәлелек ята, аны күчерелмә мәгънәле сурәт дияргә мөмкин. Әдәби иҗатта яз, давыл, бакча, чишмә кебек күп сүзләр символ булып килә ала. Символлар куллану әдәбиятта гомумиләштерүне көчәйтергә, сурәтнең мәгънәви тирәнлеген һәм тәэсир көчен арттырырга ярдәм итә. М. Җәлилнең “Тау чишмәсе” шигырендә чишмә иреккә сусау символы итеп бирелә.1

1Әдәбият белеме сүзлеге / [ Төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин  ]. – Казан: Тат.кит. нәшр.,1990, 162 нче бит.

        XIX – XX гасырларга чаклы татар теленең үз сүзләре көнкүреш даирәсендә генә кулланылган, гомум терминологик төшенчә белдерү өчен гасырлар буе гарәп, фарсы, төрек, грек, латин һәм иске төрки сүзләр хезмәт иткән. XIX – XX гасырларда инде татар теленең үз сүзләреннән терминнар ясала башлый. Ләкин алар күп түгел. Н.Гыйззәтуллинның 1958 елда чыккан “Әдәбият белеме сүзлеге”ндә бирелгән 450 терминның татарча булганнары 110, ягъни 25% тәшкил итә. Мисал өчен “басым” терминын карыйк. Ул саф татар термины.

        Басым – тавышны көчәйтү яки күтәрү ярдәмендә сүздәге иҗекне яки җөмләдәге сүзне аерып әйтү. Басымның шигырьдә роле аерата зур: басым ярдәмендә сүз башка сүзләрдән яңа мәгънә төсмере алу белән аерыла, басым шигырьнең үлчәмен һәм рифмасын билгели.1

       Терминология чыганакларының берсе буларак, алынмалар мөһим һәм лаеклы урын тота. Алар тел һәм фәннәрнең халыкара интернациональ тенденцияләрен чагылдыра, җәмәгатьчелек аңын гомумкешелек әһәмиятенә ия булган яңа төшенчәләр белән баета, җирле рамкада йомылып, берьяклы үсүдән коткара. Чит тел терминнары безгә чыганак телдәге бөтен гади мәгънәләре белән түгел, бәлки нәкъ менә гомумтерминологик төшенчәсе белән килеп керә.Чөнки термин алу – ул бүтән халыкларны танып-белү, гомумиләштерү һәм мәдәният уңышлары белән файдалану дигән сүз. Хәзерге әдәбият белеме сүзлекләреннән күренгәнчә, татар телендәге әдәбият терминнарының күпчелеге грек теленнән кергән.Мәсәлән, А.Г.Әхмәдуллинның “Әдәбият белеме сүзлеге”ндә якынча 580 термин бирелгән, шуларның 140ы грек теленнән, калганнары латин, гарәп, фарсы, төрек, итальян, инглиз, француз телләреннән кергән терминнар. Мәсәлән:

         Эпилог – грек теленнән кергән термин. Грекча соңгы сүз дигәнне аңлата. Борынгы грек драмаларында авторның тамашачыларга гомуми фикерен яки пьесаның характерын аңлаткан соңгы йомгаклау сүзен эпилог дип йөрткәннәр. Татар телендә эпилог – әсәрдә иң соңгы сурәтләү, азаккы нәтиҗә. Эпилог – чишелешнең бер формасы. Геройлар язмышы тулысынча чишелеп бетмәсә, эпилог кулланыла.2

Персонаж ( латинча: шәхес, зат) – гадәти кулланылышта шул ук әдәби герой төшенчәсен бирә. Ләкин персонаж дигәндә күбрәк икенче пландагы, ярдәмче катнашучылар күз алдында тотыла. Шуңа күрә дә “ эпизодик персонаж” дип әйтергә яраса да, “эпизодик герой” дип әйтелми.3

        Татар әдәбиятында гарәп-фарсы теленнән кергән терминнар да еш очрый. Әлеге алынмаларның интенсив рәвештә үзләштерелүе X – XIX гасырларга карый. Гарәп –фарсы теленнән кергән терминнарга без: касыйдә, газәл, рәдиф, парча, кыйсса, кануни текст, гаруз, альманах, мисрагъ кебек терминнарны кертәбез. Мисал өчен алар арасыннан газәлне карап үтик.

        Газәл – гарәпчә мәхәббәт шигыре дигәнне аңлата. “Мөселман Көнчыгышы” поэзиясендә киң таралган лирик жанр.Ул VII йөзләргә кадәр үк гарәп дөньясында барлыкка килә. Урта гасырларда фарсы, төрек, үзбәк, татар һәм башка халыкларның әдәбиятларында тарала. Мәсәлән, Сәгъди, Хафиз, Сараи, Нәсими, Нәваи газәл жанрының матур үрнәкләрен тудыралар. Газәлнең традицион тематикасы – мәхәббәт. Шуңа күрә аны еш кына “ гыйшык җыры” дип тә йөртәләр. Газәлләрнең үзенә хас тышкы формасы бар. Ул чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия булган икеюллык строфалардан – бәетләрдән тора. Рифмалашуы аа, ба, ва.... рәвешендә. Еш кына рифмалардан соң рәдиф, ягъни аерым сүз яки сүзләр төркеме кабатланып килә. Газәлләрнең уртача күләме 3-12 бәеттән гыйбарәт. Шактый гына газәлләрнең ахыргы яисә аннан алдагы бәетендә исем – кушаматы, ягъни тәхәллүсе кулланыла.4

         1 Әдәбият белеме сүзлеге./ [ Төз.- ред. Н. Г. Гыйззәтуллин ]. – Казан: Тат.кит. нәшр.,1958, 28б.

         2,3,4Әдәбият белеме сүзлеге./ [ Төз.- ред. А. Г. Әхмәдуллин ]. - Казан: Тат.кит. нәшр.,1990, 94б., 217б.,78б.

       Татар теленә читтән кергән терминнарның кайберләре туры мәгънәдә, ә кайберләре күчерелмә мәгънәдә кулланылалар. Мәсәлән, метонимия термины безгә грек теленнән кергән. Грек телендә ул исем алыштыру дигән сүз. Безгә дә шул туры мәгънәсендә күчкән. Күренешне, предметны яки төшенчәне үз исеме белән түгел, аңа вакыт, урын яисә материалы белән тыгыз бәйләнештә торган икенче нәрсә исемен бирү метонимия була. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Шулай ук, чит телдә бер мәгънәдә йөргән, ә безнең телгә бөтенләй икенче мәгънә белән килеп кергән терминнар да очрый. Мәсәлән, рәдиф – гарәпчә: җайдак артына утырып баручы. Әдәбият белемендә: һәр шигырь юлында рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзләр төркеме. Ул, поэтик фигура буларак, шигырьнең интонацион музыкальлеген көчәйтә.

              Татар телендә әдәбият терминнары борынгыдан ук кулланылып килгәннәр. Алар әдәби әсәрләрдә, очеркларда, төрле хезмәтләрдә зур урын алалар. Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятында күренекле язучыларыбыз Харәзми, Ә. Ясәви, С. Бакырганый, Ә. Үргәнчи, М. Колый, К. Шәриф, Габди үзләренең иҗатларында газәл, касыйдә, робагый, мәдхия, мәрсия, мәснәви, мөнәҗәт кебек терминнарны еш кулланганнар. XIXйөз әдәбиятында да без шушы ук иҗат методларын күрәбез. Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки, Г. Чокрый, Акмулла кебек язучыларыбыз әлеге терминнарны да кулланганнар һәм яңа терминнарны да кулланылышка керткәннәр. Андыйлардан сәяхәтнамә жанры, ирония, гипербола, сарказм, аллитерацияләр, ассонанслар еш кулланыла. Ә XX йөздә инде борынгы әдәбиятта кулланылган күп кенә терминнар төшеп калалар. Әдәбият белемендә яңадан яңа терминнар барлыкка килә. Андыйларга экспрессионизм, импрессионизм, футуризм, романтизм, реализм, модернизм, лаконизм кебек терминнарны кертәбез.

              Шулай итеп, әдәбият терминнары артканнан арта баралар һәм әдәбиятыбызны баеталар. Без, укытучылар, әдәбият дәресләрендә укучыларга терминнарның килеп чыгышын, мәгънәсен, кулланылышын, үзенчәлекләрен тулысынча аңлатырга бурычлыбыз.

Кулланылган әдәбият.

  1. Әдәбият белеме сүзлеге. / (Төз. –ред. Н. Г. Гыйззәтуллин). –Казан: Тат. кит. нәшр., 1958.
  2. Әдәбият белеме сүзлеге. / (Төз. –ред. А. Г. Әхмәдуллин). –Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. -238 б.
  3. Мәҗитов З. М. Әдәбият теориясенә кереш: Урта мәктәпнең тел-әдәбият укытучылары өчен кулланма. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.-303 б.
  4. Фасеев Ф. С. Татар телендә терминология нигезләре. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1969.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә сузык авазлар

Цели урока:Образовательные: углубить и расширить знания учащихся по теме.Развивающая: развивать навыки монологической и диалогической речи; развивать навыки чтения; развивать способности к непроизволь...

Татар телендә килешләр.

Татар телендә килешләр темасына презентация....

Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы

Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы (Пасечник линичсе буенча)...

Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...

Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары

Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге  эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...

Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше

       Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчән...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...