РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС
рабочая программа (6 класс) по теме

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_klass_tatar_gruppasy.doc288 КБ

Предварительный просмотр:

VI СЫЙНЫФТА  ТАТАР ТЕЛЕННӘН

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

                                    (сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать, елга 102сәгать)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

        

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

   Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

    Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

    Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

    Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

    Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

   Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологтк һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

   Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.  Төрле стилҗ һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.

 Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

  Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

  Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

  Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

    Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 сыйныфлар.”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010.) нигезләнеп төзедем. Программада 102 сәгать каралган: теоретик материал –61 сәгать, кабатлау -13 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 24 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 16 сәгать.

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

5сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

9

 -  аваз-хәреф анализы,сүз ясалышы, сүз төзелеше, ;

2

Сүз төркемнәре

1

 -   морфология- тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге

3

Исем

15

 -   ялгызлык, уртаклык исемнәр, исемнәрнең ясалышы,морфологик анализ ясау;  

4

Сыйфат

13

 -  сыйфат төркемчәләре,асыл һәм нисби сыйфатларны бер-берсеннән аера белү,                  аларның исемләшеүе, төле ысуллар белән ясалышы,морфологик анализ ясау;

5

Сан

12

  -  саннарның саналмыш белән куллану үзенчәлеге, татвар телендә аларның          исемләшүе, сан төркемчәләре, аларның ясалышы һәм  дөрес язылышы, морфологик анализ ясау;

6

Рәвеш

12

  -  рәвеш төркемчәләрен, ясалыш үзенчәлекләрен, морфологик анализ ясау;

7

Алмашлык

13

 -  алмашлык төркемчәләре, аларның сөйләмдәгеәһәмияте, морфологик анализ    ясау;

6

Кабатлаулар

13

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

24

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

телдән һәм язма сыйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;

сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;

татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;

ана теленең грамматик категорияләрен белү;

грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;

җөмләгә синтаксик анализ ясау;

төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;

текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;

бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерлзү;

сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу

текстның планын төзү ;

тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;

ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республиуасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау

VI нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку  мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

4Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

5.Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.

4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

-уку елы башында -75-85 сүз

-уку елы ахырында-85-95 сүз

5. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән система лы эшләү.

6. Вакытлы матбугат басмалары һәм аудио- видео белән даими эшли белү.

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3. Танып белү активлыгын үстерү.

4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү.

5. Грамматик  анализ төрләрен үзләштерү:

- мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ;

-гади җөмләгә синтаксик анализ;

6. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру.

1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

- Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

- Диалоглар төзү күнекмәсе;

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу- 6 (1)

-катлаулы план буенча изложение язу- 5 (2)

уку елы башында 140-160 сүзле текст (язма күләме 85-95 сүз) уку елы ахырында 160-190 сүзле текст (язма күләме955-105 сүз);

-сүзлек диктанты – 18-25 сүз

-контроль диктант- 55-65 сүз;

-эш кәгазьләре язу ( акт, расписка.)

Укыту – методик комплекты

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010.)

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2005.)

               3.    8 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров. .  Казан, “Мәгариф” , 2005)

               4. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

               5. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.

               6. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

                                                                                           Тематик план

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Шулардан: диктанат

Сочинение

Изложение

102

61

13

24

6(2)

5 (2)

5 (2)

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Бүлекләр һәм темалар

Үзләштерелергә яки камилләште-релергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Контроль төре

Өй эше

Искәрмә

8+1

                                 5-7   С Ы Й Н Ы Ф Л А Р Д А   Ү Т К Ә Н Н Ә Р Н Е   К А Б А Т Л А У

1

Бсү. Туган тел турында әңгәмә.

“И телем, ...сыкраулар теле түгел син, күкрәүләр теле бүген” темасына  сөйләшү.

Сочинение язу

Дәресләрдә куллану өчен материал һәм чыганаклар:

1.Рус мәктәпләрендә укучы татар балала -рына ана теле һәм әдәбият укыту прог- раммала ры. 1-11 нче сыйныф. Казан, “Мәгариф”, 2003.

2.Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров. Татар теле 8 сыйныф, Казан, “Мәгариф”, 2005.

3. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”. Казан, “Раннур”, 2000.

4. Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев.“Хәзерге татар әдәби теле”. Казан,  “Мәгариф”, 1994.

5. М.З.Зәкиев. “Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе”. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 1984.

6. Ф.М. Хисамова. “Татар теле морфолологиясе”

Казан, “Мәгариф” , 2006.

2

1

Сүз ясалышы

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма  сүзләргә бүленүен, кушымчаларның сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларга бүленүен искә төшерү.

1.9 нчы күнегү, бирем буенча;

2.Күнегүдә би –релгән 5 сүз бе- лән бер-берсе белән бәйләнгән 5 җөмлә төзеп килергә

3

2

Сүз төзелеше

Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркату

4

3

Сүз төркемнәре

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Сүз төркемнәренең морфологик һәм синтаксик билгеләрен искә төшерү

Сүзлек диктанты

1.12 нче күнегү, бирем буенча;

2.”Көзге таби- гать”шигырь  яки хикәя.

5

4

Диктант

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003, 56 нчы бит

Диктант №1 ”Сихри көч”

6

5

Фигыль сүз төркеме

Фигыль төркемчәләрен искә төшерү

16 нчы күнегү, бирем буенча

7

6

Фигыль юнәлешләре

Фигыль юнәлешләрен (төп, төшем, кайтым, уртаклык, йөкләтү) искә төшерү

Тестлар куллану

17 нче күнегү, бирем буенча.

2.”Елмаю” сүзен кертеп 4 юллык шигырь язарга

8

7

Җөмләдә сүзләр тәртибе

Татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүзләр тәртибен искә төшерү

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу.

21 нче күнегү, бирем буенча

9

8

Бсү. Тәрҗемә күнекмәләре

Тәрҗемә итү

С И Н Т А К С И С .   Г А Д И    Җ Ө М Л Ә   С И Н Т А К С И С Ы   Һ Ә М    П У Н К Т У А Ц И Я

10

1

Синтаксис турында төшенчә

Синтаксисның тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнүе. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы пунктуация дип аталуы.

Конспект

11

2





Синтаксик берәмлекләр

Синтаксисның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуы. Үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүзтезмә булуы. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең җөмлә дип аталуы. Составында ничә өлеш (җөмлә) булуына карап, җөмләләрнең ике төрле булулары: гади җөмлә (ул бер өлештән тора), кушма җөмлә (ике яки берничә өлештән тора).

Мәгънә ягыннан бер-берсенә бәйләнгән җөмләләрнең текст дип аталуы. Текстның башлам, төп, ахыргы өлештән торуы. Текстның төп уе тема булу.

1.31 нче күнегү, бирем буенча

2. 16-17 нче бит -ләрдәге белеме -гезне тикшере -гез сорауларына  җавап бирергә әзерләнергә.

3.Кагыйдәләрне конспектларга.

7. Татар теле грамматикасы. Фонетика һәм морфология. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 1970.

8. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тест-лар. Казан, “Яңалиф”, 2006.

9.Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар.  Казан,

 “Мәгариф”, 2002, 2008.

10. З.Н. Хәбибул -лина, И.Г. Гыйлә- җев. Изложениеләр җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2003.

10+5

                                        Җ Ө М Л Ә Д Ә  С Ү З Л Ә Р  Б Ә Й Л Ә Н Е Ш Е

12

1

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Җөмләдә сүзләрнең түбәндә саналган грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнүе: килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, теркәгеч һәм санау интонациясе яки бары тик санау интонациясе, сүзләрнең урнашу тәртибе, ия белән хәбәрнең бер үк зат-сан формасында килүе.

Нинди грамматик чара ярдәмендә формалашудан чыгып, җөмләдә сүзләр бәйләнешенең икегә: тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүе.

Кагыйдәнең 2 нче кисәген конспектларга.

11. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003.

12.Ч.М. Харисова. Язма эшләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2004

13

2

Тезүле бәйләнеш

 Тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләр арасында гына булуы; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуы, санау интонациясе белән әйтелүе. Тезүле бәйләнеш санау интонациясе ярдәмендә белдерелсә, сүзләр арасында өтер, ә каршы кую интонациясе белән белдерелгәндә, сызык куелу.

1. Кагыйдәне укырга.

2.33 нче күнегү- дәге өзеккә карата үзегез- нең фикерегезне языгыз, тезүле бәйләнешкә кер -гән җөмлә ки -сәкләрен куллан

14

3

Тезүле бәйләнеш

Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләренең рус һәм татар телләрендә туры килү-килмәвен тикшерү, нәтиҗә ясау.

35 нче күнегү, бирем буенча.

15

Бсү. Тәрҗемә күнегүләре

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

16

4

Ияртүле бәйләнеш

Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең берсе ияртүче, икенчесе иярүче сүз булуы.

39 нчы күнегү, бирем буенча.

17

5

Ияртүле бәйләнеш

Ияртүле бәйләнешнең ия белән хәбәр арасында да булуы. Ияртүле бәйләнешнең түбәндәге чаралар белән белдерелүе: кушымчалар (килеш, хәл фигыль, шарт фигыль кушымчалары) бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнешнең зат-сан кушымча -ы.

42 нче күнегү, бирем буенча.

18

Бсү.Тәрҗемә күнегүләре

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

19

Бсү.Сочинение язуга материал туплау, әзерләү

20

Бсү. Сочинение

Сочинение №1

21

6

Сүзтезмә

Кимендә ике мөстәкыйль сүзнең үзара бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә сүзтезмә барлыка килүе. Сүзтезмәнең аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирүе. Сүзтезмәнең иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуы. Ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау кую.

52 нче күнегү, бирем буенча.

22

7

Сүзтезмә

Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрне 6 төркемгә: исем сүзтезмә, сыйфат сүзтезмә, сан сүзтезмә, алмашлык сүзтезмә, фигыль сүзтезмә, рәвеш сүзтезмәгә бүленүе.

53 нче күнегү, бирем буенча.

23

8

Сүзтезмәләрне тикшерү

10 мин контроль эш: сүзтезмәләр-

не тикшерү

52 нче күнегү, 10 сүзтезмә аерып алып тикшерергә.

24

9

Рус һәм татар теләрендә сүзләр бәйләнеше

Татар телендә ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең бәйләүче чара (килеш, хәл фигыль, шарт фигыль кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнешнең зат-сан кушымча -лары һ.б.) әйтелүе, ә рус телендә иярүче кисәкнең ияртүче кисәккә бәйләнү ысулы гына (соглосование, управление, примыкание) күрсәтелә.

А.С. Пушкин- ның “Белая береза” шигы- рен тәрҗемә итәргә,  1 нче куплеттан сүз- тезмәләрне ае- рып чыгарып бәйләүче чара- ларын билгеләр гә.

25

10

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше темасын кабатлау.

Татар телендә тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең бәйләүче чаралары турында алган белемнәрне ныгыту.

Тест сорау -ларына җавап бирү-10 мин.

Белемегезне тикшерегез сорауларына язмача җавап бирергә.

26

Диктант

Диктант №2 “Әни”

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003, 53 нчы бит

6+1

                                             И К Е    С О С Т А В Л Ы    Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

27

1

Җөмләнең кисәкләре турында мәгълүмат

Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торгпн сүзнең җөмлә кисәге дип аталуы. Ия белән хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре. Баш кисәкләрдән башка кисәкләр җөмләнең иярчен кисәкләре дип аталуы.

156 нчы күнегү, бирем буенча.

2. Өзекне дәвам итегез.

28

2

Ия һәм аның белдерелүе.

Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? яки ни? сорауларына җавап бирә торган кисәкнең ия дип аталуы. Җөмләдә баш килештә килгән исем яки алмашлыкның ия булуы. Сыйфат, исем фигыль, сан һәм алмашлыкларның да исем мәгънәсендә килгәндә  ия була алулары. Иянең тезмә сүз белән дә белдерелүе.

1.Кагыйдәне укырга

2.а) 65 нче күнегү, бирем буенча;

б) бер мәкаль нең мәгънәсен аңлатып яз

29

3






Хәбәр һәм аның белдерелүе.

Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәгенең хәбәр дип аталуы. Хәбәрнең нишли? нишләде? нишләр? нишләгән? ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничек? ул кайдан? ул ничә? кебек сорауларга җавап булуы. Ниниди сүз белән белдерелүенә карап, хәбәрләрнең фигыль хәбәр һәм исем хәбәргә бүленүе. Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәрләрнең ике төрле булулары: гади хәбәр һәм кушма хәбәр. Гади хәбәрнең бер сүздән, ә кушма хәбәрнең ике яки берничә сүздән торуы. Боерык, хикәя, шарт фигыльләрнең берсе белән яки исем һәм ярдәмче фигыль белән белдерелгән хәбәрнең ия белән бер үк затта һәм санда килүе. Тиңдәш ияләргә караган һәм боерык, хикәя һәм шарт фигыльләрнең берсе белән белдерелгән хәбәрнең берлектә дә, күплектә дә килә алуы.

Тәрҗемә итү

1.Кагыйдәне укырга

2.75 нче күнегү бирем буенча

3. 76 нчы күнегү, бирем буенча.

30

4

Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе.

Кушма хәбәрнең ике яки берничә сүздән торуы. Кушма хәбәрнең барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалуы.  

77 нче күнегү, бирем буенча.

31

5

Ия белән хәбәр арасында сызык

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелуы.

Тәрҗемә итү

1.82 нче күнегү, бирем буенча.

2. 83 нче күнегү, бирем буенча.

32

6

Кабатлау. Ия һәм хәбәр

Ия белән хәбәр турында белемнәрне ныгыту

Тәрҗемә итү. Тест

84 нче күнегү, бирем буенча.

33

7

Бсү. Сочинение

Сочинение №2

19+7

Җ Ө М Л Ә Н Е Ң    И Я Р Ч Е Н    К И С Ә К Л Ә Р Е

34

1

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе.

Баш кисәкне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкнең иярчен кисәк дип аталуы. Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагычлар. Аларга баш кисәкләрнең берсеннән чыгып сорау бирелү. Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? нәрсәне? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең аергыч дип аталуы. Аергыч ачыклап килгән сүзнең аерылмыш булуы.

95 нче күнегү, бирем буенча.

35

2

Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш.

Бсү. Эш кәгазьләре: характеристика

Аергычның аерылмышына ике төрле юл ярдәмендә бәйләнүе: сүз тәртибе һәм иялек килеше кушымчасы ярдәмендә. Сүз тәртибе белән бәйләнгәндә аергычның аерылмыш алдыннан янәшә килүе. Зат алмашлыклары, исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүзләр белән белдерелгән аергычларның аерылмышларына иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнүе. Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш аергычлар дип аталуы. Аларның үзара я тезүче теркәгечләр, я санау интонациясе белән бәйләнүе.

Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш булмаган аергычлар дип аталуы. Тиңдәш булмаган аергычлар арасына өтер куелмау.

Эш кәгазьләреннән характерис-тика язу.  

5-7 мин диктант

Гаиләгездәге бер кешегә характеристика язып килергә.

36

Бсү. Изложение

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү

Изложение №1

“Үрдәк берен- челекне алган” 214 нче бит.

. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003.

37

Бсү. Тәрҗемә күнегүләре

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

38

3

Тәмамлык һәм аның белдерлүе

Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? нем тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? кебек сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең тәмамлык дип аталуы. Тәмамлыкның исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе. Тәмамлыкның үзен иярткән сүзгә төрле килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе.  

Сочинение: “Яраткан шөгылем”

39

4

Туры һәм кыек тәмәмлыклар

Җөмләдә төшем килешендәге исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелгән тәмамлыкның туры тәмамлык дип аталуы. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары яки бәйлек (бәйлек сүз) белән бәйләнгән тәмамлыкларның кыект тәмамлыклар дип аталулары.

5-7 мин тест

117 нче күнегү,

сөйләшүгә әзер- ләнеп килергә.

2. 116 нчы күнегү. Хат язу.

40

Бсү. Изложение (контроль)

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү

Изложение №2 “Туган мәктә- бем”. 216 нчы бит

. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003.

41

5

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле

Җөмләдә эш яки хәлнең кайда? ничек? кайчан? ниниди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәкнең хәл дип аталуы. Хәлләрнең күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килүе.

Җөмләдә эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайда? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең урын хәле булуы. Урын хәленең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелүе.

121 нче күнегү, бирем буенча. Шигырьне ятларга.

42

6

Вакыт хәле

Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын белдереп, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең вакыт хәле булуы. Вакыт  хәленең вакыт рәвешләре, хәл фигыльнең өченче һәм дүртенче төре, урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр һәм башка сүз төркемнәре  ярдәмендә белдерелүе.

129 нчы күнегү, бирем буенча.

2.125 нче күне- гүдәге шигырь не ятларга, хәтер диктанты итеп язарга әзерләнергә.

43

7

Рәвеш хәле

Җөмләдә эш яки хәлнең рәвешен белдереп, ничек? ни рәвешле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең рәвеш хәле булуы. Рәвеш  хәленең хәл фигыльнең 1-2 төрләре,  рәвешләр, бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркемнәре, төрле сүз төркемнәреннән –дай/ -дәй кушымчасы ялганып ясалган рәвешләр белән белдерелүе. Сирәгрәк рәвеш урынында килгән сыйфат, чыгыш яки урын-вакыт килешендәге исемнәр һәм мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.

132 нче күнегү, бирем буенча.

44

8

Күләм хәле

Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең күләмен, дәрәҗәсен  белдереп, күпме? күпмегә? күпмедән? никадәр? ннчә тапкыр? ни дәрәҗәдә?  сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең күләм хәле булуы. Күләм хәлләренең күләм-чама рәвешләре белән, сан белән ачыкланган исем яки исемләшкән сүзләр ярдәмендә, составында тапкыр, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек сүзләр килү белән, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.

137 нче күнегү, бирем буенча.

45

9

Сәбәп хәле

Җөмләдә эш яки хәлнең, сәбәбен  белдереп, ни сәбәпле? ник? нигә? ни (нәрсә) аркасында? ни өчен? кебек   сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең сәбәп хәле булуы. Сәбәп хәленең күбрәк өчен, күрә бәйлекләре һәм сәбәпле , аркасында кебек бәйлек сүзләр белән килгән исем фигыль һәм сыйфат фигыль ярдәмендә; чыгыш килешендә килгән кайбер исем, исем фигыль һәм сыйфат фигыль белән; юнәлеш килешендәге исемнәр, исемләшкән сыйфат фигыль белән белдерелүе.

143 нче күнегү, бирем буенча.

2.145 нче күне- гүдәге шигырь не ятларга, хәтер диктанты итеп язарга әзерләнергә

46

10

Максат хәле

Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең максатын белдереп, нигә? ни өчен? нинди максат белән? кебек  сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең максат хәле булуы. Максат хәленең инфинитив фигыльләр, юнәлеш килешендәге исем, шулай ук өчен бәйлеге,  дип ярдәмлек сүзе белән  килгән башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.  

149 нчы күнегү, бирем буенча, кечкенә сочине- ние (сөйләшү урынына).

47

Контроль диктант

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант №3 “Олылар сүзе”

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003, 56 нчы бит

48

11

Шарт хәле

Җөмләдә эш яки хәлнең шартын   белдереп, нишләсә? нинди шартта?  сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең шарт хәле булуы. Шарт хәленең җөмләдә шарт фигыль, икән ярдәмче фигыле яки сорау кисәкчәсе белән бергә килгән хикәя фигыльләр белән белдерелүе.

152 нче күнегү, бирем буенча.

1 нче бүлеген хәтер диктанты итеп язарга әзерләнеп килергә.

49

12

Кире хәл

Җөмләдә көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын   белдереп, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан?  сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең кире хәл  булуы. Кире хәлләрнең да/дә, та/тә кисәкчәләренең берсен алган шарт фигыль яки карамастан бәйлек сүзе белән килгән башка сүз ярдәмендә белдерелүе.

157 нче күнегү, бирем буенча.

50

Бсү. Сочинение.МРК.

“Акчарлаклы туган ягым”

Сочинение №3

Лаеш турында фотоальбомнар, открыткалар , һ.б.

51

13

Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Аерым бер мәгънәгә ирешү өчен, интонацион яктан бүленеп әйтелгән иярчен кисәкләрнең аерымланган иярчен кисәкләр дип аталуы.

Үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм аерым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең аерымлануы.

Аерымланган хәлләрнең башка җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алынуы. Уртада килгәндә, аерымланган хәлләрнең ике яктан да өтер белән аерылуы, калган очракта өтернең бер яктан гына куелуы.

163 нче күнегү, бирем буенча

52-53

14-15

Төрле хәлләрнең аерымлануы

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган вакыт, рәвеш, сәбәп, максат, шарт һәм кире шарт хәлләренең аерымлануы. Аерымланган хәлләрнең җөмләдә төрле урында килүләре.  

175 нче күнегү, бирем буенча.

177 нче күнегү, бирем буенча

54

16

Хәлләрне кабатлау

Хәлләрне кабатлау

Тест, тәрҗемә күнегүләре

185 нче күнегү, бирем буенча

55

17

Аныклагыч

Җөмләдә иярчен кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек биргән иярчен кисәкнең аныклагыч дип аталуы. Аныклагыч белән ачыкланып килгән җөмлә кисәгенең аныкланмыш дип аталуы. Аныклагычның, гадәттә, аныкланмышлары белән бер үк грамматик формада белдерелүе. Аныклагычның аныкланмыш соравына  ягъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап булуы. Аныклагычның җөмләнең теләсә кайсы кисәген, шул исәптән бер аныклагыч икенчесен дә ачыклап килә алуы.

191 нче күнегү, бирем буенча

56

18

Аерымланган аныклагычлар. Алар янында тыныш билгеләре.

Аныкланмышы белән нинди дә булса грамматик формада гына ярашкан аныклагычларның аерымлануы.

Аныкланмышы бер  грамматик формада килмәгән аныклагычларның аерымлан- мавы.  Билгеләү алмашлыклары һәм җыю саны белән белдерелгән аныклагычларның аерымланмавы.

198 нче күнегү, бирем буенча

57

19

Кабатлау. Җөмлә кисәкләре.

202 нче күнегү, бирем буенча

58

 Бсү. Тәрҗемә итү күнегүләре.

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

204 нче күнегү, бирем буенча

59

Диктант

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант№4 “Кишер”

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003, 56 нчы бит

3+1

Җ Ө М Л Ә Н Е Ң    М О Д А Л Ь    К И С Ә К Л Ә Р Е

60

1

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең эндәш сүз дип аталуы. Кешедән кала башка предметларга төбәп эндәшү сынландыру (сурәтләү чарасы) дип аталуы. Эндәш сүзләрнең баш килештәге зат яки сынландырылган предмет исемнәре белән белдерелүе; җыйнак та, җәенке дә була алулары. Зат алмашлыкларының бер вакытта да эндәш сүз була алмаулары.

 Эндәш сүзләрнең җөмләнең гомуми интонациясеннән аерымрак әйтелүләре. Эндәш сүзләр янында өтер, өндәү билгеләре куелу. Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр  арасында өтер куелмауы.

205 нче күнегү, бирем буенча

Шигырьне хә- тер диктанты итеп язарга әзерләнеп килергә.

61

2

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен (ышану һәм раслауны; шикләнү, икеләнү яки чама белән әйтүне; үтенү яки үз фикереннән чигенүне; фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен яки йомгагын, яисә аның алдагы фикергә бәйләнешен; фикер тәртибен, фикергә бәйле тойгыларны) белдерә торган сүзләрнең кереш сүзләр дип аталуы. Кереш сүзләрнең җыйнак та, җәенке дә була алулары. Кереш сүзләрнең җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылулары.

214 нче күнегү, бирем буенча

62

3

Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Сөйләүченең үз уена мөнәсәбәтенең төп җөмлә составында килгән бөтен бер җөмлә белән белдерелә алуы. Андый җөмләнең кереш җөмлә дип аталуы. Кереш җөмләләрнең күбрәк җөмлә уртасында килүләре; аларның өтер, сызык, җәяләр беләдән аерылып күрсәтелүе.

220 нче күнегү, бирем буенча

63

Бсү. Изложение

Изложение №3 “Шәфкатьсезлек”, 76 нчы бит

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003.

4

Җ Ө М Л Ә Н Е Ң   ТИ Ң Д Ә Ш   К И С Ә К Л Ә Р

64

1

Тиңдәш кисәкләр. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар.

Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләрнең тиңдәш кисәкләр дип аталуы.

Тиңдәш кисәкләрнең тезүче теркәгечләр (җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр) белән дә теркәгечләр булмыйча,  тик санау интонациясе ярдәмендә дә үзара бәйләнүе.

225 нче күнегү, бирем буенча

227нче күнегү, бирем буенча

65

2

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, яки теркәгечләре кабатланмаса, өтернең куелмавы. Исемне төрле яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш түгел аергычлар дип йөртелүе, алар арасына өтер куелмавы.

234 нче күнегү, бирем буенча

Шигырьне хә- тер диктанты итеп язарга әзерләнеп килергә

66

3

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрнең я алдында, яки соңында аларны тулысынча алыштыра торган сүзләрнең гомумиләштерүче сүзләр дип аталуы. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куелу,  тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куелу.

238нче күнегү, бирем буенча

67

4

Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

244 нче күнегү, бирем буенча

2+2

Җ Ө М Л Ә Д Ә   С Ү З   Т Ә Р Т И Б Е

68

1

 Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе

Татар телендәге сүз тәртибенең рус телендәге сүз тәртибеннән аерылуы. Иянең хәбәрдән алда килүе, ә хәбәрнең җөмләне тәмамлап куюы. Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире  (инверсия) тәртибе

249нче күнегү, бирем буенча

69

2

Логик басым

Җөмләдә мәгънәсе ягыннаниң әһәмиятле сүзнең логик басым төшкән булуы. Логик басым төшкән сүзнең тыңлаучы өчен күпмедер дәрәҗәдә яңалык бирүе. Гадәттә логик басымның хәбәргә төшүе. Башка кисәккә төшкәндә, ул кисәкнең хәбәр алдыннан куелуы.

252нче күнегү, бирем буенча

Шигырьне хә- тер диктанты итеп язарга әзерләнеп килергә

70

Бсү. Тәрҗемә күнегүләре

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү

71

Бсү. Изложение

Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны файдаланып язу.

Изложение №4 “Табылдык”, 58 нче бит

. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003.

72

4+3

Г А Д И   Җ Ө М Л Ә

73

1

Гомуми мәгълүмат

Гади җөмләләрнең, төркемләүнең нигезенә нинди билге салынуына карап, берничә төремгә бүленүе: хикәя сорау, тойгылы җөмләләр; бер составлы, ике составлы; җыйнак һәм җәенке җөмләләр; тулы һәм ким җөмләләр; раслау һәм инкарь җөмләләр.

Кагыйдәге конспектларга.

74

2

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә.

Бсү. Гариза язу.

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләнең төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә, тойгылы җөмлә. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмләрең хикәя җөмлә дип аталуы. Аның тыныч тавыш белән әйтелүе. Сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә трган җөмләнед сорау җөмләдип аталуы. Сорау җөмләләрнең сорауны белдерә торган сүзләр (сорау алмашлыклары) белән, сорау кисәкчәләре ярдәмендә, яки бары тик сорау интонациясе беоән генә белдерелүе.

Эш кәгазьләреннән гариза язу.

Гариза язу.

261, 266 нчы күнегүләр, бирем буенча

75

3

Боеру җөмлә. Тойгылы җөмлә

Сөйләүченең берәр эшне кушарга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмләнең боеру җөмлә дип аталуы. Боеру җөмләнең хәбәре күбрәк боерык фигыльләр белән белдерелүе.

Көчле хис белән әйтелгән җөмләнең тойгылы җөмлә булуы. Аның соңында өндәү билгесе куелу. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр, шулай ук сүзләрнең гадәти тәртибе үзгәрүнең зур роль уйнавы.

271нче күнегү, бирем буенча (тойгы җөмлә ләр дә кулла нырга)

272нче күнегү, бирем буенча

76

Бсү. Сочинение (контроль)

Сочинение №4

77

4

Кабатлау

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау.

283нче күнегү, бирем буенча

2.Белемегезне тикшерегез

78

Диктант

Диктант №5 “Бакчада”

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003, 11 нче бит

79

Бсү. Изложение

Изложение №5 “Менә кем иде ул Алиш” 56 нчы бит

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003.

2

И К Е   С О С Т А В Л Ы   Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

80

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмләнең ике составлы җөмлә булуы. Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмләнең бер составлы җөмлә булуы.

Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнең җыйнак җөмлә дип, баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмләнең җәенке җөмлә дип аталуы.

288нче күнегү, бирем буенча

81

2

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.

291нче күнегү, бирем буенча

4+2

Б Е Р    С О С Т А В Л Ы   Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

82

1

Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә

Бер генә баш кисәге булган (икенчесен өстәп булмый торган) җөмләнең бер составлы җөмлә дип аталуы.

Бер составлы җөмләләрнең исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмләләргә бүленүе.

Баш кисәкләрдән тик иясе генә булган җөмләнең исем җөмлә дип аталуы. Исем җөмләнең предметның булуын атап әйтүе, ә аның эше яки хәрәкәте турында берни дә белдермәве.

294нче күнегү, бирем буенча

Шигырьне хә- тер диктанты итеп язарга әзерләнеп килергә

83

Диктант

Грамматик биремле диктант

Диктант № 6 ”Габдулла ”

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003, 79 нчы бит

84-85

2-3

Фигыль җөмлә

Иясе булмаган җөмләнең (аны сүз сөрешеннән дә табып булмый) фигыль җөмлә дип аталуы. Фигыль җөмләләрнең хәбәрләре күбрәк түбәндәгечә белдерелүе: я табигать күренешен, яки эчке сиземләүне белдергән хәбәрләр белән; инфинитив ярдәмендә; я хәбәрлек сүз, яки ярдәмче фигыль белән килгән инфинитив ярдәмендә; хәл фигыльгә бул ярдәмче фигыле өстәү белән; барылды, йөрелде кебек фигыльләр белән. Бер составлы фигыль җөмләләрнең, үтәүчегә бәйле рәвештә, түбәндәге төркемнәргә бүленүе: билгеле үтәүчеле җөмлә, билгесез үтәүчеле җөмлә, гомуми үтәүчеле җөмлә, үтәүчесез җөмлә

301, 303 нче күнегүләр, бирем буенча

86

4

Сүз җөмлә

Бер составлы җөмләләрнең баш кисәге булып, үзләренә башка сүзләрне ияртми торган сүзләрнең  килүе, сүз җөмлә дип аталу. Сүз җөмләләрнең күбрәк диалогларда кулланылуы.

“Ялкын” журна-лыннан бер составлы  җөмләләр язып алырга.

87

Бсү. Сочинение

Туган як табигатен тасфирлап яза белү

Сочинение №5

1+1

Т У Л Ы   Һ Ә М   К И М    Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

88

1

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә

Җөмләдә кирәкле кисәкләрнең барысы да булу-булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким җөмләләргә бүленүе. Мәгънә ачыклыгы өчен кирәкле барлык кисәкләре дә булган җөмләнең тулы җөмлә дип аталуы. Алдагы җөмләләрдән яки сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган бер яки берничә кисәге төшереп калдырылган җөмләнең ким җөмлә дип аталуы.

Тулы һәм ким җөмләләр кулланып “Яз сулышы” дигән хикәя язып килергә.

89

Бсү. Тәрҗемә итү.

2+1

Р А С А Л А У   Һ Ә М   И Н К А Р Ь    Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

90

1

Раслау һәм инкарь җөмләләр

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкарь итүгә бәйле рәвештә җөмләләрнең раслау һәм инкарь җөмләләргә бүленүе. Раслау җөмләләрнең нәрсә дә булса раславы. Инкарь җөмләләрнең нәрсә дә булса инкарь итүләре.

310 нчы күнегү, бирем буенча.

91

2

Раслау һәм инкарь җөмлә- ләрнең кулланылышы

Раслау һәм инкарь җөмләләрнең телебездә күп төрләре булу. Аларның кара-каршы сөйләшкәндә күзәтелүе.

310 нчы күнегү, бирем буенча.

92

Бсү. Изложение

План нигезендә текстның стилен саклап яза белү

Изложение №6 342 нче күнегү

Дәреслек.

4+3

Т У Р Ы   Һ Ә М    К Ы Е К   СӨ Й Л Ә М

93

1

Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә

Сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор дип аталуы.

Сөйләүченең үз сүзләре-автор сөйләме, ә сөйләүче кулланган башка кеше сүзләренең чит сөйләм дип аталуы. Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләмнең туры сөйләм дип, ә үзгәртелеп кулланылган чит сөйләмнең кыек сөйләм дип аталуы.

320 нчы күнегү, бирем буенча. Шигырьне хә- тер диктанты итеп язарга әзерләнеп килергә

94

2

Диалог

Туры сөйләмнең төрләре: диалог, монолог, цитата. Персонажларның

  үз-үзенә, башка берәүгә яисә халыкка мөрәҗәгать ителгән сөйләме монолог дип аталуы.

Ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүен диалог дип атау.

Аерым кешенең диалог эчендәге сүзләрен реплика дип атау.

Язма әсәрләрдән алынган туры сөйләмнең цитата дип аталуы.

325 нчы күнегү, бирем буенча.

95

Бсү. Сочинение.

Туган як табигатен тасвирлап язу.

Сочинение №6

96

3

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

Туры сөйләмнең куштырнаклар эченә алынуы. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куюның өч төргә бүленүе.

333 нчы күнегү, бирем буенча

334 нчы күнегү, бирем буенча

97

Бсү. Тәрҗемә итү

98

4

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

Хикәя җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең иялек килешендәге, хәбәрнең төшем килешендәге тәмамлыкка әйләнүе.

Боерык җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең юнәлеш килешендәге тәмамлыка әйләнүе, хәбәрнең инфинитив формасын алып, аңа кушты, боерды, үтенде кебек сүзләр өстәлүе. Сорау җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең яки эндәш сүзнең иялек килешендәге, хәбәрнең төшем килешендәге тәмамлыкка әйләнүе.

338 нчы күнегү, бирем буенча

99

Бсү. Тәрҗемә итү күнегүләре

2+1

Е Л   Б У Е Н А   Ү Т К Ә Н  Н Ә Р Н Е   К А Б А Т Л А У

100-101

1-2

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау.

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

345 нче күнегү, бирем буенча.

349 нче күнегү, бирем буенча.

102

Контроль диктант

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант №7 “Яз җитте ”

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева.

 V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003, 81 нче бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку и литературе за 6 класс. Количество часов в неделю: татарский язык - 3 часа, татарская литература - 1 час. Учебник:  "Татарский язык" (Н.В.Максимов, М.З.Хам...

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:1.Программа:“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Минис...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс.

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс....

Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 11 классе.

Татар теленнән дәүләт  программасы 70 сәгатькә исәпләнгән (атнага 2 сәгать исәбеннән каралган). Гамәлдәге базис план буенча, 11 сыйныфта 34 атна уку сәбәпле, эш программасы 1 сәгать исәбеннән 34с...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 3 класса

3 сыйныфлар өчен Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....