Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса
рабочая программа на тему

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                 Учебно-тематическое планирование

                                                  по татарскому языку и литературе

Класс – 11А (русская группа)

Учитель: Садыкова Гульсиня Минзарифовна

Количество часов

Татарский язык – всего – 34 часов, в неделю – 1 час.

Татарская литература – всего – 68 часов, в неделю - 2 часа.

Плановых контрольных уроков – 4 часа, тестов – 1 час;

Административных контрольных уроков – 1 час.

Планирование составлено на основе – «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен hәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1 – 11 нче сыйныфлар (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүhәрова. Казан.”Мәгариф” нәшрияты. 2010.)

Учебник – ”Татар теле”. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан.”Мәгариф” нәшрияты. 2010 ел.

                                                          Татар теленнән эш программасы

                                                             Аңлатма язуы

    Эш программасы статусы.

    Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф hәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта hәм тулы белем алу стандартлары салынды, «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен hәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.

   Эш программасының структурасы.

   Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем hәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

    Эш программасының эчтәлеге.

          Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максат hәм бурычлары.

  1. укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен hәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү hәм тирәнәйтү;
  2. тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
  3. татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;
  4. укучыларның орфографик, пунктацион грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерү.

                                          Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау. Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу hәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм. Аралашканда төрле репликалардан урынлы файдалана алу; әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу; аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу.

Монологик сөйләм. Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөhим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу hәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне hәм фикерләреңне белдерә алу; сөйләм нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле hәм аңлаешлы итеп оештыра белү.

Уку. Текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу; уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу hәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу.

Язу hәм язма сөйләм. Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу; укылган             яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу, тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.

  Укыту планында 11нче сыйныфта татар теленә атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен hәм әдәбиятын укыту программасы”на (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1 – 11 нче сыйныфлар (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүhәрова. Казан.”Мәгариф” нәшрияты. 2010)  нигезләнеп төзедем. Программада 34 сәгать каралган.

                                    Тел материалын үзләштерүгә таләпләр

  1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү.
  2. Татар телендә сүз басымының үзенчәлекле очракларын белү hәм аерым грамматик формалардагы сүзләргә басымны дөрес куя алу.
  3. Иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу.
  4. Татар сөйләмен синтагмаларга бүлә hәм логик басымның җөмләдәге урынын билгели белү.
  5. Хикәя, сорау, боеру hәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә алу.
  6. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы hәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллана hәм яза белү.
  7. Антоним, синоним, омонимнарны аера белү hәм сөйләмдә урынлы куллана алу.
  8. Татарча-русча, русча-татарча hәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү.
  9. Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү.
  10. Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар hәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү; татар телендә исемнең род категориясе булмавы hәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булу hәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы hәм аның аналитик формалар белән бирелеше; татар телендә сыйфатның сыйфатланмыш белән ярашмавы; бәйлек hәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе.
  11. Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.
  12. Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.
  13. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү.
  14. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

   №

                              Программаның эчтәлеге

  Сәг. саны

    1.

Татар телендә авазлар.

      2

    2.

Затланышлы фигыльләр.

      7  

    3.

Җөмлә кисәкләре.                                                                                                         

      3

    4.

Затланышсыз фигыльләр.

      5

    5.

Бәйлекләр.

      2

    6.

Зат алмашлыклары.

      2

    7.

Б.С.Ү.

      5

    8.

Сан төркемчәләре.

      2

    9.

Сүз ясаучы кушымчалар.

      2

   10.

Рәвеш төркемчәләре.

      1

   11.

Кисәкчәләр .

      1

   12.

Теркәгечләр.

      1

   13.

Йомгаклау.

      1

Барлыгы:

     34 сәгать

           Тема

Сәг. саны

Үтәлү вакы-ты

   Нәрсә белергә тиеш          

       

     МРК

Эколо-гик тәрбия

Тик-шерү төре

 1.

Татар телендә авазлар.

     1

Татар теленең үзенчәлекле авазлары артиккуляциясен үзләштерү, сүзләргә дөрес транскрипция ясый белү.

 2.

Хикәя фигыль.

      1

Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау.

 3.

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

      1

Хикәя фигыльнең заман формаларын зат-сан белән төрләндерү.

Г. Әхтәмова шигырьләре.

 4.

Калдык белемнәрне тикшерү. Контроль эш.

      1

Калдык белемнәрне тикшерү.

Контроль эш.

5.

Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләре.

      1

Җөмлә кисәкләрен искә төшерү, җөмләләрне дөрес тикшерү.

 6.

Сыйфат фигыль.

      1

Сыйфат фигыльләрнең заманнарын билгеләү.

 7.

Бәйлекләр.

      1

Бәйлекләрне искә төшерү.

8.

Контроль эш. Җөмлә кисәкләре.

      1

Белемнәрне системалаштыру.

Контроль эш.

9.

Хаталар өстендә эш. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

     1

Хаталар өстендә эшләү. Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерү

10

Хәл фигыль формалары.

      1

Хәл фигыль формаларын искә төшерү, җөмләләр тикшерү.

Д. Каюмова шигырьләре.

11

Бәйлек сүзләр.

      1

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану. Җөмләләр төзү.

12

“Татарстан республикасы” темасы буенча лексик-грамматик материал.

      1

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

“Таби-гатьне сак-лыйк!» Әңгәмә

13

Сан, аның төркемчәләре, ясалышы ягыннан төрләре.

      1

Сан, аның төркемчәләре, ясалышы ягыннан төрләрен кабатлау.

14

“Сәнгать дөньясында” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

15

Контроль эш. Килешләр.

     1

Белемнәрне системалаштыру.

Контроль эш.

16

Хаталар өстендә эш.

1

17

-чы, -че кушымчалары ярдәмендә исемнәр ясау

1

-чы, -че кушымчалары ярдәмендә исемнәр ясау, җөмләләр төзү.

18

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасы.

      1

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасын искә төшерү.

Татар матбуга-тын күзәтү.

19

Татар телендә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

Татар телендә кушымчалар ялгану тәртибен күзәтү.

20

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формасы.

1

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формасын кабатлау.

21

Рәвеш төркемчәләре.

1

Рәвеш төркемчәләрен кабатлау.

22

Әни нинди була?” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

23

Кисәкчәләр.

1

Кисәкчәләрне искә төшерү.

24

Исем фигыль.

1

Исем фигыль формасын кабатлау.

25

Контроль эш. Тартымлы исемнәр.

Белемнәрне системалаштыру.

Контроль эш.

26

Хаталар өстендә эш.

Хаталар өстендә эшләү.

27

Инфинитив.

1

Фигыльнең инфинитив формасын искә төшерү, җөмләләр төзү.

28

Боерык фигыль.

     1

Боерык фигыльләрне зат-санда төрләндерү.

29

“Батыр егет” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

Ф. Шәех шигырьләре.

30

Теркәгечләр.

1

Теркәгечләрне искә төшерү.

31

Үткән заман хикәя фигыль формасы.

1

Билгеле hәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.

32

Контроль эш. Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Контроль эш.

33

Хаталар өстендә эш.

1

Хаталар өстендә эшләү.

34

Йомгаклау дәресе.

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

                                                         

   

                                                               Әдәбияттан эш программасы

                                                                 Аңлатма язуы  

     Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе нигезендә татар hәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле дәүләт теле буларак барлык урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.

      Программа  «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен hәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.( Казан.”Мәгариф” нәшрияты. 2010). Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф hәм фән министрлыкларының урта hәм тулы белем алу стандартлары салынды.   Укыту планында 11 нче сыйныфта татар әдәбиятына атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Программада 68 сәгать каралган.    

    Программа өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем hәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләреннән.

                                                            

                                                        Эш программасының эчтәлеге

               Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

  1. Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү, сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү,бирелгән ситуация буенча диалогик hәм монологик сөйләм булдыруга ирешү.
  2. Матур әдәбият текстларын кабул итү, аларда күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә hәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.
  3. Татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу.
  4. Татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән алынган өзекләрнең эчтәлеген аңлау hәм фикер алыша белү.
  5. Татар әдәбиятына hәм татар халкының рухи hәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү, әдәби зәвык үстерү.

                                                            Белем дәрәҗәсенә таләпләр

         Татар классик әдипләренең тормышы hәм иҗаты турында сөйли алу;

        әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый hәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;

        әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү;

        шигъри текстларны яттан сөйли белү;

        татар hәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак hәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу;

        татар әдәбияты классикларын hәм аларның танылган әсәрләрен атый белү;

        бирелгән ситуация эчендә сөйләм булдыру;

        текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;

        сөйләм нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле hәм аңлаешлы итеп оештыра белү;

       укылган әдәби әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу;

      әдәби текстның төрен hәм жанрын билгели белү;

      автор позициясен, геройларның теге яки бу эш-гамәленә нигез булган мотивларны hәм конфликтның асылын ачыклый алу;

     аерым автор hәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.

     

                                                Программаның эчтәлеге

Сәг. саны

1.

Алда юллар, кайсын сайларга?

22

2.

Татарстан Республикасы.

9

3.

Гаилә hәм балалар.

15

4.

Мәхәббәт – гаиләнең учагы.

22

Барлыгы:

68 сәгать

               Тема

 Сәг. Саны

Үтәлү вакыты

  Нәрсә белергә тиеш

Милли төбәк компоненты

Экологик  

 тәрбия                

Тикшерү

    төре

1.

Яңа уку елы котлы булсын!

1

Схемалар буенча диалоглар төзү. Текстны дөрес уку, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

2.

Фәнис Яруллин. “Иң гүзәл кеше икәнсез”.

1

Шигырьне яттан сөйләргә өйрәнү.

3.

“Математика укытучыларына хат”. Җәвад Тәрҗеманов.

1

Сорауларга җавап бирү, эчтәлекне сөйләү.

4.

“Килешләр”. В. Хәйруллина.

1

Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү.

5.

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы.

1

Биографиясен сөйләргә.

Д. Каюмова шигырьләре.

6.

Туфан Миңнуллин. “Үзебез сайлаган язмыш”.

1

Әсәрне рольләргә бүлеп уку. Образларны чагыштыру.

7.

“Сез әзерме?”

1

БДИ турында сөйләшү үткәрү.

8.

Мәгъсүм Насыйбуллин.  “Имтихан”. 1 нче өлеш.

1

Язучының биографиясе белән танышу.Өзекнең 1 нче өлешен уку, исем бирү.

9.

Мәгъсүм Насыйбуллин.  “Имтихан”. 1 нче өлеш.

1

1 нче өлешнең эчтәлеген сөйләү.

10.

Мәгъсүм Насыйбуллин.  “Имтихан”. 2 нче өлеш.

1

2 нче өлешне уку, “карак”ны тоту вакыйгасы турында фикер алышу.

11.

Мәгъсүм Насыйбуллин.  “Имтихан”. 2 нче өлеш.

1

2 нче өлешнең эчтәлеген сөйләү.

12.

Мәгъсүм Насыйбуллин.  “Имтихан”. 3нче өлеш.

1

3 нче өлешне уку, исем бирү.

13.

Мәгъсүм Насыйбуллин.  “Имтихан”. 3нче өлеш.

1

3 нче өлешнең эчтәлеген сөйләү.

14.

“Данлыклы Акчуриннар”.

1

Тексттан файдаланып, Акчуриннар нәселе турында язу.

15.

“Медицина университеты”.

1

Медицина университеты турында сөйләшү.

16.

Г. Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”. 1 нче өлеш.

1

1 нче өлешне уку. Фикер алышу.

“Табигатьне саклыйк!» Әңгәмә.

17.

Г. Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”. 1 нче өлеш.

1

1 нче өлешнең эчтәлеген сөйләү.

18.

Г. Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”. 2нче өлеш.

1

2 нче өлешнең эчтәлегенә төшенү.

19.

Г. Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”. 2нче өлеш.

1

2 нче өлешнең эчтәлеген сөйләү.

20.

“Социолог профессиясе”

1

Социолог профессиясе турында фикер алышу.

21.

Реклама.

1

Реклама өлкәсендәге белгечлекләр белән танышу.

22.

“hөнәр сайлау – җаваплы эш”.

1

hөнәр сайлау турында сөйләшү.

23.

“Мин яратам сине, Татарстан”. Р. Рәкыйпов.

1

Яттан сөйләү.

Ф. Шәех. “Мәңге яшә, азат Татарстан!”

24.

Татарстан Республикасы турында текст.

1

Текстның эчтәлеген сөйләү.

25.

“Татарстанның икътисади үсеше”.

1

Татарстанның икътисади үсеше турында Интернет аша мәгълүмат туплап, сөйләргә өйрәнү.

26.

“Казан – бай тарихлы шәhәр”.

1

Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәhәре турында сөйләргә өйрәнү.

27.

“Казанның меңьеллыгына шәhәр үзгәрде”...

1

Казан турындагы мәгълүматларны уку, фикер алышу.

28.

“Сәнгать дөньясында”.

1

Текстка план төзү.

29.

“Сәнгать дөньясында”. Б.С.Ү.

1

Б.С.Ү. Текстның эчтәлеген сөйләү.

Җирле матбугатка күзәтү ясау.

30.

“Казандагы югары уку йортлары”.

1

Казандагы югары уку йортлары белән танышу.

31.

Җәйге универсиадага әзерлек”.

1

Сорауларга җавап бирү. Схемалар буенча диалоглар төзү.

32.

Г. Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар”. 1 нче өлеш.

1

Г. Кутуйның биографиясе белән танышу.“Тапшырылма-

ган хатлар” әсәреннән өзекнең 1 нче өлешен уку. 

33.

Г. Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар”. 1 нче өлеш.

1

Рольләргә бүлеп уку. Схемалар буенча диалоглар төзү.

“Тирә-якны чисталыкта тотыйк!” Әңгәмә.

34.

Г. Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар”. 2нче өлеш.

1

2 нче өлешне уку. Сорауларга җавап бирү.

35.

Г. Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар”. 2нче өлеш.

1

“Хатын-кыз бәхете” дигән темага фикер алышу hәм сөйләргә әзерләнү.

36.

Т. Миңнуллин. “Илгизәр + Вера”.

1

Пьесадан өзекне рольләргә бүлеп уку,

37.

Т. Миңнуллин. “Илгизәр + Вера”.

1

Сорауларга җавап бирү. “Катнаш гаилә” проблемасы турында сөйләшү үткәрү.

38.

Т. Миңнуллин. “Илгизәр + Вера”.

Эчтәлекне сөйләү.

39.

Г. Әхтәмова. “Берсе ак, берсе чуар”.

1

Сорауларга җавап бирү.

40.

Г. Әхтәмова. “Берсе ак, берсе чуар”.

1

Эчтәлек буенча фикер алышу.

41.

Р. Хафизова. “Әни нинди була?”

1

Нәниләрен бала тудыру йортларында калдырган яшь аналар турында сөйләшү. Текстны уку.

Г. Әхтәмова  шигырьләре.

42.

Р. Хафизова. “Әни нинди була?”

1

Сорауларга җавап бирү. Ситуатив күнегүләр башкару.

43.

“Сөембикә кыйссасы”. 1 нче өлеш. Нурзилә.

1

Хикәянең 1 нче өлешен уку. Сөембикә язмышындагы авырлыклар турында сөйләшү.

44.

“Сөембикә кыйссасы”. 1 нче өлеш.Нурзилә.

1

Сорауларга җавап бирү.

45.

“Сөембикә кыйссасы”. 2 нче өлеш.

1

2 нче өлешкә исем кую.

План пунктларын хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштыру.

46.

“Сөембикә кыйссасы”. 2 нче өлеш.

1

Хикәяне теләгәнчә дәвам итү.

47.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 1 нче бүлек.

1

Г. Мөхәммәтшин турында кыскача белешмә бирү.Өзекнең 1 нче бүлеген уку.

48.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 1 нче бүлек.

1

Өзектәге диалогларны өч өлешкә бүлү, парларда сөйләшергә өйрәнү.

49.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 1 нче бүлек.

1

1 нче бүлекнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

50.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 2нче бүлек.

1

2 нче бүлекне уку. Эчтәлеккә төшенү, эчтәлек буенча фикер алышу.

51.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 2нче бүлек.

1

Сорауларга җавап бирү.

Җирле матбугат битләренә күзәтү ясау.

52.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 2нче бүлек.

1

Схемалар буенча диалоглар төзү.

53.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 3 нче бүлек.

1

3 нче бүлекне уку.  Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштыру.

54.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 3 нче бүлек.

1

Ситуатив күнегүләр башкару. Диалогларны дәвам итү.

55.

Г. Мөхәммәтшин. “Йөрәктәге эзләр”. 3 нче бүлек.

1

Сорауларга җавап бирү. 3 нче бүлекне сәхнәләштерү.

56.

“Батыр егет”. Алмаз Гыймадиев.

1

Текстны уку. Эчтәлеккә төшенү. Образларга характеристика бирү.

57.

“Батыр егет”. Алмаз Гыймадиев.

1

Сорауларга җавап бирү. Диалогларны дәвам итү.

58.

“Чын ярату”. Зөлфәт Хәким.

1

Текстны уку.

59.

“Чын ярату”. Зөлфәт Хәким.

1

Образларга характеристика бирү.

60.

“Чын ярату”. Зөлфәт Хәким.

1

“Мәхәббәтне саклауда ике як та җаваплы” темасы буенча сөйләшү үткәрү.

61.

Хәсән Туфанның тормыш юлы. 

1

Хәсән Туфанның тормыш юлы белән таныштыру.

Ф. Шәех шигырьләре.

62.

Хәсән Туфан. “Кайсыгызның кулы җылы?”

1

Шигырьне ятларга.

63.

Хәсән Туфан. “Әйткән идең”. 

1

Шигырь эчтәлеге буенча сораулар төзү.

64.

Рәдиф Гаташ. “Ирләр булыйк!” 

1

Шигырьне уку, чын ир-атларга туры килгән ситуацияләрне билгеләү. Фикерләрне дәлилләү.

65.

Р. Миңнуллин шигырьләре.

1

Р. Миңнуллинның “Талбишек” китабына күзәтү ясау, шигырьләрен уку.

66.

Кабатлау.

1

Үткәннәрне кабатлау.

67.

Кабатлау.

1

Үткәннәрне кабатлау.

68.

Йомгаклау.

1

Йомгаклау.

 

                                                   

                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку и литературе за 6 класс. Количество часов в неделю: татарский язык - 3 часа, татарская литература - 1 час. Учебник:  "Татарский язык" (Н.В.Максимов, М.З.Хам...

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:1.Программа:“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Минис...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс.

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс....

Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 11 классе.

Татар теленнән дәүләт  программасы 70 сәгатькә исәпләнгән (атнага 2 сәгать исәбеннән каралган). Гамәлдәге базис план буенча, 11 сыйныфта 34 атна уку сәбәпле, эш программасы 1 сәгать исәбеннән 34с...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 3 класса

3 сыйныфлар өчен Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе 9 класс

Рабочая программа составлена с учетом следующих документов:«Программа  учебного предмета «Татарская литература» для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке ...