Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше
методическая разработка на тему

Гарафутдинова Алия Гумаровна

 

         Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчәнлеген оештыру; махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә  белем алуда универсаль гамәлләренең камил һәм тотрыклы формалашуын да   тәэмин итүгә юнәлдерелгән  уку-танып белү процессын  оештыру  санала.  Мәгариф системасы алдына  икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары катгый, әмма ләкин гадел таләпләр куя: бирелгән белемнең фундаменталь булуы җитә. Хезмәт татар теленә хас булган омоним һәм антонимнарны өйрәнү, аларны өйрәнү дәрәҗәсен тикшерү һәм мәктәп программасында тоткан урынын билгеләүгә юнәлдерелде. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫ

“121 НЧЕ ЛИЦЕЙ”

МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЕ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызы

КАЗАН - 2015

ЭЧТӘЛЕК

Кереш................................................................................................................... 3

I бүлек. Татар телендә омонимнар, антонимнар һәм аларның төрләре..........5

II бүлек. Бүгенге көндә омоним һәм синонимнарның өйрәнелү торышы... 14

III бүлек. Мәктәп программаларында омоним һәм антонимнарның

бирелеше ............................................................................................................17

Йомгаклау...........................................................................................................21

Кулланылган әдәбият исемлеге........................................................................24

Кереш

 Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге. Һәр сүзгә төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, стилистик бизәге, кулланылыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланылыш сферасы һәм башка яклардан тасвирлама биреп була. [10, 5]

Телне өйрәнү, беренче чиратта, сүздән башлана. Сүзнең табигате, аның кулланылыш мөмкинлеге һәм даирәсе, яшәеше, мәгънә тирәнлеге аша без халыкның мәдәни-рухи мирасын барлыйбыз, милләтнең үсеш кыйбласын, башка халык, дәүләтләр белән багланышын ачыклыйбыз. Сүз ул аралашу, аңлашу чарасы гына булып калмыйча, милләтнең дөньяны аңлавын, кабул итүен күрсәтә торган фактор да. Тел, җәмгыять үсеше дәвамында сүзләрнең мәгънәләрендә халыкның көнитеш үзенчәлекләре сакланып кала, милли яшәеш үзенчәлекләрен алдагы буыннарга җиткерү вазыйфасын да сүз башкара. Шул сәбәпле телнең сүзлек байлыгын тирәнтен өйрәнү милләтнең үткән тарихын, рухи кыйммәтләрен ачыклауга да ярдәм итә.

Телнең сүзлек байлыгын без лексика дип, ә шул байлыкны өйрәнә торган тел тармагын лексикология (гр. lexikos - сүз, logos – өйрәнү) дип атыйбыз. Лексикология фәне сүзне төрле яклап өйрәнүне үзенең максаты итеп карый. Беренче чиратта, лексикология фәне кысаларында, сүз мәгънәсе, аның типлары, сүзлек составының катламнары, сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылыш үзенчәлекләре, телнең лексик составы баю, тулылану юллары тикшерелә. Телнең сүзлек байлыгы даими рәвештә тулыланып, үсеш-үзгәреш кичереп яши.

Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчәнлеген оештыру; махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә  белем алуда универсаль гамәлләренең камил һәм тотрыклы формалашуын да   тәэмин итүгә юнәлдерелгән  уку-танып белү процессын  оештыру  санала.  Мәгариф системасы алдына  икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары катгый, әмма ләкин гадел таләпләр куя: бирелгән белемнең фундаменталь булуы җитә.

Хезмәтебездә татар теленә хас булган омоним һәм антонимнарны өйрәнү, аларны өйрәнү дәрәҗәсен тикшерү һәм мәктәп программасында тоткан урынын билгеләүгә юнәлдерелде. Хезмәт кереш өлеше, ике бүлек һәм йомгактан тора, ахырда кушымта бирелә.

I бүлек. Татар телендә омонимнар, антонимнар һәм аларның төрләре

Сөйләм оештырганда, без эзләгән бер мәгънәгә яисә мәгънә төсмеренә бер генә сүз туры килеп торса, бернинди катлаулылык, кыенлык булмас иде. Ләкин татар телендә бер сүз берничә төрле мәгънә һәм мәгънә төсмере белдерергә мөмкин.     

Омонимнар (грек. homos — бертөрле, опута — исем) — бертөрле аваз составына ия булган төрле мәгънәле сүзләр. Омонимнарны аваздаш сүзләр дип тә атарга мөмкин. Алар барлык телләрдә дә шактый күп очрый:  Ә юлда җилләр исә, иртәләр җитте исә (Х.Туфан); ударник (винтовканың бер өлеше) — ударник (алдан баручы, алдынгы эшче). Омонимнарны күпмәгънәле сүзләрдән аерып карарга кирәк. Күпмәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән була (кәгазь — акча, документ, чимал, чүп-чар); омонимик сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый: кара (төс) — кара (игътибар ит), яр (елга яры) — яр (сөйгән кеше) — яр (утын яр); йөз (акча берәмлеге) — йөз (фигыль) — йөз (бит, чырай). [8, 46]

Татар телендә омонимнар ясалышлары, лексик-семантик һәм грамматик мәгънәләре, әйтелеш һәм ясалыш үзенчәлекләре буенча берничә төрле булалар. [2, 43]

         Әйтелеш һәм язылышлары ягыннан омонимнарның берничә төрен аерып күрсәтәләр:

1) саф лексик омонимнар (тамыр омонимнар) теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш калалар: бит (кеше бите) — бит (кисәкчә); ат (исем) — ат (хайван исеме); корт (бөҗәк) — корт (киптерелгән эремчек); бур — бур (карак); ишү — ишү, кушу — кушу һ.б. 

2) омофоннар (грек. homos — охшаш, бертөрле, phone — аваз) — язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр: карт аю — картаю, оста бикә — остабикә һ.б.

3) омографлар (грек. homos — охшаш, grafos — say) — язылышлары бер булып, әйтелешләрендә бераз аерма булган сүзләр: бал (ашамлык) — бал (бию кичәсе); май (атланмай) — май (ай исеме); карта (ат ашказаны) — карта (географик); алма — алма, чалма — чалма, канау — қанау, тайга — тайға, койка — қойка, салчы —салчы, яла — яла. 

Үзегезгә булсын бүлмәгез,

Юлларымны ләкин бүлмәгез.

(Ә.Әтнабаев)

Тегермән әйләнә, әйләнсә дә тартылмыйдыр ярма,

Мәшәкатьләнмә бушка көчләнеп, юл уртасын ярма.

(Г.Тукай).

         4) омоформалар — билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр: үпкәләр (күңеле калыр) — үпкәләр (исем, күплектә); сабын (юына торган) — сабын (сап сүзенең тартым, төшем килеш белән төрләнешер тозлар (исем, күплектә) — тозлар (фигыль, берлектә, беренче киләчәк заман). Мондый омонимнарны лексик-грамматик омонимнар дип тә атыйлар: исем — боерык фигыль (яз — яз, сал — сал, кыр — кыр, яр — яр, чык — чык, ат — ат, үт — үт һ.б.); исем — хикәя фигыль (яра — яра, ката — ката, кала — кала, салам — салам, юа — юа, куна — куна, ага — ага, калдык — калдык); исем — сыйфат (көзге — көзге, юллык — юллык, арык — арык, ал — ал, саф — саф); исем — рәвеш (ялан — ялан, тик — тик, борын — борын, аркан — аркан, җәен — җәен); сыйфат — фигыль (тату — тату, ару — ару, бөркү — бөркү, кырку — кырку һ.б.). [8, 47]

Г.Х.Әхәтов татар телендә омонимнарның өч тибын күрсәтеп, исем, фигыль, сыйфат, ярдәмлек сүзләр арасында күбрәк күзәтеләләр дигән фикер әйтә. Омонимнарның 20 гә якын тибы теркәлә. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренче төркемгә ике төрле мәгънәне белдерә торган сүзләр керә. Алар — исем — исем (ял — ат ялы, ял — ял итү; үпкә — үпкә белдерү, үпкә — үпкәсе авырта; бур — акбур, бур карак; кадак — кадак кагу, кадак — 400 грамм; елга — елгада агу, елга тиң); исем — фигыль (боз — боз эри, боз — әйберне боз; сал — елгадагы сал, су сал; тап — тапны бетер, табышмакны тап; чык — иртәнге чык, өйдән чык; эт — эт аягы, арбаны эт; измә — измәне сыла, бәрәңгене измә; карам — карама агачы, аңа карама); исем — сыйфат (саф — саф күңел, сафта булу; көзге — көзге яфрак, көзге кечкенә); исем — ярдәмлек сүзләр (тыш — китап тышы, аннан тыш; ук — укны ат, шул ук кеше; бит — бите алма, килгән бит; иң — иңе зур, иң матур: бик — ишек биге, бик оста); исем-рәвеш (чат — урам чаты, чат ошаган; җәен — җәен кайту, җәенне тоттым); исем-алмашлык (ул — улым килү, ул белде; без — без бир әле, без килдек); исем — ымлык (ай — ай чыкты, ай, курыктым); фигыль — сыйфат (ят — диванга ят, ят кеше; ала — билет ала, ала бозау; бөркү — су бөркү кирәк; бөркү көн); фигыль — ярдәмлек сүз (ки — пальто ки, беленде ки...) калыпларында булалар. Икенче төркемгә өч мәгънә белдерүче сүзләр керә: исем — исем — фигыль (ат — лошадь; имя, бросай мәгънәләрендә; кер — белье, грязь, войди мәгънәләрендә; чөй — клин, вешалка, метни мәгънәләрендә; ис — запах, память, дуй мәгънәләрендә); исем — исем — сыйфат (яшь — возраст, слеза, молодой мәгънәләрендә; хак — плата, цена, право, истинный мәгънәләрендә); исем — фигыль — сыйфат (ал — бери, перед, алый мәгънәләрендә; кара — черный, смотри, чернила мәгънәләрендә); исем — фигыль – ярдәмлек сүз (килеш падеж, договаривайся, в состоянии мәгънәләрендә); исем — фигыль — сан (йөз — лицо, плавай, что мәгънәсендә); исем — фигыль — алмашлык (бу — пар, души, этот мәгънәлерендә): исем — фигыль — ымлык (ау — охота, падай, ау мәгънәләрендә); исем — сыйфат — ярдәмлек сүз (күк — небо, синий, как (словно) мәгънәлерендә); рәвеш — ярдәмлек — ярдәмлек (соң — поздно, после, же (кисәкчә) мәгънәләрендә). Өченче төркемгә өчтән артык мәгънә белдерүче сүзләр керә: исем — фигыль — фигыль — фигыль (чабу — полы, косить, скакать, парить в бане мәгънәләрендә); исем — исем — исем — исем — фигыль (төш — сон, место, семя, выходи мәгънәләрендә). [10, 30]

 Омонимнарның барлыкка килү сәбәпләре шактый. Шуларны карап үтик:

1. Омонимия телнең үз сүзләре һәм алынма сүзләр аваздашлыгы аркасында барлыкка килә: сабак (уку) — гарәп теленнән, сабак (үсемлектә); бал — бал; май — май; тол — тол (рус теленнән); ар (удмурт) — ар (10 кв.метр җир); бак (кара) — бак (су савыты) — бак (корабльнең борыны); бал — бал (кичә); бор (фигыль) — бор (химик элемент); кала (шәһәр) — кала (фигыль); корт (бөҗәк) — корт (теннис уйный торган җир); май (ашамлык) — май (ай); сыр (ашамлык) — сыр (сызык); табу (исем фигыль) — табу (тыю); талак (анатомик орган) — талак (хатын аерганда); тир (спортта) — тир; тире — тире (сызык); тур (урын) — тур (вальста) — тур (үгез); шар (шар) — шар (ачык); бар (иди) — бар (кафе) — бар (есть) һ.б. Башка телләрдән кереп, тулысынча омонимнар оясы ясаган сүзләр дә гаять күп. Мәсәлән: бокс (спорт) — бокс (хастаханәдә блок) — бокс (чәч алганда); график (метод) — график (рәссам) — график (рәвештә);

 2. Омонимнар очраклы рәвештә сүз ясалу процессында, сүз төрләнгәндә туа: көзге — көзге; алма — алма; туй — туй; артистка — артистка; очына — очына; яра — яра; көй — көй; ташлама — ташлама;

3. Омонимнар полисемия, ягъни сүзнең күпмәгънәлелеге таркалу җирлегендә барлыкка килә: кадак — кадак (үлчәү); ай (күктә) — ай (утыз көн); ишү (баудан) — ишү (ишкәк белән); күч (фигыль) — күч (умартада); иң — иң; киндер — киндер; өрү — өрү (эт); кабу — кабу (тешләү); янау (кизәнү) — янау (үткенләү); кысу — кысу (изү); изү — изү (җәберләү); чишү (бауны) — чишү (мәсьәләне); басу (камыр) — басу (тору); ату (ташлау) — ату (мылтыктан); иснәү — иснәү (чәчәкне); аклау (акка буяу) — аклау (гаепсез дип табу); көю (яну) — көю (борчылу) һ.б. Аерым очракларда полисемия һәм омонимияне аеру да кыен була. Тарихи планда алар бер сүзнең мәгънәләреннән барлыкка килгән, әмма кулланылышларындагы бәйләнеш шактый йомшарган, хәтта югала да язган;

4. Омонимия әдәби телдәге сүзләр һәм диалекталь сүзләр арасында барлыкка килә: калак — калак (борчак кузагы), мал — мал (җиләк), яфрак — яфрак (мунча себеркесе), ут — ут (үлән), сыр — сыр (сер), түз — түз (агач төбе, елга тамагы), йорт — йорт (өй алды), чүп — чүп (печән).

5. Омонимик сүз бер сүз төркеменнән икенчесенә күчкәндә туа: тегүче — тегүче (сыйфат фигыль һәм исем), укучы — укучы (сыйфат фигыль һәм исем), кайнар — кайнар (киләчәк заман сыйфат фигыль һәм сыйфат).

6. Омонимнар мәгънәләрнең капма-каршы үсеп китүе нәтиҗәсендә дә барлыкка киләләр. Мәсәлән, дан сүзе капма каршы мәгънәләрдә дә йөри: аңа бу эше дан китерде — начар эшләре белән даны чыкты; буяу (акка) — буяу (пычрату); тану (кешене) — тану (гаебен танымау); сөртү (тапны) — сөртү (иннекне); салу (шәл) — салу (пальто);

7. Омонимнар телнең тарихи үсеш нәтиҗәсендә буларак та барлыкка килергә мөмкин. Углан, олан сүзләре тора-бара ул формасына әйләнгән һәм III зат алмашлыгы белән омонимик сүз хасил иткән; баргыл, барың баргай формаларындагы кушымчалар төшеп калып, бар боерык фигыль бар (раслау) сүзенә омоним булып киткән. Без (итекче коралы) хәзер дә үзбәк телендә бигиз, бегиз формасында йөри. Ә татар телендә бу сүз без алмашлыгына омоним булып киткән. Тугры сүзе туры сүзенә әйләнеп китеп, сыйфатны рәвешне аера башлаган.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, омонимнар, күбесенчә, очраклы туры килү нигезендә барлыкка киләләр. Аларны телнең байлыгы дип әйтеп булмый. Ләкин омонимнар аномалия күренеше дә түгел. Омонимнар — телнең тарихи үсеш нәтиҗәсе. Омонимнар матур әдәбиятта бик үзенчәлекле стилистик чара булып йөриләр, алар нигезендә телдә каламбурлар — сүз уйнатулар барлыкка килә. [10, 34] Г.Тукай иҗатында алар шактый. Мәсәлән,

Яратмыйм бер дә остабикәләрне, 

Безне алдарга оста бикәләрне. (Г.Тукай).

      Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар (грек. anti — каршы, onyma — исем) дип аталалар. Антонимнарның үсеше кешенең чынбарлыктагы капма-каршы күренешләрне танып белүенә бәйле: төче — ачы, ак — кара, керү — чыгу, иртә — кич, салкын — җылы, дус — дошман, күпчелек — азчылык; ерак — якын, биек — тәбәнәк, симез — ябык һ.б.

Бөтен сүзләрнең дә антонимнары була алмый. Мондый үзенчәлек иң беренче чиратта билге белдергән сүзләргә хас, чөнки иң башлап билгеләр каршы куела: озын — кыска, киң — тар, зур — кечкенә, яхшы — яман, күп — аз, туры — кыек, күмәк — ялгыз, куе — сыек, батыр — куркак, матур — ямьсез. Сүз төркемнәре арасында сыйфатлар, рәвешләрнең антонимнары күп. Әйбернең эш-хәл буенча билгесен фигыльләр дә белдерә, шуңа күрә аларның да антонимнары шактый: керү — чыгу, тору — яту, эшләү — тик тору, бару — кайту, ачу — ябу, яшәү — үлү. Билге мәгънәсе исемнәрдә дә бар: караңгылык — яктылык, ут — су, эч — тыш, гыйлемлек — наданлык. [10, 51]

Антонимнар татар телендә парлы сүзләр ясауда да нигез булып торалар: керделе-чыктылы; юк-бар; ут-су; аллы-артлы; акны-караны. Антоним парланың үз синонимик рәте  булырга мөмкин.

Мәктәп дәреслекләрендә «барлык сүзләрнең дә антонимнары була алмый» дигән кагыйдәләрне дә очратырга туры килә; «Антонимнар» темасын үткәндә, дәресләрдә дә мисалга өстә яткан, күренеп торган, аеруча сыйфат, рәвеш төркемендәге сүзләрне генә китерәләр: озын — кыска, киң — тар, яхшы — яман, тиз — әкрен; сирәк кенә булса да исемнәрне (көн — төн, эч — тыш һ.б.), фигыльләрне (ачу — ябу, килү — китү һ.б.) аерып күрсәтәләр.

 Антонимнарны мәгънәләре ягыннан 5 төркемчәгә бүләргә мөмкин:

1) алар күренешләрнең, предметларның, кешеләрнең сыйфатларын тасвирлыйлар: ак — кара, чиста — пычрак, юмарт — саран, бай — ярлы, яшь — карт, әдәпле — дорфа, эшчән — ялкау, батыр — куркак, үле — тере, ачы (әче) — төче, таза — ябык, дөрес — ялган, каты — йомшак, тәмле — тәмсез һ.б.;

2) вакыт төшенчәсен тасвирлыйлар: көн — төн, иртә — кич, элек — хәзер, быел — былтыр, бүген — иртәгә, бүген — кичә, быел — киләсе ел, көндез — төнлә һ.б.;

3) күренешләрнең озынлыгын, күләмен, урнашуын белдерәләр: аз — мул, озын — кыска, киң — тар, якын — енрак, нечкә — юан, артык — ким, югары — түбән, уң — сул, ас — өс, аста — өстә, алда — артта һ.б.;

4) табигать күренешләрен белдерәләр: җылы — салкын (суык), аяз — болытлы, җир — су, сай — тирән, коры — юеш;

 5) процессларны каршы куялар: бару — кайту, китү — кайту, яту — тору, туу — үлү, арту — кимү, бай — бөлү, кыскару — озынаю, чыгу — керү, туңу — җылыну, менү — төшү, ялгау — өзү, җыю — чәчү, башлау — бетерү, мактау — хурлау һ.б.;

 6) гомумирәк төшенчәләрне белдерәләр: яшәү — үлем, байлык — ярлылык, азатлык — бәйлелек, караңгылык — яктылык, тынычлык — сугыш, шатлык — кайгы, хис — акыл һ.б. [8, 59]

Капма-каршы мәгънәле сүзләргә халык авыз иҗаты аеруча бай. Мәкальләрдә, табышмакларда, җырларда алар меңләгән:

Яхшы тел — яз кебек, яман тел — көз кебек;

Батыр даны ил телендә — куркак уе гел үлемдә;

Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал;

Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын;

Гыйлемлек — нур, наданлык — хур;

Иртә килер, кич китәр;

Ак сыер торып китә, кара сыер ятып кала. 

Карт куенында калач бар,

Калачыннан бал тамар;

Яшь куенында камчы бар,

Камчысыннан кан тамар,

Калачыннан бизәрмен,

Камчысына түзәрмен.

Антонимнар матур әдәбиятның төрле жанрларында сурәт ясау өчен актив кулланылалар:

Яз, газиз угълым, кара тактаны сыз акбур белән

Һәм кара күңелеңне ялт иттер — ак нур белән.

(Г.Тукай)

Әйләнә көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә

Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә.

(Г.Тукай)

Ә бездә нәфрәт бар, мәхәббәт,

Ә бездә дуслар бар, дошман бар.

Кемнедер Иделдән аерып, 

Кемнедер чит суга кушканнар.

(М.Әгъләмов).

Антонимнар полисемия күренеше белән дә тыгыз бәйләнгән. Бер сүз, төрле мәгънәләрдә булып, төрле антонимик парлар тәшкил итә ала: каты урын — йомшак урын; каты чәй — сыек чәй.

      Антонимнарны тел антонимнарына һәм контекстуаль антонимнарга бүлеп йөртәләр. Тел антонимнары  контекстан тыш та антоним буларак кабул ителәләр, аларның капма-каршы мәгьнәле сүзләр икәнен  сөйләшүче һәр кеше тиз тоя. Әлеге төр антонимнар аерым бер сүз белән даими капама-каршы мәгънәдә кулланылалар һәм үз вазифаларында сүзлекләрдә теркәләләр. Контекстуаль антонимнар билгеле бер ситуациядә, контекстта гына антоним булып кулланылалар, алар арасында контрастлык төшенчәсе булу мәҗбүри түгел. Әлеге төр антонимнар стилистик чара буларак кулланылалар, сүзлекләрдә урын алмыйлар. Матур әдәбиятта контекстуаль антонимнар антитеза һәм оксюморон тел сурәтләү чаралары буларак

        Димәк, телдә омонимия күренеше – ике яки аннан да артык сүзнең, тел билгесенең бер үк төрле матди тышчага ия булып, семантик яктан аерылуы. [5, 24]  Омонимнарның төп үзенчәлеге булып алар арасында мәгънә-төшенчә уртаклыгы булмау, төрле сүз төркеменә карау, аваз төзелеше һәм тышкы формалары белән тәңгәл булу санала.

        Антонимнарда капама-каршылык барлыкка килү өчен төп алшарт – сүзләрнең берүк лексик һәм грамматик парадигмада булулары. Антонимик парадигмадагы сүзләр һәрвакыт парлы була, аларның берсе позитив, икенчесе тискәре мәгънәле була. Бу – аларның төп дифференциаль билгеләре. [5, 30]

II бүлек. Бүгенге көндә омон

им һәм синонимнарның өйрәнелү торышы

     

Тел гыйлемендә лексик байлыкны мәгънәгә мөнәсәбәттә бәяләүгә, сүзләрне шул кыйблада классификацияләүгә дә элек-электән әһәмият бирелгән. Ни кызганыч, мәктәптә һәм югары уку йортларында сөйләм тиешле кимәлдә өйрәтелмәгәнгә, программа һәм дәреслекләрдә сүзләрне мәгънәви яссылыкта бәяләүгә, бу юнәлештә җитәрлек күнегүләр бирергә игътибар тиешенчә түгел. Әйтик, синоним, омоним, антоним кебек категорияләр әлегә төпле үзләштерелеп бетми.

Сүз – күп  яклы  һәм катлаулы  тел берәмлеге. “Сүз” дөньясының  төрле  якларын –  төп  һәм  күчерелмә  мәгънәләре,  килеп чыгышы, атама  тарихы,  стилистик  бизәге, кулланыш  үзенчәлеге, төзелеше,  кулланылыш  сферасын үзләштерү;   аерым-аерым  тармакларының үзенчәлекләрен  ачу һәм сөйләм этикеты кагыйдәләрен саклап, төрле характердагы коммуникатив ситуацияләрдә фикер алышуга әзерлек, тотрыклы күнекмәләргә ия булу – заман таләбе.

       Сөйләм телен баетучы чаралар, нәрсә турында һәм ничек сөйләшү мөһимлеге,    фикерне тыңлаучыга  ничек  җиткерүе   зарурлыгына кагылышлы сораулар   кешеләрне һәрвакыт кызыксындырган. Телнең сүзлек  составы үзенчәлеген,  сүзләрдә  кешеләрнең  тормыш  тәҗрибәсе, аларның образлы  фикер  йөртү    дәрәҗәсе, күзәтүчәнлеге,  үткенлеге, зирәклеге чагылышын   ассызыклый торган мавыктыргыч өлкәсе – тел гыйлеменең “лексикология” бүлеге.  Лексикология   сөйләм-фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә торган  һәркем өчен мөһим һәм зарур күнекмәләр  формалаштыра торган бүлек.

Тел гыйлемендә омоним, антоним күренешләрен өйрәнүче галимнәр турында сүз йөрткәндә, иң беренче чиратта Г. Әхәтев, Ф. Сафиуллина, Г. Гобәев исемнәрен, аларның күп санлы  хезмәтләрен атарга тиешбез. Әлеге галимнәрнең хезмәтләрендә бу төр берәмлекләрнең ясалу юллары, төрләре, үзенчәлекләре шактый тәфсилле бәян ителгән. Ф. Caфиуллина һәм Л. Ризванованың «Татар теленең омонимнар сүзлеге» мәктәп балалары өчен бастырып чыгару да игътибарга лаек.

        Профессор Ф.С.Сафиуллина – өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы, шуларның җитмештән артыгы – китаплар. Аның җитәкчелегендә һәм авторлыгында югары уку йортлары, мәктәпләр, колледжлар, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр төзелә.

Фәннәр докторы Флера Садриевна җитәкләгән кафедрада укытучылары да шулай ук зур хезмәт куйган. Әлеге коллектив университетның барлык факультетларында да татар теле укыта. Ә уку әсбапларының күпчелеге кафедра хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Татар телен өйрәнү өчен ул җитәкләгән кафедрага Америкадан, Швейцария, Англия, Германия, Кытай, Япония, Корея, Монголия кебек илләрдән дә студентлар килә. Флера Сафиуллина татар теленең синтаксисы; татар теленең лексикологиясе; татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы; лексикография (уннан артык сүзлек төзелгән: антонимнар, синонимнар, омонимнар, татар һәм рус фразеологик сүзлекләре, лингвистик әйтелмәләр сүзлеге, балалар өчен рәсемле сүзлек, татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге һ.б.); татар телен чит телләр аудиториясендә укыту методикасы; мәктәп һәм вузлар өчен хәзерге татар телендә китап төзү юнәлешләрендә эшли. Аның кырыктан артык китабы, йөзләгән фәнни мәкаләләре, өч йөзләп публикацияләре бар. Аның тарафыннан дистәләгән китап, сүзлек, монография, фәнни хезмәт, әсбаплар, программалар, дәреслекләр, публикацияләр язылган. Чит ил һәм Россия университетлары белән фәнни-эзләнү элемтәсе булдырылган, диссертацияләр якланган. 

Омонимнарны өйрәнеп, тикшереп 1997 нче елда Ф.С.Сафиуллина һәм Л.М.Ризванова авторлыгында “Татар теленең омонимнар сүзлеге” басыла. Татар тел белемендә омонимнарны өйрәнү, тикшерү турында сүз башлаганда, Ф.С. Хакимҗанов (Омонимлык һәм омонимнарны төркемләү, 2004), Р.С.Абдуллина (Сөйләм культурасы, 2012) исемнәрен атау да мәҗбүри дип саныйбыз.

Антонимнарны өйрәнү, тикшерү өлкәсендә шулай ук Ф.С.Сафиуллина зур эш башкара, Л.М.Ризванова белән авторлыкта 1997 нче елда “Татарча-русча антонимнар сүзлеге” бастырыкла. В.Х.Хаков (Татар әдәби теле.Стилистика, 1999), Ш.С.Ханбикова (Сүздәге антонимик мәгънәләр // Лексика и стилистика татарского языка, 1981) да антоним күренешен тикшерәләр. Соңырак 2005 нче елда Сафиуллина Ф.С. антонимнарга караган икенче сүзлеген – “Антонимнар сүзлеген” чыгара.

Билгеле булганча, тел һәрвакыт үзгәрешләр кичереп тора, бу омоним һәм антонимнарга да кагыла. Димәк, әлеге өлкәдә алып барылган тикшерүләр тукталып торырга тиеш түгел. Тел гыйлеме, гадәттә, омонимия күренешен аерым сүзләргә, бик сирәк очракта гына кушымчаларга, фразеологик, береккән сүзтезмәләргә бәйләп өйрәнә. Ирекле сүзтезмә, җөмлә рәвешендәге омонимнарга моңарчы игътибар җитеп бетми.

 Әлбәттә, омоним һәм антоним күренешенә тукталган, үз хезмәтләрендә әлеге мәсьәләләрне тикшергән галимнәр аз түгел. Алар һәрберсе тел гыйлеменең үсешенә, аеруча омоним һәм антонимнарны өйрәнүгә зур өлеш керткән.

III бүлек.  Мәктәп программаларында омоним һәм антонимнарның бирелеше

Гомуми төп һәм урта белем бирү татар мәктәбендә ана телен өйрәтү телнең төрле катламнарына караган теоретик материалны өйрәтү белән бергә,  татар теленең сүзлек байлыгын, мәгънәви һәм кулланылыш үзенчәлекләрен камил куллана белергә, ана теленең  сыгылмалылыгын, аралашу процессында ачыла торган нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен өйрәтүне дә күздә тота. Татар мәктәпләрендә татар теленнән белем бирүнең нәтиҗәлелеген, сыйфатын арттыру теоретик материалны аңлату барышында, тирән белем бирү белән беррәттән, укучыларда телгә карата кызыксыну уятуны һәм иң мөһиме — аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, логик фикерләргә өйрәтүне, заманча технологияләрне файдаланып, телнең психолингвистик үзенчәлекләренә, мәдәният белән бәйләнешенә  игътибар бирүне дә таләп итә. Бүгенге җәмгыятьтә барган үзгәрешләр ана телен укытуга яңа таләпләр куя. Беренче чиратта, ана теле дәресләре тел системасын, аның үзенчәлекләрен күзаллаган, милли үзаңга ия, милли менталитетны һәм психологияне аңлаган, заман таләпләренә җавап бирерлек күпкырлы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш. Әлеге таләпләр уку-укыту методикасын яңартуны, белем бирүгә яңача якын килүне, хәзерге җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең бала психологиясенә тәэсирен аңлауны һәм шулар нигезендә укыту эчтәлеген яңарту, уку-укытуның яңача алымнарын эзләү бурычын куя. Икенчедән, гомуми урта белемнең һәр ике баскычына нәтиҗә буларак кулланыла торган Бердәм республика имтиханына куелган таләпләр дә ана теленнән белем бирү эчтәлеген үзгәртү мәсьәләсе өлгереп җиткәнен күрсәтә.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен татар  теленнән тәкъдим ителгән үрнәк программа Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән. Биредә гомуми төп белем бирү эшчәнлегенең формалашуы һәм үсеше. Шулай ук төп белем бирү баскычында үзләштерелергә тиешле материалның эчтәлеге, укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләре дә исәпкә алынган.

Гомуми төп һәм урта белем бирү татар мәктәбенең татар теленнән белем бирүнең  максатлары:

1) коммуникатив максат;

2) фәнни максат;

3) тәрбияви максат.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү; һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү.

Тиешле нәтиҗә: тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;

-        телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

      Мәгълүм булганча, татар  мәктәп  программасында  лексикология һәм сөйләм культурасына  өлешчә урын бирелә. Тел гыйлеменең аерым бер тармагы буларак, лексикология V сыйныф дәреслекләрендә урын алган. Монда укучыларга лексикология һәм сөйләм культурасы турында төшенчә, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзләрнең туры һшм күчерелмә мәгънәләре, омонимнар, синонимнар, антонимнар, фразеологик әйтелмәләр, татар теленең чыгышы ягыннан сүзлек составы, татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы, татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы, сүзлекләр һәм алардан файдалану турындагы белемнәр бирелә.

Татар теленнән эш программалары буенча, лексикология бүлеген өйрәнүгә 14 сәгать бүленә, шулардан омоним һәм антонимнарга берешәр сәгать бирелә. Әлбәттә, бу бик аз вакыт. Укучылар татар теле дәресләрендә лексикология  үзенчәлекләре  белән танышалар, ләкин программада лексикология буенча тулы белем бирү каралмаган. Омоним һәм антонимнар темасына  төп программаның эчтәлегендә санаулы сәгатьләр генә бирелгән..

 Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята. Электив курсның төп бурычлары:

  1. Лексикологиянең  төп  тармакларын үзләштерү  
  2. Сүзнең  мәгънәсе  һәм төзелеше үзенчәлекләрен үзләштерү.
  3. Сүзнең  лексик мәгънәсе  һәм аның  типларын  үзләштерү.
  4.  Күчерелмә мәгънәләрнең  төрләрен, образлы сурәтләү чараларын, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен үзләштерү.
  5. Хәзерге татар әдәби  теленең  килеп чыгышы, кулланылышы һәм кулланылыш  дәрәҗәсе  ягыннан  сүзлек  составын  өйрәнү.
  6. Практик дәресләрдә   укучыларның  күнекмәләрен тотрыклы ныгыту, конструктив  эшчәнлек өчен   шарт тудыру.

Мәктәптә сүзләрне өйрәнгәндә, аларны, төрле үзенчәлекләренә карап, төрлечә классификациялиләр. Иң беренче классификация ул мәгънәгә мөнәсәбәтле булырга тиеш. Әйтик, уңай мәгънәле һәм тискәре мәгънәле сүзләр.

    Тел гыйлеме, гадәттә, омонимия күренешен аерым сүзләргә, бик сирәк очракта гына кушымчаларга, фразеологик, береккән сүзтезмәләргә бәйләп өйрәнә. Ирекле сүзтезмә, җөмлә рәвешендәге омонимнарга моңарчы игътибар җитмәде. Болар,— кагыйдә буларак, сөйләмдә барлыкка килә торган контекстуаль, ситуатив тезмә омонимнар. Сөйләмият фәне өчен бу — бик кызыклы һәм әһәмиятле.  Әгәр дәрестә иң башта ук: «Сөйләмдә барлык төшенчәләргә дә антоним берәмлекләр эзләргә туры килә, ягъни барлык төр сүзләрнең дә антонимнары була ала, табылмаса, аларны ясарга туры килә, бер сүз үзенә тиешле сүз төркемендә булса, антонимы бүтән сүз төркемендә була ала (эшләү — тик тору, матур — матур түгел һ.б.), дигән кагыйдә әйтелсә, укучыларның уйлану офыгы киңәер иде. Гомумән дә, әле тел фәнендә, башка төр лексик берәмлекләр кебек үк, антонимнарны башлыча төзелеше ягыннан анализлау гадәткә кергән, ә бит сөйләмгә җәлеп иткәндә сүзне, гыйбарәне иң әүвәл, әйткәнебезчә, мәгънә белдерү асылына таянып эзләү таралган.

Йомгаклау

  Татар телендә бер сүз берничә төрле мәгънә һәм мәгънә төсмере белдерергә мөмкин. Телдә омонимия күренеше – ике яки аннан да артык сүзнең, тел билгесенең бер үк төрле матди тышчага ия булып, семантик яктан аерылуы. Омонимнарның төп үзенчәлеге булып алар арасында мәгънә-төшенчә уртаклыгы булмау, төрле сүз төркеменә карау, аваз төзелеше һәм тышкы формалары белән тәңгәл булу санала.

        Антонимнарда капама-каршылык барлыкка килү өчен төп алшарт – сүзләрнең берүк лексик һәм грамматик парадигмада булулары. Антонимик парадигмадагы сүзләр һәрвакыт парлы була, аларның берсе позитив, икенчесе тискәре мәгънәле була. Бу – аларның төп дифференциаль билгеләре. [5, 30]

Шулай итеп эзләнү-тикшеренү эшеннән күренгәнчә, синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә ярдәм итәләр, төрле эмоциональ-экспрессив мәгънәләр белдереп, сөйләүчене чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар.

Омонимия күренеше, бигрәк тә омофония күренеше, аеруча радио, телевидение сөйләмен оештыручылар өчен тел чараларын төпле белеп, сөйләм төзү закончалыкларын төгәл үтәп, иҗади эш итүне сорый.

Теләр-теләмәс, азмы-күпме, юк-бар, карты-яше, керделе-чыктылы һәм башка йөзләрчә парлы сүз, иң гади көндәлек-көнкүреш сөйләменнән алып, образлы сөйләмне, фәнни-популяр, публицистик сөйләмне, хәтта фәнни һәм рәсми сөйләмнәрне дә конкрет, ачык, тасвирлы итә. Димәк, без парлы сүзләрне антоним кирәк булганда бай чыганакларның берсе икәнен хәтердә калдырыйк. Янә дә бай чыганакларның берсе ул — мәкаль, әйтемнәр, фразеологизм, канатлы сүзләр, табышмак, каламбурлар һ.б. Көләрлек тә, еларлык та; судан коры чыгу; чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә һ.б. Халыкның зирәк акылының һәм бай хисенең телдәге чагылышы хәзинәсеннән халык үзе бик оста файдаланган һәм гасырлар буена аны күпләп туплаган. Әкият, бәетләрдә дә аларны бик мулдан табабыз, телнең шундый үзенчәлекле чарасын еш кулланабыз. Нәфис сүз осталары, шагыйрь, әдипләр, ораторлар да бу чыганаклардан оста файдаланган.

Публицистик иҗатта, журналистикада да антонимнар конкретлыкка ирешү, тасвирны көчәйтү чарасы буларак та кулланыла. Антонимнарны сөйләм оештыруда куллануның кайбер үзенчәлекләренә генә тукталып китик. Беренчедән, укучы мәктәптә капма-каршылыгы ачык әйтелгән (язылган) туры мәгънәле антонимнарны гына танырга күнегә: ак — кара, керә — чыга... Ә болай ачык таныла торган антонимнар күп түгел, димәк, кара-каршы мәгънәле парлар бик күп формада, һич көтелмәгән-күнегелмәгән рәвештә чагыла.

Омоним һәм антонимнар галимнәр игътибарыннан да читтә калмаган. Лексикологиянең әлеге өлешен тикшергән, өйрәнгән галимнәр шактый: Ш.С.Ханбикова (Сүздәге антонимик мәгънәләр // Лексика и стилистика татарского языка, 1981), В.Х.Хаков (Татар әдәби теле.Стилистика, 1999), Ф.С. Хакимҗанов (Омонимлык һәм омонимнарны төркемләү, 2004), Р.С.Абдуллина (Сөйләм культурасы, 2012). Татар телендә омоним һәм антонимнар тупланган сүзлекләр дә дөнья күргән: Ф.С.Сафиуллина һәм Л.М.Ризванова авторлыгында “Татар теленең омонимнар сүзлеге” (1997), Ф.С.Сафиуллина зур эш башкара, Л.М.Ризванова белән авторлыкта “Татарча-русча антонимнар сүзлеге” (1997), Ф.С.Сафиуллина “Антонимнар сүзлеге” (2005).

 Әлбәттә, омоним һәм антоним күренешенә тукталган, үз хезмәтләрендә әлеге мәсьәләләрне тикшергән галимнәр аз түгел. Алар һәрберсе тел гыйлеменең үсешенә, аеруча омоним һәм антонимнарны өйрәнүгә зур өлеш керткән.

Мәгълүм булганча, татар  мәктәп  программасында  лексикология һәм сөйләм культурасына  өлешчә урын бирелә. Тел гыйлеменең аерым бер тармагы буларак, лексикология V сыйныф дәреслекләрендә урын алган..

Татар теленнән эш программалары буенча, лексикология бүлеген өйрәнүгә 14 сәгать бүленә, шулардан омоним һәм антонимнарга берешәр сәгать бирелә. Әлбәттә, бу бик аз вакыт. Укучылар татар теле дәресләрендә лексикология  үзенчәлекләре  белән танышалар, ләкин программада лексикология буенча тулы белем бирү каралмаган. Омоним һәм антонимнар темасына  төп программаның эчтәлегендә санаулы сәгатьләр генә бирелгән..

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Абдуллина Р.С. Сөйләм культурасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012.
  2. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.
  3. Вәлиева Ф.С., Саттарова Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, Раннур, 2000. – 455 б.
  4. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен – Казан: Мәгариф, 2007.
  5. Галиуллина Г.Р. Хәзерге татар теле лексикологиясе: уку-укыту кулланмасы. – Казан: Казан ун-ты, 2013. – 123 б.
  6. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11 нчы с-флар / [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фатхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 б.
  7. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге. – Казан: Хәтер, 2005.
  8. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен д-лек. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 407 б.
  9. Сафиуллина Ф.С., Ризванова Л.М. Татарча-русча антонимнар сүзлеге. – Казан: Хәтер, 1997. Сафиуллина Ф.С., Ризванова Л.М. Татар теленең омонимнар сүзлеге. – Казан: Хәтер, 1997.
  10. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999.
  11. Татар теле: Татар гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек / Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина. – Төзәт.һәм тулыл. дүртенче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 159 б.: рәс.б-н.
  12. Хаков В.Х.Татар әдәби теле. Стилистика. – Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1999.
  13. Ханбикова Ш.С. Сүздәге антонимик мәгънәләр // Лексика и стилистика татарского языка. – Казан, 1981.
  14. Хәкимҗан Ф. Омонимлык һәм омонимнарны төркемләү // Гыйльми язмалар. – Казань. – 2004. – Вып.12.
  15. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: ТаРИХ, 2000. – 480 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә сузык авазлар

Цели урока:Образовательные: углубить и расширить знания учащихся по теме.Развивающая: развивать навыки монологической и диалогической речи; развивать навыки чтения; развивать способности к непроизволь...

Татар телендә әдәбият терминнары

татар телендз әдәбият терминнарының килеп чыгышы һәм кулланылышы....

Татар телендә килешләр.

Татар телендә килешләр темасына презентация....

Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы

Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы (Пасечник линичсе буенча)...

Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...

Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары

Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге  эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...