К.Тинчурин - актер, драматург, режиссер
творческая работа учащихся (11 класс) по теме

Вафина Гулия Илдусовна

 

                                                    Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе

                                                        булуы белән замандашларыннан аерылып тора.

                                                      Ул актер, режиссер, драматург буларак татар                               

                                                      театрын ныгыткан сәнгатькәр.

                                                                                                     М. Шәймиев.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon k.tinchurin.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем  мәктәбе”

        

        

                                    Эшне үтәде:

                                                11 нче сыйныф укучысы 

                                                                    Зарипова Диана Дәнис кызы.

     

                    Җитәкче:

                                                      I нче категорияле татар теле

                                                 һәм әдәбияты укытучысы

                                                   Вафина Гөлия Илдус кызы.

        2012 нче ел.

                                                 

План.

1. Театр сәнгате мәйданына таба...

2. К. Тинчурин – драматург-новатор.

     1) драматург әсәрләренең үзәгендә – кеше драмасы;

     2)  “Назлы кияү” комедиясе – драматургның сәнгати табышы;

     3)  жанрларга бай иҗат;

     4) Тинчурин – сатира остасы.

3.  Моңлы тавышлы актер.

4.  К. Тинчурин – драма әсәрләренә “җан өрүче”.

5.  Ул кабызган утлар мәңге сүнмәс!

                                                           Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе

                                                        булуы белән замандашларыннан аерылып тора.

                                                     Ул актер, режиссер, драматург буларак татар                              

                                                     театрын ныгыткан сәнгатькәр.

              М. Шәймиев.

        Тинчурин һәм театр... Аларның икесен аерып карау мөмкин түгел, чөнки театр сәнгате һәм  милли драматургия үсеше тарихында Кәрим Тинчурин исеме кабатланмас урын алып тора. 1905 елгы революция дулкынында әдәбият һәм театр сәнгате мәйданына килеп, ул үзен талантлы драматург һәм актер, оста режиссер һәм педагог итеп таныта, татар театрын үстерүгә һәм баетуга искиткеч зур көч куя.

        Кәрим Тинчурин 1887 елда ишле гаиләдә дөньяга килә. 13 яшендә үк Казанда төрле  кара эшләр башкара. Шулай  да, авыр язмышына карамастан, ул татар әдәбиятында “сүнмәс йолдызга ” әверелә.

        Мәгълүм булганча, егерменче йөз башында татар сәхнә сәнгате барлыкка килә һәм үсә башлый. Бу яңалыкка К.Тинчурин да кушыла һәм 1910 елда  Г.Кариев җитәкләнгән беренче профессиональ “Сәйяр” труппасына кабул ителә. Г.Кариев кебек тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә аның актерлык  таланты ачыла. Ул бу чорның иң популяр әсәрләре– Г. Камал, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов пьесаларындагы һәм тәрҗемә әсәрләрдәге төп рольләрне башкара.

         Шуның белән бергә, ул  труппа репертуарын баетуга да зур көч куя: үзен драматург- новатор итеп таныта, татар драматургиясенә яңа тема һәм геройлар алып килә. Бу елларда “Хәләл кәсеп” ( 1910), “ Шомлы адым” (1910- 1912) ,( Беренче чәчәкләр”(1913), “Назлы кияү” (1916), “Ач гашыйк” (1916), “Соңгы сәлам” (1917) һәм башка пьесаларын яза.  К.Тинчуринның халыкка хезмәт итү, көрәш мотивлары белән  сугарылган “Беренче чәчәкләр” әсәренең үзәгендә кеше драмасы ята.

         Быел К. Тинчуринның тууына 125 ел. Шул уңайдан  К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында зур фестиваль уздырыла. Фестиваль кысаларында драматургның берничә әсәре тамашачы хозурына куелды. Без караган “Назлы кияү” комедиясе образлары, идеясе, көтелмәгән кызыклы чишелеше белән аеруча истә калды.

Пьеса үзәгенә салынган вакыйга бик гади: Рәшит исемле «назлы» егет Төркестаннан Казанга өйләнергә килә, кыз табалмыйча аптырагач, ахырда асравы Гайнигә өйләнеп кайтып, хур була. Әсәр фабуласына салынган күренешләр шактый таныш. Татар драматургиясе һәр төр кияүләргә бик бай — Г.Исхакыйның «Ике гашыйк», «Алдым-бирдем», Г.Камалның «Безнең шәһәрнең серләре», И.Богдановның «Помада мәсьәләсе» һ.б. искә төшерү дә җитә. «Назлы кияү»дәге Рәшит шуларның дәвамчысы. Авторның табышлары комедиячел конфликт оештыруда һәм көлкеле типлар иҗат итүдә чагыла. Әсәрдәге тартыш ике юнәлештә бара: берсе — Рәшит белән милли каһарман битлеген кигән Ильяс, Зыя кебекләр арасында. Моңа кадәрге пьесаларда уңай герой буларак сурәтләнеп килгән газета мөхәррире, китап нәшире көлү объекты итеп алына. Беркатлы, мәгънәсез Рәшитнең «укымышлы, общество күргән» кызга өйләнергә теләвеннән файдаланып, аларның теләсә нинди юл белән акча суыруларыннан автор ирония белән көлә. Каршылыкның икенчесе Рәшит белән гаиләсе арасында бара. Монда үзенчәлекле образ булып Рәшитнең җизнәсе Рамазан тора. Һәр эпизодта ул ашауны гына кайгырта. Шуның белән үзеннән көлдергән бу бәндә тагын бер вазифа үти: киләчәктә Рәшитнең аның юлыннан китәсен искәртә. Г.Камал, Г.Исхакый һ.б. сәнгати табышларын дәвам итеп, К.Тинчурин көлүнең эстетик асылына тирәнрәк төшенә бара. Әсәрдә бер генә дә уңай герой юк. Драматургның эстетик идеалы әлеге һәртөр әхлаксыз-мәгънәсезлектән көлүдә чагыла.

         “Назлы кияү” комедиясе татар байлары, зыялылары тормышыннан алып язылган. Бу әсәре аша драматург комик ситуацияләр һәм көлкеле образлар тудыру осталыгын күрсәтә.

          Шуны әйтеп үтәсем килә: К.Тинчурин әсәрләре жанр ягыннан төрле. Ул калдырган әдәби мираска күз салсак, шулардан уникесе комедия жанрына карый, биш драма, бер трагедия һәм дүрт әсәре башка авторлар белән берлектә эшләнә. Күренгәнчә, К.Тинчурин үзен беренче чиратта комедия жанрында, оста комедиограф итеп таныта. Аеруча Октябрь революциясеннән соңгы елларда драматург иҗатында комедия жанрына күчешне күзәтергә мөмкин . Аның “Йосыф белән Зөләйха” (1918), “Сакла, шартламасын!” (1918), “Казан сөлгесе” (1922), “Американ” (1923), “Җилкәнсезләр” (1926), “Хикмәтле доклад” (1928), комедияләре халык көлүе рухында иҗат ителә.

          Бу еллардагы таләпләргә нигезләнеп , К.Тинчурин  көлү объекты итеп буржуаз җәмгыятьне, буржуаз сыйныф вәкилләрен, “милли зыялыларны” ала. Аны “Американ”, “Җилкәнсезләр” кебек сатирик комедияләрендә күреп була.

         “Американ” комедиясендә К. Тинчурин яңа заман яшьләре аша революцион үзгәрешләргә каршы торган бер төркем интеллигенция вәкилләреннән, спекулянтлардан, мещаннардан ачы көлә, аларның яшерен эчке уй-хыялларын фаш итә.

         К. Тинчурин, үз заманы таләпләренә буйсынып китеп, миллилек сыйфатларын да гипербола дәрәҗәсенә җиткереп тәнкыйтьли: милли пәрәмәч, милли җыр, бию, милли посу, милли имән бармак һ.б.
        Кәрим ага, М. Фәйзи традицияләрен дәвам итеп, яңа милли театрга халык сәнгатен алып керә. “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Ил”, “Кандыр буе” кебек пьесаларын язып, популяр музыкаль драма жанрының үсешенә зур өлеш кертә.

          Драматург, билгеле булганча, пьесаларындагы күп рольләрне үзе башкарган. Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая истәлегеннән күренгәнчә, драматург “Сүнгән йолдызлар” драмасындагы Надир образын үз характерына ятышлы итеп тудыра. Образ өстендә бик күп тырышып эшли, бөтенләй башка күзлектән чыгып өйрәнә. Надир ролен гаҗәп бер көч, осталык белән башкара. “Аның йомшак, моңлы тавышлы, искиткеч самими хәрәкәтләре дөньга гарип булып туган, кимсетелгән Надирның характерын бөтен барлыгы белән ачып бирә торган иде,– дип яза Сәрвәр ролен башкаручы Г.Кайбицкая. –Бөкре Надирның авылдагы иң чибәр кызны сөю, бер караганда, гаҗәп, башка сыймаслык нәрсә  тоела. Ләкин Тинчурин уйнавында тамашачы аның чыннан да шушы чибәр кыз Сәрвәргә тиң булуына, олы җанлы, тирән кичерә белә торган, бай хисле кеше булуына чын күңелдән ышана. Хәтта аны Сәрвәрдән өстенрәк итеп кабул итә”, - дип искә ала артистка.

К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”дәге Булат, “Җилкәнсезләр”дәге Батырхан  рольләрен дә зур осталык белән үзе  уйный. Ул матур тавышлы оста җырчы да була. Тинчурин тыңлаучыларның йөрәгенә үтеп керерлек көйләр тудыру өчен композиторларга илһам бирә, яңа музыкаль әсәрләрне еш кына беренче булып үзе башкара.

          Әдип актерлык эше белән генә туктап калмый. Драматург үзен талантлы режиссер итеп тә таныта. Бу юнәлешкә ул гражданнар сугышы елларында килә.

         1919 нчы елның язына таба, Колчак Идел буйларына якынлашканда, кызыл гаскәрләргә спектакльләр күрсәтү өчен артистлар труппалары төзелә. Кызыл Армиянең сәяси идарәсе карамагындагы Унөченче труппаның баш режиссеры итеп К. Тинчурин билгеләнә. 1920 нче елда ул Самара шәһәрендә ачылган театр студиясендә укытучы һәм баш режиссер хезмәтен башкара. Үз эшенең остасы булып танылган Тинчурин Ташкент шәһәренә чакыру ала. Анда ул гыйльми советның театр бүлегендә эшли.

         Гражданнар сугышы тәмамлангач, аерым труппаларны дәүләт театры итеп оештыру эше башлана. Бу җаваплы эш Кәрим агага тапшырыла. 1922 нче елның 8 нче ноябрендә хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында ачылган Татар дәүләт театрының баш режиссеры итеп Тинчурин билгеләнә. Соңрак Әстерханга күченеп килә, анда татар театрында баш режиссер булып эшли, берничә оригиналь спектакль куя. Үзенең “Ил” исемле музыкаль драмасын беренче тапкыр шушында сәхнәләштерә. Драматург эшкәрткән әсәрләр  халык тарафыннан җылы кабул ителә.  Нинди генә әсәргә тотынса да, зур уңышка ирешүе,   көчен кызганмый бар йөрәге белән татар халкына, театр сәнгатен үстерүгә хезмәт итүе һәркемдә чиксез соклану хисе тудыра. Бу олы талант иясе каршында баш иясе  килә.

         Утызынчы еллар уртасында көчәеп киткән шәхес культы җилләре, кызганыч, К. Тинчурин кебек олуг шәхесне дә аяп узмый. Иҗатының һәм театрда эшчәнлегенең нәкъ чәчәк аткан чорында- 50 яше тулган көннәрдә ул кулга алына. Хаксызга “ халык дошманы”, “ милләтче” дип гаепләп, 1938 елның 15 ноябрендә судсыз- нисез атыла. Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, 1955 елда   К.Тинчурин шәхесе   аклана, иҗаты халыкка кабат кайтарыла. Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К. Тинчурин исеме бирелә. Театр сәхнәләрендә аның әсәрләре кабат зур популярлык белән уйнала башлый.

Шулай итеп, киңкырлы иҗаты белән халкыбызның рухи тормышында тирән эз калдырган Кәрим Тинчуринның бай мирасы бүген дә кызыксыну уята. Каршылыклы дәвернең каршылыклы геройлары, алар алып барган диалог-бәхәс кеше шәхесе, аның яшәеш мәгънәсе, әхлакый һәм матди кыйммәтләр турындагы уйлануларга этәрә. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә атлый. К.  Тинчурин кабызган якты утлар буыннан- буынга күчерелә бара.

Иҗади эшемне Илдар ага Юзеев сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

 Син һәрвакыт юлда... халык белән:

 Салкын кышны, эссе җәйләрен.

 Рәхмәт сиңа безнең уйны-хисне

Тамашачы белән бәйләдең.

         


 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

К.Тинчурин "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясенә анализ

7 нче класста К.Тинчуринның "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясен өйрәнү дәресе презентациясе...

Художественные роли педагога. Педагог как драматург, режиссер, артист.

В статье раскрывается роль педагога в учебно-воспитательном процессе.Искусство создания и воплощения замысла урока заключается в способности педагога как творца понять, что на уроке является лишним и ...

Воспитание актера по системе режиссера А.Я. Таирова.

Учебно-методическое исследование по использованию метода А.Я. Таирова в воспитании юных актеров....

Актер и режиссер в театре

Презентация по искусству (МХК) 9 класс, к учебнику Даниловой Г.А. Тема урока "Актер и режиссер в театре"...

М.Шкетан- драматург, режиссер, актер

М.Шкетан- марийский писатель-классик. Он написал 13 пьес. В Марийском передвижном театре( начало 20-х годов) он поставил 3 свои пьесы как режиссер, в них играл главные роли....

Презентация режиссеры, актеры России

Рассказывается о жизни и деятельности Федора Бондарчука ....