Театр яктылыкка, нурга илтә
материал по теме

Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә. Заманнар үтү белән, билгеле бер тарихи шартларга бәйле рәвештә, профессиональ театр мәйданга килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teatr_yaktylykka.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Театр яктылыкка, нурга илтә

Г.Тукай сүзләренә язылган «Театр» җыры ишетелә.

1 алып баручы. Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

2 алып баручы.  Тигез күрә бөтен җанны театр,

Кирәк кол бул, кирәксә император.

Мөкатдәс ул, бөек ул, Гали зат ул,

Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.

1 алып баручы.  Хәерле көн, кадерле дуслар.

2 алып баручы.  Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар.

1 алып баручы.  Бүген бу сәхнәдә барачак бөтен хәлләр театр тормышы белән бәйле булачак. Театр – ул искиткеч могҗиза. Сәхнәдә кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, Рөстәм, тормышта да без билгесез режиссер язган пьесада , үзебезнең рольләрне башкарабыз бит.

2 алып баручы.  Театр ул һарвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар.

1 алып баручы.  Бүгенге серле сәхнәдә очрашуыбыз күңелләрдә яңа тойгылар уятыр дип ышанып калабыз.

2 алып баручы. Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә. Заманнар үтү белән, билгеле бер тарихи шартларга бәйле рәвештә, профессиональ театр мәйданга килә.

1 алып баручы. Бу 1905 нче елгы беренче Россия революциясе нәтиҗәсендә тормышка аша. «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» һәм башка профессиональ труппалар оеша. Төрле шәһәрләрдә һәвәскәрлек хәрәкәте көчәя. Татар театры Петербург, Мәскәү, Идел буе, Урал, Урта Азия һәм башка төбәкләргә җәелеп, тармакланып үсеп китә.

2 алып баручы.  Ул заманнарда татарларга уйнарга да, җырларга да, рәсем ясарга да, тамаша карарга да тыела. Иске карашлы муллалар уен-тамашаны зур гөнаһ эше дип әйтә килгәннәр. Татарларда театр сәнгате булу патша хөкүмәтенә дә ошамый. Хөкүмәт башлыклары, театр халыкның иреккә омтылышын көчәйтәчәк, дип куркалар. Шундый шартларда театр оештыру зур фидакарьлек сорый торган эш була.

«Беренче театр» дан өзек. Вәли, Гафифә, Биби, Хәмзә (Слайдта-«Беренче театр» комедиясеннән күренешләр)

Хәмзә. Әй кая, кайсыгыз бар анда? Аякны тартыгыз әле. (Биби керә) Кая кил , нәрсә терәлеп торасың, тарт аякны. Абыстаң кая?

Биби. Аш өендә.

Хәмзә . Ник, килен кая?

Биби. Алар Хәбибрахман абый белән ни…ни…әй кодаларга киттеләр.

Хәмзә . Ныграк тарт, кулың черегән мәллә? (Биби ныграк тартып җибәреп, Хәмзәне егып төшерә) Хай бәдбәхет, күзең чыккан нәрсә. Бар, кит, күземә күренмә (Биби кереп китә) Башка кеше булса, мин аңа кирәген биргән булыр идем булуын. Әллә ничек, кыз балага сугарга ул кадәр кул барып җитми. Биби, Биби, (Биби керә) Бар әле, берәрсенә әйт әле, мәдрәсәдәге Корьән укый торган шәкертне чакырып чыксыннар. Абзый чәч алырга чакыра, дисеннәр

Биби. Нинди мәче алырга?

Хәмзә . Хай аңгыра, җебегән нәрсә! Мин сиңа мәче алырга дидеммени? Чәч алырга дим, чәч! Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Җыен аңгыра безгә җыелган.  (Биби ишектән килеп чыга, тик тора) Ни хәл, нишләп терәлеп торасың анда?

Биби. Абзый, Миңлебай абзыйга әйткән идем, Коръән укый торган шәкертне алып чык дип, нинди шәкерт ул, мәдрәсәдәге шәкертләр алар бар да Коръән укыйлар, ди.

Хәмзә. Хай ахмаклар, әрәмтамаклар, бар тизрәк чыгып әйт, мәчеттә Коръән укый торган шәкертне-Гарифулланы чакырып чыксын.

Биби. Икесен дә чакырсынмы?

Хәмзә. Нинди икесен дә?

Биби. Коръән укучыны да, Гарифулланы да?

Хәмзә. Үләм инде мин сезнең белән, җафаланып үләм, аңгыра. Соң шул Коръән укучы шәкерт белән Гарифулла икесе дә бер ләбаса. Бар, тизрәк, гөнаһ шомлыгы. ( Биби чыга)

Хәмзә. Заманалар бозылды. Яшьләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр. Шуны булдырмаска йөреп, бүген кичке намазга бара алмый калдым. Йөреп- йөреп тә, бәдбәхетләрне туктатып булмады. Алла боерса, икенче вакытта уйнатмабыз.

(Биби керә. ) Нихәл, булдымы?

Биби. Коръән укучы шәкерт өйдә юк, ди, иптәшләре белән театрга киткән, ди.

Хәмзә. Ходай орган икән! Йөзләре генә кара булсын, бар, чакыр монда Фатихны.

Биби. Фатих абый ул син кайтканчы ук чыгып китте.

Хәмзә. Кая?

Биби. Шунда китте.

Хәмзә. Кая шунда?

Биби. Шунда инде, театрга китте.

Хәмзә. Ә, театрга, кемнән сорап китте?

Биби. Берәүдән дә сорамады. Вәли кияүләр белән Хәбибрахманнар да киткәч, мин генә нишләп калыйм диде дә китте.

Хәмзә. Ә, ни дисең, Вәли кияү дә китте дисеңме?

Биби. Китте.

Хәмзә. Хәбибрахман да киттеме?

Биби. Китте.

Хәмзә. Гафифә, Факиһә?

Биби. Алар да киттеләр (чыгып кача)

Хәмзә. Юк, боларны болай гына калдырырга ярамый, йөзе караларны, барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам.

1 алып баручы. Әле генә карап киткән өзек атаклы драматург Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәреннән алынды. Бу әсәрдәге вакыйгалар шул чорның тормыш –көнкүрешен чагылдыра. Бу театр 1908 нче елда Казанда басыла һәм шул ук елда сәхнәләштерелә дә. 100 ел сәхнәдә уйналуына карамастан, бүген дә аны тамашачылар бик җылы кабул итәләр.

2 алып баручы. Син беләсеңме соң әле, Рөстәм, Галиәсгар Камалның тууына  шушы көннәрдә 130 ел булды бит.

Хәмзә килеп керә. Йөзе каралар, бәдбәхетләр, муены астына килгерләре.

1 алып баручы. Тукта әле Хәмзә абзый, син болай йөреп көлкегә каласың бит. Үзең кебек тискәре кешеләр белән, спектакльне булдырмас өчен шәһәр буйлап чабасың. Ә үз өеңдә барысы да театрга киткәннәр.

2 алып баручы. Тормыш алга бара бит, Хәмзә абзый. Театр яктылыкка, нурга илтә диләр. Безнең милләтебез дә яктылыкка омтыла. Бер килгәнсең икән, әйдә рәхим ит, утыр, безнең бәйрәмебезне карап кит.

1 алып баручы. Милли театр ул –академия, университет, музейлар шикелле үк милләтнең балигъ булуын, өлгереп җитүен билгели. Һәр шәһәрдә, һәр районда театрлар оештырылды. Шәһәребездә дә Түбән Кама татар Дәүләт драма театры гөрләп эшли.

2 алып баручы. Үзебезнең мәктәптә дә драма түгәрәкләре эшләп килә. Бүгенге концерт – шушы түгәрәкләрнең эш нәтиҗәсе.

1 алып баручы. Үсеп җиткәч,  минем дә артист буласым килә.

2 алып баручы. Әйдә әле, Ләйсән, үзебезнең класс турында бер әсәр языйк әле. Безнең класста 29 укучы бар. Дус һәм тату яшибез. Татар теле, рус, инглиз телләрен яратып үзләштерәбез.

1 алып баручы. Укытучылары да әйбәт дип язып куй, Рөстәм.

2 алып баручы. Һәр укучыбызның нинди дә булса сәләте бар. Кем җырлый, кем бии.

1 алып баручы. Әнә Альберт бии дә башлады инде. (Альберт  биеп чыга)

2 алып баручы. Җырчыларын гына кара син аның. (Эльвина белән Резедә җырлый)

1 алып баручы. Рөстәм, безнең бит әле курайчыларыбыз да бар. Ник алар турында язмыйсың? (курай, бию)

1 алып баручы. Рөстәм, минем  бер ятлаган шигырем бар иде. Шуны сөйләп китим әле.

2 алып баручы. Әйдә әле, әйдә.

1 алып баручы. Беләсеңме, Ләйсән, безнең Альберт матур бии инде ул. Ә кечкенә биючеләребез дә бар бит. (грек биюе)

Альбина. Мин дә шигырь сөйлим әле.

2 алып баручы. Бөтенесе яхшы, бөтенесе дә әйбәт булыр иде, Алмаз булмаса. Дәрескә соңга кала, икеледән башка билге алмый, кызларның  чәченнән тарта. Бернинди класс эшенә катнашмый. Дөресен генә әйткәндә, классны артка сөйри.

Әби. Бар инде, бәбкәм укырга , бар соңга каласың.

Алмаз. Юк, әби, бармыйм, анда икеле куялар.

Әби. Бар, улым, бар, бармасаң икелесе дә эләкмәс.

Алмаз. Эх, барасым килми. Кош булсаң иде. Аларга мәктәпкә дә барырга кирәк түгел, икеле дә куймыйлар.

(тавыш ишетелә, Алмаз кача, ике инопланетян керә.)

1. Без кая килеп эләктек?

2. Бу Түбән Кама шәһәре.

1. Тукта, тукта, монда ниндидер җан иясе күренә. (Алмазны тартып чыгаралар)

2. Алып китәбезме?

1. Тукта, башта тикшерик. Башын карыйбыз. Моның баш мие бөтенләй үсмәгән.

2. Нишләп микән?

1. Укымаган, укытучыларны тыңламаган, өй эшләрен эшләмәгән.

2. Алыштырабызмы?

1. Алыштырабыз. (башын алыштыралар)

2.  Куллары бик көчсез, физкультура дәресенә йөрмәгән, өйдә әнисенә булышмаган.

2. Алыштырабызмы?

1. Алыштырабыз. (кулын алыштыралар)

1. Ашказаны бозылган, дөрес тукланмаган, мәктәп ашханәсендә кайнар аш ашамаган

2. Алыштырабызмы?

1. Алыштырабыз. (ашказанын алыштыралар)

1. Аяклары да бик көчсез, әнисен тыңламаган, аякларында ревматизм.

2. Алыштырабызмы?

1. Алыштырабыз. (аякларын алыштыралар)

2. Алып китәбезме?

1. Юк, калдырыйк, җирдә дә мондый укучылар кирәк бит.

Алмаз. (сикереп тора) Ничек рәхәт, ничек җиңел, нинди матур көн. Тукта, мин нишләп монда торам соң әле, мәктәпкә соңга калам бит (чыгып йөгерә)

1 алып баручы. Шулай, Алмаз, белем һәр җирдә кирәк. Ул зур хәзинә, ул төшеп тә калмый, урламыйлар да аны, күгәрми дә ул, һәрвакыт үзең белән.

2 алып баручы. Менә без мәктәпне тәмамлагач, кем булырбыз икән?

1 алып баручы.  Мин язучы булырмындыр инде.

2 алып баручы.  Ә мин-режиссер.

Балалар. Ә без артистлар булырбыз

1. Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

2.Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

3. Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагын үткән гомерне уйлатадыр.

4. Күрерсең анда үз хәлең , көлерсең-

Көлерлек булса, булмаса-еларсың.

5. Күрерсең тормышың нинди, җитешме…

Җитеш булмаса, кай җире җитешми…

6. Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,-

Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

7. Мөкатдәс ул, бөек ул, Гали зат ул,

Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.

8. Тигез күрә бөтен җанны театр,

Кирәк кол бул, кирәксә император.

9. Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,

Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.

Бергә. Театр яктылыкка, нурга илтә.

(Талгын гына татар халык көе ишетелә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Театр яктылыкка, нурга илтә" (Г.Кариев иҗатына багышланган программа материалы)

"Мезей педагогикасы" кысаларында Г.Кариев иҗатына багышланган "Театр яктылыкка, нурга илтә" темасына класстан тыш эш...

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Театр яктылыкка, нурга илтә

Театр өчен презентацияләр, сценарийлар...

Театр яктылыкка,нурга илтә....

Театр яктылыкка,      нурга илтә.......

Театр яктылыкка нурга илтә.

https://www.youtube.com/watch?v=gxBfKwdAZqo...

"Җиңү килде җирне нурга күмеп..."

Җиңү  килде  җирне  нурга  күмеп,Шатлык  белән  күзне  чылатып.Килде ул  көн  горур  күкрәкләрдәОрден - медальләрне  чыңлатып.Һәйкәл булып  ...