"Театр яктылыкка, нурга илтә" (Г.Кариев иҗатына багышланган программа материалы)
классный час на тему

Гарафутдинова Алия Гумаровна

"Мезей педагогикасы" кысаларында Г.Кариев иҗатына багышланган "Театр яктылыкка, нурга илтә" темасына класстан тыш эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teatr_yaktylykka_nurga_ilt.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

«ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ»

(Г. Кариев иҗатына багышланган программа материалы)

Максат. Татар театры тарихы турында мәгълүмат бирү. Театр сәнгатенә зур өлеш керткән Г. Кариев иҗаты белән таныштыру.

Җиһазлар. Г. Кариевның портреты, скрипка, курай, презентация, видео,  музей экспонатлары.

Скрипкада талгын гына  бер татар халык көе башкарыла.

Илья.  Добрый день , уважаемые учителя и гости! Добро пожаловать в музей имени Г.Кариева!

22 декабря 1906 года в Казани представителями прогрессивной молодежи был сыгран первый публичный спектакль на татарском языке. В этот день были представлены пьесы "Жалкое дитя" Галиасгара Камала и "Беда из-за любви" Габдрахмана Карама. Эта дата считается днем рождения татарского театра.

Основателем первой профессиональной татарской театральной труппы «Саяр» является оренбургский учитель, многогранная личность Ильяс Кудашев-Ашказарский. Со спектаклями они выезжают на гастроли по городам России. Позднее в труппу был принят артист, режиссер Габдулла Кариев, ставший ее руководителем и еще при жизни названный "отцом татарского театра".

Айгөл.  Габдулла Кариев - халкыбызда бармак белән санарлык режиссерларның берсе, профессиональ татар театрына нигез салучы, Г. Камал, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан пьесаларын беренче тапкыр сәхнәгә куючы милләтебез горурлыгы.

Татар театры аның кебек гайрәтле режиссерларга таянып үсте, ныгыды.

Әйләнә сәхнә, әйләнә...

Сибелеп кала еллар.

Сибелеп кала язмышлар,

Режиссерлар, геройлар.

Курай көенә Г. Тукай һәм Яшь шагыйрь булып киенгән укучылар сәхнәгә чыга.

Тукай. Ай бу Кари Габдулласы! Менә ичмасам егет тә егет икән! Яшьләрне театр уйнарга тартты бит, гаҗәп, гаҗәп!

Инде дә килеп, шул театр мине дә рухландырды. Күңелемдә шигырь туды, шигырь ургыла! Театр, татар театры! Дустым Габдулла!

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Яшь шагыйрь. Тукай әфәнде, әссәламегаләйкүм! Сезнең бу шигырегезне тыңлап таң калдым! Менә ичмасам шигырь! Әйе, татар уяна, татар театр уйный башлады!

Тукай. Театрны якын күрүемнең сере шундадыр: анда минем дустым Кари Габдулласы уйный, анда сәхнә кояшы Сәхипҗамал туташ, анда милләт өчен янучы яшьләребез! Тыңла әле, Сәхипҗамал туташка багышлап шигырь юллары яздым.

Күр: ничек иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула,—

Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:

Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

Яшь шагыйрь. Шәп әйттең, Тукай дус! Татарның хатын-кызлары театр дип, мәгърифәт дип кузгала башладылар. Уяна татар, уяна!

Тукай. Әйе, шагыйрь дус, татар милләтенең йөзек кашы булырдай артист дусларым булганда, милләт яшәр, театр яшәр, татар яшәр!(Чыгып китәләр)

Күңелле бер көй яңгырый.Сәхнәгә С.Гыйззәтуллина-Волжская һәм Г.Кариев керәләр.

Сәхипҗамал. Ах, бу Тукай! Кайлардан гына алып язды икән шул шигырен?! Күр әле, минем турыда шигырь бар!

Кариев. Әйе, туташ, Тукай бик дөрес язган. Син — сәхнәбез йолдызы. Без театр төзи алдык. Сезнең кебек талантлы кызларыбыз килсен иде театрга! Апуш дус әйтмешли, театр — яктылыкка, нурга илтүче бит ул!

Сәхипҗамал. Әйдәгез, Габдулла әфәнде, репетициягә соңга калмыйк тагын. «Безнең шәһәрнең серләре»ндә Касыйм Шамил Шкафчыны уйный бүген! Гөрләтик әле Казанны!

Кариев. Әйдәгез, туташ, алга! Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр!..

Курайда моңлы көй уйнала.

Раил. Татарстан Республикасының Норлат районында Күлбай Мораса авылы бар. Анда таланты белән Зариф хәзрәтне таң калдырган, Коръәнне яттан белгән Миңлебай Хәйруллин, ягъни Габдулла Кариев туган. Миңлебайга Зариф хәзрәт Габдулла дип исем кушкан. Бу символик исем алыштыру киләчәктә шул татар авылы кешесенең сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, Г.Тукай белән дус булып, татар театрына нигез салучыларның беренчесе буларак легендага тиң гомер юлын сызу булмаган микән?

 Айгөл. Миңлебай гомеренең ахырына кадәр Габдулла булып кала. Соңрак фамилиясен дә алыштыра, Кариев булып китә.

Җаекта ул Тукай, Камил Мотыйгый белән бик дуслаша. Бергә китаплар укыйлар, балыкка йөриләр.

1907 еллар тирәсендә Уральскидан килеп, Түбән Новгородта булачак «Сәйяр» артистлары белән очраша. Бу очрашу аның киләчәк язмышын да хәл итә. Г. Кариев татар профессиональ театрына нигез салучы, аның беренче артисты, режиссеры, Г.Тукайның аерылмас дусты булып тарихка кереп кала.

Илья. Труппа “Саяр” и на самом деле вела кочевую жизнь. У них не было своего угла и даже транспорта. Молодые энтузиасты всю тягу брали на себя. Это

 Сахипҗамал Гийззатуллина-Волжская,  Фатыйма Ильская, Гульсум Болгарская, Нагыйма Таҗдарова, Валиулла Мортазин-Иманский и др..

Раил. Салкын вагоннарда, товар вагоннарында йөреп, труппа театр куя, авырлыкларга чыдый, таралмый. Бервакыт билетсыз артистларны бер станциядә вагоннан төшереп, станция начальнигына алып керәләр. Колакларына җылы оекбашларын кигән Г. Кариевны күргәч, начальник
көлеп җибәрә, аларны чәй белән сыйлый,  поездга яхшы вагонга утыртып озата. Фидакарь җан труппасы белән тагын бик күп маҗараларга очрый әле.

Г. Кариев турында төшерелгән видеоязма күрсәтелә.

Айгөл.  Татарстанның гади авылы малай Мәскәү, Түбән Новгород, Җаек, Уфа, Ташкент, Баку, Оренбургларга барып чыга. Сәхнәдә  уйнап, артист булара к та, режиссер буларак та остара. Үз тормышларының кызганыч та, көлкеле дә күренешләрен сурәтләп язган «Артист» дигән пьесасы да бар Г. Кариевның.

Скрипкада «Тәфтиләү» көе яңгырый.

Раил. Г. Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла. Ул үзенең актерлык мәктәбен тудыра. Бу мәктәпне Касыйм Шамил, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Шакир Шамильский, Хәлил Әбҗәлилов һәм башка күренекле татар актерлары үтте. Кариев мәктәбе хәзерге чорда иҗат итүче талантлы татар яшьләренең сәнгатендә дә яши. 

«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип бик еш кабатлый торган була Г. Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.

Айгөл. Кызганычка каршы, Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул 1920 елның 28 гыйнварында Казанда тиф авыруыннан үлә.

             «Син кояш идең, ләкин вакытсыз сүндең, шулай да синең җылың белән тәрбияләнеп үскән орлыклар көннән-көн артачаклар. Синең хезмәтең, гайрәтең җимешләре исемеңне мәңге оныттырмаячаклар», дип яза «Эш» газетасы.

28 января 1920 г. Габдулла Кариев ушел из жизни. Ему было всего 33 года. Он скончался в расцвете творческих сил. Высоко оценивая его творческую деятельность, драматург К. Тинчурин писал в те траурные дни: “Несмотря на различные преследования и притеснения... Кариев свое детище – труппу “Сайяр” – поднял на уровень театров других национальностей, столетиями находившихся в более привилегированном положении...”.

        Не случайно наш музей носит его имя: школа нахлдится на пересечении улиц А.Камалеева и Г.Кариева, отца татарского театра, сотоварища великого Тукая, Галиасгара Камала, учителя Карима Тинчурина. Это для нас большая гордость!

Раил. Сүзебезне И.Юзеевның сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

Син һәрвакыт юлда... халык белән:

Салкын кышны, эссе җәйләрен.

Рәхмәт сиңа, безнең уйны-хисне

Тамашачы белән бәйләдең.

Син һәрвакыт юлда... халык белән,

Тормыш үзәгеннән киләсең,

Син фаҗига булып кайгырасың,

Комедия булып көләсең.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...

Театр яктылыкка, нурга илтә

Театр өчен презентацияләр, сценарийлар...

Театр яктылыкка,нурга илтә....

Театр яктылыкка,      нурга илтә.......

Театр яктылыкка, нурга илтә

Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җы...

Театр яктылыкка нурга илтә.

https://www.youtube.com/watch?v=gxBfKwdAZqo...