Театр яктылыкка, нурга илтә
материал на тему

Театр өчен презентацияләр, сценарийлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1.rar2.56 МБ
Файл 3.rar1.58 МБ
Microsoft Office document icon teatrlarga_stsenariylar.doc88 КБ

Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Театр- яктылыкка, нурга илтә...” Г. Тукай

Слайд 2

1906 елның 22 нче декабре - татар театры туган көн

Слайд 3

Беренче театр бинасы

Слайд 4

Хәзерге вакы тта Казан шәһәрендә 7 про фессиональ театр бар . 1. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 2. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 3. Русский драматический театр им.В.М.Качалова 4. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 5. Татар дәүләт курчак театры «Әкият» 6. Казан дәүләт яшь тамашачы театры 7. Казанский государственный театр юного зрителя

Слайд 5

Галиәсгар Камал (1879-1933)

Слайд 6

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

Слайд 7

1926 елда театр Академия исеменә лаек була, 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә . 1987 елда яңа бина ачыла.

Слайд 8

“ Казан сөлгесе”

Слайд 9

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Слайд 10

Кәрим Тинчурин (1887-1938)

Слайд 11

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры

Слайд 12

Муса Җәлил (1906-1944)

Слайд 14

Качалов исеменд әге Зур рус драма театры

Слайд 15

Василий Качалов (1875-1948)

Слайд 16

Татар дәүләт курчак театры «Әкият»

Слайд 19

1976нчы елда Кукмара районы Село-Чура авы- лында туа. Село-Чура урта мәктәбендә укып урта белем ала. Мәктәп тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укып белем ала. Укуын тәмамлагач Казан «Әкият» курчак театрында эшли башлый һәм хэзерге вакытта да шунда яңа персонажлар иҗат итеп эшләп килә.

Слайд 20

Бүгенге көндә гаилэсе (хатыны һәм ике кызы) белән Казанда яши. Юрий яхшы гаилә башлы- гы да, Татарстанның атказанган артисты да, көрәшче дә, кулы бар эшкә дә оста.

Слайд 21

Казан дәүләт яшь тамашачы театры



Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туфан Миңнуллин

Слайд 2

Туфан Миңнуллин 1935 нче елның 25 нче августында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа

Слайд 3

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1974 нче ел – Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе. 1979 нчы ел – Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. 1979 нчы ел – РСФСР ның Станиславский исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. 2005 нче ел – Татарстан Республикасының халык язучысы «Татарстан Республикасының Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән.

Слайд 4

Гөргөри кияүләре” комедиясе

Слайд 6

Тормыш иптәше – Нәҗибә Ихсанова

Слайд 7

Туфан Миңнуллин Кукмарада

Слайд 8

Әлдермештән Әлмәндәр



Предварительный просмотр:

“ГӨЛЧӘЧӘК” әкиятенә нигезләнеп төзелгән курчак театры

       

Сәхнә  бизәлгән, музыка  яңгырый.

        Мәче  чыга.

Мәче: - Мяу, исәнмесез, кадерле дуслар!

            Сөенче,сөенче, бүген бездә  курчак театры.Менә без  башкалабыз

Казанда яшәүче  һәм  балаларны  сөендереп  торучы курчак  театры  артист-

лары  сезгә дә килеп чыгарга  булдык. Сезнең  авылдан  безнең театрда бер

артист  бар, сез  беләсезме?  Менә  без  аның  туган  якларын, матур табигать-

ле  туган  авылын  күреп  китәргә  булдык. Сезгә аннан бик  күп  сәлам.

Озын сүзнең   кыскасы ,бүген бездә “Гөлчәчәк” дип аталган курчак  театры.

              Башлыйбызмы? Хәерле   сәгатьтә.

     

     Музыка яңгырый. Автор сөйли.

             Борын-борын  заманда зур  карурман эчендә  бер убырлы карчык  яшәгән  ди,аның бер улы белән  Гөлчәчәк атлы килене булган ,ди.

Карчык бик  явыз икән,ди, гомер-гомергә  яхшы   кешеләрне   аздырып,

батырларны  юлдан яздырып йөргән,ди. Карчыкның  улы  анасының явызлы-

гына түзә  алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып  киткән.

              Гөлчәчәк  әниләрен бик сагына икән, тик аны  каенанасы- убырлы карчык-  бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы  кешеләрне  азды-

рырга, батырларны юлдан  яздырырга чыгып киткәндә дә, киленен өендә  бик

ләп калдыра икән,ди.

     Убырлы чыга.

Уф, уф, үләм ардым.  Миннән дә  күп эшләүче юктыр бу дөньяда. Көн саен

батыр,  яхшы кешеләр артып тора,начарлары  бик аз, ничек кенә бетерәсе

инде  шул яхшы  кешеләрне. Үзем шикелле явыз, матур булсын бар кеше дә.

Менә минем теләгем   шул.

Ярый, китим  әле мин.Бу тирәдә дә яхшы  кешеләр күп диләр, беразын акыл-

га утыртып   кайтыйм әле.

     Убырлы  китә, Төн җитә.

 Гөлчәчәк:

Тагын китте теге  явыз. Кемнәрнең  генә башына җитәр икән инде тагын?

Ой-ой-ой, ишек ачык түгелме соң? Ачык  шул, күмәчләр алыйм да, әниләргә

китим әле мин.

                          Урман эче  бик  якты,

                          Күктә айлар калыкты.

                          Көлдән күмәч аламын,

                          Әниләргә барамын,

                           Әниләргә барамын

(дип  җырлый-җырлый, кулына төче күмәч  кыстырган да ди, әниләренә кунакка чыгып

киткән ди.)

Убырлы йөгереп кайта.

Уф,уф, картлык-шатлык түгел , диләр бит әле.Кире кайттым, өемне бикләргә

 онытканмын.

  • Әй,Гөлчәчәк, син андамы? Ник эндәшмисең?

Качкан,качкан,күмәчләремне дә алып качкан, тотам мин  аны барыбер.

( куа китә, куып җитә)

Убырлы  карчык:    Барыбер куып  җиттем.

                        Көлтә-көлтә койрыгым

                        Болгый-болгый улаем.

                        Күмәчләремне   бирмәсәң,

                        Калҗа-калҗа тураем,

                        Калҗа-калҗа  тураем.

Гөлчәчәк:

     -Ой.ой.ой.Инде нишлим  икән.Күмәчем дә бетте шул. Кайда гына качыйм

икән? Тукта, менә бу карамага ялынып карыйм әле.

                       Әйләнмәле карама,

                       Бәйләнмәле карама,

                       Соры  бүре куып җитте,

                        Яшерсәнә ,карама,

                        Яшерсәнә, карама.

Зинһар өчен,карама, шушы явыз   убырдан коткарчы?

Убыр алырга итә,тырмаша.

Убыр:              Барыбер  тотам,барыбер тотам.

 (әтәч  кычкыра)Кикрикүк,кикрикүк.

                 Таң ата. 

Убыр:               Таң да ата,качарга кирәк.

Гөлчәчәк:          Бик зур рәхмәт сиңа ,карама, синең яхшылыгыңны беркайчан

 да онытмам. Юлымны дәвам итим әле.

     

           

“ГӨРГЕРИ    КИЯҮЛӘРЕ” спектакленнән өзек

Гөргөри:      Кая барасың? Кая барасың? Кер.

Үринә:               Кая  керим?

Гөргөри:            Каян чыктың?

 Үринә:            Ызбадан.

Гөргөри:           Ызбага кер. Нәстә дип әйттем?

Үринә:            Ызбага кер , дидең.

Гөргөри          Ник  кермисең?

Үринә :        Керәсем  килми.

Гөргөри:(җирдәге чыбыкны алып)     Хәзер керәсең килер.

Кәтернә:          Җә инде, җә.

Гөргөри:       Сиңа  да  кирәкме?

Кәтернә:       Бар,кызым, бар , атаңның холкын  беләсең.

Үринә:          Сез  йоклагач, барыбер  качам  мин.

Кәтернә:       Бигрәк инде без. Концерттагы  сыман.(Киеменә карап). Болай инде хәзер концертта  да киенмиләр.

Гөргөри:         Син әллә артистлардан кимме?  Мин дә...

Кәтернә:        Үринә әйтә, үтерсәгез дә кимим ул иске  кие мнәрне ,ди.

Гөргөри:         Әбисенең  күлмәген кияргә  җирәнәме?

Кәтернә:        Ояладыр.

Гөргөри:        Ялангач йөрергә оялмыйлар. Ничава өйрәтәм мин аны.

Кәтернә:        Гомер буена  капка төбендә Үринәне саклап утырмабыз бит инде.

Гөргөри:          Кирәк булса, утырырбыз.

Кәтернә:       Әй, Гөргөри,Гөргөри,Булмый инде ул.Алар үзләренчә яшиләр инде.

Гөргөри        Җук, минемчә яшәп карасын

Үринә:         Мин барыбер син тапкан кияүгә чыкмыйм.

Гәргәри:       Чыгарсың,Яп тәрәзәне.  ЙӨргән егете бармы аның?

Кәтернә:      Булмый  диме , көтүләре  белән йөриләр

Гөргөр:        Көтүләре  белән.

Кәтернә:    Кызлар матур булгач  шулай  инде  ул. Үзе кайсын яратадыр  ,белмим.

Гөргөри:        Көтүдә кемнәр  бар?

Кәтернә:   Топыйның  Җаграпы.

Гөргөри:  Топый  малаемы?Тапкан  икән  Егет. Нәстә  була  инде бу? Топый үзе  синең  арттан йөрде,малае кызыңның артыннанмы?

Кәтернә:   Нәстә аны  миңа әйтәсең,кызыңа  әйт.

Гөргөри : Әйтермен дә,йөрмәсен шалшпутлар белән .Тагын кем  бар көтүдә?

Кәтернә:  Берсе әнә.

Гөргөри:  Кем  ул?

Кәтернә : Иван Микушы.

Гөргөри:  Шул да  Үринә артыннан йөриме?

Үринә : Йөрми нишләсен инде,егет бит.

Гөргөри:   Нихәл  ,егет. Чык монда  нигә анда  постың? Нишләп йөрисең монда? Сиңа әйтәм ,әллә ишетмисеңме?

Микуш:       Ишетәм  ,Гөргөри дәй

Г:           Кәтернә тутаң җанына  килдеңме?

М:          Җук,Гөргөри дәй

Г           Үринә җанына  килдеңме? Ник  дәшмисең?

М:       Әйе, Гөргөри дәй

Г:      Үринә  җанына  килгәч, нигә анда посып торасың? Вакытың  уздырып  йөрмә.Үринә  чыкмый ул урамга.

М:      Ник ,Гөргөри  дәй?

Г:      Мин чыгармыйм

М     :Ник,Гөргөри дәй?

Г:      Синең белән  йөрттерәсем  килми.

М         Ник, Гөргөри дәй

Г:     Син җебегән егет. Егет кеше бозау кебек ник-мик дип тормый ул. Бар,бар,йөрмә  безнең ызба тирәсендә .Туктале,тукта.Кил әле монда.Җаратасыңмы син Үринәне? Әйт инде.

М:       Җаратам,Гөргөри дәй

Г:       Бик  җаратасыңмы?

М:     Бик ,Гөргөри дәй

Г:      Бик җараткач нишләргә җыенасың инде?

М:      Ничек инде нишләргә?

Г:      Менә мин Кәтернә тутаңны бик җараткач өйләндем.

М:     Мин әле уйлаганым җук,Гөргөри дәй.

Г:     Синең өчен кем уйлый инде.Әниеңме?

М:   Бар инде алайса,Микуш,әйбәтләбрәк уйла..Аннары Үринә җанына килерсең,җарыймы?

М:     Җарый,Гөргөри дәй.......... Мин уйладым,Гөргөри дәй

Г:      Нәрсә уйладың ,Микуш

М:    Мин Үринә артыннан өйләнер өчен йөрим.Өйләнергә вакыт дип әни дә әйтә.

Г:   Җакшы,Микуш,җакшы.Алайса,әниеңә әйт инде син,без Үринәне әүвәлгечә итеп,җоласына туры  китереп бирәбез кияүгә.

М:          Нәстә соң әүвәлгечә җола?

Г:       Синең әниең  бик  күпне белә.Аңардан сора җәме.

М:       Җарый,Гөргөри дәй

Г:     Җарый,Микуш  ,җарый

Үринә:      Җолага  туры  китереп  шуңа бирәсеңме инде Үринәне?

Г:         Бирә, ике дә уйламыйм

  Үринә:         Мин барыбер сез тапкан кияүгә чыкмыйм.

Г:       Җап тәрәзәне.

К:   Бигрәк быламык шул инде бу  Микуш.Әнисенә бераз да охшамаган,бигрәк быламык.

           Кара,  Мәтүч  Бәчкесе түгелме соң?(Качалар)

     

  Бәчке җырлап керә.( Безнең   ил)

Г:       Әй , Бәчке, тукта әле,тукта

Б:     Исәнмесез,  Гөргөри дәй

 Г;:     Сине күргәнче исшн идем әле  ,дальше ничек булыр.  Син Үүринә җанына килдеңме? Әйтмә,күренеп тора.Син миңа шуны әйт җаратасыңмы Үринәне?

Б.     Җаратам

Г:     Болай  гына җаратасыңмы?

Б:      Болай  гына  җаратмыйлар инде.

Г:     Маладис!  Кыз  синеке.

Ү:     Мин барыбер аңа  кияүгә чыкмыйм

Г:     Кәтернә, кая минем чыбык.?

Б:       Кирәкми, Гөргөри дәй

Г:       Нәрсә кирәкми, Үринә  кирәкмиме?

Б       Аны әйтмим,Үринә кирәк

Г :     Син ,Бәчке , егет  бул ,җырлавың ошады, үзебезчә җырладың

Б:      Мин  Һәрвакыт үзебезчә  җырлыйм.

Г:     Маладис.

       

Бәчке чыгып китә.    Җаграп керә

Җ :     Привет,Гөргөри дәй.

Г:      Арумы ,Җаграп,  арумы?

Җ:     Үринә кайда,Гөргөри дәй?

 Г:       Өйдә.

Җ     : Нигә чыкмый?

Г:      Чыгасы килмидер.

Җ    : Бар әле ,чакырып чык әле

 Г:    Минме?

Җ:     Сиңа әйткәч,син инде,Гөргөри дәй

 Г:       Оялмыйсыңмы?

Җ        Җук ,Гөргөри дәй.

Г:       Шулай  шул-сезнең нәселегез белән оятсыз нәсел,Шалапутлар.

Җ     Син безнең нәселгә тимә,Гөргөри дәй.

Г:      Тисәм ни диярсең?

Җ:    Кызыңны алсам,  киявең булам бит.

Г:     Кызымны бирсәм,киявең булырсың.

Җ     :Хәзер кызларны атасыннан сорап  тормыйлар,Гөргөри дәй.Бар чакыр инде ,ату китәм.

Г:      Сау бул.

Җ:      Чыгармыйсызмыни кызыгызны минем җанга?

Г:      Җук,Җаграп,җук.

Җ:     Кемгә  чыгарасыз?

Г:      Кем әүвәлгеләр җоласын үти,кызым-шуңа.

Җ:      Ничек була  инде ул җола?

Г:      Беләсең  килсә,сораш

Җ:      Кемнән?

Г:      Кемнәр белә -шулардан.

Җ:    Син беләсеңме?

Г:     Чамалыйм

.Җ    :  Өйрәт

Г:      Җук инде. Кыз  да  миннән,өйрәтү  дә миннән  булмый,Үзең өйрәне кил.

Куркытма  җарыймы? Атаң да минем  белән булышып караган иде – оттырды.

Җ:      Ничек оттырды?

Г:       Кәтернә  тутаң  минеке булды

Җ:     Алай  булгач  синең безгә  бурычың  бар,чыгар Үринәне.

Г:      Чыгармыйм

Җ:     Алайса үзем кереп алам.

Г:      Кермисең,Җаграп

Җ:      Керәм ,Гөргөри  дәй.

Г:        Кәтернә, биклә ишекне

Г:     Атам,күтәр кулларыңны

Җ:     Дурака ни валяй

Г:      Дәшмә,атла

Ү:      Ат,әти , атып  җык!

Кәтернә:        Гөргөри җүләрләнмә  (Үринә көлеп чыга)  Син нигә көләсең,җүләр баш?

 Үринә:      Җаграп  дер-дер калтырый.

К:      Шундый  ул  әтиең.Син аның  буена карама Җалгыш атып җибәрмәсә җарар ые Барысы  да синең аркада,җүләр баш

Ү :       Мин нәстә  эшләгән

К        Әллә ничә  егет  белән йөрисең

Ү:      Мин йөрмим ич,алар йөри.

К:       Барысы белән дә хихылдап сөйләшәсең. Кара аны атаңның холкы үзе  беләнюСин инде  сабый  бала түгел, Егетләрнең  күңеленә якынын сайлап ал да,шуның  белән генә  йөр. Менә  мин әтиеңне сайлап алдым да .аңа  чыктым.

 Ү:       Нигә  син бәләкәй  буйлы  егет сайладың?

К:      Аның   каравы ,җөрәге  зур аның Атаң кебек  егет дөньяда юк ул

Гөргөри керә.

К:      Нишләдең  син, Гөргөри?

Г:     Аттым тегене

К:     Кемне?

Г: Талга  кунган ала  карганы  Чебешләрне чүпләп бетерде ,каһәр.Керәм дигән  була  бит.

     Чыгып   китәләр

Палый  белән  Бәчке керә.

Палый:     Ка я алып  барасың  син мине?

Б:        Үзең  әйттең  бит,әүвәлгеләр  җоласы белән кызны   җаучыларга  кирәк  дидең.

П:     Җаучыламыйча  булмый, җаучыламыйча булмый  Кызны  җаучылап алырга  кирәк.

Ай  килдек без  килдек без

 Иделләрне кичеп  килдек без

Б:    Ашыкма, Палый  әби.Анысын Гөргөри дәйләргә баргач,  җырларсың,Атла инде тизрәк.

П      Җибәр, үзем  дә  йөри алам  мин.

Б:     Тизрәк,эшкә  китәсем бар.

П:     Нәстә  нитәсең  бар?

Б:       Эшкә китәсем  бар.Әбәдкә  генә кайттым.

П:       Нәстә апкайттым   дисең?

Б:      Әйдә инде ,атла инде...

П     :Кая  аппарасың син мине?

Б:       Әйттем  бит инде

П:     Оныттым

Б:         Син Үринәне җаучыларга  барасың.

П:        Кем ул Үринә?

Б:      Гөргөри дәй  кызы

П:     Анысы кем?

 Б:      Әйттем  ич  инде  Радионып

П:     Памилия белән  сөйләшмә.Әтисе ни  исемле?

Б:      Микипар

П:       Микипар Гөргөриенең  кызын җаучыларга бараммы?

Б:     Әйе инде

П:      Кемгә

Б:        Миңа  дидем  бит инде

П:         Син кем әле?

Б            Әйттем ич инде

П:         Оныттым

Б:   Сабук Мәтүшенең Бәчкесе. Аңладыңмы  инде? Онытма. Микипар Гөргөриенең кызы Үринәне Сабук Мәтүшенең Бәчкесенә җаучыларга барасың Онытмассыңмы,Палый әби?

П:     Җук,җук.

Б:       Мин киттем алайса

П:     Кит,кит

Б:      Нишләргә беләсеңме  инде?

П:     Өйрәтмә.Исемең ничек дидең әле?

Б:           Бәчке,Бәчке,Бәчке...Сабук Мәтүшенең  Бәчкесе

П:    Булды,булды... Бар кит  Кич утынымны җарып китәргә онытма (җырлый)

Кәтернә:       Кем бар анда ? Палый түти синме соң бу?

П:       Ә?

К:     Синме дим?

П:     Мин шул .Син-синме?

К:    Мин.   Кәтернә инде мин,Гөргөри хатыны.

П:    Хатынымы? Җакшы.Кил әле ,утыр

К:     Әйдә үзең өйгә  кер.

П:    Җук башта  моннан башлыйк. Син әүвәлге  җолаларны беләсең ,диде.

Миннән башка җола белүче калмаган икән  авылда Җаучы булып килдем  инде мин  Кемнән икәнен өегезгә кергәч әйтермен.

Кереп китәләр.            Җаграп Әүдәкине алып кеоә.

Әүдәки:      И-и-и  рәхәт булды әле бу Әллә тагын  бер урам   әйләндереп кайтасыңмы?  Күптән күтәреп йөргәннәре юк иде

Җ:         Син  мин әйткәннәрне  ,үзең  белгәннәрне эшлә.Мин  сиңа  машина алып бирәм белдеңме?

Ә:       Җук, машина киршкми миңа. Күрше   Үләнкәләрнеә  машинасы урлап киткәнннәр ,ди    Кәзәмә  бер   арба  печән  чабып  бирсәң, җитәр.

Җ :      Чабабыз аны,Әүдәки әби  Мин сиңа  сыер алып  бирәм,белдеңме?

Ә:     Әүвәлгеләр  җоласы  диме Гөргөри?

Җ:    Шулай  ди  шул

Ә:      Ул  җоланы  миннән  җакшы  белүче  юк инде Элегрәк  заманда  җыры да  барые әле.

Җ:   Син элекке  заманны миңа сөйләмә.Боларга  сөйләрсең.Син  миңа  Үринәне алып бир

 Ә     :Кай арада  үсеп  җитәләр  диген. Мин әле  синең  бабаңның  бабасын хәтерлим. Башсыз  кеше идне Син  дә башсызмы?

Җ :       Син мине тикшермә, Әүдәки әби

Ә:   Ничек инде  тикшермә Мин нинди кешегә кыз җаучылаганны белергә тиеш.

Җ :      Әйбәт  егет  мин,авылда  бер   дигән.

        Әби, өйләренә кертеп куйыйммы?

Ә:    Тукта әле , капкадан  кергәнче  нишлиләр  иде әле?

Җ      Анысы нәстәгә инде ,карап тормыйлар  ич.

Ә:         Ә-әә син әле карап торганга  үтисеңме  җоланы.Аны  кеше карап торсын өчен генә эшләмиләр .Башсызлар шул  сез  ,башсызлар  Илтеп куй  мине өемә.

Җ:     Әүдәки әбт,алай итмә  инде.  Кәзәңә  печән чабасы да бар.

Ә:      Бер кәзәлек кенә  печән табармын

Җ:         Әүдәки әби..

Ә:      Җарый. Мине оятка калдырсаң,кара аны . Җабалак дип  тормам  

       Кертеп куй  өйләренә.

Җаграп  Әүдәкине алып кркп китә.

Үринә җырлап керә .

 

 Ү:     Син нәстә  көпә_көндез  миңа җабышып йөрисең?

М:     Үринә..

Ү:    Үринә,инде, җә

М:     Үринә

Ү      Әти сиңа  нәстә  әйтте,җөрмә  безнең  ызба  җанында.

М:    Үринә..

Ү:      Кит  дилә  сиңа

М6       Үринә..

Ү:     Синең  белән йөрмим мин,йөрисем  килми.

М:     Ник , Үринә?

Ү:       Җуаш  егетләрне яратмыйм.Беләсеңме  шуны?

М:       Белмим , Үринә

Җ:      Белмәсәң,өйрәтәм  мин сине.Тай  моннан.

М:     Үринә...

 Җ:     Күрсәтәм  мин сиңа  Үринәне

Ү:    Җибәр!

Җ:     Нәстә , әллә аны  җаклыйсыңмы?

Үринә:      Җибәр!   Бар  кит Микуш

Гөрпинә  керә

Гөрпинә:         Син мондамыни әле,Сайгун җабалак? Нәстә  син  минем  улым Микушыма  бәйләнәсең,Ә?  Күзеңне  төртеп  тишәм  бит ,Җабалак

Җ:        Нәстә  син?

Гөрпинә:       Мин  нәстә түгел  ,мин Гөрпинә  тутаң  булам,белдеңме?  Минем  Микушым  җуаш  булгач та,аны  кыйнарга  җарый  дип   белдеңме ?

Җ          Бар кит әле, кит әле  моннан

Гөрпинә  :     Китәрмен  мин  сиңа  ,җабалак.

Җ:      Бар кайт та иреңә  бәйлән, Ул  синнән куркып  тора.

Гөрпинә :    Син миннән курыкмыйсыңмы? Шуңа  улым  Микушны  кыйныйсыңмы.?  Менә  моны  күрәсеңме?

Җ:      Кит  диләр  сиңа

Гөрпинә:     Хәзер  китәм  мин  сиңа.Мә  сиңа......

Җаграп чыгып  йөгерә

Гөрпинә:      Исәнме_саумы,Гөргөри?  Исәнме-саумы  Кәтернә?Ә  Палый  карчык  монда  нишләп  йөри? Исәнме  Палый  ти?

Утырган килеш  шуышып  Әүдәки чыга

Әүдәки:         Мине оныттыгызмы?  Карагыз  аны.

Кияүләр  җыела.

Гөргөри:     Ә_ә-ә.Кияүләр . Нихәлләрегез  бар,кияүләр? Ник  дәшмисез? Армиядә  начар өйрәткәннәр  икән сезне. Без  солдат чакта  генералны: “Здравие желаю,товарищ”- дип кычкырып  каршы ала идек.

Җ:     Син генерал  түгел  бит

Г:      Генерал  булмагач  ,ник   килдегез?

Бәчке:       Ник чакырттың, Гөргөри дәй.

   
Гөргөри:      Үнәрләрегезне тикшерәм, кем  нәрсәгә  оста

Җ:       Мин  җырлыйм

Г:      Шәп  җырладың.

Б             Мин  җырладым  инде

Г :        Син тагын  да  шәбрәк җырлыйсың, үзебезчә.

Гөрпинә:        Минем  Микушым  гармунда  уйнасын әле.

(уйный).

Гөргөри:      Булдырдыгыз.

                 Я,хәзер  шундый  шартым  бар  .Кем калым  түли_кыз  шуңа.

Микуш   :       Мин – риза.

Гөргөри:        Нәстәгә риза?

М:          Калым  түләргә!

Г:      Әниңә  әйтәме?

М:      Үзем.

Г:     Акчаң  шулай  күпмени?

М:      Җук.  Эшләрмен ,көне-төне эшләрмен.Җыярмын,Көтсен генә  Үринә.

Үринә чыга

Г:(Микушка)     Син нәрсә  җебеп торасың? Тот нык кына итеп,җараткач. Нык тот, җибәрмә.

Ү:      Калымы  җ ук   ич.

Г:      Булыр.    Кәтернәгә бер чәчәкле җаулык алып  бирсә,шул  җиткән.Киттек ,Кәтернә.

Микуш:    Үринә,  Мин җаратам бмит сине.

Үринә:      Мин дә сиңа  җаратмыйм  дигәнем җук.

Микуш:      Җук шул,үринә

Үринә:        Җырла  әле  теге җырыңны.

                                                                 Икесе җырлыйлар.

                                                                  Күренеш.

                                                                 Соңгы  җыр.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Театр яктылыкка, нурга илтә" (Г.Кариев иҗатына багышланган программа материалы)

"Мезей педагогикасы" кысаларында Г.Кариев иҗатына багышланган "Театр яктылыкка, нурга илтә" темасына класстан тыш эш...

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Театр яктылыкка,нурга илтә....

Театр яктылыкка,      нурга илтә.......

Театр яктылыкка, нурга илтә

Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җы...

Театр яктылыкка нурга илтә.

https://www.youtube.com/watch?v=gxBfKwdAZqo...

"Җиңү килде җирне нурга күмеп..."

Җиңү  килде  җирне  нурга  күмеп,Шатлык  белән  күзне  чылатып.Килде ул  көн  горур  күкрәкләрдәОрден - медальләрне  чыңлатып.Һәйкәл булып  ...