Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 6 класс
рабочая программа (6 класс) по теме

Рабочая программа по татарскому языку и литературе за 6 класс. Количество часов в неделю: татарский язык - 3 часа, татарская литература - 1 час.

Учебник:  "Татарский язык" (Н.В.Максимов, М.З.Хамидуллина. Казань. Магариф. 2010)

"Татарская литература" (Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гилязов. Казань. Магариф. 2010) 

Структура рабочей программы

  • Титульный лист
  • Пояснительная записка
  • Используемые УМК
  • Учебно-тематическое планирование с  перечнем теоретических и практических занятий
  • Календарно-тематическое планирование
  • Требования к уровню подготовки обучающихся
  • Литература и другие средства обучения 

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon 6_klass.zip74.27 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан эш программасы.

 

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на (Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010), рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматиясенә (Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев. Казан. Мәгариф. 2010)  нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

  1. Титул бите
  2. Аңлатма язуы (УМК, укыту дәрәҗәсенә таләпләр, өстәмә әдәбият
  3. Төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлеге
  4. Укыту- тематик планлаштыру

       Программа буенча 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Барлыгы  68 сәгать каралган: язучылар иҗаты – 52 сәгать, класстан тыш уку – 4 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 12 сәгать. Мәктәп уку планы буенча 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Шуңа күрә татар әдәбиятына бирелгән сәгатьләр саны да кими. Бәйләнешле сөйләм үстерү, дәрестән тыш уку өчен бирелгән сәгатьләр санын кыскарту, әсәрләрне уку һәм өйрәнү сәгатьләрен гомумиләштерү исәбеннән календарь-тематик план 33 сәгатькә кыскартып төзелде.

№ п/п

Бүлекләр һәм темалар

Программа буенча

Календарь-тематик планда

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

52

32

1

Татар халык авыз иҗаты

1

1

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы

1

1

3

Абдулла Әхмәт иҗаты

4

2

4

Муса Җәлил иҗаты

4

2

5

Зөләйха Хисмәтуллина иҗаты.

Азат Аббасовның томыш юлы.

2

1

7

Рөстәм Яхин иҗаты

1

1

8

Абдулла Алиш иҗаты

2

2

9

Габдрахман Әпсәләмов иҗаты

4

2

10

Һади Такташ иҗаты

1

1

11

Җәүдәт Фәйзи иҗаты

1

1

12

Ибраһим Гази иҗаты

3

2

13

Фуат Халиков һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары

2

1

14

Зәки Нури иҗаты

2

1

15

Сибгат Хәким иҗаты

3

2

16

Ләбибә Ихсанова иҗаты

4

2

17

Равил Фәйзуллин иҗаты

2

1

18

Фатих Хөсни иҗаты

2

1

19

Шәүкәт Галиев иҗаты

1

1

20

Радик Фәизов иҗаты

3

2

21

Нур Әхмәдиев иҗаты

3

1

22

Илгизәр Солтан иҗаты

2

1

23

Милли традицияләр, йолалар, бәйрәмнәр, киемнәр

4

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү

12

1

Дәрестән тыш уку

4

1

Йомгаклау

1

Барлыгы:

70

35

Эш программасының эчтәлеге

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият  укытуның  төп максаты һәм бурычлары

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;

- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;

- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле  язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;

- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,

- мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Белем бирү эчтәлегенең  мәҗбүри минимумы

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.

        

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

 -җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

-хикәя,фантастик хикәяне аера белү;

-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

-уңай герой,лирик герой төшенчәләрен аера белү;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

-милли орнаментларны аера белү.

Укуны  бәяләү.

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:

Класслар

Икенче яртыеллыкта

Иҗек саны

Сүз саны

VI

140-200

75-85

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда – 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.

Таләпләр

Билге

1.

2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  1. фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;
  2. татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;
  3. җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;
  4. тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,
  5. интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“5”ле билгесе куела.

1.

2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  1. кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;
  2. сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;
  3. җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының  сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“4”ле билгесе куела.

1.

2.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

“3”ле билгесе куела.

1.

2.

3.

4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

“2”ле билгесе куела.

Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;
  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә    б и р е л ә    т о р г а н    в а к ы т:

VI -  класста 2-5 минут.

Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар
  2. эчтәлекне хикәяләп язу
  3. цитаталар (күчереп язу)
  4. аңлатмалар  (сүз һәм төшенчәләргә)
  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)
  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )
  7.  халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

        Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә,  уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.

Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.
  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.
  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.
  2. Сәнгатьле  яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.
  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1.  VI  класста интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).

Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене – бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан “2”ле куела.

Укыту-методик комплекты

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. «Мәгариф» нәшрияты. 2010);

2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2005);

3. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2010

4. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001

5.Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә. Казан, «Яңалиф», 2006

6. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү 5-7 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

 Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. «Мәгариф» нәшрияты. 2010);

Дәреслек: 

Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2010

1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.

6.Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001

7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”

8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

9. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

10. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

12..Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. “Яңалиф” н-ты, 2006.

13.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

14. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

15. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф».

  1. Әдәбият белеме сүзлеге.

  1. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.
  2. Җәләлиева М.Ш.  Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: “Мәгариф”, 2001.
  3. Җәләлиева М.Ш.  Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: “Мәгариф”, 2005.
  4. .Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.
  5. Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре
  6. “ Ялкын” журналы, “Сабантуй”газетасы

Укыту- тематик планлаштыру

№ п/п

Бүлекләр һәм темалар

Барлык сәгатьләр саны

Сәгатьләр саны

теоретик

Практик/бәйләнешле сөйләм үстерү, сыйныфтан тыш уку, сочинение

1

Татар халык авыз иҗаты

1

1

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы

1

1

3

Абдулла Әхмәт иҗаты

2

2

4

Муса Җәлил иҗаты

2

2

5

Зөләйха Хисмәтуллина һәм Азат Аббасов  иҗаты

1

1

6

Рөстәм Яхин иҗаты

1

1

7

Абдулла Алиш иҗаты

3

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 1

8

Габдрахман Әпсәләмов иҗаты

2

2

9

Һади Такташ иҗаты

2

1

Сыйныфтан тыш уку - 1

10

Җәүдәт Фәйзи иҗаты

1

1

11

Ибраһим Гази иҗаты

2

2

12

Фуат Халиков һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары

1

1

13

Зәки Нури иҗаты

1

1

14

Сибгат Хәким иҗаты

2

2

15

Ләбибә Ихсанова иҗаты

2

2

16

Равил Фәйзуллин иҗаты

1

1

17

Фатих Хөсни иҗаты

1

1

18

Шәүкәт Галиев иҗаты

1

1

19

Радик Фәизов иҗаты

2

2

20

Нур Әхмәдиев иҗаты

1

1

21

Илгизәр Солтан иҗаты

1

1

22

Милли традицияләр, йолалар, бәйрәмнәр, киемнәр

3

3

23

Йомгаклау

1

1

Барлыгы:

35

33

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 1, сыйныфтан тыш уку – 1


Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Укучылар яки уку эшчәнлегенә характеристика

Контроль төре

Планлаштырылган материалны үзләштерү нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар.

1

Кереш дәрес

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, мәгълүмат бирү

Әдәбият дәфтәре башлау. Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр исемлеген яздыру.

Халык авыз иҗаты турында гомуми мәгълүмат бирү, Халык җырларын тыңлау

9 бит, сорауларга җавап бирү

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Мәгълүмат бирү, презентация белән танышу, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше

Сүзлек эше

Казан Кремле архитектурасы белән танышу, сорауларга җавап бирү

Сөембикә турында белгәннәрне искә төшерергә. *Презентация  әзерләү.

3

Абдулла Әхмәт иҗаты. “Үги кыз” пьесасы.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, әкият эчтәлеге белән танышу

А.Әхмәт иҗаты, әкият  жанры  турында мәгълүмат бирү. Халык әкиятенә хас үзенчәлекләрнең чагылышы.  

Әсәрне тулысынча укырга

4

“Үги кыз” пьесасында уңай һәм тискәре образлар

1

Ныгыту

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгеләү. Портрет, характеристика, драма төшенчәләренең мәгънәләрен аңлату. Әсәрне рольләргә бүлеп уку, автор фикерен билгеләү, сорауларга җавап бирү

Уңай һәм тискәре образга характеристика бирергә

5

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты  иҗаты.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Танышу, презентация белән танышу,  сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше

Сүзлек өстендә эш.

М.Җәлилнең тоткынлык чоры,”Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат бирү. Сугыш һәм әсирлектәге эшчәнлеге һәм көрәше белән таныштыру.

Интернет материалларыннан файдаланып, М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия: http://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm

45-47 б., биография өйрәнергә, сорауларга җавап. *Презентация  әзерләү.

6

”Чәчәкләр” шигырендә ил язмышы. “Кызыл ромашка” шигырендә чәчәк образы

1

Әсәрне анализлау дәресе

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше

Сүзлек өстендә эш.

Шигырьне анализлау, төп фикерне ачыклау. Сынландыру турында төшенчә бирү. Фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелеше, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәте. Предметларны, табигатьне җанландырып сурәтләү. Чагыштыру турында төшенчә.

48-49б, сәнгатьле укырга.

“Кызыл ромашка”шигырен сәнгатьле укырга

7

Зөләйха Хисмәтуллина һәм Азат Аббасовның тормыш юлы, иҗаты

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Мәгълүмат бирү, презентация белән танышу, әңгәмә

Эчтәлек

М.Җәлил исеменең мәңгеләшкән булуы, аның исеме белән аталган урыннар турында кыскача белешмә бирү.  М.Җәлил исемендәге Татар опера  һәм балет  академия театры турында кыскача белешмә бирү.

Театр эшчәнлегенә бәйле рәвештә З.Хисмәтуллина иҗаты белән таныштыру. Халык җырларын тыңлау, татар музыкасы турында әңгәмә кору.

Татар театры турында әңгәмә кору, сорауларга җавап бирү. Азат Аббасовның татар җыр сәнгатенә килү юллары. Татар, рус, дөнья классик операларында башкарган партияләре

53 нче бит, сорауларга җавап әзерләргә

8

Композитор Рөстәм Яхин иҗаты

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү,

Сорауларга җавап

Композитор Р.Яхинның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү. Аның татар музыка сәнгатендә тоткан урыны. Эчтәлек сөйләү, республика гимнын тыңлау

58 нче бит 4 нче бирем.

9

А.Алишның тормыш һәм иҗат юлы.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Тест

Язучының тормышы,  иҗаты, фашизм тоткынлыгындагы көрәше турында мәгълүмат бирү

59-62 б. Хронологик таблица төзү, сорауларга җавап бирү

*Презентация  әзерләү.

10

“Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык” әкияте. Хезмәт турында мәкальләр.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әкият эчтәлеге белән танышу, сүзлек эше

Эчтәлек

Эчтәлек сөйләү, эшне яратып башкаруның матур нәтиҗәләргә китерүен аңлау

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә

11

Бәйләнешле сөйләм үстерү “Хезмәт төбе – хөрмәт” темасына сөйләшү.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлату

Ятлау

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Мәкальләр ятлау

12

Габдрахман Әпсәләмов иҗаты. ”Миңа унтугыз яшь иде” повесте.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышу. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашуы.

Өзекне тулысынча укып килергә

13

”Миңа унтугыз яшь иде” повестендә Малик образы

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү. “Батыр егет-ил күрке” темасына сөйләм үстерү

Сугыш тематикасы белән танышу, әсәрне сәнгатьле уку. Малик Галимовның батырлык сыйфатлары белән танышу. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Эчтәлек сөйләргә, 80 бит, сорауларга җавап.

14

Һ.Такташ иҗаты. “Иптәшләр” шигыренең темасы

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек эше.

Һ.Такташ тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлек-ләр белән танышу. Аның Тукай шигъриятендәге зур традицияләрне дәвам иттерүче новатор шагыйрь булуын аңлатырга.

“Иптәшләр” шигырен ятларга.

15

Сыйныфтан  тыш уку. Һ.Такташ “Караборынның дусты”

1

Сыйныфтан  тыш уку

Өстәмә материал белән танышу, уку, фикер алышу

Укучыларның мөстәкыйль  эшчәнлеге, сорауларга җавап бирү. Эчтәлек сөйләү.

Сораулар төзергә.

16

Җ.Фәйзи иҗаты. ”Урман кызы” шигыре

1

Әсәрне анализлау дәресе

Татар музыкасы турында мәгълүмат бирү, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек эше

Композиторның иҗаты турында белешмә бирү.  ”Урман кызы” җырын тыңлау. Татар музыкасына кызыксыну  уяту.

Сорауларга җавап әзерләү.

17

Ибраһим Гази иҗаты.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек эше

Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләү.

“Йолдызлы малай”әсәрен укып килергә.

18

И.Гази.  “Йолдызлы малай”. Сугышта балалар батырлыгы.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү

Темасын һәм исемен ачыклау. Әсәрдәге геройның дошманга булган нәфрәтен күрсәтү, эчке дөньясын ачу. Төп образга характеристика бирү.

Илгизәрнең батырлыгы турында сөйләргә өйрәнергә.

19

Халык артистлары Ф.Халитов һәм Ш.Биктимиров иҗаты.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Актерлык хезмәте,театр сәнгатенең асылы, үзенчәлекләрен тирәнрәк аңлату. Халык артисты Ф.Халитов иҗаты белән таныштыру.

Хронологик таблица буенча эчтәлек сөйләү

20

З.Нури иҗаты.  “Яңа  шәһәр” шигыре

1

Әсәрне анализлау дәресе

Танышу, сөйләшү үткәрү, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү.

Ятлау

З.Нуриның тормышы һәм иҗаты турында сөйләү. Шигырьнең идея-тематикасын ачыклау, сәнгатьле уку

111б., шигырьне ятларга

21

Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек эше

Шагыйрьнең  тормышы һәм сугышчан юлы, иҗаты белән танышу.

115 бит, сорауларга җавап бирү, *Презентация  әзерләү.

22

 “Җырларымда телим” шигыре. ”Бакчачылар” поэмасында лиризм

1

Әсәрне анализлау дәресе

Танышу, сөйләшү үткәрү, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сәнгатьле уку

Әсәрләрне сәнгатьле уку. Поэманың эчтәлеген үзләштерү. Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

Сәнгатьле укырга.

124-125б., сүзлек, сорауларга җавап бирергә

23

Л.Ихсанова иҗаты. “Лачын кыз” әсәрендә хатын-кызлар батырлыгы

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек эше

Авторның төп фикерен билгеләү, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү. Мәгүбә Сыртланова батырлыгы турында сөйләү, яшьләрне аның үрнәгендә тәрбияләү.

Өзек ятларга

24

Л.Ихсанованың “Бүләк” хикәясе

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү

Тест

Хикәяне аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү. Кабат хезмәт темасын күтәрү.

Рәшиткә характеристика язып килергә.

25

Р.Фәйзуллин иҗаты. “Күмәч пешерүчеләр җыры” шигырендә икмәк кадере.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек эше

Шагыйрь иҗатының үзенчәлеген билгеләү, сәнгатьле уку. “Икмәк  пешерүчеләр җыры” шигырен өйрәнү, икмәккә ихтирам, хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге һәм кирәклеге турында фикер алышу. Икмәк пешерү тәртибе белән танышу

141-142б., сорауларга җавап әзерләргә.

Шигырьнең бер строфасын  ятларга

26

Ф.Хөсни иҗаты.

 “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә Биктимер образы..

1

Әсәрне анализлау дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Хикәя жанры турында мәгълүмат бирү, образларга характеристика

Сүзлек эше

Язучы иҗатын искә төшерү, хикәя эчтәлеге белән танышу. Хикәя турында төшенчә. Биктимернең уңай һәм тискәре сыйфатларын ачыклау.

147-150б, сәнгатьле укырга, хикәя жанры турында сөйләргә өйрәнү

27

Шәүкәт Галиев шигырьләре

1

Әсәрне анализлау дәресе

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сәнгатьле уку

“Саумысез, арышларым!” шигырендә лирик геройның туган якка, иген басуларына булган мәхәббәтен һәм мөнәсәбәтен ачыклау

“Игенче” темасына бирелгән сорауларга җавап әзерләп килергә. *Презентация  әзерләү.

28

Р.Фәизов.  “Ә җирдә тереклек бармы?” әсәренең темасы

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Фантастик әсәргә билгеләмә бирү

Р.Фәйзовның иҗаты белән таныштыру.  “Ә җирдә тереклек бармы?” әсәренең беренче бүлеген уку, Рифнең хыяллары, фәнгә омтылышлары белән танышу. Эчтәлеген сөйләү, әсәрнең  жанр үзенчәлеген  билгеләү

Галәм темасына рәсем ясарга.

29

Р.Фәизов.  “Ә җирдә тереклек бармы?” Образларга характеристика

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү

Образларга характеристика

“Ә җирдә тереклек бармы?”әсәрен өйрәнү аркылы фантастик әсәр төшенчәсен аңлату. “Китап-белем чишмәсе”, “Китап-белем ачкычы” дигән гыйбәрәләрнең мәгънәсен төшендерү,белем алу теләген үстерү.

Әсәрнең тулысынча эчтәлеген сөйләргә.

30

Н.Әхмәдиев. “Минем туган көнем”әсәрендә бала һәм  ата-ана мөнәсәбәте.

1

Ныгыту

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү

Ятлау

Хикәядә сурәтләнгән балаларның кимчелекле һәм уңай якларын таптыру. Әдип әнисенең олы җанлылыгы, кешелекле сыйфатларына игътибар юнәлтү.

Өзек ятларга

31

Илгизәр Солтан шигырьләре.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Шигырьләрнең  эчтәлекләре белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек өстендә эш

Шигырьләрнең тематикасын билгеләү, сәнгатьле уку

175 биттәге бирем.

178 бит, 5нче бирем; сәнгатьле укырга

32

Милли йолалар һәм бәйрәмнәр.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Укучыларны милли йолалар, яңа төшенчәләр, презентация белән таныштыру, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек өстендә эш

Татар халкының гореф - гадәтләре, милли йолалар турында гомуми  мәгълүмат бирү, эчтәлек.

Милли бәйрәмнәр турында сөйләү,бәйрәмнәрнең төрләрен аеру. Сабан туе бәйрәме турында сөйләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Милли бәйрәмнәрнең  үзенчәлеген билгеләү, фикер алышу

183 нче бит, сорауларга җавап әзерләп килергә.

Сабантуй истәлекләре. *Презентация  әзерләү.

33

Милли киемнәр. Галимнәр һәм язучылар милли киемнәребез турында.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Яңа төшенчәләр, презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Күренекле шәхесләрнең милли киемнәр турындагы фикерләре белән танышу, фикер алышу, рәсемнәр карау

Сүзлек өстендә эш

Милли киемнәрнең  үзенчәлекләрен ачыклау.  Язучылар һәм  галимнәрнең фикерләре белән танышу

Рәсем ясарга. 199б., сорауларга җавап.

34

Милли орнаментлар

1

Яңа төшенчәләр, презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

Сүзлек өстендә эш

Татар халкының орнамент сәнгате турында, аларның төрле әйберләрне бизәүдә куллану үзенчәлекләре, орнаментларда кулланылган сурәтләр. Төсләр турында сөйләшү.

Берәр орнамент ясап килергә.

35

Йомгаклау дәресе

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Кабатлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:1.Программа:“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Минис...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс.

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс....

Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 11 классе.

Татар теленнән дәүләт  программасы 70 сәгатькә исәпләнгән (атнага 2 сәгать исәбеннән каралган). Гамәлдәге базис план буенча, 11 сыйныфта 34 атна уку сәбәпле, эш программасы 1 сәгать исәбеннән 34с...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 3 класса

3 сыйныфлар өчен Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....